Балалар бакчасында спорт бәйрәме

№ 211

Илмира КОШКИНА,

Саба районы Шәмәрдән авылындагы 2 нче «Теремок» балалар бакчасының I квалификация категорияле физкультура тәрбиячесе

Максат:

балаларда ир-атларга, әтиләргә, бабайларга, гомумән, Ватанга мәхәббәт, горурлану хисе тәрбияләү;

– белемнәрен тирәнәйтү, сәламәтлекләрен ныгыту;

– балаларда ил сакчыларына карата хөрмәт тәрбияләү.

Катнашучылар: балалар, әтиләр, физкультура тәрбиячесе, тәрбиячеләр.

Җиһазлар: ике пар олылар, ике пар балалар бияләе һәм башлыклар; бау бәйләнгән ике кыршау; ун кыршау; һәр командага берәр туп барысы ике туп; һәр командага өчәр кыршау; балалар санынча шарлар һәм һәр шарга тасмалар, фламастерлар.

Бәйрәм барышы

Бравые солдаты» җыры астында балалар залга керә. Ярымтүгәрәк ясап басалар.)

Тәрбияче.

Әти! Бу сүздә бик тирән мәгънә ята. Гаилә тоткасы. Туган җирен саклаучы ир-егет.

Бер бәйрәм бар февральдә –

Кадерле ул һәркемгә

Аны иң зур бәйрәм, дип,

Мөмкин хәтта әйтергә.

Ул – тынычлык бәйрәме.

Аны һәр кеше белә –

Ватанны саклаучылар

Бәйрәме дип йөртелә.

Тәрбияче. Ә сез беләсезме, ни өчен нәкъ 23 февраль Ватанны саклаучылар көне дип атала?

1918 елның 23 февралендә Кызыл Армия төзелә, һәм бу көн Кызыл Армия туган көне дип билгеләп үтелә башлый. СССР барлыкка килгәннән соң бу көнне Совет Армиясе көне дип үзгәртәләр, ә соңрак Кораллы Көчләр һәм Хәрби-Диңгез флоты көне. Ә хәзер 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне. Һәрвакыт бу көн барлык ир-егетләребезнең бәйрәм көне булды. Кадерле егетләр, абыйлар! Барыгызның да көчле, батыр, кыю, Ватанның ышанычлы саклаучылары булып калуыгызны телибез. Барыгызны да Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз

1 нче бала.

Дуслар бүген нинди көн?

Сез беләсездер, бәлкем?

Белмәсәгез – үземәйтәм,

Бүген бездә бәйрәм көн.

2 нче бала.

Здравствуй, праздник!

Здравствуй, праздник,

Праздник мальчиков и пап!

Всех военных поздравляет

Наш весёлый детский сад!

3 нче бала.

Бүген безнең бакчабызда

Шундый рәхәт, күңелле.

Чөнки кунак булып безгә

Әтиләребез килде.

4 нче бала.

Пусть сияет ярче солнце,

И пусть пушки не гремят.

Мир людей, страну родную

Защитит всегда солдат.

5 нче бала.

Әниләр белән бергә

Озын-озак яшәгез.

Шатлык килсен өебезгә,

Кайгы-хәсрәт күрмәгез.

6 нчы бала.

Бүген бәйрәм көнендә

Әтиләрне котлыйбыз.

Шатлык, бәхет, сәламәтлек

Һәммәгезгә телибез.

7 нче бала.

Я знаю, что папа мой тоже когда-то

Был очень хорошим и смелым солдатом.

Я папу люблю и его непременно,

Поздравить хочу в этот праздник военный.

8 нче бала.

Өйдә булмаса әтием,

Шундый күңелсез миңа.

Кайчан кайтыр икән дип,

Кич буе уйлыйм менә.

9 нчы бала.

Әти өйгә кайтып кергәч,

Өйләр яктырып китә.

Бар эшләр дә җиңеләя,

Ару-талулар бетә.

10 нче бала.

Менә нинди куаныч,

Менә нинди зур шатлык!

