Азнакай – илһам чишмәсе

№63

(Дәрестән тыш чара)

Эльвира РАФЫЙКОВА,

Азнакайдагы 4 нче лицейның I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

Максат. Укучыларда туган якның танылган шәхесләренә карата хөрмәт тәрбияләү.

Җиһазлау. Компьютер, проектор, «Азнакай – илһам чишмәсе» дигән фильм, пазлар, фломастерлар, А4 форматында кәгазьләр, learningapps.org сайты, Трио башкаруында – «Азнакай гүзәлләре», «Шушы яктан», «Квартет» төркеме башкаруында «Туган ягым, Азнакаем» язмалары, татар халык биюе көе.

Кичә барышы

1 нче алып баручы. Туган ягыбыз Идел-йортның кояш чыгышы тарафында, чал Уралның соңгы дулкыннары кучкар-кучкар таулар хасил иткән манзаралы як булыр.

2 нче алып баручы. Һәр авазы табигый чиратлашып килгән А-з-н-а-к-а-й дигән тылсымлы аһәңгә тургайлары тугайлар киңлеге дә, тутлы каенлыкларның тымызык ак төннәре дә, бөгелә-бөгелә аккан елгалары да, Чатыр тавы да, шушында гомер сөргән кешеләрнең тулган ай кебек карашлары да сыйган.

1 нче һәм 2 нче алып баручылар (бергә). Хәерле көн, хөрмәтле кунакларыбыз, һөнәрдәшләребез, милләтәшләребез!

2 нче алып баручы. Сезнең өстәлләрегездә тулы бер рәсемнең аерым кисәкләре ята. Сезгә үз кисәкләрегезнең парларын табып, аерым бер төркемгә оешырга кирәк. Тулы рәсем 4 кисәктән тора. Димәк, төркемдә 4 кеше булырга тиеш. (Төркемнәр җыела.) Ни өчен сез болай итеп берләштегез? Әйтеп китегез әле. (Җаваплар тыңлана.)

1 нче төркем – «Оста куллар» – беренче өстәл артына, 2 нче төркем – «Шигъри тәлгәшләр» икенче өстәл артына утыра. 3 нче төркем – «Зирәкләр» – программистлар, өченче өстәл артына рәхим итегез. Сезнең барыгыз да – түгәрәккә йөрүчеләр.

1 нче алып баручы. Без бүген тылсымлы сәяхәткә чыгып китәчәкбез. Гүзәл Азнакай якларын урарбыз.

1 нче алып баручы. 1 нче төркем «Оста куллар» булгач, сезгә пазллар бирәбез. Пазл – ул инглиз теленнән алынган сүз, төрле формадагы кечкенә рәсемнәрдән тулы бер картина төзү. Пазллардан шулай ук төрле мультимедиа рәсемнәр ясап була. Пазлларны рамка эченә куеп, күрсәтелгән картина турында мәгълүматлар бирергә кирәк. (Пазлда – Татарстанның халык язучысы,   якташыбыз Марсель Галиев рәсеме.)

2 нче алып баручы. «Шигъри тәлгәшләр» дигән әдәби түгәрәккә йөрүче укучылар мәктәбебездә эшләгән якташ шагыйрәбез, хезмәттәшебез Фәүзия Төхбәтуллинаның «Бәхеттер, дим» шигырен аеруча ярата һәм хәзер алар ул шигырьне сезнең игътибарга тәкъдим итә. Сез аның соңгы юлларын ничегрәк язарсыз? Яңадан  шагыйрәнең шигыре белән чагыштырырбыз.

1 нче алып баручы. Learningapps интерактив сайтта «2017 ел – экология елы» темасына «Кемнең миллионер буласы килә?» уенын төзербез һәм аны уйнап карарбыз. Бу биремне 3 нче төркем –«Зирәкләр» башкарыр. (Сайтта ничек эшләргә кирәклеге аңлатыла.) Сәяхәтебезне «Азнакай гүзәлләре» триосы җыры белән башлап җибәрербез. Әзерләнү өчен төркемнәргә 5 минут вакыт бирелә. Кайсыгыз әзер була, Тим Чир ясыйсыз.

(Һәр төркем эшли.)

2 нче алып баручы. Сүзне 1 нче төркемгә – «Оста куллар»га бирәбез. (Җаваплар тыңланыла.)

Кыскача мәгълүмат.

