Бактерияләрнең төзелеше, күптөрлелеге һәм тереклек эшчәнлеге

№ 120

(V сыйныфта биология дәресе)

Рүзилә ҺАДИЕВА,

Арча районы Шушмабаш урта мәктәбенең югары квалификация категорияле биология укытучысы

Максат. Бактерияләрнең төзелешен, күптөрлелеген һәм тереклек эшчәнлеген өйрәнү.

Көтелгән нәтиҗә. Бактерия күзәнәгенең төзелешен өйрәнү һәм үсемлек күзәнәге белән чагыштыру. Бактерияләрнең формалары, тереклек эшчәнлеге (туклануы, сулавы, үрчүе) белән танышу.

Регулятив УУГ: видеосюжет карап, хәл ителергә тиешле уку максатын кую, ахыргы нәтиҗәне күз алдында тотып, эш тәртибен планлаштыру, укытучы белән бергәләп үз эшен, җавапларын бәяләү.

Танып белү УУГ: күтәрелгән проблеманы ачу өчен укучының үз эшчәнлеген мөстәкыйль рәвештә оештыра белүе, текстны аңлап укып, кирәкле информацияне эзләп табу, белемнәрне структуралап логик фикер йөртүе һәм  тамга-символик гамәлләр белән эшчәнлекне үстерү (модельләштерү, әзер модельне үзгәртү).

Коммуникатив УУГ: укытучы һәм сыйныфташлар белән хезмәттәшлекне планлаштыру, куелган сорауларга  информация эзләү, туплауда, модельләр ясауда хезмәттәшлек, үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү, әңгәмәдәшеңне тыңлый белү, күмәк эш вакытында уртак фикергә килү.

Шәхси УУГ: бактерияләрнең кеше тормышындагы әһәмиятен аңлау, укуга кызыксынуны арттыру.

Җиһазлау: бактерия күзәнәге рәсеме, бактерияләр тереклек эшчәнлегенә бәйле күргәзмә, пластилиннан модельләр, бактерия препаратын ясау һәм микроскопта карау видеосюжеты, презентация, таратма материаллар, микроскоп, препарат куелган өстәл, тактада сүзләр: галимнәрнең исемнәре, яңа төшенчәләр (сүзлек).

Дәрес тибы. Яңа белемнәр үзләштерү дәресе.

Дәрес барышы

          I. Оештыру өлеше

Укучылар белән исәнләшү. Дәрескә әзерлекне барлау. Укучыларның кәефләренә күзәтү ясау. Уңай психологик халәт булдыру.

II. Мотивлаштыру этабы

Укытучы. Укучылар, без бүген сезнең белән биология фәненең тагын да мавыктыргычрак бүлеген өйрәнә башлаячакбыз.

Ягез әле, бергәләп бер видеосюжет карап китик. (Видеотасмада КФУ ның микробиология кафедрасы аспиранты Гүзәл Һадиеваның бүлмә һавасында очрый торган печән таякчыгы микропрепаратын әзерләп, микроскоптан каравы тасвирлана. 2 минут.)

– Укучылар, игътибар иткәнсездер, әлеге видеосюжет герое – мәктәбебезнең элекке укучысы Гүзәл апагыз Һадиева. Ул нишли иде? Нәрсә ясый? Ул кулланган предмет, приборларның кайсылары сезгә таныш? Нәрсәләр күрдегез? Гүзәл апагыз нинди фән өйрәнә дип уйлыйсыз? (Укучыларның җавабы тыңланыла.)

– Ягез әле, биология нәрсә турында өйрәнә торган фән ул?

– Әйе, тереклек турында. Ә терек табигать нинди патшалыклардан тора? (Үсемлекләр, хайваннар, гөмбәләр, бактерияләр, вируслар патшалыкларыннан.)

– Без бүген дә күзәнәклеләр турында өйрәнүебезне дәвам итәрбез. Сез ничек уйлыйсыз, бу патшалыкларның кайсысын без видеодагыча өйрәнербез икән? Югыйсә, үсемлекләрнең, хайван, гөмбәләрнең күбесен без күрәбез, тотып карый алабыз түгелме?

