Бала тәрбияләүдә әкият-терапиянең роле

№ 131

Ләйсән ГОЗӘЕРОВА,

Арча районы Хәсәншәех төп мәктәбенең югары квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы

Укучыларны берләштерүдә, зурлар белән аралашуга өйрәтүдә, сөйләм телен үстерүдә, җәмгыятьтә үзен-үзе тота белеп, актив hәм сәләтле кеше булып үсүендә әкият-терапия эшчәнлегенең әhәмияте бик зур. Баланың бөтен тормышы – уен. Уенда бала тирә-юнь турында, җәмгыятьнең законнары, кешеләрнең үзара аралашу матурлыгы турында мәгълүмат алып кына калмый, ә бу дөньяда яшәргә, үзенең эш-гамәлләрен төзергә өйрәнә. Ә бу баланың игътибарлы, яхшы хәтерле, дөрес, матур, әйбәт сөйләшә белүен таләп итә. Төрле әкиятләр тыңлау аша  балалар төрле образлар, төсләр, тирә- юнь белән танышалар, ә сораулар балаларны уйларга, анализларга , нәтиҗә ясарга мәҗбүр итә.

Акыл үсеше белән сөйләм теленең үсеше нык бәйләнгән. Персонажлар сөйләмен сәнгатьле итеп сөйләү өстендә эшләгәндә,баланың сүз байлыгы арта, авыз культурасы, интонацияле сөйләү тәрбияләнә. Укучыларның үзләрендә әкиятне башкарасы килү теләге уяна. Башкарылачак роль баланы чиста, аңлашылырлык итеп сөйләвен таләп итә. Сәхнәләштерелгән уеннар барышында бала персонажлар өчен кайгырта, үзен алар урынына куя, булышу ысулларын таба, яхшылык hәм явызлыкка үзенең карашын күрсәтә. Баланы төрле яктан үстерә. Әкият-терапия эшчәнлеген алып барганда, hәр бала үзенең кичерешләрен, тойгыларын, теләкләрен, карашларын гадәти сөйләшкәндә генә түгел, ә чит тыңлаучылар алдында күрсәтә алырлык шартлар тудырырга hәм яшьтән үк өйрәтергә кирәк. Еш кына без киң белемле, сәнгатьле сөйләшә белүчеләрне оялчан икәнен, чит кешеләр алдында югалып калуларын күзәтәбез. Бу проблемалар булмасын өчен, укучыларга дәрестән соң эшчәнлек, динамик пауза вакытында әкият уку, аларны сәхнәләштерү бик зур булышлык күрсәтә. Сәхнәләштерелгән уеннар балаларны шатландыра. Әкиятләрне сәхнәләштерүдә катнашып, балалар тирә-юнь белән, төсләр, авазлар белән таныша, ә уйланылып куелган сораулар балаларны анализларга, уйланырга, нәтиҗәләр ясарга өйрәтә. Сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәнү барышында, сизелмичә, баланың сүз байлыгы арта, бала чиста, дөрес, аңлаешлы итеп сөйләргә өйрәнә. Сүзлек формалаша – яңа сүзләр белән баетыла. Әкиятне укып бетергәч, балаларга нинди дә булса җөмләне тәмамларга, кабатларга, эчтәлеген сөйләргә тәкъдим ителә. Аннан кечкенә хикәяләр алына. Әкренләп монологик сойләм генә түгел, ә диалогик сөйләм дә үсә. Аваз культурасы өстендә эшләнелә. Бала күп нәрсәне исендә калдыра. Аның хәтере үсә. Рольне уйный-уйный, бала әкият дөньясына кереп китә. Сәхнәләштерү эшчәнлеге күрсәтүенчә, бала ялгышырга мөмкин, ә менә әкият герое ялгышырга тиеш түгел. Шуңа күрә балалар әкият уйнаганда, сүзләрен 2 – 3 мәртәбә тырышыбрак өйрәнә. Аларның бу шөгыльләрдән соң хәтерләре яхшыра. Яраткан геройлар балаларга үрнәк була. Сәхнәләштерү эшчәнлеге балаларга проблемалы ситуацияләрне чишәргә булыша. персонаж аркылы оялчанлыкны, кыюсызлыкны бетерергә, сәнгатьле итеп сөйләргә булыша. Әкият-терапия үз алдына түбәндәге мәсьәләләрне, бурычларны куя:

– әкият-терапия эшчәнлегенә тотрыклы кызыксынуны үстерү;

– балаларның сүз байлыгын арттыру үстерү;

– дөрес аваз әйтелешен тәрбияләү;

– мимика, ишарәләр, хәрәкәтләр, интонация тәэсирле чараларын кабатлау теләге тудыру.

