Азкомплектлы авыл мәктәбендә – Әлифба бәйрәме

Гөлнур ЗАГАФАРОВА,

Арча районы Сеҗе төп мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы

Укытучы. Хәерле көн, кадерле укучылар, әти-әниләр, укытучылар, килгән кунаклар! Бездә бүген зур бәйрәм. 1 нче сыйныфны төгәлләү бәйрәме. 1 нче сыйныф дигәч, һәрберебезнең күзалдына беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүе һәм иң беренче кулына алган китабы – Әлифба килә торгандыр. Әйе, һәрбер татар телле укучы иң беренче әлифба китабы белән таныша. Әлифба китабыннан хәрефләр өйрәнеп укырга, язарга, сөйләргә һәм белем серләренә төшенергә өйрәнә. Әлифба китабы тарихы да бик кызыклы. Без башта зәңгәр әлифба белән укыдык, аннары кызыл әлифба. Хәзерге әлифба яшел тышлы. Беренче Әлифба авторлары кемнәр булган? Алар кайда яшәгән? Шул турыда күбрәк белер өчен, мин сезне видеоэкскурсиягә чакырам. Сер итеп кенә әйтәм: Әлифба музее Арчабыздагы педагогия көллиятендә урнашкан.

Киттек видеоэкскурсиягә! (Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә урнашкан Әлифба музее турында видео карау.) https://www.youtube.com/watch?v=3cL3Gw4qW0A

Укытучы. Әлифба китабы тарихы белән таныштык. Хәзер бирегә мин беренче сыйныф укучыларын чакырам.

Кадерле укучыларым, менә сез инде Әлифбаны тәмамладыгыз, сезнең иң яраткан хәрефләрегез нинди хәрефләр булды?

1 нче укучы.

“А” тора иң элек

Алфавит башында.

“А” дигәч, күңелем

Гел алга ашкына.

“А” – алтын ачкыч ул

Күп сүзне ачарга.

Ал белем, аңлы бул,

Юлыңда һич арыма.

Укытучы. А хәрефенә нинди сүзләр беләсез?

Укучылар. Алма, агач, апа, аю һ.б.

2 нче укучы.

“А”ны бик мактыйсыз,

Әллә “У” ямьсезме?

“Укы”. – ди ул безгә,

“Уйла”, – ди һәр сүзне.

“Уңган бул, улым”, – дип

Әйткәнен хәтерлә!

“У“ кирәк һәрвакыт

“Дус” сүзен әйтергә.

Укытучы. У хәрефенә башланган нинди сүзләр беләсез?

Укучылар. Урман, утын, урам, укучы һ.б.

3 нче укучы.

“Э”дән башланган

Сүзләр дә нинди күп.

Күп сүзләр эчендә

Балкый ул энҗе күк.

“Э” белән “Ш”не  кушсаң,

Укыйсың син эшне.

Эш белән дус булсаң,

Мул бирер җимешне.

Укытучы. Э хәрефенә башланган нинди сүзләр беләсез?

Укучылар. Эремчек, эш, элгеч, энҗе һ.б.

Укытучы. Хәрефләрне өйрәнү сезгә авыр булдымы соң?

1 нче укучы.

Хәрефләрне тиз өйрәндек,

Сүзләр тезеп уйнадык.

Көн дә иртән сагынып килдек,

Мәктәптән без туймадык.

2 нче укучы.

Язарга да өйрәндек,

Ручка тотып кулларга.

Хәрефләрне тездек без

Тигез матур юлларга.

3 нче укучы.

Зур ярдәм итәр безгә

Дәрестә алган белем.

Таяныч булыр юлда

Әлифба биргән белем.

Укытучы. Әлифбаны укыганда әти-әниләрнең дә ярдәме бик зур булды. Рәхмәт аларга. Әйдәгез, аларга багышлап җыр башкарабыз.

(“Рәхмәт, әнием” җыры (А.Минһаҗев көе, А.Һадиева сүзләре) башкарыла.)

  1. Битемнән үбеп, сабыем диеп

Уята мине әнием сөеп.

Әйдәле бергә шатлыклар телик,

Ин әйбәт әни минем әни бит.

  1. Әни булганда өйләр ямьлерәк,

Күлмәкләр матур, ашлар тәмлерәк.

Әни булганда яшәве рәхәт,

Рәхмәт, әнием, сиңа зур рәхмәт!

Укытучы. Җырдагыча, әниләр – безнең иң кадерле кешеләр. Иртән йокыдан уятып, мәктәпкә озатып калучы, тәмле әйберләр пешереп каршы алучы, уңышларга сөенеп, кимчелекләргә көенеп торучы кешеләр дә – әниләр. Бик зур рәхмәт аларга!

