Бала һәм әкият дөньясы…

№62

Эльмира ҖӘЛӘЛИЕВА,

Казандагы 224 нче балалар бакчасың I квалификация категорияле татар теленә өйрәтүче тәрбиячесе

 

«Әгәр сабыйга беркайчан да әкият сөйләмәгән булсалар, аның күңелендә эшкәртелмәгән кыр кала һәм шуннан соңгы елларда инде бу кырны эшкәртү мөмкин булмаячак.»

Гердер

Кайсыбыз безнең әкиятләр белән таныштүгел?! Мөгаен мондый кешеләр җир йөзендә юктыр.

Әкиятләр бик күп гасырлар элек барлыкка килгәннәр.Алар борынгы әби-бабаларыбызның табигать көнкүрешләрен җанлы итеп каравы ягъни күз алдына китерүе нәтиҗәсе буларак барлыкка килгәннәр.

Ә бала тормышында әкиятләрнең роле нинди икән соң?

Әлбәттә, бала тормышында әкиятләр зур урын алып торалар. Әкият –бала өчен иң якыны. Әкиятләр балага дөньяны танып белергә, әхлак кагыйдәләрен үзләштерергә, гади генә итеп әйткәндә: яхшылыкны –яманлыктан аера белергә өйрәтә. Алай гына да түгел әле, әкиятләр – баланың иҗади сәләтен үстерергә, үз-үзен һәм әйләнә-тирәне тулысынча ачарга булыша.

Баланың әкият яратуы –табигый күренеш. Әкияттә, вакыйгаларның тиз таралыш алуы, катнашучыларның аз санда булуы, ритмик яктан гади төзелеше, теленең образлылыгы, юморга бай булуы мәктәпкәчә яшьтәге бала өчен әкиятне гадәттән тыш кызыклы һәм аңлаешлы итәләр.

XVII нче гасырда яшәгән немец философы һәм мәгърифәтчесе Гердер болай дигән: «Әгәр сабыйга беркайчан да әкият сөйләмәгән булсалар, аның күңелендә эшкәртелмәгән кыр кала һәм шуннан соңгы елларда инде бу кырны эшкәртү мөмкин булмаячак». Бу фикер белән мин тулысынча килешәм. Баланы кечкенәдән тыңлый, ә соңрак тыңлаганны (күргәнне) сөйли белергә өйрәтү мөһим. Сабый барысын да җиңел аңлый, чөнки әкиятләрдә ак һәм кара төсләр генә өстенлек итә.

Балалар бакчасына йөри башлау белән, баланың рухи дөньясы тагы да тулылана, байый. Балалар бакчада уен, шөгыль белән генә чикләнмиләр, әлбәттә. Алар әдәби һәм музыкаль кичәләрдә, тематика буенча төзелгән төрле бәйрәмнәрдә, «Әкият кичәләре»ндә дә актив катнашалар.

Безнең балалар бакчасында да «Әкият кичәләре» уздырыла, презентацияләр төзелә. Икенче кечкенәләр төркеменнән башлап мәктәпкә әзерлек төркеменә кадәр балалар катнаша. Төрле милләт әкиятләрен укып кына түгел, сәхнәләштерергә дә тырышабыз. Көз айларында «Уңыш», декабрь-февраль айларына «Серле, кышкы кичләр» һәм инде язгы чорда Габдулла Тукай әкиятләренә багышланган кичәләр уза.

Бала өчен әкиятне тыңлау бер эш булса, аны сәхнәләштерү, уйнау икенче зур, җаваплы эш булып тора. Бу эшчәнлеккә бала яратып бирелә. Ул үзен әкият герое итеп тоя башлый. Әкиятне сәхнәләштергән вакытта балада уз-узенә ышаныч арта, бала вакыйгаларның чынлыгына ышана, шатлана яки киресенчә борчыла. Бу нәни баланың эчке активлыгын, аның күңел көчләрен уңай якка юнәлтергә, аң һәм белем эшчәнлеген активлаштырырга ярдәм итә. Ул дөрес интонация белән, төрле хәрәкәтләр, мимикаларны кулланырга, эмоциональ һәм сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәнә. Ягъни бу эшчәнлектә без балаларның иҗади сәләтләрен устерәбез һәм инде явызлыкны, усаллыкны гаепли, ә гаделлекне яклый, барлык кешеләргә карата да гадел, игелекле, мәрхәмәтле булырга өйрәтәбез.

Әкият кичәләренә багышланган рәсем, кул эшләре бәйгеләре дә оештырыла.

«Рус халык әкиятләре дөньясына сәяхәт», «Серле капчыкта нинди әкият?», «Әкиятләр иленә кунакка» һ.б. шундый исемле рәсем бәйгеләре дә бакча күләмендә уза. Балалар һәм ата-аналарның берлектә эшләнгән эшләр мактауга лаек. Әти-әни һәм балаларның күңел биреп, тырышып, югары зәвык белән эшләнгән эшләре бакчабызны ямьләндереп, шатлык өстәп тора. Шуны да әйтергә кирәк: мондый чараларда әти-әниләр бик теләп катнаша.

Бала өчен мондый эшчәнлекләр нәрсә бирә?

Иң беренче чиратта, туган телебезгә, халкыбызга, гаиләбезгә, гореф-гадәтләребезгә, әби-бабаларыбызга хөрмәт, тугрылык хисе тәрбияләү тора.

Безнең киләчәгебез балалар кулында. Ә баланың әдәпле, кешелекле булып үсүе безнең үзебездән, ягъни гаиләдән һәм әйләнә тирә мөхиттән тора. Әгәр кеше күңеленә кечкенәдән үк матур сыйфатлар сеңдерелсә, ул инде гомерлек була. Үземнән чыгып шуны әйтәсе килә: балаларда уңай сыйфатларны тәрбияләү, булдыру өчен, халык әкиятләрен укуның әһәмияте зур. Әкиятләр ярдәмендә бала дөньяны акылы белән генә түгел, йөрәге белән дә танып белә.