Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе

№ 110

Гөлнур МОСТАФИНА,

Казандагы Ш. Мәрҗәни исемендәге 2 нче татар гимназиясенең мәктәпкәчә яшьтәге төркемнәрендә эшләүче тәрбиячесе

 Балаларны кечкенәдән инсафлы,әдәпле, тәрбияле итеп тәрбияләү – әти-әниләрнең җаваплы һәм изге бурычы. Үз-үзеңне тоту, аралашу күнекмәләре бирү гаиләдә, балалар бакчасында башлана. Тәрбия – ата-аналарның, тәрбиячеләрнең зур осталыгын, тырышлыгын һәм түземлегенталәп итә торган дәвамлы эш. 2 яшькә кадәрге балалар күбесенчә гаиләдә тәрбияләнә. Димәк, әдәплелек кагыйдәләре өйдә, әти-әни, әби-бабай тарафыннан өйрәтелә. Бу эш ата-аналардан зур тырышлык һәм сабырлык  таләп итә. Балаларга «алай ярамый», «болай эшләмә» дип өзлексез тукып, кисәтеп  торулар гына уңай нәтиҗәләр бирми. Әхлак тәрбиясе бирү эзлекле, даими алып барылырга тиеш. Гаиләдә нигез итеп салынган балалар бакчасында тагын да үстерелә, камиләштерелә. Тәрбия эше кешелек җәмгыяте барлыкка килгәннән  бирле яши. Тәрбия иҗтимагый күренеш. Рухи ярлылык әхлаксыз тудыра. Әхлаксыз җәмгыятьнең киләчәге юк. Шуңа күрә бала кечкенә булганда ук әхлак тәрбиясенә игътибар бирергә тиеш дип саныйбыз.  Яхшыны яманнан, яманны яхшыдан аера белү тәрбиясе кешедә яшьтән үк тәрбияләнә. Балаларның социаль-шәхси үсеше «балалар тәрбиясе”,»хезмәт тәрбиясе»,»Культура-гигиеник күнекмәләр тәрбияләү» булекләрендә ачыклана. Балаларның предмет тирәлеге һәм җәмгыять тормышы күренешләре белән танышулар “Бала һәм әйләнә-тирә дөнья” бүлегендә тәкъдим ителә. Предмет тирәлеге һәм җәмгыять тормышындагы күренешләр белән танышу балалар бакчасында беренче кечкенәләр төркемедәге бала әйләнә-тирәдәге предметларның исемнәрен, аларның формасын өйрәнсә, икенче кечкенәләр төркемендә бала предметның кулланылышы белән таныша. Уртанчылар төркемендә инде бала төрле хезмәт эшчәнлеге вакытында кулланыла торган предметларны аерырга өйрәнү: мәсәлән, эшләгәндә,рәсем ясаганда, уйнаганда һ.б. Зурлар төркемендә бала предметның нинди материалдан эшләнгән булуын аңлатырга, предметның нәрсәдән эшләнгән булуына карап аның ныклыгы, предметның үзлекләре һәм сыйфатлары турында фикер йөртергә өйрәнә. Мәктәпкә хәзерлек төркемендә исә, балалар предметларның кайда һәм ничек ясалу хакында өйрәнәләр.

 Әхлак тәрбиясе бирү балалар бакчасының  барлык төркемнәрендә дә, барлык төр балалар эшчәнлеге барышында да тормышка ашырыла. Әхлак тәрбиясе бирү нәтиҗәсендә балаларда:

— Әйләнә-тирә дөньяга карата уңай караш тәрбияләнә; гаиләсенә, туган ягына, туган авылына, туган иленә мәхәббәт тәрбияләнә ;коллектив үзара мөнәсәбәтләр,үз-үзеңне культуралы тоту күнекмәләре, бергәләп уйнау һәм эшләү осталыгы, үзеңнен һәм башкаларның эшләгән  эшләрен күрә белү сәләте формалаша; социаль-иҗтимагый сыйфатлар тәрбияләнә. Шуңа күрә тәрбияче һәр балага хөрмәт белән карарга тиеш, балаларның бер-берсе белән эмоцональ-уңай мөнәсәбәттә аралашуны оештыра белергә тиеш дип саныйбыз. Әхлак тәрбиясе бурычлары беренче кечкенәләр төркеменнән башлап тормышка ашырыла. Бу төркемдә балаларга аларның җенес буенча аерымлау турында башлангыч мәгълумат бирелә: малайлар кыска чәчле була,алар күлмәк кияләр, ә кызлар озын чәчле булалар,алар бантик тагалар,матур, чәчәкле күлмәк кияләр. Икенче кечкенәләр төркемендә  бу белемнәр тирәнәйтелә: малайлар күбрәк машина,туп белән уйныйлар, ә кызлар курчак белән, малайлар көчлеләр, кыюрак булалар, ә кызлар көчсезрәк. Уртанчылар төркемендә инде малайларда кызларга карата, ә кызларда малайларга карата хөрмәт тәрбияләнә башлый. Зурлар төркемендә малайларны кызларга карта игътибар күрсәтергә өйрәтәләр:кызларга урындык алып килергә, аларга булышлык күрсәтергә һәм башкалар. Кызларда исә тыйнаклык тәрбияләргә, әйләнә-тирәдәгеләрне кайгыртырга,малайлар күрсәткән игътибарга рәхмәт әйтергә өйрәтергә кирәк. Мәктәпкәчә әзерлек төркемендә малайларда һәм кызларда үз җенесе вәкилләренә хас булган сыйфатлар тәрбияләүне дәвам итәргә кирәк: малайларда кызларга булышу, ярдәмчеллек,урын бирү, ишектән чыкканда алдан үткәрү сыйфатларын,ә кызларда-тыйнаклык,кайгыртучанлык,пөхтәлек кебек сыйфатларны. Ата-аналарга гаиләдә бу күренешләрне тәрбияләргә киңәш ителә. Аларны шулай үк төрле матур әдәбият, сюжетлы- рольле уеннар аша бирү мөһим. Мәсәлән: без үзебезнең төркемдәге ата-аналарга шундый китаплар тәкъдим итәбез:»Иң матур сүз», «Гөлбакча», «Уйный-уйный үсәбез», «Тел күрке-сүз», «Тел дигән дәрья бар»һ.б.Шулай итеп, безнең балаларыбыз инсафлы, тәртипле һәм әдәпле булсын өчен, киләчәктә тормышлары якты, матур, күңел тынычлыгы булсын өчен аларны кечкенәдән үк бу әйберләрне өйрәтеп үстерү төп максатларыбызның берсе. Максатларны тормышка ашыру — ата-аналарның һәм тәрбиячеләрнең зур тырышлыкларын тәләп итә торган эш.