Балалар бакчасында халык уеннарын куллану

№ 192

Гөлчәчәк ЯКУПОВА,

Казандагы 272 нче балалар бакчасы тәрбиячесе.

«Без барыбыз да балачактан», – дигән атаклы язучы Экзюпери. Бу – чыннан да, шулай. Кем генә булсак та – язучымы, укытучымы, әллә гади бер эшчеме – күңел балачакка еш әйләнеп кайта. Ә балачактагы иң истәлекле, иң кызыклы әйбер ул – уеннардыр, мөгаен. Ниндиләре генә юк аларның? “Качышлы”, “Әбәк”, “Лапта” – хәер, аларны санап бетерерлек түгел. Менә шушы уеннар безне физик яктан да, рухи яктан да камилләштергән. Алай гына да түгел, алар бездә дуслык, иптәшлек, гаделлек, кыюлык, зирәклек, тапкырлык кебек сыйфатлар да тәрбияләгәннәр.

Сез уйный беләсезме? Бу сорау, мөгаен, сезгә кызык тоелыр. Чыннан да, безнең балаларыбыз уйный беләме соң? Игътибар белән күзәтсәк, балаларыбыз шактый вакытларын кәрәзле телефон, телевизор каршында үткәрергә ярата. Шуңадыр, бәлки, без, олылар арасында “алар уйный беләмени?” дигән фикер дә очрый. Кайвакыт әти-әниләр бала тормышында уеннарның нинди зур әhәмияткә ия булуын онытып җибәрде. Ә бу исә баланың кече яшьтән үк чыныккан, хәрәкәтчән hәм җитез булып үсүенә комачаулый. Урамда яки балалар бакчасында бик тиз аручы, яшенә карата шактый тулы гәүдәле hәм еш салкын тиюдән хәлсезләнгән сабыйларны күренеп җан әрни.

Уеннар кешегә яшәве күңеллерәк  булсын өчен кирәк дияргә мөмкин. Балага җитез, өлгер, зирәк булып үсү өчен төрле характердагы уеннарның әһәмияте бик зур. Яшь буын тормышның төрле җайсызлыкларына бирешмәскә, уңайсызлыкларыннан җебеп төшмәскә тиеш дибез. Ә моңа яшьтән үк балаларның төрле уеннарда катнашуы аша ирешергә мөмкин.

Халык уеннары – җитезлеккә, көчкә, зирәклеккә сынау ул. Аларда халыкның гасырлар буена тупланган традицияләре буыннан-буынга бирелә. Халык уеннары hәрвакыт актуаль, чөнки алар үткәннәр аша кешенең киләчәгенә юнәлдерелә. Уеннар баланың шәхес буларак төрле яклап үсүен тәэмин итә, моның өчен шартлар тудыра. Татар халык уеннарының күбесе җырлар белән бергә башкарыла. Аларга моң, төгәл ритмика, отып калуда да җиңеллелек хас.

Баланың бакчага килүе аның тормышына зур үзгәрешләр кертә. Баланы әлеге яңа шартларга ничек кунектерергә соң? Бакчага йөри башлауның беренче көннәреннән үк, балаларның күңелен күтәрердәй hәм алар арасында дуслык урнаштырырдай күмәк уеннар зур әhәмияткә ия. Бу уеннар тәрбиячегә балаларны бер- берсенә якынайтырга, уртак кызыклы шөгыльдә берләштерергә ярдәм итә.

Әйлән-бәйлән hәм түгәрәк уеннар балаларның хәрәкәткә, аралашуга, әдәби сүзгә булган ихтыҗын канәгатьләндерә. Бу уеннар тәрбиячегә балаларның күңелен яулап алырга, үз-үзенә ышанычын арттырырга ярдәм итә hәм балаларны тәртипкә өйрәтә. Сабыйның шулай итеп уенда ачылып китүе шәхес формалыштыру өчен уңай алшартлар тудыра, шуңа нигез булып тора.

Уеннар баланың төркемдә үз-үзен тәртипле тотуына да ярдәм итә. Саф hавага чыкканда, киенү, чишенү вакытында “Кап та коп” уенын кулану балаларда тәртиплелек тәрбияли, кирәкле сүзне сайлап, урынлы кулланырга өйрәтә.

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның игътибарлылыгы бик түбән дәрәҗәдә булырга мөмкин. Баланың игътибары бер объектан икенчесенә бик тиз күчә. Шуңа күрә бала белем бирү эшчәнлегендә әйтелгән сүзләрне ишетмәскә яки биремнең башын гына отып алырга мөмкин. Балаларның үз -үзләрен тотышында әлеге таркаулык аларның кирәгеннән артык хәрәкәтчән  булуларыннан hәм үз-үзләре белән тиешле дәрәҗәдә идарә итә алмаудан килә. Шуңа күрә аңа вакытында ярдәм итәргә кирәк. “Идән, борын, түшәм”, “Очты-очты”, “Булсаң зирәк – әйт тизрәк”, “Мәкаль әйтеш” уеннарын белем бирү эшчәнлегендә куллану балаларның игътибарын арттыра, дикъкатьлелек тәрбияли.

Режим вакытларында “Ватык телефон”, “Йөзек салыш”, “Күрсәт әле үскәнем”, “Утыр, утыр Мәликә” уеннары тотнаклылык, ихтыяр көче, тәртиплелек, дусларча мөнәсәбәт тәрбияли.

Балаларның туган көннәрендә “Ак калач”, “Миңлебай”, “Зәңгәр  чәчәк”, “Чума үрдәк, чума каз”, “Кәрия Зәкәрия” уеннарын уйнау аларның шатлыклы кичерешләрен тагын да баета, балаларның хыялларын уята, әдәби зәвыкларын, музыкаль сәләтләрен үстерә. Эстетик тәрбиянең бер формасына әверелә, сөйләм күнекмәләрен формалаша.

“Түбәтәй”, “Алтын капка” h.б уеннарны уйнау бәйрәмнәрне тагын да күңелле итә, ата-аналарның уенда катнашуы эмоциональ күтәренкелекне үстерә. Әти-әни белән бала арасындагы мөнәсәбәтләрне тагын да якынайта.

Физик үсеш шөгыльләре вакытында, саф hавада уйнала торган халык уеннары, мәсәлән: “Аю бүре”, “Мәче hәм тычканнар”, “Әбәк”, “Энә, җеп, төен”, “Лапта”, “Ал кирәк, гөл кирәк”, hәм башка уеннар балаларның уен кагыйдәләрен үтәргә ирешүләренә, хәтерне үстерүгү, әйләнә-тирәдә ориентлашырга, зирәклеккә, роль башкарырга өйрәтә, әхлак сыйфатлары тәрбияли, җитезлек, өлгерлек hәм кыюлыкларын үстерә, хезмәттәшлек, җаваплык шикелле сыйфатлар тәрбияли. Уртак шатлык балаларны шәхес буларак үстерә, камилләштерә.