Бакчачы буласым килә

(Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен белем бирү эшчәнлеге)

Резеда ХАРРАСОВА,

Тукай районы Түбән Суыксу авылындагы «Ак каен» балалар бакчасы тәрбиячесе

Максат: балаларның танып белүчәнлеген, кызыксынучанлыгын төрле эшчәнлек төрләре ярдәмендә формалаштыру.

Бурычлар:

белем бирүдә:

– балалаларның яшелчә һәм җиләк-җимеш турында күзаллауларын киңәйтү. Аларны үрчетү юллары (орлыклар) белән таныштыру;

– объектларның яшерен үзенчәлекләрен ачыклау максатыннан кулланылган, эксперименталь характердагы гамәлләрне камилләштерү, максатка бәйле рәвештә кирәкле мәгълуматны табу ысулын сайлый белүне формалаштыру;

– яңа сүз – кабак белән таныштыру. Бу нәрсә? Нинди? Нәрсә кирәк? Ничә? сорауларына җавап бирүне ныгыту.

Бурычлар:

үстерелешле:

– бирелгән алгоритм буенча мөстәкыйль эш этү күнекмәләрен үстерү;

– балаларда мәктәпкә әзерлек өчен иң төп сыйфатларны (үз-үзеңне тоту, ассоциатив-логик фикерләү, танып белү активлыгы) үстерү:

тәрбияви:

– бакчачы хезмәтенә карата хөрмәт тәрбияләү;

– пөхтәлек, күмәкләшеп эшләү күнекмәләрен үстерү.

Сүзлек өстендә эш: кәбестә, шалкан, алма, груша, күзәнәк, микроскоп.

Метод һәм алымнар: сүз, мөстәкыйль эш, күрсәтү, уен.

Балаларның эшчәнлек төрләре: уен (сюжетлы-рольле уен ситуациясе булдыру); танып белү-тикшеренү (тәҗрибә, тикшерү), коммуникатив эшчәнлек (проблемалы-эзләү характерындагы сораулар, аңлатма бирү, сораулар, сөйләм- төп аралашу чарасы), сынлы сәнгать эшчәнлеге,  музыкаль эшчәнлек.

Көтелгән нәтиҗәләр:

– бала кызыксынучанлык күрсәтә, сораулар бирә, бәйләнеш сәбәпләре, күзәтү һәм тәҗрибә үткәрү белән кызыксына;

– бала төп культура сыйфатларын, эшчәнлек ысулларын үзләштерә, төрле эшчәнлек  вакытында мөстәкыйльлек һәм  инициатива күрсәтә;

– башлаган эшкә җаваплылык күрсәтә;

– яңа белемнәр үзләштерүгә омтыла.

Җиһазлар һәм кулланылган материаллар: кабак рәсеме, орлыгы һәм күзәнәге төшерелгән картиналар, кесәле карточкалар, слайд (витаминнар турында белешмә), төсле карандашлар, фигуралы полоскалар, ширма «Бакча», «Наш огород» җыры язылган диск, кабак, фасоль орлыклары, лупалар, туфрак салынган савытлар, таякчыклар, лейка, микроскоплар.

Шөгыль барышы

Тәрбияче.

Сәламәтлекнең серләре –

Яшелчә белән дуслык.

Яшелчә – һәркем белгәнчә,

Витаминга бай ризык.

Балалар, нинди матур күренеш! Каршыбызда нәрсә күрәсез?

Балалар. Бакча.

Тәрбияче. Бакча икәнен каян белдегез?

Балалар. Агачлар, яшелчәләр, җиләк-җимешләр үсә.

Исәнме, ямьле бакча!

Көттеңме син безне?

Без килдек әле,

Күрергә дип, сине.

Тәрбияче. Ә җиләк-җимеш һәм яшелчәләр файдалымы? Ни өчен, аларда нәрсәләр бар?

Балалар. Витаминнар.

Тәрбияче. Сез нинди витаминнар беләсез?

