Балалар бакчасында ата-аналар белән эш формалары

№53

Рузалия КАДЫЙРОВА,

Казандагы 415 нче балалар бакчасы мөдире

Гомер-гомергә кешелек алдында ничек итеп киләчәктә таяныч булырлык, еллар буена сынаулар узган уңай гадәтләрне сеңдергән үсеп килүче буын тәрбияләү бурычы торган. Барлык иҗтимагый процесслар бер-бер артлы алышынып торган бүгенге заманда культура  һәм әхлак кебек мөһим сыйфатларның югала баруы аеруча күзгә ташлана. Аларны аякка бастыру, яңартуны балачактан ук башларга кирәк.Үсеп килүче яшь буынны илебезнең лаеклы кешеләре итеп тәрбияләүдә мәктәпкәчә белем  учреждениеләрнең роле гаять зур. Шуның белән бергә без яхшы тәрбиянең нигезе гаиләдән башлануын, ата-ананың төп тәрбияче булуын истә тотып эш йөртергә тиешбез.

Ә тәрбиянең төп асылы – балалар бакчасы белән гаиләнең  бердәмлегендә. Тик хезмәттәшлек итеп, ярдәмләшеп эшләгәндә, балага бердәм таләпләр куелганда гына уңай нәтиҗәләргә ирешергә була, ягъни, баланың һәрьяклап камил үсешен тәэмин итү өчен мәктәпкәчә белем учреждениеләре алдында гаилә белән үзара хезмәттәшлек итү бурычы тора.

Милләтебезне саклау, аның киләчәге булган сабыйларга милли үзаң, рухи-әхлакый һәм физик үсеш башлангычы бирүне максат итеп куйган балалар бакчаларыннан бертуктаусыз эзләнүләр, камиллеккә омтылу таләп ителә. Чөнки без балалар бакчасында гаилә биреп җиткермәгәнне бирергә, баланы әхлакый сыйфатлар белән баетырга, әдәпле, тәртипле кеше тәрбияләү өстендә эшләргә тиешбез. Педагоглар  һәр ата- ананың һөнәрен, холкын, гаиләдәге ролен, аның хезмәт вазыйфасына булган мөнәсәбәтен ныклап өйрәнергә, аларның психологик–педагогик культурасын үстерү өстендә эшләргә тиешләр.

Диагностик тикшеренүләр хәзерге заман гаиләләренең күпчелегендә рухи кризис баруын күрсәтә. Күпчелек  әти-әниләр балаларның акыл үсешен беренче планга куеп, әхлакый сыйфатлар тәрбиясен икенче планга калдыралар. Хәзерге заман нормасы итеп баланы үзе турында гына кайгыртырга өйрәтәләр. Бу – бик күңелсез хәл. Шунлыктан әти-әниләргә тормыш мәгънәсен аңлату, гаиләнең рухи яктан нык булуына ирешү балалар бакчасында актуаль мәсьәлә булып тора.

Бу проблемаларны чишү юллары нинди соң?

  1. Балалар бакчасының гаилә белән хезмәттәшлек итү эшенең  максатлы һәм юнәлешле булуы.
  2. Даими рәвештә әти-әниләрнең педагогик белем дәрәҗәсен күтәрү. Бу эшкә әти-әниләр һәм балалар белән көн саен аралашучы тәрбиячеләр, психологлар тартылырга тиеш.
  3. Гаилә белән эшне оештырганда кызыклы, традицион булмаган формалардан файдалану:

          • әти-әниләргә педагогик белем бирү һәм үзара аралашу максатыннан чыгып, «Ата-аналар клубы», иҗади остаханәләр булдыру;

          • әти-әниләрне балалар белән оештырыла торган төрле чараларга (спорт, сәяхәт, күңел ачу, гаилә бәйрәмнәре, фестивальләр һ.б.) тарту;

          • стена газетасы һәм балалар үзләре ясаган рәсемнәрдән торган журналлар чыгару, күргәзмәләр оештыру;

           • «Әниләр көне», «Гаилә көне» һ.б. кичәләр үткәрү, әти-әниләр конференциясе, тематик фикер алышулар уздыру.

Гаилә белән элемтәне ныгытуда ата-аналар җыелышлары мөһим роль уйный. Җыелышларны  төрле формада үткәрергә  мөмкин:

           • җыелыш-диспут;

           • эшлекле уен (әти-әниләр белән шөгыльләр үткәрелә, балалар булыша);

           • педагогик кунакханә;

           • тапкырлар, зирәкләр ярышы;

           • спорт яратучы гаилә;

           • семинар-практикум;

          • йомгаклау җыелышы.

Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән һәм бастырылган  укыту-методик комплектлары балаларга ике тел өйрәтүдә сыйфатлы ыргылыш ясарга мөмкинлек биреп кенә калмады, ә ата-аналарның педагогик культурасын күтәрүдә дә зур ярдәмлек булды. УМК дөнья күргәч  үк, «Туган телем – Тукай теле, Җәлил теле» темасына гомуми ата-аналар җыелышы үткәрдек. Анда ата-аналарны комплект, аның чыгырылу максаты, кулланыш өлкәләре белән таныштырдык.  Соңында мультимедиа чараларын кулланып, әдәби-музыкаль кичә күрсәттек.  Ата-аналар бик канәгать калды. Соңрак  үткәргән анкета нәтиҗәләре һәр гаиләнең УМК белән тирән кызыксынуын, сайтка куелган мультфильмнарны балалары  белән еш карауларын, аларга югары бәя бирүләрен  күрсәтте.

