Авылым чишмәләре

№169

(Сыйныф сәгате)

Әнисә ШӘФИГУЛЛИНА,

Саба районы Югары Симет урта мәктәбенең I квалификация категорияле география укытучысы

Максат:

укучыларны тормыш чыганагы – чишмәләр, аларның кеше тормышында әһәмияте белән таныштыру;

– туган як чишмәләрен өйрәнү;

– туган якка мәхәббәт, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү;

– табигать аша укучыларда мәрхәмәтлелек, изгелек, шәфкатьлелек сыйфатлары тәрбияләү.

Җиһазлау: «Авылым чишмәләре» дигән темага презентация, Зөһрә Сәхәбиева башкаруында «Җидегән чишмә» җыры.

Сыйныф сәгате барышы

I. Оештыру өлеше

(Зөһрә Сәхәбиева башкаруында «Җидегән чишмә» җыры яңгырый.)

Укытучы. Укучылар, бу җыр сезгә танышмы? Аны кем башкара? Бугенге сыйныф сәгате нинди темага булыр, ничек уйлыйсыз? Бу теманы сайлап мин ялгышмадыммы икән, тапталган тема дип санамыйсызмы? Фикерләрегезне беләсем килә? (Укучыларның фикерләре тыңланыла.)

Димәк, безнең дәреснең максаты нинди булыр? (Укучыларның фикерләре тыңланыла.)

Укытучы. «Су! Синең тәмең дә, төсең дә юк; Сине тасвирлап бетерергә дә мөмкин түгел, нәрсә икәнеңне белмичә генә синең белән ләззәтләнәләр! Сине тормыш өчен кирәк дип әйтеп булмый, чөнки син үзең –тормыш», – дигән язучы Антуан де Сент-Экзюпери.

Дөньяда, тормышта иң кирәкле әйберләрнең берсе – су. Шуңа да без бүген «Авылым чишмәләре” темасына сөйләшергә булдык.

II. Төп өлеш

Укытучы. Мин сезне бүген чишмәләр турында зур ачышлар белән шаккаттырырга җыенмыйм, ләкин тормышта игътибар итәрлек кайбер нәрсәләр турында уйлану кирәклеген искәртәсем килә.

Нәрсә ул изге гамәл? Аңа нинди гамәлләрне саный аласыз? Ни өчен изге дип аталды икән? (Укучыларның фикерләре тыңланыла, тактага изге гамәлләрне баганалап язып баралар.)

– Ә хәзер, мин сезне дин буенча изге саналган дәлилләр белән таныштырасым килә:

Пәйгамбәребез Мөхәммәд саләллаһу галәйһи вә сәлләмнең бер хәдисендә: «Адәм баласы үлгәч, өч төрле гамәл кыямәт көненә кадәр изгелек булып торыр:

беренчесе: баласы әти-әнисенә дога кылса;

икенчесе: файдалана торган изге эш;

өченчесе: хәерле гыйлем, ягъни китап язып яки берәрсен өйрәтеп калдырса», – диелә. Икенче очракта һәрвакыт файда китерә торган эш-гамәл күздә тотыла. Бу – мәчет салдыру (мөселманнар кереп гел намаз укый), күпер төзетү (гел кеше йөри), агач утырту (агач яфраклары лепелдәгән саен тәсбих тартып тора) һәм чишмә ачып калдыру мөмкин. Чишмә – Аллаһы Тәгалә биргән зур нигъмәт, чиста су. Еллар узу белән аның кадерен тагы да аңларбыз әле. Чөнки пәйгамбәребез (с.г.в.)нең; «Кыямәт көненә таба алтын чыгар, су китәр», – дигән хәдис-шәрифе бар. Хәер, бу сүзләр бүген үтәлә дә инде. Моннан егерме ел элек Казанда «Яхонт» дигән бер генә алтын кибете иде. Бүген андый сәүдә нокталарының санын төгәл белүче юк. Алтынны хәтта авылларда да саталар хәзер. Чиста су исә көннән-көн кими. «Тәбәрәк» сүрәсенең соңгы аятендә Аллаһы Тәгалә: «Мин чиста суны әзәйтсәм, сезгә аны кем алып килеп бирер?», – ди.