Балалар. А, В, С, D витаминнарын.

Тәрбияче. Минем кәрзинем бар. Сез миңа бу яшелчә һәм җиләк-җимешләрне кәрзингә җыярга ярдәм итәсезме? Үзегезгә ошаган яшелчә яисә җиләк-җимешне сайлап алыгыз.

– Марат син нәрсә сайладың? (Алма) Ничек уйлыйсың? Алмада нинди витамин бар? (С витамины) Алманы минем кәрзинемә сал. Менә безнең кәрзинебез тулды. Хәзер бергәләп экранга карыйк. Экранда, уртада нинди витамин күрәсез? (С витаминын) Ничек уйлыйсыз, С витамины тагын нинди яшелчә һәм җиләк-җимешләрдә бар? Рәсемнәргә карап, С витаминының тагын нәрсәләрдә бар икәнен тикшерик. С витамины янәшәсендә нәрсә рәсеме күрәсез? Димәк, С витамины кәбестәдә бар. (Кәбестә, шалкан, алма, груша.) Булдырдык, афәрин!

– Каршыбызда нәрсә күрәсез? (Кәрзин) Кәрзиндә нәрсә бар? (Кабак) Бергәләп кабатлыйк әле. (Индивидуаль кабатлау) Кабак быел бигрәк уңган, нинди зур булып үскән. Ничек уйлыйсыз, кабак бакчада нәрсәдән барлыкка килде? (Орлыктан) Сезнең кабакнын ничек барлыкка килүен тикшереп карыйсыгыз киләме? (Әйе) Тикшерү эшен без лабораториядә башкарырбыз. Юлны без ничек табарбыз икән? Юлга нәрсәләр коелган? (Орлыклар) Моның нәрсә орлыклары икәнен беләсегез киләме? (Әйе)

– Беләсегез килсә табышмакның җавабын табыгыз: «Үзе − бер бөртек, эче − мең бөртек, башы − җирдә, койрыгы − коймада. (Кабак) Минем кәрзинем бар, орлыкларны кәрзингә җыя-җыя юлыбызны дәвам иттерик. (Музыка) Өстәлдә нәрсәләр күрәсез? (Карандашлар, карточкалар) Хәзер өстәл артына, үзегез теләгән урыннарга, төз итеп утырыгыз. Бергәләп карыйк әле, нинди карточкалар икән? Папканың өстәге кесәсендә нәрсә рәсеме бар? (Кабак) Карточканын икенче кесәсендә сез менә шундый тасма күрәсез. (Тактага күрсәтмә материал эленә.) Тасмада нинди фигуралар күрәсез? (Өчпочмак, түгәрәк, квадрат)

– Балалар, кабак кайда үсә? Фигураның берсен генә сайлап буярга кирәк. Кабак агачта үсә дип санасагыз, өчпочмакны – сары төскә, җирдә үссә – түгәрәкне яшел төскә буягыз. Җир астында үсә икән – квадратны зәңгәр төскә буягыз. Эшкә тотындык. (Балалар буйыйлар.)

Тәрбияче. Марат,  бу нинди төс?

Бала: Яшел…..

— Кем тәмамлады, үзегезне тикшерегез: барысында дөрес эшләсәгез, фигурагызның төсе кабак рәсеме төшкән карточканың рамкасы төсе белән туры киләчәк. Бер берегезне тикшерегез. Булдырдыгыз, әфәрин! Эш урыныгызны тәртипләгез һәм урыннардан торабыз. Лабораториягә юлыбызны дәвам иттерәбезме? (Балалар җавабы.) Сезнең уйныйсыгыз киләме? (Балалар җавабы.) Хәзер бер уен уйнап алыйк. Моның өчен, кызлар һәм малайлар төркеменә бүленик. Каршыбыздагы савытларда нәрсә күрәсез? (Орлык) Якынрак килеп карыйк әле. Нәрсә орлыклары? (Фасоль, кабак) Миңа бу орлыкларны аерырга ярдәм итәсезме? (Балалар җавабы) Кабак орлыкларын чүпләп кәрзингә салыйк. Фасоль орлыкларын савытка салыйк. Эшне башладык! (Музыка) Кем җиңүче булды, кызлармы, малайлармы? Без булдырдык, афәрин!