Тәрбиячеләребез УМКны ата-аналар белән эштә даими рәвештә куллана башлады. Уку елы башында уздырыла торган төркем ата-аналары җыелышларын семинар-практикум формасында уздыру гадәткә кереп бара. Анда белем һәм тәрбия бурычлары турында, элеккечә, сөйләп кенә калмыйча,  комплект материалларын кулланып, турыдан-туры белем эшчәнлегенең берничә төрен ата-аналар белән үткәрәләр.

Милли бәйрәмнәр – халыкны берләштерә торган чараларның берсе. Бакчабызда бу бәйрәмнәр гаилә белән  белән бакча арасында тыгыз элемтәләр урнаштыра, ә әзерлек вакытында бәйрәмнәрнең тарихы, милли мәдәниятебез үрнәкләре тирәнтен өйрәнелә. Без, әти-әниләр белән бергәләп, К.Насыйри, М.Җәлил һ.б музейларга экскурсияләр, ә кул эшләреннән, рәсем- иллюстрацияләрдән күргәзмәләр оештырабыз, борынгы көнкүреш җиһазлары белән бакчабызның музей почмагын баетабыз, әби-бабаларыбыз тудырган матурлык серләренә төшенәбез, төрле шөгыльләрдә бай тәҗрибә туплыйбыз.

Гаиләләрдә олыны-олы, кечене-кече иткән тулы канлы, аек карашлы уллар-кызлар үссен өчен, бер бик тә бәхәссез нәрсә – балаларга әби-бабаларыбызның йогынтысы кирәк. Буыннарны тоташтырган рухи җепләр өзелмәсен, гореф-гадәтләр югалмасын өчен, яшь ата-аналарның өлкәннәргә якынаюы һәм, үз чиратында, аларның оныкларны әби-бабайларга якынайтулары кирәк. Бу максатларны тормышка ашыруда да яңа эш формалары уйлап таптык. Әти-әниләр, әби-бабайлар катнашында «Ягез әле, әтиләр», «Әбекәй – алтыным», «Уңган-булган әниләр» дигән темага конкурслар, «Балалар бакчасында шатлык көне»,  «Кояш – яктылык, әни яхшылык бирә»  дигән гаилә бәйрәмнәре һ.б чаралар үткәрү традициягә керде. Әлеге чараларны балалар да, әти-әниләр дә бик көтеп алалар.

Бакчабызда ата-аналар көче белән төрле күргәзмәләр оештырыла. УМКга кергән мультфильмнар буенча рәсемнәрдән «Минем иң яраткан мультфильмым», ата-аналарның балалар белән кул эшләнмәләреннән көзге уңышка багышланган «Көзге фантазия», Яңа елга әзерлек йөзеннән оештырылган «Яңа ел могҗизалары», шулай ук «Дөньяда мөмкин булмаган эш юк», «Әйберләргә – икенче тормыш» темалы күргәзмәләрне карарга әти-әниләр генә түгел, хәтта якындагы мәктәп укучылары, укытучылар да килде.

«Тапкырлар, зирәкләр ярышы», «Ата-ана бердәм булса, балалар күркәм үсә» дигән темага семинар-практикумнар,  эшлекле уеннар  гаилә   белән балалар бакчасын берләштерүче үтемле, нәтиҗәле чаралар булып тора. Монда УМК материалларын, мультимедиа чараларын куллану аларны аеруча җанлы, кызыклы итте.

«Педагог булып туарга кирәк»,  дип еш әйтәләр.Ләкин мондый сәләт һәркемгә дә тумыштан бирелми. Әти-әниләрдә күзәтүчәнлек, иҗади хыял, әдәп кебек сыйфатларны булдыруда педагог ярдәмгә килергә тиеш. Чөнки мондый сыйфатлар бала күңеленә ачкыч табарга булыша, бала белән ата-ана арасын якынайта.  Баланы  ярату – тәрбиянең иң көчле чарасы  ул. Ә ярату кыйммәтле кием, тәмле ашату, белем бирүгә генә кайтып калырга тиеш түгел. Яратуның сере гади: ул  бернинди чикләүсез, тормыш вак-төякләре, ниндидер моментларга бәйләнмәгән булырга тиеш. Күңелебездәге җылы хисләрне, яратуыбызны, йөрәгебезне  балаларыбызга  бирик. Дуслык, үзара аңлашу, ярдәмләшү һәм ярату   атмосферасында  үскән балалар гына әдәпле-әхлаклы, иманлы, акыллы-тәүфыйклы  була, һәм шундый гаилә генә җәмгыятьнең, милләтнең, халыкның ышанычлы киләчәге, таянычы була ала.