Димәк, чишмәнең актуальлеге арта. Аны чистарту, кешегә су алу өчен уңайлы итүдән дә зур нигъмәт юк. Су – тормыш чыганагы. Ашамыйча торып була, ләкин су эчми яшәү авыр.

Чишмәләрнең үзлекләре

Укытучы. Чишмә суларының нинди үзлекләрен беләсез? Чишмә сулары нинди була? Барлык чишмәләрнең дә сулары берүк төрлеме? (Укучылар фикере.)

Укытучы. «Чишмәләр дәвалау сәләтенә ия» дигән сүзләрне ишеткәнегез бармы? Нинди чишмәләр алар? Бәлки берәрегезгә әби-бабайларыгыз әйткәне бардыр? (Укучыларның фикерләре тыңланыла.)

Укытучы. Ә хәзер мин сезне шушы нисбәттән бер чишмә белән таныштырасым килә: Коръәни Кәримдә бу хакта бер кыйсса бар. Ибраһим галәйһи вә сәлләмнең хатыны Хаҗәр, Исмәгыйль галәйһи вә сәлләмне тапкач, Аллаһы Тәгалә Ибраһим галәйһи вә сәлләмгә хатынын һәм баласын Мәккә дигән җиргә алып барып куярга әмер кыла. Бу сахра уртасы була. Ибраһим галәйһи вә сәлләм хатыны белән баласын шунда калдырып китә. Янәшәдә Сафа һәм Мәрвә таулары була. Исмәгыйль ашыйсы, эчәсе килеп елый башлагач, Хаҗәр ана су эзләп китә. Башта Сафа тавына менеп, берәр җирдә су юкмы икәнен карый. Су күренмәгәч, йөгереп төшә дә, Мәрвәгә менеп китә. Шулай ике тау арасында чабып йөри. Бервакыт Исьмәгыйль елаудан туктый. Хәҗәр ана аның янына килсә, аяк яныннан су чыккан була. Җәбраил фәрештә килеп шул урынга канаты белән суга һәм су чыга. Хәҗәр ана суны күргәч, тизрәк комны өя башлый. Бу урын чип-чиста сулы зур күлгә әйләнә. Аны Зәмзәм суы дип атыйлар. Еракта үтеп барган караван һавадагы кошларның җиргә төшеп-төшеп менүен күрә. Элек мондый хәл күзәтелмәгәч, барып карыйсы итәләр. Суны күргәч, Хаҗәр анадан шунда урнашырга рөхсәт сорыйлар. Хаҗәр ана каршы килми. Бүгенге Мәккә шәһәре шулай төзелә. Зәмзәм суы ничәмә еллардан бирле чыга һәм һәр ел миллионнарча хаҗилар аннан су ала, әмма ул кимеми. Су һаман да саф, чиста, шифалы. Аны 70 төрле авырудан дәвалый диләр. Зәмзәм суын эчкәндә теләгшән теләк кабул була дигән сүзләр дә йөри. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) аның турында: «Әгәр дә агып торган Зәмзәм суын Хаҗәр ана буып куймаган булса, ул дөньяның бик күп тарафларына агып китәр иде», – ди бер хәдисендә. Ул сүзен шушы җирдә өзеп, туктап кала.

Хаҗәр ана ага торган зәмзәм суын нигә буып куйды икән? (Укучыларның фикерләрен тыңлау.)

Укытучы. Әгәр дә ул агып киткән булса, кешеләр аны пычратып бетерер иде. Аллаһы Тәгалә изге суны шуннан саклаган, мөгаен. Изге суны нинди дога укып эчсәң дә ярый.