Әтиләр булса янда,

Безнең өчен горурлык.

Тәрбияче.

Бәйрәмебез гөрләп барсын,

Уен-көлке күп булсын.

Әйдәгез, балалар, биегез,

Кунаклар карап торсын.

(“Зажигай” биюе башкарыла.)

11 нче бала.

Мы мальчишек поздравляем

С 23 февраля!

Всем ребятам нашим скажем

Только добрые слова.

12 нче бала.

Әти – безнең терәгебез,

Әти – безнең яклаучы.

Кирәк чакта минем белән

Дустым кебек уйнаучы.

13 нче бала.

За то, что солнце светит нам,

За то, что нет войны.

Спасибо тем, кто бережет

Покой родной страны.

Всех защитников страны

Поздравляем нынче мы.

14 нче бала.

Бүген – солдатлар бәйрәме.

Без котлыйбыз аларны:

Әтиләрне, абыйларны

Һәм бөтен солдатларны.

15 нче бала.

Горурланам әти белән,

Аны бар да ярата.

Мактау сүзләре әйтәләр

Әтиемә карата.

16 нче бала.

Әле ярый сез бар җирдә,

Безнең иң ныклы терәк.

Бәхетебез тулы булсын,

Сез безгә шундый кирәк.

17 нче бала.

Әти мине ярата,

Бик кадерләп үстерә.

Мин йөткерсәм, йөткерә.

Мин төчкерсәм, төчкерә.

18 нче бала.

Я рядом шагаю,

За руку держусь!

Тебе подражаю,

Тобою горжусь!

19 нче бала.

Папа, ты – друг самый лучший,

Всегда защитишь,

Где надо – научишь,

За шалость простишь.

Тәрбияче. Ә хәзер, балалар, без сезнең белән һәм әтиләребез белән күңелле уеннар уйнарбыз. Моның өчен безгә ике командага бүленергә кирәк.

(Музыка астында балалар ике командага буленеп баса.)

Балалар.

Безнен белән ярышырга

Житез әтиләр кирәк.

Кемнәр ярышырга әзер,

Чыгып басыгыз тизрәк!!!

(Һәр команда үзенең исеме һәм девизы белән таныштыра.)

1 нче команда. Исеме – Заман. Безнең девиз: “Заман белән бергә атлыйк, һәрчак яңа үрләр яулыйк”.

2 нче команда. Исеме –Дуслык. Безнең девиз: “Дуслык белән көчле без”.

Алып баручы. Менә без командалар белән таныштык. Конкурсыбызны башлап җибәргәнче, сезне жюри әгълары белән таныштырып китәбез.

Тәрбияче.

Комбинезон алган, диләр,

Шинелен салган, диләр.

Шинелен салса да, солдат

Гадәте калган, диләр.

1 нче бәйгебез – “Кем җитез?”

(Әти һәм бала, урындыкка куелган шапка һәм бияләйне киеп, билгеләнгән урыннан йөгереп килеп, алдагы уенчыга тапшыралар. Кем тизрәк килә, шул команда җиңә.)

Тәрбияче. 2 нче бәйгебез – “Кыршау эчендә атлау”.

(Берәр бала,берәр әти катнаша. Кыршауларга бау бәйләнгән. Әти кеше кыршауны тартып күчереп, ә бала кыршау эчендә атлап бара. Кире кайтканда җитәкләшеп, йөгереп киләләр кыршауны алдагы уенчы-әтигә тапшырып, артка басалар.)

Тәрбияче. 3 нче бәйгебез – “Кыршаулар эченнән үрмәләп чыгу”.

(Әтиләр кыршауларны тотып торалар, ә балалар берәм-берәм кыршаулар аша үрмәләп чыгалар. Кайсы команда кыршаулар аша тизрәк чыгып бетә, шул команда җиңүче була.)

Алып баручы. Ә хәзер балаларны ял иттерик. (Балалар урындыкларга барып утыралар.) Әтиләр белән күңелле сорауларга җавап биреп уйнап алыйк.