– Бу очракта сүз, мөгаен, гади күзгә күренми торган организмнар турында барырга тиештер.

– Әйе, сүз Бактерияләр патшалыгы турында булачак.

           III. Уку мәсьәләсен кую

Укытучы. Безгә бактерияләр турында нәрсәләр белергә кирәк? Эшне ничек оештырырбыз икән?

Көтелгән җаваплар:

– Күзәнәкчел төзелешле булуын истә тотып, күзәнәк төзелешен өйрәнү.

– Тере организм, димәк, тереклек үзлекләре хас була: туклана, үрчи, хәрәкәтләнә. Бер сүз белән әйткәндә, тереклек процесслары белән танышу.

– Зурлыкларын, яшәү тирәлекләрен, төрләрен, әһәмиятләрен ачыкларбыз.

IV. Уку мәсьәләсен чишү

Укытучы. Укучылар, минем кулымда глобус, ә ул – Җир планетасының моделе. (Укытучы кулында глобусны әйләндерә.) Әйдәгез әле, миллион еллар элеккегә барып карыйк. Җирдә бу вакытта тереклек булмаган: үсемлекләр дә, хайваннар да… Моннан 4 миллардка якын ел элек океанда беренче тере организмнар барлыкка килә башлаган. Алардан кислородсыз тирәлектә дә яши ала торган организмнар патшалыгы башлангыч алган.

Нәрсәләр булды икән алар?

– Мөгаен, бактерияләрдер.

– Ни өчен шулардыр уйлыйсыз?

– Төзелешләре ягыннан гади булганга.

– Димәк, бу патшалык организмнары иң борынгы, иң беренче барлыкка килгәннәр. (Тактага бактерия сүзе турысына иң борынгы, иң беренче барлыкка килгән дигән язулы тасмалар ябыштырыла.)

Дәрескә әзерләнгән җиһазлар белән эш.

Укытучы. Укучылар, бу тереклек ияләре бик борынгыбулсалар да, алар турында кешеләр әле күптән түгел генә белгән. Ни өчен шулай диеп уйлыйсыз? (Укучылар үз фикерләрен әйтә.)

– Әйе, үсемлекләр, хайваннар, гөмбәләрне гади күз белән дә күреп була. Ә бактерияләр бик кечкенә, беркүзәнәкле, микроскопик тереклек ияләре икән. (Тактага микроскопик  тереклек ияләре дигән табличка куела.)

– Бу хәл 1676 елда була. Лабораториядә Голландия галиме Антони ван Левенгук үзе ясаган микроскопта микроорганизмнар карый һәм аларны   микроскопик тереклек дип атый. Ә 1828 елда немец галиме Христиан Эренберг «бактерия» терминын (грекчадан тәрҗемә иткәндә «таякчык» дигәнне аңлата) кертә.  

Гамәли биремнәр (төркемнәрдә эзләнү эшләре)   

1 нче төркем. Бактерия күзәнәге төзелешен өйрәнә һәм яклап чыгышка әзерләнә. (Әзер күзәнәк рәсеме бирелә, төзелеш өлешләре күрсәтелгән, әмма исеме язылмаган. Тактада – таблица, дәреслектәге 53 нче бит тексты, 29 нчы рәсем.)

2 нче төркем. Бактерияләрнең формасын өйрәнәләр һәм яклап чыгышка әзерләнәләр. (Дәреслектәге 52 нче бит тексты, 28 нче рәсем, тактада таблица, предметлар коллекциясеннән бактерия формаларына туры килгәннәрен табып, исемнәр кушалар, формаларны кәгазьдән яки пластилиннан әвәләп ясарга да була.)

3 нче төркем. Бактерияләрнең үрчүен өйрәнә һәм яклап чыгышка әзерләнә. Дәреслекнең 54 нче битендәге текст, 30 нче рәсем – спора ясалу. (Пластилинны әвәләп, киндер-сюрприз савыты эченә урнаштырып, спораны күзаллыйлар, барлыкка килү шартларын билгелиләр.)