Хәзер 1 нче сыйныф укучылары ял итеп алсыннар. (Утыралар.) Мин 2 нче һәм 3 нче сыйныф укучыларына табышмаклар әйтәм, белсәләр, 1 нче сыйныфлар җавап бирсә дә ярый. Җавап биргән укучыга баллы приз (конфет).

  1. Сыерда бар, атта юк,

Сарыкта бар, эттә юк. (С хәрефе)

  1. Җирнең уртасында ни бар? (И хәрефе)
  2. Дәрес башында нәрсә ишетәбез? (Д хәрефе)
  3. Кое төбендә нәрсә бар? (Е хәрефе)
  4. Күлдә бар, елгада юк,

Үрдәктә бар, казда юк. (Ү хәрефе)

  1. Барда юк, юкта бар. (Ю хәрефе)

7 Шәһәрдә бар, авылда юк.

Кешедә бар, адәмдә юк. (Ш хәрефе)

  1. Мәскәүдә бер дә юк, Казанда икәү. (А хәрефе)
  2. Кешедә бар, хайванда юк.

Күлдә бар, елгада юк. (К хәрефе)

  1. Диңгездә бар, суда юк,

Абзарда бар, өйдә юк. (З хәрефе)

Укытучы. Афәрин, әлифбаны онытып бетермәгәнсез икән әле! Әйдәгез барыбыз бергә Әлифбабызга багышлап җыр башкарып китик. (“Әлифба” җыры күмәк башкарыла.)

И Әлифба, син тәүге фәннәрнең

Тәүге баскычы.

Син кадерле, син туган телемнең

Алтын ачкычы.

Укырга да өйрәттең,

Язарга да өйрәттең.

Син кадерле, син туган телемнең

Алтын ачкычы.

И Әлифбам, син кулымда балкыйсың

Нәкъ нур булып.

Һәр баланы зур бәхеткә илтүче

Ак юл булып.

Укырга да өйрәттең,

Язарга да өйрәттең.

Син кадерле, син – туган телемнең

Алтын ачкычы.

Укытучы. Мин беренче сыйныф укучыларын бирегә чакырам.

Әлифбадан соң без Әдәби уку китабына күчтек. Бу китаптан без шома итеп тиз итеп укырга өйрәндек. Хәзер беренче сыйныф укучылары сезгә укып күрсәтерләр.

  1. К.Ушинскийның “Дүрт теләк” хикәясе”.
  2. И.Туктар “Серле тартма” хикәясе.

3.Л.Толстой ”Өч аю” әкияте.

Укытучы. Әдәби уку дәресендә без әкиятләр, табышмаклар, санамышлар, мәкальләр, әйтемнәр белән дә таныштык . Әйтегез әле бу рәсемнәр кайсы әкияттән? (“Шалкан”, “Йомры күмәч”, “Кәҗә белән Сарык” әкиятенә ясалган балалар рәсемнәрен күрсәтә.) “Кәҗә белән Сарык” әкиятен кем язган? (Г.Тукай)

– Хәзер сез ял итеп алыгыз. Мин 2 нче һәм 3 нче сыйныф укучыларына сораулар бирәм. Китап укырга яраталармы икән алар? (Презентация буенча рәсемнәрнең кайсы әкияттән, кем язганын әйтәләр.)

 

Җавап. 1. А.Алиш “Сертотмас үрдәк”. 2.Г.Тукай “Су анасы”. 3. Г.Тукай “Бала белән күбәләк”. 4. А.Алиш “Куян кызы”. 5. Татар халык әкияте “Өч кыз”. 6. Г.Тукай ”Кәҗә белән Сарык”.

“Мәкальләрне дәвам ит” уены

Олыласаң олыны, … (олыларлар үзеңне).

Иле барның … (теле бар).

Батыр үзе үлсә дә, … (исеме үлмәс).

Йөз сум акчаң булганчы, … (йөз дустың булсын).

Дустың булмаса –эзлә, … (тапсаң – югалтма).

Иптәшең үзеңнән … (яхшы булсын).

Әдәп башы – … ( тел).

Һөнәрле үлмәс, … (һөнәрсез көн күрмәс).

Аз сөйлә, … (күп тыңла).

Иң татлы тел – туган тел, … (анам сөйләп торган тел).

Сөйләп күрсәткәнче, … (эшләп күрсәт).

Сөйдергән дә – тел, … (биздергән дә – тел).

Аз сөйлә – … (күп эшлә).

Акылы кысканың – (теле озын).

Сүзнең – кыскасы, … (бауның озыны яхшы).

Калган эшкә … (кар ява).

“Тел чарлау” уены

(Кызыклы сорауларга җаваплар бирү. Уйлау өчен вакыт бирелми. Бер сүз белән тиз генә җавап бирергә тиешләр.)

*Алманың яртысы нәрсәгә охшаган? (Икенче яртысына.)

