«Аулак өй»гә килегез!

№ 185

(Сыйныфтан тыш чара)

Гөлзидә РАМАЗАНОВА,

Яңа Чишмә районы Яңа Чишмә гимназиясенең югары квалификация категорияле физика, информатика, математика укытучысы

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

предмет: татар халкының онытыла барган изге бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен хәтердә яңарту һәм саклау, элекке чорның матурлыгын күрсәтү;

метапредмет: балаларда татар халкының җырлы – биюле уеннарына, авыз иҗатына мәхәббәт уяту; сәнгатьле сөйләм телен үстерү;

шәхси: татар халкына ихтирам, горурлык хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау. Сыйныфка чигешләр, сөлгеләр эленгән, өстәл ашяулыгы, сәке, суккан палас, көзге, Г.Бәширов портреты, тактада аның әсәре эпиграф итеп язылган, сандык, баян, китаплар күргәзмәсе, самовар, компьютер.

Бәйрәм эпиграфы. Туган ягым – яшел бишек. (Г.Бәширов)

Бәйрәм барышы

(«Аулак өй» көе яңгырый.)

Укытучы (Гомәр Бәшировның китабын кулына тотып сүз башлый). «Туган ягым – яшел бишек» әсәрендә язучы Гомәр ага Бәширов үзенең күңелле балачагын сурәтли. Күккә ашкан таулар артыннан, үзенең алтын күлмәген киеп, көн дә табигатьне сәламләүче кояшны, аның яктыснда җемелдәүче чык тамчыларын, шулай ук авылның бөтен мәшәкатен күреп үсә Гомәр.

Туган ягында нинди генә бәйрәмнәре юк аның!

– Балалар, татар халкының нинди бәйрәмнәрен беләсез? (Укучылар җавабын тыңлау.)

– Сабан туе дисеңме, ашлык чәчү, печән чабу, каз өмәләре, өйгә килен төшерү дисеңме, кич утыру йоласы. Аларның һәрберсе кадерле.

Укучылар, сез ничек уйлыйсыз, без бүген шул бәйрәмнәрнең кайсысын үткәрергә җыендык икән? (Аулак өй.)

Укытучы. Аулак өй – халкыбызның борынгыдан килгән йоласы. Яшьләр өчен аралашу, сөйләшү, киңәшү, танышу урыны булган ул. Алар һәрчак уен-көлке, җыр-бию белән гөрләп торган. Анда егетләрнең тапкырлыгы, кызларның матурлыгы макталган.

Хөрмәтле әтиләр, әниләр, балаларыбыз көче белән әзерләнгән «Аулак өй» дигән кичәбезне башлыйбыз. Шушы бәйрәмебез сезгә наз, тыйнаклык, матурлык һәм башка татарларга гына хас булган күркәм сыйфатларны өстәсен. Шулай ук яраткан язучыбыз Гомәр ага Бәшировның иҗатын яңартсын, безнең ярдәм белән яңа үрләргә күтәрелсен. Әби-бабаларыбыздан калган бәйрәмнәрне, гореф-гадәтләрне хәтердә яңарту һәм саклау, элекеге чорның матурлыгын балаларыбызга күрсәтү булып торсын. (Курай моңы ишетелә.)

Беренче күренеш

(Акрын гына сәхнә ачыла. Сәхнә авыл өе итеп җиһазландырылган. Идәндә –сугылган паласлар, түрдә – сәке, аңа чигүле мендәрләр өелгән. Өстәлдә – самовар, татар халык ашлары. Бер кырда сандык куелган. Кызлар, җырлый-җырлый өй җыештыра. Кем идән себерә, кем сөлгеләрне рәтли, кайсы матурлана, бизәнә.)

Кызлар Каз канаты» җырын җырлый).

Каз канаты кат-кат була,

Ир канаты ат була.

Чит җирләрдә бик күп йөрсәң,

Сөйгән ярың ят була.

1 нче кыз. Кызлар, әйдәгез, болай моңланып торып булмый, егетләр печәннән кайтып җитәрләр, җитезрәк булыгыз.

2 нче кыз. Әй, синең башыңда шул егетләр генә булыр инде. (Уйнашып, көлешеп алалар.)

3 нче кыз. Әнә, үзләре дә.

4 нче кыз. Чакырыгыз, керсеннәр, күңелле итеп кич утырырбыз, уеннар уйнарбыз. (Оялчан гына елмая, шатлана.)

Икенче күренеш

(Гармун тавышы чыгарып, егетләр ишек катында күренәләр.)

Егетләр. Әссәләмөгәләйкем, кара кашлар, карлыгачлар!

Кызлар. (Ачу аша егетләрдән көлеп.) Сәламәт булмасак, нишләрсез?  

Егетләр. Биеп, җырлап, уйнап күрсәтербез. Ачыгыз!

1 нче кыз. Кызлар, кертәбезме егетләрне?