Тәрбияче. Балалар, менә без лабораториягә килеп җиттек. Анда кемнәр эшли? (Лаборантлар, кирәк булса, кабатлыйлар.) Без дә чын лаборантлар кебек халатларны киябез. Лабораториядә билгеләнгән кагыйдәләр бар (балалар белән искә төшерү):

– өлкән лаборантны игътибар белән тыңларга;

– тавышланмаска, бер-береңә комачауламаска;

– бөтен биремнәрне үтәргә;

– сак булырга, чөнки лабораториядә ватылучан әйберләр бар.

Тәрбияче. Үзегез теләгән урыннарга, төз итеп утырыгыз! Кабак орлыгынын төзелешен карыйк. (Күрсәтмә материал: кабыгы, яралгысы бар.) Каршыгызда лупалар бар, салфетка өстендә орлык куелган. Барыгыз да кулыгызга лупалар алыгыз.

Орлыкларны карагыз. Сезнең орлыклар нинди фигурага охшаган? (Овал) Орлыкның төзелешен карыйбыз. Орлыкның тышы нәрсә белән капланган? (Кабык) Орлыкның эчендә нәрсә бар? (Яралгы) Димәк, орлык өлгергән – аны нәрсә эшләтеп була? (Утыртырга,чәчәргә.)

Тәрбияче. Дөрес. Хәзер без дә үзебез җыйган кабак орлыкларын чәчәрбез.Эш тәртибен үзем башкарып күрсәтәм. Орлык салыр өчен, таякчык ярдәмендә, уртача ерым ясыйбыз. Бер уемга ничә орлык салабыз? (Бер, ике орлыкка кысан булачак.) Аннан сон туфрак белән каплыйбыз һәм су сибәбез. Мин сезгә кабак орлыклары өләшәм. Каршыгызга куелган савытларга үзегезнең орлыкларны чәчегез. Эшне башладык. Эшегезне тәмамласагыз, кулларыгызны сөртегез, эш урыныгызны тәртипкә китерегез.

Эшегезне бик тырышып башкардыгыз, бик уңган балалар сез! Берничә көннән без чәчкән орлыклардан менә шундый үренте барлыкка килер, соңрак менә шундый үсентегә әйләнер. (Күрсәтмә материал)

– Кабакның яфрагында бик  күп күзәнәкләр бар. Кабатлыйк әле – күзәнәк. (Индивидуаль кабатлау) Алар бик кечкенә, аларны микроскоп аша гына күрергә мөмкин. Рәсемгә карыйк, күзәнәкләр микроскоптан менә шундый булып күренәләр. (Күрсәтмә материал) Сезнең микроскопта да кабак яфрагы куелган, күзәтегез. Нәрсә күренә? (Челтәрле сызыклар)

– Ничек уйлыйсыз, яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерүчеләрне нинди һөнәр ияләре дип атыйлар? (Бакчачылар) Урыннан торабыз, халатларны салып, тәртипләп  урыннарына куябыз. Лабораториядә эшебез тәмам, безгә группага кайтырга вакыт җитте.

– Балалар, рәхмәт, сезгә. Сез миңа бик  ошадыгыз.

– Бүген алган белемнәр сезгә  кайда кирәк булырга мөмкин?

– Өегезгә кайткач, бу шөгыль турында кемнәргә сөйлисез? Булдырдыгыз, афәрин! Орлык чәчкән савытларны теләсәгез үзегез белән өйгә алыгыз. Өйдә әти-әниләрегез белән күзәтерсез. Чәчелгән орлыкларыгызны тәрбияләргә, су сибәргә онытмагыз. Сезнең орлыкларыгыз мул уңыш бирсен!