*Кайсы ай календарьда юк? (Һавадагы ай.)

*Нәрсәне йомык күз белән күреп була? (Төшне.)

*Куян чаба-чаба да ни өчен артына әйләнеп карый? (Артында күзе булмаганга.)

*Нәрсәне урыныннан күчереп булмый? (Җирне.)

*Ашны нәрсә белән ашыйлар? (Кашык.)

*Чиләккә башта нәрсә салалар? (Күз.)

*Нәрсә өстәл янында бик кирәк? (Авыз.)

*Балык исеме һәм шулай ук шәһәр. (Алабуга.)

*Төлке кайда яши? (Урманда.)

Укытучы. 1 нче сыйныф укучыларын бирегә чакырам.

Татарча да яхшы бел,

Урысча да яхшы бел.

Икесе дә безнең өчен

Иң кирәкле затлы тел.

Әлифба белән беррәттән без Азбука китабын да укыдык. Соңыннан ул китап Русский язык һәм Литературное чтение китабы белән алышынды.

Безнең укучыларыбыз считалкалар сөйләп күрсәтәләр.

1 нче укучы.

Дора, Дора, помидора,

Мы в саду поймали вора.

Стали думать и гадать,

Как нам вора наказать.

Мы связали руки-ноги

И пустили по дороге.

Вор шёл. Шёл, шёл,

И корзиночку нашёл.

В этой маленькой корзинке

Есть конфеты и картинки,

Ленты, марки и машинки,

Куклы и карандаши.

Что угодно для души?

Выбирай поскорей,

Не задерживай добрых

И честных людей!

2 нче укучы.

Аты-баты –шли солдаты,

Аты-баты – на базар.

Аты-баты – что купили?

Аты-баты – самовар.

Аты-баты – сколько стоит?

Аты-баты – три рубля.

Аты-баты – кто выходит?

Аты-баты – это я.

3 нче укучы.

Тани, Вани, трикадоры,

Сахар, махар, помидоры,

Аз, бас, трибабас,

И выходит кислый квас.

Укытучы. Математика да безнең якын дустыбыз булды. Без цифрлар танырга, кушарга, алырга, мәсьәләләр чишәргә өйрәндек.

Мин сезгә шарлар бирәм. Карагыз әле бу шарлар нинди формада? (Овал.) Аларның төсләре нәрсәне хәтерләтә? (Светофор.) Кайсы төс янганда юл аркылы чыгарга ярый? (Яшел.) Хәзер шарларны шартлатыгыз, алар эченэ сер (мисаллар) яшеренгән.

Мисалларны чишү

4+2=

5+3=

7+3=

5+5=

6+4=

4+4=

Укытучы. Математика дәресендә мәсьәләләр дә чишәргә өйрәндегез. Мин сезгә мәсьәләләр укыйм, игътибар белән тыңлагыз:

  1. Әни уенчыклар алган,

Балаларга тараткан.

Алсуга ул биргән шар,

Илгизәргә – самовар.

Илсур улына – барабан,

Гөлназ кызына – диван,

Санагыз әле, дуслар,

Күпме уенчык булган?

  1. Керпе гөмбәгә барган.

9 ак гөмбә тапты.

3 не куйды энәсенә,

Калганын кәрзиненә.

Керпе ничә гөмбәне кәрзиненә куйган?

  1. 7 малай урамга

Чыкты футбол уйнарга.

3 әү килде тагын да,

Исәплә син барын да!

  1. Айдар китте урманга,

Тәмле җиләк җыярга.

Менә 10 җиләк тапты

5 не авызга капты.

Ничә калыр чиләккә?

  1. Ак каенда 3 чыпчык,

Түбәдә 5 сыерчык.

Әйтмәс микән берегез,

Барысы ничә кошчык?

Укытучы. Афәрин, укучылар. Сез кайсы предметны яратасыз? (Рус теле татар теле, математика.)

(Укучылар яраткан фәннәрен атыйлар һәм, шул фән китапларын кулларына тотып, истәлеккә фотога төшәләр.)

Укытучы. Кадерле укучыларым! Сезне чын күңелемнән Әлифба бәйрәме белән тәбрик итәм. Сезгә укуыгызда зур уңышлар телим, әти-әниләрегезгә, туган илебезгә игелекле кешеләр булып үсегез. Илебездә тынычлык булсын, сугышлар булмасын, киләчәгегез якты матур булсын! (Укучыларга конкурсларда, олимпиадаларда, конференцияләрдә катнашкан өчен грамоталар тапшырыла.)

(Котлау өчен сүз әти-әниләргә, мәктәп администрациясенә бирелә.

Бәйрәм ахырында күмәк җыр “Өйрәтәләр мәктәпләрдә” (В.Шаинский музыкасы, сүзләре М.Пляцковскийдан тәрҗемә.)