Балалар бакчасында балаларга әхлакый-патриотик тәрбия бирү

№ 208

Гөлчәчәк АБДУЛЛИНА,

Казандагы 122 нче  балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе

Балалар бакчасы һәм гаилә – балаларны тулы канлы социализацияләүнең ике төп институты. Аларның тәрбия функцияләре төрле, әмма баланың шәхесен һәрьяклап үстерү өчен аларның бердәм хезмәттәшлеге кирәк. Гаиләдә дә, мәктәпкәчә оешмаларда да алган балачак тәҗрибәсе киләчәктә баланың олы тормышын билгеләячәк.

Кечкенә бала беренче тапкыр Ватанын гаиләдә ача. Ул “әни”, “әти”, “Туган илем”, “минем йортым”, “герой” төшенчәләрен үз эченә ала. Ватан хисе – баладан гаиләгә, иң якын кешеләргә – әтигә, әнигә, бабайга, әбигә карата мөнәсәбәттән башлана.

Гражданлык һәм ватанпәрвәрлек хисләре гаиләдә башлангыч ала, соңыннан гына мәктәпкәчә оешмада үсешен дәвам итә. Граждан булу – җәмгыять һәм Ватан алдындагы гражданлык бурычларын аңлы һәм актив үтәү, ватанпәрвәрлек, кешеләргә һәм табигатькә гуманлы мөнәсәбәт кебек шәхес сыйфатларына ия булу дигән сүз. Бу уңайдан мәдәнияткә һәм тарихи кыйммәтләргә дә игътибар итү мөһим. Гомеренең башлангыч чорыннан ук балага туган җиргә  карата мәхәббәт уятырга, ныклы характер тәрбияләргә кирәк. Бу сыйфатлар аңа үз Ватанының гражданы булырга ярдәи итәчәк. Балаларга әхлакый-патриотик тәрбия бирү мәктәпкәчә белем бирү оешмасының төп бурычларыннан берсе булып тора.

Федераль дәүләт белем бирү стандартлары нигезендә балаларга патриотик тәрбия бирү түбәндәге бурычлар аша тормышка ашырыла:

– баланың үз халкы яки милләте вәкиле буларак үзенең абруйлы хисен үстерү;

– үз илеңнең мәдәни традицияләренә ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыру;

– башка милләт кешеләренә, яшьтәшләренә һәм өлкәннәргә карата толерант мөнәсәбәт формалаштыру;

– балаларда рухи-әхлакый күренешләрне үстерү.

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга патриотик тәрбия бирү формалары:

– патриотик темалар буенча дәресләр;

– Ватан (шәһәр) турында әңгәмәләр;

– патриотизм темасына багышланган әдәбиятны өйрәнү, патриотик шигырьләр һәм җырлар өйрәнү, телетапшырулар һәм фильмнар карау;

– туган шәһәрнең, төбәкнең истәлекле урыннары буенча экскурсия сәфәрләре, музей һәм күргәзмәләргә бару.

Ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү процессын кечкенәдән үк башларга кирәк, нәкъ менә баланың шәхси ориентирлары нигезләре салына. Патриотик тәрбия белән бәйле якты хатирәләр һәм хис-кичерешләр аны үз иленең чын яклаучысы итәчәк.

Әхлакый-патриотик тәрбия эшендә ата-аналар белән хезмәттәшлек итү мөһим юнәлеш булып тора. Югарыда әйткәнебезчә, туган илгә карата булган хисләр баланың гаиләсенә, иң якын кешеләренә – әтисенә, әнисенә, бабасына, әбисенә карата мөнәсәбәтеннән башлана. Баланы туган йорты һәм якын-тирә  мохит белән бәйләүче тамырлар шулдыр. Ата-аналар белән хезмәттәшлекнең төрле формалары рухи-әхлакый бурычларны хәл итүдә ярдәм итә. Мондый төр эш “хезмәттәшлек” һәм “үзара хезмәттәшлек” принципларында төзелә.

Ата-аналар белән эшләү формалары:

– “Гаилә клубы” оештыру;

– милли традицияләр, ачык ишекләр көне;

– ата-аналар белән бергә әлеге темага туры килә торган күргәзмәләр, экскурсияләр оештыру;

– бәйрәмнәрне һәм күңел ачуларны бергәләп үткәрү;

– сәнгать остаханәсе;

“Гаилә клублары” ирекле һәм шәхси кызыксыну принцибы буенча оештырыла. Биредә балалар ата-аналар белән бергә гаилә проектлары әзерли. Мәсәлән, “Минем шәҗәрәм” һәм “Безнең герб” проектлары. Аларда үз шәҗәрәңне, тормыш агачын, милли традицияләрне яңартуларын күрсәтәләр.

Безгә дәресләргә һәм бәйрәмнәргә ветераннар килә, балалар аларның сугыш чорына бәйле истәлек-хатирәләрен зур кызыксыну белән тыңлыйлар. Фоторәсемнәр, орден-медальләр белән танышалар.

Һәр елны Җиңү бәйрәме алдыннан балалар бакчасы территориясендә “Ачык ишекләр көне” оештырыла. Аның барышында Бөек Ватан сугышы ветераннарын искә алу көненә багышланган бәйрәм үткәрелә. Әти-әниләр балалар бакчасына бәйрәмне күрү өчен генә түгел, ә анда катнашу өчен дә килә.

Һәр кеше туган җиренең табигатен, халкының тарихын һәм мәдәниятен белергә тиеш. Балаларга һәм оныкларга киләчәктә яхшы булырга, үзеңне һәм башкаларны хөрмәт итәргә өйрәтергә кирәк. Әгәр бу процессның бөтенлеге бозылган икән, буыннар арасында элемтә җимереләчәк. Патриотик хисләр тәрбияләү кечкенә гражданинны тәрбияләүнең төп өлешләреннән берсе булып тора.

Балачак – бик кыска вакыт аралыгына бирелгән, без аны наз белән саклыйбыз һәм киләсе буынга тапшырабыз. Шуңа күрә без – өлкәннәр алдында балаларның ничек үсүе һәм формалашуы, үскәч илебезнең нинди гражданнары булачаклары вазифасы тора.