Сезнең игътибарга тагын бер мисал:

Америкада яшәүче бер хатынның (ул христиан динендә була), үзендә начар авыру табылгач, Мәккә шәһәренә барып, зәмзәм суы эчеп дәвалануы мәгълүм. Ул кырык көн дәвамында авызына бернинди ризык капмыйча, шул суны гына эчеп торган.

«Чишмә суыннан авыз итик» уены

(Тактада чишмә рәсеме ясалган, чиләкләр (стакан, аларга мәкальләр язылган, укучылар «чиләкләр»дән су эчә һәм мәкальнең мәгънәсен аңлата.)  

Су, елга, чишмәләр турында мәкальләр

  1. Суга сусаучы иске чишмәне әрчер.
  2. Су һәр нәрсәне агарта, йөз карасын агарта алмый.
  3. Суга төшкән җебеми чыкмас.
  4. Суга якын торган кеше яхшырак йөзә белә.
  5. Тирән елга тавышсыз ага.
  6. Торган су исләнә.

Укытучы. Укучылар авылыбыздагы чишмәләр турында ниләр беләсез? (Укучыларның фикерләрен тыңлау.)

Укытучы. Ә хәзер авылыбыз чишмәләре турында тулырак итеп Ләйсән сөйләгәнне тыңлап үтик. Ул берничә чишмәнең суын тикшерде, алар турында шактый мәгълүмат туплады.

Ләйсән. Мин авылыбызның берничә чишмәсен өйрәндем, шулар турында кыска гына таныштырып китәм. (Слайдлар буенча.)

Беренче чишмә – Шәми чишмәсе. Чишмәнең исеме аны карап, кайгыртып торучы Шәми бабай исеме белән аталган. Бабай чишмәне имән агачыннан буралап алган, ул бүгенге көндә дә шул бураланган хәлдә. Хәзерге вакытта авыл халкы чишмәнең суын кулланмый диярлек. Чишмәнең су агымы көчле түгел, астан тибеп кенә утыра. Суының температурасы кышын – 3,5ºС, язын – 4,5ºС, җәен – 6ºС, көзен –7ºС. Тәҗрибәдән күренгәнчә, суны 20ºС кадәр һәм 60ºС кадәр җылытканда да иссез, үтә күренмәле, төссез, аерым тәмгә ия түгел.

Чишмә суының составында ПДК күрсәткеченнән (45,0 Мг/л)  күпкә артык – 54,2 Мг/л күләмдә нитратлар барлыгы ачыкланды. Димәк, әлеге чишмә суын куллану файдага түгел.

Икенче чишмә. Әлеге чишмә Шәми чишмәсеннән күпкә аерылып тора. Аны авыл халкы да еш куллана, чөнки су чыгымы яхшы: 1,5 л/с.

Чишмәнең химик составына килгәндә аның суын кулланмау хәерле. Чишмә суында рөхсәт ителгән ПДК күрсәткеченнән (45,0 Мг/л) күпкә артык күләмендә нитратлар – 54,5 Мг/л барлыгы ачыкланды. Сәбәпләре – басудан агып төшкән яңгыр сулары, чишмәдән аз гына өстәрәк ике елга арасында кеше йөри торган басма һәм чишмә сулары җыела торган урында кешеләрнең чүп-чар, ашлама капчыклары атуы дигән нәтиҗәгә килдек.

Су температурасы кышын – 3,5º С, язын – 4ºС, җәен – 8ºС, көзен – 7ºС. Суының катылыгы тиешле нормадан артмый.

Тәҗрибә  күрсәткәнчә суны 20ºС кадәр һәм 60ºС кадәр җылытканда да иссез, төсе дә үтә күренмәле, төссез, аерым тәмгә ия түгел.

Өченче чишмә –  Ахунҗан чишмәсе. Чишмә авылның Симет елгасы террасасы – сул як ярыннан башлана. Әлеге чишмәне дә Ахунҗан исемле бер кеше караган. Йорты чишмәдән әз генә өстәрәк булган. Суны кулланып кына калмыйча шунда төшеп юына да торган булган дип сөйли өлкән буын кешеләре. Чыннан да, чишмә башкаларыннан суының чисталыгы, катылыгының аз булуы белән дә аерылып тора: ПДК күрсәткече – 20,7 Мг/л. Димәк, суы куллану өчен бик яхшы. Суы үтә күренмәле, исе, төсе юк.

