Балалар бакчасында милли тәрбия бирү

№ 105

Лилия НИГЪМӘТҖАНОВА,

Арча районы  Апаз  балалар  бакчасының I категория квалификацияле  тәрбиячесе 

“Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан

башка заман өчен тәрбияләгез,

чөнки алар сезнең заманыгыздан

башка бер заманда яшәү өчен

дөньяга килгәннәр”.

Р.Фәхреддин

     Татар  халкын  милләт буларак саклап калу, үстерү, үткәннәр турында түкми-чәчми балаларыбызга тапшыру ─ хәзерге буынның төп вазифасы. Күңелендә аз гына милли хисе булган  кеше дә моңа битараф кала алмый торгандыр. Ана теле — сабыйларга  аң-белем һәм тәрбия бирү өчен иң шифалы чишмә.

Милли  үзаң  төшенчәсенең  эчтәлеге: “Милләтләрнең  милләт  буларак яшәешен тәэмин итүче, башка милләтләр арасында эреп юкка чыгудан саклаучы күәтле тойгыдыр”.

Соңгы елларда, милли  хисләр тәрбияләү проблемасы, мәдәни компонетны гамәлгә ашыру кисәк кенә калкып чыкты. Хәзерге радио һәм телевидение,  балаларның  аңына, рухына  әдәпсезлек  үрнәкләрен  сеңдергән заманда, милләтнең  әхлак  кагыйдәләре  югала  бара. Менә  шуның  өчен дә балалар  бакчаларында  нәниләргә  халкыбыз  хәзинәләре  нигезендә  милли үзаң  тәрбияләүгә  аеруча  зур игътибар  бирелергә тиеш.

Һәрбер кеше үз халкының мәдәни мирасын, традицияләрен, гореф-гадәтләрен белергә, алар нигезендә алга таба үсәргә хаклы. Ләкин бүгенге көн кешесенә үз халкы кысаларына гына бикләнү бик аз. Әле бит бүтән халыклар белгәнне дә беләсе килә: аларның  җырларын  җырлыйсы, уеннарын уйныйсы, төрле милли ризыкларын пешерәсе килә. Бу безнең балалар  бакчасында  да  зур  урын  алып тора. Менә  без балаларны  төрле халык биюләренә, җырларына  өйрәтәбез, мәсәлән: татар, рус, мари, молдаван биюләре. Алар  төрле  милләт  халыкларнын  матур  киемнәрен  киеп биергә бик  яраталар. Үз халкының  мәдани байлыгын  бала  башка халыклар мирасы белән  чагыштырып өйрәнә. Димәк, бала милли тәрбия генә түгел, күпмәдәниятле тәрбия алырга тиеш.

  Аралашу җиңел булсын өчен балаларга кимендә 2-3 тел белү кирәк. Мондый омтылыш баланың күзаллавын үстереп кенә калмый, аңарга рухи үсәргә,  патриотизм рухында тәрбияләнергә ярдәм итә. Үз халкының мәдәни байлыгын  бала башка халыклар мирасы белән чагыштырып өйрәнә. Димәк бала милли тәрбия генә түгел, күп мәдәниятле тәрбия алырга тиеш. Бу тәрбиянең нигезен нәкъ менә балалар бакчасында бирә башлау бик зарур: бала әле кәгазь бите кебек чиста, саф, аның аңы әле юк-барга ышануларны, тыюларны белми. Моның өчен җирлек тә әйбәт: районыбызның бакчалары күп милләтле. Безнең “Гөлчәчәк” балалар бакчасына да рус, татар балалары йөри. Без  милли  төрлелеккә  бик зур байлык  итеп карыйбыз. Безнең балалар  бакчасының эшчәнлеге төрле халыкларның милли гореф-гадәтләрен,  традицияләрен саклауга һәм үстерүгә  юнәлтелгән.

Мәктәпкәчә яшьтәге баланың  аң  үсеше  шундый — аңа әле һәр нәрсәне күреп, тотып, уйнап  карап өйрәнергә кирәк. Безнең балалар сюжетлы –рольле уеннар уйнарга яраталар. Мәсәлән: кунак  каршы  алу, чәй  эчү уеннары. Кунак  каршы  алганда  алар  татар  халкы бизәкләре  белән  чигелгән  алъяпкыч киеп  уйнарга  яраталар. Аннары  без     чокырларга  татар һәм рус  орнаменты  бизәп  эшләдек. Балалар  шул  чокырлардан  чәй  эчеп  уйныйлар. Бу  балаларда татар  халкы  һәм  рус  халкы  бизәкләренә  зур кызыксыну уята.

Мондый омтылыш баланың күзаллавын үстереп кенә калмый, аңа үсәргә,  милли рухта тәрбияләнергә ярдәм итә. Бу тәрбиянең нигезен нәкъ менә балалар  бакчасында бирә башлау бик зарур. Бала әле кәгазь бите кебек чиста, саф, аның  аңы әле юк-барга ышануларны, тыюларны белми.

Татар  халкының  гасырлардан  килә  торган иң күркәм сыйфатларның берсе өлкәннәргә ихтирам, ата-анага хөрмәт, кардәш-ыру белән тыгыз аралашып, ярдәмләшеп яшәүне бик мөһим санаган. Яшәеш барышында бу сыйфатлар тирән  эчтәлекле әхлакый  нормалар, милләт  өчен  әһәмиятле таләпләр булып формалашкан: “Ата-ананы, өлкәннәрне хөрмәтләү – фарыз”, “Олыларны олылау – фарыз”, “Җиде бабаңны белү – фарыз”  һ.б.

Ата-аналарның балаларына, үз ата-анасына (әби-бабайга), туган-тумача, күрше-күләнгә булган ихтирамы, хөрмәте, мәхәббәтен халкыбыз йөрәге, күңеле  белән тойган.

Гаиләдәге һәр өлкән кешенең үз урыны булган. Әби белән бабай үз балалары өчен дә, оныклары өчен дә үрнәк саналган. Аларның тормыш тәҗрибәсе, үтемле киңәшләре гаять күптөрле һәм четрекле мәсьәләләрне уңышлы чишәргә мөмкинлек биргән.

Балаларны туган халкыбызның үткәне, әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләре, гаилә  йолалары һәм бүгенге тормыш белән таныштыру зарур. Гаилә ядкарьләрен күз карасыдай саклау – башка  милләт халкына хөрмәт, мәхәббәт тәрбияләү.

Гаиләдәге мөнәсәбәтләр, билгеле булганча, кеше күңеленә гомерлек тирән эз салып калдыра; алар, гадәттә, артык нечкә һәм даими була. Әлеге мөнәсәбәтләр барлык әхлакый мөнәсәбәтләрнең нигез ташына әверелә. Мәхәббәт дигән олы, бөек  хис тә иң әүвәл нәкъ менә гаиләдә  барлыкка  килә. Ата-анага мәхәббәт, туганнырны ярату, ихтирам хисе бала тормышында  киләчәктә дә, аның  алдагы  язмышында да  мөһим  роль уйный.

Балачак  чоры – үзе бер  кабатланмас тылсымлы дөнья бит ул. Үзенчә матур, үзенчә серле бу дөньяда тормышыбыз дәвамчылары – яңа шәхесләр тернәкләнә. Шытып чыккан яшь үсенте сыман, нәниләребезгә дә якты кояш, “игелекле туфрак” кирәк. Безнең кулларда балалар язмышы. Безнең балаларыбыз бөтен яктан да үрнәк булып үссеннәр һәм милләтебез гореф- гадәтләрен  онытмыйча, горурланырлык шәхесләр булсыннар иде.