Укучылар белән эшләгәндә, мин аларның матур костюмнарга, әкият геройларына, битлекләргә кызыкканнарына игътибар итәм. Кием алмаштырып үзгәрү – алар өчен бик күңелле күренеш. Акрынлап мин аларда сәхнәләштерелгән уеннарга кызыксыну уятам, эчтәлеге зур булмаган курчак театрлары күрсәтә башлыйм. Башта бу уен охшату кебек уздырыла. Мәсәлән, кешеләрнең, хайваннарның аерым гамәлләрен охшатып кабатларга тырышу (щтәчләр канат кагалар, куян, төлкене күреп, агач астына сикерде). Тора-бара балаларны әкияттәге аерым фразаларны кабатларга теләк уятам. Балаларны курчак театрының төрле төрләре белән таныштырып, аларны кечкенә-кечкенә шигырьләр, әкиятләр өйрәнү процессына этәрәм. Аз-азлап балаларда актив сөйләм, уен осталыклары барлыкка килә (мимика, ишарә, төрле көчтәге тавыш куллана башлыйлар). Әкият-терапия, сәхнәләштерү уеннарын үзләштерү ярдәмендә балаларның интонацияләре яхшыра, башка катнашучылар белән аралашу осталыклары арта, килешү, конфликтлы ситуацияләрне чишә белү мөмкинлекләре туа. Балаларның бәйләнешле сөйләм телләре үсә.

Баланың кече яшьтәге мәктәп чоры – тирә-юньне кызыксынып өйрәнү, күп кичерешләрне үзенә туплау һәм кеше шәхесе формалашуда иң мөһим чор. Баларның физик һәм психик яктан сәламәт булуларында өлкәннәрнең йогынтысы бик зур роль уйный. Психик яктан сәламәт булуның бер чарасы буларак әкият-терапиянең һәм бармак уеннарының нинди әһәмияткщ ия булуы белән якынрак таныштырып китәсем килә.

Үз эшчәнлегебездә рәсемнәр, мультфильмнар, бармак уеннары, әкиятләр, бармак театрларын кулланабыз. Шигырьләр, хикәя һәм әкиятләрдәге геройларның образларын, вакыйгаларын сурәтләүләрне алар күз алдына конкрет китерә һәм үзләрен шул вакыйгалар эчендә итеп хис итәләр, хыялланалар һәм фикер йөртергә өйрәнәләр.

Әкият-терапия – психик сәламәтләндерү һәм акыл үсешен үстерүдә кулланыла. Хәзерге заманда әкият-терапия бик актуаль булып тора. Әкият аша без чынбарлык белән параллель үткәрә алабыз. Шуңа да ничек иртәрәк бу эшне башласак, шулай яхшырак. Әкиятнең эчтәлегенә, геройларның образларына сораулар, чагыштыру алымнарын кулланып, без балалар белән анализ ясыйбыз, шул вакытта балаларның уй-фикерләрен, уй-кичерешләрен үзебезгә билгеләп бара алабыз. Әкият-терапия шөгыльләре балаларны чынбарлыктан аермый. Һәрбер шөгыльнең ахырында балалар белән берлектә сораулар ярдәмендә фикер алышалар: әкият сезне нәрсәгә өйрәтте? Бу белемнәрне һәм тәҗрибәне үз тормышыбызда ничек кулланачакбыз? Шулай итеп, әкият илендә сәяхәт иткәндә, балалар тормыш тәҗрибәсен туплыйлар, социаль күнекмәләр булдыралар. Әкият-терапия психологларның, психотерапевтларның, педагогларның эшендә бик зур урын ала һәм психолог ярдәм техникасы булып кулланыла.

Әкиятне өлкән кеше сөйли ала яисә бала белән бергәләшеп тә сөйләнелә. Әкият-терапияне берничә төрле ысул белән эшләп була:

– әзер әкият белән эшләү;

– балалар яки өлкәннәр тарафыннан уйлап чыгарылган әкият белән эшләү. Бала өчен әкият – ул фантазия, уйдырма гына түгел, ул аның өчен чынбарлык. Әкият аша тормыш һәм үлем, ярату, мәхәббәт һәм ачу,  күралмау, кайгыртучанлык хисләрен белән таныштыра алабыз. Бу хисләр балалар өчен әкияти, аларның аңнары өчен аңлаешлы, әммә дә ләкин әхлак тәрбиясе чынбарлык булып кала;

– әкият-терапияне балалар һәм өлкәннәр өчен дә куллана алабыз, чөнки аның яшь чиге юк: һәрбер яшькә карап үз әкиятләре, миф, легенда (риваятьләр), мәсәл, җырлар һ.б бар.