Катылыгы буенча без тикшергән алдагы чишмәләрдән иң аз күрсәткечкә ия булганы Ахунҗан чишмәсендә – 5,7 Мг-экв/л. Суының температурасы: кышын – 4ºС, язын – 4,5ºС, җәен t – 8ºС, ә көз көнеt 7ºС тирәсендә тирбәлә. Су чыгымы – 2 л/с.

Дүртенче чишмә – Хаҗивәли чишмәсе Ул башкаларыннан катылыгының аз булуы белән аеруча да аерылып тора: ПДК күрсәткече – 19,7 Мг/л күләмендә нитратлар барлыгы ачыкланды. Суы үтә күренмәле, исе, төсе юк. Катылыгы буенча без тикшергән Ахунҗан чишмәсеннән дә азрак күрсәткечкә ия 4,3 Мг-экв/л. Су температурасы кышын – 4ºС, язынt – 4,5ºС, җәен – 7ºС, ә көз көне 6ºС тирәсендә тирбәлә. Чишмәнең су чыгымы да шактый – 2л/с.

Укытучы. Ә сез кайсы чишмә суыннан авыз итәр идегез? (Укучыларның фикерләрен тыңлау.)

Укытучы. Әгәр Шәми чишмәсе суын озак вакыт куллансаң, ни булыр? (Укучыларның фикерләрен тыңлау.)

Укытучы. Ә хәзер фәнгә нигезләнгән фикерне тыңлыйк:

Нитратлар күләме югары булган су кешенең сәламәтлегенә зур зыян салырга мөмкин.Үзенең составында 10 мг/л дан артык (яки чагыштырмача 40 мг/л нитрат) азот нитраты булган суны куллану түбәндәге аяныч нәтиҗәләргә китерүе билгеле:

Күкрәк баласына өстәмә тукландыру сөте (смесь) әзерләү өчен мондый суны куллану көчле авыр төр авыруга – нитрат-нитритлы су метгемоглобинемиягә (цианоз, буылу, тахикардия, көзән җыеру кебек авырулар) китерә. 1 яшь һәм олы яшьтәге балаларда көчле цианоз авыруы күзәтелмәсә дә, каннарында  метгемоглобинемия күләме арту тукымаларга кислород килүне начарайта. Шулай ук нитрат күләме зур күләмдә булган начар сыйфатлы суны еш куллану ашказаны рагы кебек куркыныч авыруга китерүе һәм артериаль кан басымының күтәрелүенә китерүне дә дәлилләүче күзәтүләр бар. Шуңа күрә мөмкин булганча эчә торган суда азот нитраты кимрәк булганны, кимендә 10 мг/л дан артмаган суны куллану мөһим.

III. Йомгаклау

Укытучы. Чишмәләр – илһам чыганагы, диләр. Бигрәк тә безнең татар җанлы халыкның илһам чыганагы ул. Әгәр эчкән суларыгыз пычранган булса, тиз арада ул чишмәгә ярдәм кулы сузыгыз. Аккан сулар – Аллаһ биргән олы нигъмәт. Адәм баласы ашар ризыгын көч куеп табарга тиеш булса, тау битеннән бәреп чыккан чишмәнең суын иелеп эчәр өчен бернинди тырышлык та куясы юк. Юкка гына зәм-зәм суы дип хаҗ кылу урынында булмаган. Зәм-зәм суы бездән бик еракта, ә чишмәләребез янда гына.

Әйдәгез, укучылар, чишмәләргә карата бер яхшы теләк уйлыйк, теләк теләү – бик җитди гамәл, тели белеп теләргә кирәк. Шул теләктә калып, сыйныф сщгатебезне тәмамлыйбыз.