Әтәч һәм сугыш турында хикәят
Альфира ГАБДУЛЛИНА,
Сарман районы Саклаубаш урта мәктәбенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Борын-борын заманда бер кечкенә генә авылның иң очында кечкенә генә өй бар иде. Өе бәләкәй булса да, ишегалды киң һәм зур иде. Кош-кортларга казынырга урын җитә иде, шуның өчен югары очтан алып кайтылган яшь әтәчкә монда бик иркен иде. Карт әтәч аны әллә күрмәде, әллә күрмәмешкә салышты, ишегалдында тынлык хөкем сөрде. Яшь әтәч бик матур кыяфәтле: баш чуклары, муен аслары янып торган кызгылт төс кара төрткеләр белән чуарланган, канат йоннары саргылт җепләр белән бизәлгән, ә менә койрык, үзе куе, үзе әллә ниткән матур төсләр – җете-кызыл, көрән, яшькелт, кызгылт-сары белән елкылдап, әтәчне иллә дә купшылата иде. Яшь әтәч тавыкларга күнекте, карт әтәч тә юл куя башлады.
Менә бер көнне көтелмәгән хәл булды. Хуҗа әллә бик ашыккан, әллә ялгыш бәләкәй капканы ябарга оныткан. Карт әтәч, әллә кай арада моны күреп, гайрәтләнеп кычкырып җибәрде. Ул шулай тавыкларны капканың теге ягын карарга чакырды. Барча кош-корт: тавыгы, үрдәге, казы урамны күрергә, нинди дә булса яңалык ишетергә теләде. Урамның теге очындагы багана башына куелган радиодан кемдер бик каты сөйләде, ул арада булмады, тетрәндергеч бер көй уйный башлады. моңарчы кошларның мондый тавыш ишеткәннәре юк иде. Кошлар сизде: авылда ниндидер күңелсез хәл булган, хуҗа да пошаманга бирелеп кайтты. Ике көннән хуҗа, аркасына юл капчыгы асып, каядыр китеп барды, шул китүеннән аны ишегалды кошлары аны башка беркайчан да күрә алмады. Яшь әтәчне бу хәл бик борчый иде.
Менә беркөнне яшь әтәч капка аша сикереп чыкты да бар көченә югары очка чапты. Монда берничә җигүле ат, ярты авыл башка әтәчләрнең хуҗалары каядыр китәргә ашыга. Әтәч, тиз генә сикереп менеп, арбадагы саламга яшеренде, атлар кузгалды, ул да ерак сәфәргә кузгалды. Күпме йоклагандыр, төшләр күрә-күрә бара торгач, атлар туктады, кешеләр төште, ул арада барысы да атка ошамаган икенче “тимер атлар”га утырды. Әтәч, кеше-кара күргәнче, анда да менеп кунаклады; җайлы булды: капчыктыр, сумкадыр өеме астына посты, урын җылы, йомшак , теләгән нихәтле йокы симертә аласың. Тик бу юлы күзгә йокы кермәде: кемдер, сиптереп, гармун уйный, көйнең бар дәртлесе, бар кайгылысы; кемдер кычкырып җырлый, кемдер сөйләшә. Тирә-юньне ниндидер шом биләгән. Урманнар, кырлар аша үтеп, бик озак баргач, “тимер атлар” туктады, бөтен кеше коелды, билгеле инде, безнең әтәч тә сикереп төште, кем кая ашыкса, шуңа иярде. Монда кеше бихисап, төтен исе, тавыш, гауга, нәрсәләрдер шак-шок кузгала. Әтәч каршындагы авыл урамы кадәр озын бер техникага сикереп менде, монда этешәләр, төртешәләр, кур-кыныч икән, шуңа күрә әтәчнең тагы да биегрәк урнашасы килде, тора-бара ул түбәгә ук сикерде. Әтәч бу вакытта бер горурлык кичерде: ул бик-бик би- ектә, ул – ерак-ерак сәяхәттә, ул авылда тынчып ятмый, ул башка, ул карт әтәчтән күпкә өстен. Бу озын нәрсә поезд булып чыкты, бу биеклек аның түбәсе иде. Бу поездның сугышка китүе, никадәр халыкны Герман сугышына алып китүе иде. Әтәч, җылы вагон эченә сикереп төшеп, сәке астына кереп урнашты, коелган ипи валчыклары, төрле төр ризык ашап, тук барды, яхшыга өмет итте.