2 нче кыз. Кертик соң, әзрәк утырырлар да китәрләр. (Егетләр керә.)

Кызлар. Ләкин безнең сезгә шартыбыз бар, шуны үтәсәгез без барысына да разый. (Көлешәләр.)

3 нче кыз. Ягез әле, мин сезгә бер табышмак әйтәм.

Егетләр. Я, я.

3 нче кыз. Яраткан да ябышкан.

Егетләр. Кем ябышкан, кемгә ябышкан, нәрсә ябышкан?

Кызлар. Сине яраткан да ябышкан, Салихка да ябышкан.

Егетләр. Анысы син үзеңдер бәлкем? (Егетләр көлә.)

– Көлмәгез, көлмә, миңа да ябышкан ул, сиңа да.

– Сезгә генә ябышалар, мин менә тыйнак булгач, берәү дә ябышмый.

– Сиңа да ябышкан ул, әнә Бибигә дә, Әсмага да, Бануга да ябышкан.

– Бар кешегә дә ябышкач, киемдер ул.

– Киемгә дә ябышкан.

– Тигәнәк.

–Тигәнәккә дә ябышкан.

– Мин белдем. Исем! Исемсез әйбер юк, исем бар нәрсәгә дә ябышкан.

– «Исемең матур, кемнәр куйган, сине күреп кем туйган», – дип җырлыйлар бит җырларда да.

– Кызлар, мин дә бер табышмак беләм, әйтим әле, егетләрнең башын катырыйк әле. Сыерның ятканда кай төше җиргә тия?

– Аягы,

– Корсагы,

– Сырты.

– Белмәдегез, йоны.

– Ягез инде кызлар, кертегез. Бу шартыгызны тапмасак, башкаларын үтәргә без әзер?

– Ярый егетләрне ялыктырдык инде, әйдәгез керегез, кер. (Егетләр керә, күренеш дәвам итә.)

Музыка (Кызлар бии.)

– Туктагыз әле, биюдән башка әллә рәтле уен беткәнме?

Иске уен, кызык уен –

«Йөзек салыш» уены.

Уч төбеңә йөзек салам –

Аңларсыңмы уемны?

Кемдә йөзек? Сикереп чык.

«Йөзек салыш» уены

(Татарча бию көе башкарыла.)

– Моңа нинди җәза бирәбез?

– Әтәч булып кычкырсын.

– Моңа тагын ни җәза?

– Печән чабып күрсәтсен. (Кыз чыкса, берәр егетнең булышуын сорый ала.)

– Моңа нишләргә?

– Такмак әйтеп күрсәтсен.

– Такмакларым пәлтә кесәмдә калган бит. Иптәшләр, сез булышсагыз гына инде.

– Булышабыз, булышабыз!

Музыка (барысы да «Такмак әйтешле уены»на басалар).

– Исәнмесез. саумысез, нигә кәҗә саумыйсыз?

Әтәчегез күкәй салган, нигә чыгып алмыйсыз?

– Безнең песи бигрәк уңган, ләгәнгә су тутыра,

Бозавыбыз мич башында оек бәйләп утыра.

– Ике сарык юлга чыккан, кулларында чемодан,

Иреннәрен буяганнар, ә битләрен юмаган.

– Ике чеби алып киткән безнең чишмә улагын,

Берсен әтәч, тотып алып, борган диләр колагын.

– Әнә килә автомобиль, төягәннәр кыярлар,

Бик күтәрмә борыныңны, чиләк элеп куярлар.

– Агыйделнең арягында печән тәгәрәтәләр,

Сезнең ише мәхлүкләрне сугып тәгәрәтәләр.

1 нче кыз. Әйдәгез, «Без, без, без идек»не уйныйбыз, кызлар. (Егетләр, кул чабып, кызларга ярдәм итеп читтән генә карап утыралар).

Без, без, без идек,

Без унике кыз идек.

Базга төштек май ашадык,

Келәткә кердек, бал ашадык.

Таң атканчы юк булдык,

Авызыңны ач та йом.

– Авызын ачкан өчен нинди җәза бирәбез?

– Әкият сөйләсен.

– Элекке заманда безнең авылда булган бер бай. Аның булган ике өе, берсе –таштан, берсе – агачтан сөйлимме яңа баштан?

– Сөйлә баштан.

– Шуннан бу байның булган бер кәҗәсе. Бай аны саткан. юк, алай түгел, сөйлимме яңа баштан?

– Сөйлә баштан.

– Кәҗә йөри таштан. сөйлимме яңа баштан? (Кызлар уенны дәвам иттерә.)

– Бу адәмгә нишләргә?

– Үзенә кемне яр итүен сөйләсен!

– Юк, юк. Әти-әнисенә назлы сүзләрен җиткерсен! (Кызлар уенны дәвам иттерә.)

– Моңа нинди җәза?