1946 елның 8 нче октябрендә Азнакай районы Балтач авылында туа. VIII сыйныфка кадәр ул Туйкә мәктәбендә укый. Азнакайдагы 1нче урта мәктәпне мәктәбен тәмамлагач, төзелештә рәссам-бизәүче булып эшли. Армия хезмәтеннән соң, Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга керә. 1974 елдан Татарстан Язучылар берлегенең пропаганда бюросында, аннан «Казан утлары» журналы редакциясенең проза бүлеге редакторы булып эшли.

Шушы дәвердә аның повестьлары һәм дистәләрчә лирик һәм юмористик хикәяләре дөнья күрә. Күп кенә шигырьләренә композиторлар көй яза, драмалары сәхнәгә куела. Аның аерым әсәрләре төрек, украин, осетин, үзбәк, казах, каракалпак, чуваш телләренә тәрҗемә ителә.

1998 елда «Рухият» фонды үткәргән ярышта «Догалы еллар» әсәре өчен I дәрәҗә.Диплом белән бүләкләнә. 1995 елда аңа «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә. 1996 елда татар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен Президент Указы белән Татарстан Республикасының Мактау грамотасы тапшырыла.

1 нче алып баручы. Кичәбезне 2 нче төркем – «Шигъри тәлгәшләр» дәвам итә. (Чыгышлары тыңланыла, чагыштырыла, рәхмәт әйтелә.)

Бәхеттер, дим

Бәхеттер, дим илләр тыныч булса,

Якыннарың булса яныңда.

Туган телдә җырлар җырлый алсаң,

Сөенгәндә, моңлы чагыңда.

Намусыңа тугры кала алсаң,

Язмыш җиле каршы искәндә,

Иман нуры әйдәп алып барса,

Дөнья күперләрен кичкәндә.

1 нче алып баручы.Эшне 3 нче төркем – «Зирәкләр» дәвам итә (3 нче төркем «Кемнең миллионер буласы килә?» уенын уйната, катнашучыларга рәхмәт әйтелә. Сораулар алдан әзерләнә, чөнки бик аз вакыт бирелә.)

1. 2016 ел – Россиядә нинди ел буларак тарихка кереп калыр?

а) Мәдәният елы: ә) Кино елы; б) Спорт елы.

2. 2016 ел –  Татарстанда «Сулыкларны саклау елы» иде, ә 2017 ел – ?

а) Нефтьчеләр елы;  ә) Укытучы елы; б) Экология елы.

3. Азнакай районы Яңа Ташлыяр авылында нинди танылган театр артисткасы туган?

а) Нәсимә Хәмидуллина; ә) Халисә Исмәгыйлева; б) Нәҗибә Ихсанова.

4. Кайсы танылган якташ җырчыбыз Үзбәкстанның Красногорск бистәсендә туган?

а) Зәйнәп Фәрхетдинова; ә) Миргаяз Шәрәфиев; б) Светлана Сабирова.

5. 20 елдан артык «Ватаным Татарстан» газетасының үз хәбәрчесе булып эшләгән якташ журналистның исемен атагыз?

а) Әсгат Сәгытдинов; ә) Ибраһим Вәлиев; б) Дамир Асылов.

6. Азнакай композиторларының кайсысы Бөтенсоюз композиторлар фестивалендә лауреат исемен алган?

а) Ренат Хәкимов; ә) Сафуан Хәбиров; б) Сания Әхмәтова.

2 нче алып баручы. Ә хәзер бераз ял итеп алабыз. Аның өчен без сезнең белән белән Сингапур өйрәтү ысулының МИКС-ФРИЗ-ГРУП кулланырбыз. (Музыка уйный, сорау бирелә.)

1. Уйнамый түзеп буламы,

Кулда гармун булганда?!

Тын гына торып кара син

Җаның моңга тулганда.

Зәйнәп Фәрхетдинованың бу җырында ничә егет гармун сайлый? Шул санча басыгыз. (1, Зәйнәп Фәрхетдинова «Бер егет гармун сайлый».)

2. Язучы Г.Бәшировның «Туган ягым – яшел бишек» әсәрендә ничә чишмә турында сүз бара? Шул санча рәхим итеп басыгыз. («Җидегән чишмә», 7.)

1 нче алып баручы. Сулар өчен – һава, эчәр өчен – су, тукланыр өчен икмәк кирәк булган кебек үк, кеше җаны рухи азыкка мохтаҗ.

2 нче алып баручы. Шуңа да аны тудыручы сәләт ияләре аерым игътибарга һәм хөрмәткә лаек.

1 нче һәм 2 нче алып баручылар (бергә). Хөрмәтле һөнәрдәшләребез! Сезнең гаиләләрегезгә бәхет, җан тынычлыгы һәм иҗади уңышлар телибез.