4 нче төркем. Бактерияләрнең таралуы. Әлеге төркем күргәзмә буенча йөри һәм чагыштыра, нәтиҗә ясый. 1 г туфракта – 20 млрд., 1 г Антарктида бозында (гадәти боз куела) –100, 1 куб. см сөттә – 300 мең, болын һавасында – 100, шәһәр һавасында – 10 – 25 мең, 1 мл чиста суда – 100 –200, кеше тәненең 1 кв. см өслегендә 80 мең  бактерия бар.

Укытучы. Нәтиҗә ясап нәрсә әйтә аласыз. Бактерияләр һәр җирдә таралган. Укучылар слайдка карасагыз, без мәктәптә була торган бүлмәләрдә бактерияләр күләмен тикшергән тәҗрибә нәтиҗәләрен күрәсез. Ягез әле чагыштырыгыз, кайда күбрәк, кайда азрак? Ни өчен икән? (Укытучы класс һавасын җилләтүне мисалга әйтеп, форточка ачып ала һәм саф һава керүен билгели.)

Укытучы бактерияләрнең туклану үзенчәлеген аңлата. Укучылар, дәреслектән 53 – 54 нче битләрдәге материалны укып чыгып, дәфтәргә схема ясыйлар. (Тактага табличкалары эленә.)

Туклану ысулы буенча бактерияләр автотроф һәм гетеротроф (сапротроф, паразит) була ала.

3003001

Бактерияләрнең сулавы буенча аэроб (кислородлы тирәлектә яшәүче) һәм анаэроб (кислородсыз тирәлектә яшәүче) төрләре турында өстәмә мәгълүмат бирелә.

V. Беренчел аңлауны тикшерү  

Тактага язулы тасмаларны урнаштырып бетерү һәм телдән кабатлап чыгу. (Тактада бактерия турында мини-проект эше тәкъдим ителә.)

VI. Беренчел ныгыту: алынган белемнәр буенча мөстәкыйль эш

Тест. Аның җавапларын үзара алмашып тикшерү.

8 – 9 дөрес җавап – «5» ле

6 – 7 дөрес җавап – – «4» ле

4 – 5 дөрес җавап – «3» ле

VII. Белемнәрне системалаштыру

Дәрес темасының алда өйрәнелгән материал белән бәйләнешен ачыклау. Укучылар, чираттан тактага чыгып, бактерияләргә характерлы төзелеш билгеләрен калдырып, артыгын сыза барырга тиешләр. Калган билгеләр нәрсә күзәнәге соң? «Үсемлек» дигән җавап көтелә.

Күзәнәк тышчасы   Төш

Прокариот   Эукариот

Хлоропласт   Рибосома

Митохондрия    Эндоплазматик челтәр

Микроскопик   Икегә бүленеп үрчи

Автотроф    Гетеротроф

Гольджи аппараты  Камчылар

Лизосома  Күзәнәк мембранасы.

VIII. Өй эшен аңлату

(1 нче я 2 нче биремне сайлап алырга.)

1. Пластилиннан бактерия күзәнәге макетын ясарга.

2. Бактерия күзәнәге турында әкият язарга.

3. 11 нче параграфны укырга, 28, 29 нчы рәсемнәрне ясарга.

IX. Рефлексия, бәяләү этабы

Төсле кәгазьләрнең иң якты сары төсен аласы – барысын да аңлаган булсагыз; алсу төслесен – беркадәр сорауларыгыз калса; ак төстәгесен – аңлашылмаган сорауларыгыз күп булса.

X. Йомгаклау

Укытучы. Укучылар, без сезнең белән дәресебезне  видеотасма караудан башлаган идек. Безне темага алып кереп киткән сорауларга беркадәр җавап таптык шикелле. Димәк, кайчандыр сезнең кебек бактерияләр хакында мәктәптә укып утырган укучы аспирантыбыз бүген алар турында тагын да тирәнрәк өйрәнә икән. Укучылар, сез видеода һәр бүлмә һавасында очрый торган таякчык бактерия препаратын ясауны һәм микроскоптан карауны күрдегез. Күзгә күренмәс микроскопик организмнарны өйрәнүче биологиянең бер тармагы – микробиология дип атала, ә аның белән шөгыльләнүчеләр микробиологлар була.

ПРЕЗЕНТАЦИЯ