– Биесен!

(Бию көе уйнала. Бер кыз бала бии башлый, башкалар, кушылып, әти-әниләрне дә биюгә катнаштыралар.)

– Кызлар, егетләр, әйдәгез, уйныйбыз.

– Әйдәгез, әйдәгез. Ә нинди уен?

– «Түбәтәй салыш». (Көй яңгырый.)

– Каз кебек кыйгаклап йөреп күрсәтергә.

– Биетергә.

– Яраткан җырын җырларга.

(Уен тәмамлана, барысы да урыннарына барып утыра.)

– Эх, егетләр, егетләр! Әйдәгез әле, җитезлегегезне күрсәтегез әле.

– Әйе, егетләр, әйдәгез, «Урын алыш» уенын уйнап алыйк әле. Кем дә кем урынсыз кала, аңа җәза бирәбез, үпкәләштән булмагыз. (Елмая.)

(Көй уйнала.)

– Гармун сыздыру.

– Көзге каршында әбиләрчә яулык бәйләү0

– Чиләк-көянтә белән кайтучы кешене күрсәтергә.

– Бик әйбәт уйнадылар әле егетләребез.

(Уеннар бер бер артлы үрелеп бара.)

Яулык салыш

(Уенчылар түгәрәккә тезелешеп баса. Алар артыннан берәү биеп йөри-йөри дә кемнең дә булса артында кулъяулыкны төшереп калдыра.)

– Кәҗә кебек мекердәү.

– Әби-бабайларча йөрү.

– Казның йомырка өстендә утыруын күрсәтергә.

– Үзе белән булган кызыклы күренеш сөйләсен.

– Менә нинди күңелле итеп ял иттек, ә хәзер кайтырга да була инде, җәмәгать, таралышабыз.

– Әйдәгез юлга бер җыр.

Барысы бергә. Әйдәгез! (Барысы да хуплап ала. «Күбәләк» җырын бергәләп җырлыйлар.)

Күбәләк гөлләргә кунса,

Гөлләр тибрәнә микән?

Ул да мине сагынганда,

Күбәләгем, түгәрәгем,

Асыл кошым , сандугачым,

Җырлап җибәрә микән?

Күбәләккәй гөлгә кунган,

Гөлдә булгач оясы,

Минем күңлем сиңа тарта,

Күбәләгем, түгәрәгем,

Асыл кошым, сандугачым,

Син бит күңелем кояшы.

Тау астында, тал астында

Салкын чишмә түгәрәк,

Очып барып кайтыр идем,

Күбәләгем, түгәрәгем,

Асыл кошым, сандугачым,

Әгәр булсам күбәләк.

Әти-әниләр. Бүгенге бәйрәмдә яшьлегемә кире кайткан кебек булдым. Матур җырларыгыз, дәртле биюләрегез белән күңелләрне күтәрдегез. Рәхмәт сезгә, балалар.

Алып баручы. Ә хәзер, хөрмәтле әти-әниләр, әйдәгез, барыбыз да бергә «Гөлбану» уенын уйнап алыйк эле.

Алдан әзерләп куелган җәзалар: кояш нурының күзне чагылдыруы, печән чабу, кинәт кенә аягыңа бастылар, урманда югалып калдың, көянтә белән су ташу, «Төз бас» дигәнне күрсәт, «Үрә кат», «Әйдә минем белән», «көйсез» баланы ничек юатасы, саубуллашасыз, чабата кию, энәгә җеп тыгу, солдат йереше, карт кешенең йөреше, аяк кимеңнең зур икәнен күрсәт, ашыгып йөрү, йон эрләү, үпкәләгән кешене күрсәт, йокымсырап йөрү, ашлык сугу.

Рефлексия

Укучылар, бу бәйрәм сезгә ошадымы?

– Бу бәйрәмнән сез үзегезгә ниләр алдыгыз? (Татар халкының онытыла барган бәйрәмен, гореф-гадәтләрен яңарттык, элекеге чорның матурлыгын күрдек, халкыбызның авыз иҗатын искә төшердек.)

Алып баручы. Кадерле әти-әниләр, бүген безгә кунакка килгәнегез өчен барыгызга да бик зур рәхмәт. Дус яшик, тату яшик, халкыбызның данлы үткәнен, гореф -гадәтләрен, җыр-биюләрен, моңыбызны онытмыйк, үзебезнең туган телебезне – татар телен онытмыйк.

Тел ачылгач әйтә алсаң: ”Әни!” – дип,

Тел ачылгач әйтә алсаң: ”Әти!”, – дип,

Күзләреңә яшьләр тыгылмас,

Туган телең әле бу булмас.

Соң минутта әйтә алсаң: ”Әни!” – дип,

Соң минутта әйтә алсаң: ”Әти!” – дип,

Күзләреңә яшьләр тыгылыр,

Туган телең әнә шул булыр.