1 нче командага сораулар:

  1. Римны коткарган кошлар. (Казлар)
  2. Ач корсакта улый торган ерткыч җанвар. (Бүре)
  3. Винтлы очучы аппарат. (Вертолет)
  4. .Зур бәйрәмнәр вакытында күк йөзендәге чәчәкләр. (Салют)
  5. Кызлар исеме кушылган хәрби корал? (Катюша)
  6. Жирафның кайсы аяклары озын: алгысымы,әллә арткысымы? (Тигез)
  7. Кипкән виноград нәрсә ул? (Йөзем)
  8. Билетсыз пассажир. (Куян)
  9. Самолетның тәгәрмәчләре ничек атала? (Шасси)

2 нче командага сораулар:

  1. Ясалма чәч ничек атала? (Парик)
  2. Борынгы заман сәгате. (Әтәч)
  3. Кәҗәнең башында нәрсә бар? (К хәрефе)
  4. Жиңе булмаган кызлар күлмәге. (Сарафан)
  5. Нинди шәһәр канатлы кош исемен йөртә? (Орел)
  6. Һәркемдә дә бар. (Исем)
  7. Татар халкында язны каршылау бәйрәме. (Нәүрүз)
  8. Американы кем ачкан? (Христофор Колумб)
  9. Атарга боеру командасы. (Пли, огонь, ут)

Тәрбияче. 4 нче күңелле уен « Тупны тошермә!”

(Ике командага ике туп (парлы уен – әти-әниләр, балалар парлап уйныйлр. Балалар тупны парлап басып, эчләре белән кысып билгеләнгән урынга алып баралар, кире кайтканда йөгереп кайталар. Ә әтиләр маңгайлары белән тотып баралар. Кем тизрәк йөреп чыга, шул команда җиңүче була.)

Тәрбияче. Тагын бер кызыклы бәйге –“Улитка”.

(Әтиләр һәм балалардан торган ике команда тезелеп баса. Команда башында өч кыршау куелган. Кыршауларны бер-бер артлы киеп, гәүдә аша чыгарып, бер-берләренә тиз генә тапшырып баралар. Кайсы команда тизрәк үтеп бетә, шул җиңүче була.)

Тәрбияче. 6 нчы бәйгеШар кабарту”.

(Һәрбер командадан чиратлашып әтиләр чыга. Шарны кабартып бәйләп курга кирәк. Ә балалар шарга фломастер белән бер бер артлы рәсем төшерәләр. Кем күбрәк һәм тизрәк кабарта, шул команда җиңә.)

Алып баручы. Уеннарыбыз тәмам. Ә хәзер жюрига сүз бирелә. (Җиңүчеләрне билгеләү. Йомгаклау.)

Тәрбияче. Хөрмәтле кунакларыбыз, хәзер балаларыбыздан сезгә бүләккә –“Наша армия” җыры. (Җырлыйлар.)

Тәрбияче.

Нәни куллары белән

Тик сезгә диеп кенә,

Балалар ясады бүләкләр.

Бик зур көч куеп менә.

Ә хәзер, балалар, әйдәгез, әзерләгән бүләкләребезне тапшырыйк.

Тәрбияче.

Безнең төркем малайлары

Бүген бәйрәм итәләр.

Үсеп, яшьләре җиткәч тә,

Армиягә китәрләр.

Батыр, таза егетләрне

Хөрмәт итә һәр кеше.

Бәйрәм белән тәбриклиләр

Кызларыбыз да сезне.

(Кызлар малайларга бүләкләр тапшыра.)

Алып баручы.

Сезнең тормыш юлыгызда

Очрамасын киртәләр.

Гел шатлыклар, гел бәхетләр

Алып килсен иртәләр.

Хөрмәтле ир-егетләребез! Сезне тагын бер кат чын күңелебездән Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз. Сезгә һәм гаиләләрегезгә тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет, муллык, эшегездә уңышлар телап калабыз. Рәхмәт килгәнегез өчен!