Без биш төрле әкият белән эш итә алабыз:

1. Әдәби әкиятләр (борын заманнан тупланган әкиятләр.

2. Дидактик әкиятләр (педагоглар иҗат итә, анда абстракт символлар кулланыла: саннар, хәрефләр, авазлар һ.б, анда алар чынбарлыкка әйләнәләр, әкияти тормышта яшиләр).

3. Психокоррекцион әсәрләр (баланың үз-үзенең тотышына йомшак йогынты булдырыла).

4. Психотерапевтик әкиятләр (монда кешеләрнең проблемалары турында сөйләнелә һәм бу әкиятләрдә бала үзен таный ала. Бу әкиятләрне без үзебез яза алабыз).

5. Медиатив әкиятләр (бу әкиятләрдә уңай образлар гына кулланыла, башка әкиятләрдән аермалы буларак монда тискәре образлар, геройлар, конфликтлар юк).

Һәрбер шартлар, ситуацияләр өчен кирәкле әкиятләр сайланыла яки махсус әкият языла. Төрле әкиятләр төрлечә балага җиткерелә: ул әкиятне анализлау, сөйләү, курчак театры, драматизацияләү, рәсем ясау һәм башкаларны куллана алабыз. Әкиятләрне төрле вакыйгаларга, ситуацияләргә каратып сөйләп була. Әкиятне укыганда балага игътибар итәргә кирәк, тыңлыймы ул, әкият ошыймы, укып бетергәннән соң әкият турында сөйләшергә кирәк. Сораулар бирәбез, үзебезнең мөнәсәбәтебезне белдерә алабыз. Шулай ук бала да үзенең фикерен әйтергә тиеш, бала күбрәк үзе сөйләргә теләсә, без аңа мондый мөмкинлек бирергә тиешбез. Әгәр дә бала сөйләргә теләмәсә, без каршы килергә тиеш түгел. Соңрак ул үз халәтенә кайта, үзе сөйли, без кирәкле моментны эләктереп алырга тиешбез. Шуннан соң әкияткә карата рәсем ясарга тәкъдим итәбез, үзебез дә ясый алабыз. Бу чара баланы тынычландыра, киеренкелек халәтен күтәрә. Аннары без рәсем турында фикер алышабыз. Бу рәсемдә без әкиятнең эчтәлегенә карап баланың үзенә якын, актуаль булган проблемасын күрә алабыз, шуңа карата сорауларыбызны бирәбез. Соңгы этап ул әкиятне драматизацияләү. Балаларга роль бирәбез, бала рольне үзе сайласа бигрәк тә әйбәт була.

Башлангыч сыйныф укучылары  белән әкиятләр сәхнәләштерү

Балаларның күзаллавын үстерү, сөйләм телен үстерү өчен бик бай материал булып халык әкиятләре, табышмаклар, мәкаль-әйтемнәр, тизәйткечләр, сынамышлар, такмаклар, җыр-биюле уеннар, гомумиләштереп әйткәндә, фольклор зур урын уйный. Фольклор белән бер рәттән, төрле халык әкиятләрен өйрәнү, сәхнәләштерү укучылар өчен тел өйрәнүгә зур кызыксындыру чарасы булып тора.

Әкиятләр сәхнәләштерү II – IV сыйныфларда башлана. Сәхнәләштерү өчен күләмнәре буенча кечкенә, сюжетлары буенча бик гади, аңлаешлы, балаларга кечкенәдән таныш булган әкиятләр сайлана. Балалар бу эшкә бик теләп алына.

Эшчәнлек алдан төзелгән план буенча бара. Рольләр бүленгәч, репетицияләр башлана, сценарий белән якыннан таныштырыла. Репетицияләр дәвамында сценарийга тиешле корректировкалар кертелә. Рольләр баштан аерым өйрәнелә, аннан соң күмәк эш башлана. Сәхнәгә чыгу, анда үзеңне иркен тоту, тиешле интонация белән сөйләргә, театр хәрәкәтләренә өйрәтү, мимика өстендә эшләү, төрле импровизацияләргә этәрү – соңга таба үзеңнен ролеңне төгәл итеп башкара белү – безнең укучылар алдында куелган төп максатлар.

Кулланылган әдәбият

1. Зиннурова Ф.М.Бала сөйләмендәге кимчелекләрне төзәтү.

2. Зиннурова Ф.М.Уйнап укый сабыйлар.

3. Шәрифуллина Э. Җырлы бәйрәм.