Әтәчнең урман күргәне юк иде. Урман бик зур икән, куркыныч та икән. Монда кешеләр җир астында да яшиләр икән. Авыл дигән нәрсә бөтенләй кү-ренми, ашау-эчү сәгатьләп кенә. Көндез гарасат, туплар шартлый, гүләү тавышы куркыныч, төнлә тынлык урнаша, бөтен дөнья тына. Әтәч штабның иң караңгы урынына кереп урнашты. Кеше аягыннан да ерак, күренмәскә дә әй-бәт булды. Беркөнне биш-алты солдатны каядыр җибәрделәр. Әтәч алар артыннан күзәтеп барырга булды. Агачлар арасыннан күзәтеп бара торгач, шак-тый юл кителде. Әтәч бу егетләрнең солдат икәнен, бу гарасатның сугыш икәнен аңлый башлаган иде инде. Тик ул үзенең монда килеп эләгүенә бер дә үкенми иде. Ниһаять, авыл түгелме соң ул? Әйе. Солдатлар, җәһәт кенә, иң кырыйда урнашкан өйгә бәреп тә керделәр, андагы дүрт кешене әйләндереп тә салдылар. Тукта, берсе бирешмәскә маташа түгелме соң? Әтәч, посып торган урыннан чабып чыгып, ачык ишектән теге адәмнең битенә очып та кунды, аның битен, күзен, колак яфракларын нәфрәтләнеп чукый да башлады. Каты чукый, ул бит яшь, көчле. Ул чукыды да чукыды. Солдатлар, бу нәрсә бу дигәндәй, телдән калдылар, тик әтәчнең иллә дә вакытлы килеп чыгуына сөенеп, теге фашистны бәйләп, өстерәп алып чыгып киттеләр. Әтәч соңрак белде: болар – разведчиклар, “тел” алырга барганнар икән. Әтәчнең батырлыгы шулай “тел” алып кайтудан башланды. Бер җитез егет, ул арада борылып ке-, әтәчне кочаклап алып чыгып та йөгерде, шулай куенында штабка алып кайтып җиткерде. Андагы барча солдат әтәчне күреп шаккатты, ә инде батырлыгы турында ишетеп таң калды. Хәзер әтәч бернинди сугышчан биремнән читтә калмады. Фашист илбасарларының поездларын шартлатуда, авылларны алардан азат итүдә, тиешле урынга хат тапшыру, хәтта немец солдатларын кулга алу кебек җитди бурычлар үтәгәндә, Әтәч зур батырлык һәм осталык күрсәтә торган булды. Көтмәгәндә, дошманның артыннан килеп, аркасына сикереп куркыту яки егу, граната тоткан кулын каты итеп чуку, разведчиклардан алда өй яки штаб эченә, җен кебек очып кереп, тегеләрнең котларын очыру кебек батырлыкларны Әтәч күп тапкырлар кабатлады. Әлбәттә, ул йончыды, таушалды, ач йөргән чаклар да күбәйде. Әмма безнең сугышчы- дошманны тизрәк куып җибәрүен көтте, көтте, ышанды, үзен аямыйча көрәште. Аның тизрәк авылына кайтасы килде, тавыкларны сагынды, хәтта карт әтәчне дә юксынды. Кайда ул кечкенә авыл, кайда ул ишегалды?
Шулай уйланып ята торгач, Әтәч сискәнеп уянып китте. Кемдер, сак кына аңа кагылып маташа. Әтәч бу җирләрне яхшы белә, кызганыч, ул белгән сол-датларның күбесе яу кырыннан кире әйләнеп кайтмады. Ләкин ул аларның һәрберсен хәтерли, әле “тел” алырга барган кыю егетләрнең исемнәрен дә, хәтта милләтләрен дә белә: рус, үзбәк, чуваш, белорус, эстон…
Әтәч урамга чыкты. Кояш шулай рәхәт итеп кыздыра. “Нинди матур көн!” – дип, уйлап та алырга өлгермәде, аны бер көтү солдат урап алды. Аны күкләргә чөйделәр, мактадылар, яратып, канатларыннан сөйделәр. Бу – Җиңү таңы иде. Әйе, дүрт ел буена көтеп алган, меңнәрчә, миллионнарча газиз егет-кызларыбызны югалту бәрабәренә килгән Җиңү таңы!
Әтәч, “орден-медальләрен чыңлатып”, исән-сау туган авылына кайтып җитеп, күргән-белгәннәрен тирә-юньдәгеләргә бик озак еллар сөйләде. Авыл кешеләре, кош-кортлар Әтәчне бик яраттылар. Авыл халкы, Әтәч үзе исән чакта дип, Батырларга һәйкәл куелганда, аның да сурәтен таш сын итеп катырды, исемен хәтердән җуелмаслык итеп мәңгеләштерде.