Балалар бакчасында кайбер төр ризыклар ашау аркасында килеп чыккан чирле балалар белән эшне оештыру

№167

Гөлназ НАИЛОВА,

Казандагы 183 нче балалар бакчасы мөдире

Рузилә АБДУЛЛИНА, 

Казандагы 183 нче балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе

Казан шәһәре башкарма комитетының «Мөкинлекинлекләре чикле балалар төркемнәре ачу турында»гы карары нигезендә бакчабызда быел аллергоцеалик авырулары булган балалар өчен сәламәтләндерү төркеме ачкан идек. Хәзерге вакытта әлеге төркемгә 15 бала йөри, шуларның алтысы – аллергик бала, шул исәптән «целиакия»диагнозы белән 2 бала.

Хәзерге вакытта безнең бакча, Татарстанда бердәнбер балалар бакчасы буларак, әлеге төр авыру белән чирләүче балаларны кабул итәбез һәм тәрбиялибез. Балалар бакчасы ачылган вакытка балаларга ике кеше теләк белдергән иде, ачылып эшли башлап китү белән бу төркемгә 12 бала җыелды.

Бу авыруны табиблар «целиакия» дип атыйлар һәм ул тумыштан килә дип фаразлана.

Авыруга кайбер факторларның бәйле булуы ачыкланган: аксым кергән ризыкларны, шулай ук составында глютен булган (бодай, арпа, арыш) кебек культураларны мондый чирдән интегүче  балаларга, гомумән, куллану тыела.

Казан шәһәре мәгариф идарәсе һәм башкалабызның азык-төлек һәм социаль туклану департаменты белән берлектә махсус глютенсыз меню эшләнде.

Бакчада балаларны ашату төгәл расписание һәм билгеле бер режим белән алып барыла. Туклану режимы башка балаларның режимы рәтенә туры килерлек итеп оештырылган. Болар – әлбәттә, иртәнге аш, төшке аш, көндезге аш һәм кичке аш. Гомумән алганда, андый балалар башка балалар кебек тулы ризык алып, үзләренә генә хас булган кирәкле норма белән тукландырыла.

Балалар белән Республика балалар клиник хастаханәсенең эндокринология бүлегендә махсус белем алган медицина һәм педагогик персонал,  кече тәрбияче эшли. Өлкән шәфкать туташы әлеге төркемне һәрдаим тикшерүдә тота, аерым күзәтчелек алып бара.

Төркемдә барлык бала өчен дә туры килә торган турыдан-туры белем бирү эшчәнлеге үткәрелә, бакча балалар бакчасы программасы нигезендә эшли. Ул тәркемдәге балалар сау-сәламәт балалар кебек үк төрле бәйрәм чараларында, бәйгеләрдә актив катнашалар. Аларга ризыкларның кайсыларын үзләренә ашарга яраклыгын төшендергән уеннар утәкъдим итәбез. Шул уеннар ярдәмендә алар киләчәктә үзләренең сәламәт яшәү рәвешләрен дөрес алып бара алачаклар дип ышанып калабыз.

Әти-әниләргә кинәш итеп шуны әйтәсе килә: әгәр дә балагызда аллергия, еш эч китү, ризыкны кабул итмәү кебек күренешләр күзәтелсә, кичекмәстән табибларга мөрәжәгать итеп, авыруның сәбәпләрен ачыклап, балагызга сәламәт яшәү рәвешен тудыра аласыз. Хәзерге көндә бу – бик четерекле мәсьәләләрдән санала. Димәк, хәзер авыруларның күп кенә аерым һәм ачыкланмаган сыйфатлары күзәтелә. Шуна да балаларның сәламәтлеген яшьтән үк кайгыртырга кирәк. Шушындый балаларны тәрбияләүдә хөкүмәт  тарафыннан уңайлыклар һәм балалар бакчасында мөмкинлекләр тудырыла.