Балалар бакчасында әхлак тәрбиясе

№ 86

(Мастер – класс)

Гөлсу КАРИМОВА,

Мамадыш муниципаль 10 нчы “Миләшкәй” балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе

Максат: Мәктәпкәчә тәрбиядә әхлак тәрбиясе бирүне камилләштерү.

Бурычлар

  1. Әхлак тәрбиясе бирүдә тәрбиячеләрнең һөнәри осталыгын, педагогик компетентлыгын арттыру.
  2. Бирелгән сорауларны һәм биремнәрне чишкәндә фикерләү сәләтен үстерү, тәкъдим итә белергә өйрәтү.
  3. Педагогларның иҗади сәләтләрен үстерү.

Кереш сүз.

  1. 1.                Релаксация.

– Нинди матур иртә! Исәнмесез хөрмәтле кунаклар. Иң беренче сәләмнәр өчен  бер-беребезгә  уч төпләре белән кагылабыз! Уч төпләре безне берләштерә, бер-беребезнең җылы энергетикасы, яхшылыгы, ярдәмчеллеге күчә.

Ә хәзер яхшылык тулы  уч төпләребезне миңа сузабыз. Мин бу уенны сезгә бүләк ясаудан башлыйсым килә. (кечкенә күбәләкләр өләшә)

Учларыбызны йомабыз һәм бер  хикәятне  искә төшерәбез. Укучы учына күбәләкне йомарлап остазына күбәләк тереме дип  сорау бирә. Остаз болай ди: “Барысы даүз кулыңда”.

Менә безнең мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләүдә әхлаклы, әти-әнисен, кешеләрне хөрмәтләүче, үз илен яратучы, табигатьне саклаучы шәхес тәрбияләү – безнең үзебезнең куллардан тора.

  1. 2.                Төп өлеш

– Без бүген сезнең белән уен дөньясына керербез. Белгәнебезчә ФГОС буенча укыту һәм тәрбия бирүдә уен төп өлешне алып тора. Сезнең игътибарга берничә төрле уен алымнары тәкъдим итәм. Үз эшегездә аларны кулланырсыз дип ышанам.

1 . Минем кулымда виноград (һәрбер виноград җимеше берләшеп тәлгәш барлыкка китерә, алар төсләре, тәмнәре буенча охшаш) тәлгәш, гроздь. Инглизчәгә тәрҗемә иткәндә кластер дип атала. Кластер сүзен балалар бакчасында белем һәм тәрбия бирүдә, шулай ук әхлак тәрбиясе бирүдә кулланалар. Кластер төзү инновацион технология булып санала. Мисал китереп үтәм. (Слайд гаилә кластерен кара.) Без сезнең белән хәзер әхлак тәрбиясе сүзенә кластер төзеп карарбыз, ягъни әхлаклылык нәрсә ул  дигән сорауга җавап бирербез.

  1. Ассоциация уены

Экранда бирелгән сүз буенча “Яхшылык” сүзе белән ассоциацияләр төзергә кирәк, ягъни мәгънәләре буенча якын торган сүзләр табарга.Балаларга бу уенны тәкъдим иткәндә төрле темаларга кагылырга мөмкин.Мәсәлән: Дуслык, яшелчә-җиләк-җимешләр һ.б.

  1.  Бу уенның максаты УМК  видеоматериалларын аңлау, истә калдыру,сөйләм телен баету, театраль сәләтне үстерү, өзек буенча нәтиҗә ясарга, уңай һәм тискәре геройларга бәя бирергә  яхшыны яманнан аера белергә өйрәтү.Шулай ук татар халык авыз иҗатынамәхәббәт тәрбияләү булып тора

(“3 кыз”әкияте буенча өзекләр карау, әкиятне уйнау) Бик яхшы оста уйнадыгыз. Нәтиҗә ясыйбыз.

4.Сезнең алдыгызда бик күп төрле төсле карандашлар ята. Хәзер сезнең белән кечкенә генә тәҗрибә үткәреп алабыз.

Кулларыбызга 1 карандаш алабыз һәм сындырып карыйбыз. Ә хәзер күп карандашлар алыбыз, сындырып булмый шулай бит. Аның өчен мин сезгә 1 риваять сөйләп үтәм. Алтын Урда ханы Кубрат хан үләр алдыннан улларын чакырган да болай дигән. Мин сезгә чыбык бирәм сындырып карагыз әле дигән. Уллары тал чыбыгын җиңел  генә  сындырганнар. Ә хәзер күп чыбыкларны бергә тотып сындырып карагыз дигән, уллары сындыра алмаганнар. Менә бергә дус тату гомер итсәгез генә сезне дошманнар җиңә алмас  дигән.  Менә әхлак тәрбиясе бирүдә без үзебез генә бер ни эшли алмыйбыз. Ә  әти-әниләр, җәмгыять белән берлектә без әхлаклы, тәртипле, ватанпәрвар патриотлар тәрбияли алабыз. Алдыбызда төрле төстәге карандашлар ята. Бала күңеле ак кәгазъ, бу ак кәгазъдә бары тик матур, якты төсләр генә юл алсын.Ә хәзер шул матур төсләр белән ак кәгазъгә әхлаклылык, яхшылыкны, яратуны без ничек күз алдына китерәбез, шуның эмблемасын, рәсемен ясыйбыз.