Бала сәламәтлегенә физик культураның йогынтысы

№167

(Ата-аналар өчен консультация)

Нәзилә ХӘЛИМОВА,

Казандагы 183 нче балалар бакчасының физик тәрбия буенча инструкторы

Нәрсә ул сәламәтлек һәм без аның турында беләбез? Сәламәтлек –авырулар һәм физик җитешсезлекләр булмау гына түгел, ул физик җан һәм социаль иминлекнең торышы да ул. .Хәзерге вакытта сәламәтлеккә һәм физкультура-сәламәтләндерү эшенә бик күп игътибар бирелә, чөнки балаларның сәламәтлеге белән проблемалары бик күп. Белүебезчә, нәкъ менә физик культура организмны ныгыта һәм иммунитетны арттырырга булыша. «Спортка вакыт бир, алмашка сәламәтлек ал!» дигән мәкальдә әйтүләренчә, сәламәт буласың килсә, үзең турында яшьтән  кайгырта башларга кирәк. Нәкъ менә балалар бакчасында баланың сәламәтлегенә нигез салына. Бала үсә, гадәтләре һәм күнекмәләре, характеры формалаша.

Балалар бакчасында балаларның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту буенча эш берничә юнәлеш буенча алып барыла. Шуның берничәсен карап үтик. Балаларның сәламәтлеге һәм физик үсеше өчен көн режимы зур әһәмияткә ия. Бу очракта баланы дөрес тәрбияләүмәҗбүри шарт. Балалар бакчасында барысы да алдан билгеләнгән тәртипкә буйсына. Һәм бу, һичшиксез, плюс, чөнки мондый система баланы пөхтәлеккә, төгәллеккә, тәртипкә өйрәтә. Көн режимы тәүлек дәвамында яшәүнең төгәл тәртибен, йокы белән төрле эшчәнлекләрне чиратлаштыруны күздә тота.

Баланың көн режимы булмаган хәлдә гиперактивлык, хәтернең начараюы, эшкә сәләтлелек кимү, тиз ару-талу туарга мөмкин. Режимны үтәү физик сәламәтлеккә уңай йогынты ясый, иммунитетны ныгыта. Балалар бакчаларында көн режимы саклана, әмма баланы өйгә алып кайтып, ата-аналар еш кына режимны сакламый.

Иртәнге гимнастика сәламәтлекне саклау һәм ныгытуда иң мөһим компонентларының берсе булып тора. Гимнастика сәламәтлекне ныгыта, балаларның физик сыйфатын һәм сәләтен арттыра.

Физик күнегүләр – физик тәрбиянең төп чарасы. Алар сәламәтләндерү һәм тәрбия бирү бурычларын хәл итү, баланың шәхесен һәрьяклап үстерү өчен файдаланыла. Физик күнегүләр организмның психофизик торышын кисәтү һәм коррекцияләүнең бик нәтиҗәле чарасы булып тора. Физик күнегүләргә физик тәрбия бурычларын тормышка ашыруга юнәлдерелгән һәм аның закончалыкларына буйсынган хәрәкәтләр генә керә. Мәсәлән, физик тәрбия максатларында йөреш, йөгерү, ыргыту, йөзү һ.б. Алар организмның функциональ активлыгын һәм нәтиҗәле тәрбия бирүнең психофизик сыйфатларына туры килүен тәэмин итә. Физик тәрбиядә кулланыла торган күнегүләр саны шактый зур һәм төрле. Алар формасы һәм эчтәлеге буенча бер-берсеннән аерыла, физик күнегүләрне сайлаганда педагог боларны исәпкә ала.

Балалар бакчасында шулай ук балаларны чыныктыруга зур игътибар бирелә. Җылы вакытта саф һавада балаларны иртән кабул итүләр, саф һавада гимнастика, йокыдан соң яланаяк йөрү, массаж юлларыннан йөрү, контраст һава һәм кояш ванналары – боларның барысы да сәламәтлекне арттыра.

Дәресләр вакытында педагоглар физминуткалар, бармак уеннары кулланалар, чөнки балалар бик озак бер урында утыра алмый һәм баланың игътибарын бер предметта гына тоту бик кыен. Физкультура дәресләрендәкече яки урта хәрәкәтчән уеннар үткәрелә.

Баланың нормаль үсеше өчен туклануны да дөрес оештыру кирәк. Үсеп килүче организм ризыкларның саны һәм сыйфаты буенча җитәрлек дәрәҗәдә булуын таләп итә. Шул ук вакытта ризыкны тиешенчә кулланмау баланың сәламәтлеге өчен зыянлы һәм физик яктан гына түгел, психик яктан да акрынаюга китерергә мөмкин.

Сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча эш гаилә белән аралашудан башка мөмкин түгел. Ата-аналар белән сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча хезмәттәшлек ата-аналар җыелышларында консультацияләр, белешмәлекләр, буклетлар аша тормышка ашырыла.

Шулай итеп, балалар бакчасында физкультура-сәламәтләндерү эшләрен куллану уңай нәтиҗәләр бирә: балаларда сәламәт яшәү рәвеше алып бару теләге формалаша , авырулар санының кимүе күзәтелә. «Баланың үсеше һәм сәламәтлеге – ул үсә торган билгеле бер мохиткә бәйле», – дигән бөек педагог В.Сухомлинский. әйе, балаларның рухи тормышы, дөньяга карашлары, акыл үсеше, белемнең ныклыгы, үз көчеңә ышанычы аларның шатлыгына, күңел күтәренкелегенә бәйле.