Арчалылар Бөек Ватан сугышы елларында

№ 150

Әлфия РАФИКОВА,

Арчадагы 5 нче гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат: 1)Укучыларны әби-баларының, райондашларыбызның Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыклары,тырыш хезмәте белән таныштыру;

2)ветераннарга олы ихтирам һәм хөрмәт хисе тәрбияләү;

3)сугыш фаҗигасенең һәр кеше, һәр гаилә, кешелек өчен зур кайгы булуын төшендерү;

4)тыныч,бәхетле тормыш сөюче шәхес тәрбияләү.

Җиһазлау:  1)Бөек Ватан сугышын чагылдырган  слайд.

2)сугыш чорын сурәтләнгән әдәби әсәрләр, сугыш һәм тыл ветераннары  хакында альбомнар,фотолары төшкән слайдлар;

3)”Солдатлар” җыры.(Р Әхмәтов сүзләре,Ф.Әхмәдиев көе); 4)“Изге сугыш” көе;

Материал : 1) Закиров Х.М.Арчалылар – Бөек Ватан сугышында.– Казан, 2005; 2)Фәйзрахманов А.Ф, Фазлыйәхмәтов З.Ә. Бөек  Тукай Ватаны син, Арча 2007-2009 ; 3)укучыларның  әби-бабалары турында эзләнү эшләре, иншалары.

Әзерлек эше:“Эзләнү” төркеме җитәкчесе һәр төркемгә  темалар бирә . Укучылар төрле чыганаклардан Бөек  Ватан сугышы елларында тылда,  фронтта хезмәт иткән райондашларыбыз турында мәгълүматлар эзли,  әби–бабайлары  турында  белешмәләр, иншалар яза, укытучы эшкә  җитәкчелек итә.

Бирелгән темалар буенча төркемнәрдә эш:

1.Авыр сугыш еллары.

2.Тыл батырлары.

3.Якташларыбыз фронтта.

4.Арча районын данга күмүче геройлар.

5. Минем гаиләм — Бөек Ватан сугышы елларында.

Дәрес барышы.

I.Актуальләштерү. Кереш  әңгәмә .(”Изге сугыш көе” яңгырый.Әлеге көй астында укытучы сөйләвен дәвам итә,кирәкле слайдларны укытучы күрсәтеп бара.)

Укытучы. Сугыш! Шушы кыска сүз эчендә күпме нәфрәт, күз яшьләре, күпме каргыш сыйган. Ул ничә миллион кешенең гомерен өзгән,күпме баланы ятим калдырган, аналарны тол иткән.

Сугыш. Меңләгән шәһәрләр җимерелгән, гөрләп торган авыллар, шәһәрләр Җир йөзеннән юкка чыккан. 1941 нче елның 22 нче июнь таңында илебез өстенә фа­шист явы ябырылды. Европаны җиңел генә яулап алган гитлерчылар безнең илебезне дә тиз генә җиңәргә җыенган­нар иде. Ләкин алай барып чыкмады, фашистлар өере хурлыклы җиңелүгә дучар ителде. 1418 көн һәм төн дәвам иткән сугышта без җиңеп чык­тык. Чөнки совет халкы сугышның беренче көненнән үк ил азатлыгы өчен көрәшкә күтәрелде. Беренче көннән үк бөтен ил бердәм хәрби лагерьга әйләнде.Ватанга бирелгәнлек хисе илебез халкын әнә шулай фидакарь көрәшкә рухландырды.

Без азатлык алып биргән көннәр,

Хәтерләми икән кем

Бер вакыйга җитәр сөйләр өчен

Сугышчының бөтен гомренә.

(С. Хәким)

II .Төп өлеш.Арчалылар Бөек Ватан сугышы  елларында.

1.Авыр сугышы  еллары.

1нче укучы. “Эзләнү” төркеме  җитәкчесе.Бөек Ватан сугышы чоры турында материаллар белән танышкач, районыбыздан сугышта катнашкан   ветераннарының язмышы, тылдагыларның шул чордагы тормышы белән ныклап кызыксына башладык.”Хәтер” китабына кергән 10 меңгә якын райондашларыбызны барладык. “Арчалылар Бөек Ватан сугышында” дигән китаптан әби-бабларыбызны, туганнарыбызны  белдек, иншалар яздык. Район халкы өчен  Бөек Ватан сугышы зур сынау булган. Район Советы башкарма комитеты төрле карарлар кабул иткән. Мәсәлән, торф ягуга күчү сәбәпле, торф әзерләү заданиесе, колхозлардан сарык сөте җыйнау, кош-корт терлек җыю планы катгый рәвештә куелган. Колхозларда көне-төне планны үтәү, фронтка җибәрү өчен  чын  хезмәт фронтында  көрәшә .  Арча бистәсендә киез итек басу, кәрзин үрү, хайваннарның тиресен, итен эшкәртү өчен  цехлар ачылган. Сугыщтан  инвалидлар кайта башлагач, тире иләү,елына 250 мең кирпеч чыгара торган заводлар эшли башлый.

1нче укучы.1941 нче елның  көзендә мәҗбүри хезмәт кертелә.  Хезмәткә яраклы бар кеше эшкә тартыла, урман кисәргә, юл төзергә, икмәк җыюга, предприятие-артельләргә эшкә җибәрелә. Эштән читләшүчеләргә  җинаять эше кузгатыла. Хәтта эшкә 5 минутка соңга калган өчен дә хөкем иткәннәр.Эштән бер пар бияләй дә, бер уч башак та алып кайтырга, колхоз басуыннан печән чабарга да рөхсәт итмәгәннәр. Боларның барсы өчен хөкем иткәннәр. Иң авыр эшләрнең берсе окоп казу булган. Бу эшкә Арчадан бик күпләр  җибәрелә, кеше җитмәгәнлектән инвалидлар, авырулар да озатыла. Яшәү һәм эшләү шартлары искиткеч начар булу сәбәпле, үлү очраклары да була. Ничек кенә булмасын халык түзә, бу эшләрне аңлап, җиңүне якынайтуөчен дип, үзен аямыйча эшли. Барысы да фронт өчен,барысы да җиңү өчен – бу лозунг аның коралына әйләнә.

2.Тыл батырлары.

2нче укучы

Сәгъдиев Илдус Габдрахманович сөйләвеннән.Биектау районы Урал авылында туып үскән Сәгъдиев Илдус Габдрахманович бары 4 яшь ярым гына була. Әтисенең урман аланына кадәр үзен күтәреп баруын Илдус Габдрахманович әле дә яхшы хәтерли. Бу очрашу соңгысы була. Башка малайга әтисен күрергә насыйп булмый. 1943 нче елның сентябре Сәгъдеевлар гаиләсенә олы кайгы алып килә, әтиләренең үлеме турында хәбәр килә. Шулай булса да гаилә әтиләрен озак еллар көтә, эзләтә. Ләкин бернинди дә җавап килми.Балалар югалып калмыйлар, укыйлар, кеше булалар. Һәрберсе тормышта үз юлларын таба.  Илдус Габдрахманович җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң  Казан педагогия училищесында укый. Аннары педагогия институның физика-математика бүлеген тәмамлый. Озак еллар Арча педагогия училищесында башта укытучы, завуч һәм 21 ел директор вазыйфасын башкара. Бүген дә  Илдус Габдрахманович актив тормыш белән яши. Пенсиядә булса да “Бердәм Россия”сәяси партиясен җитәкләде. Ярдәм сорап килгән һәр кешегә үзенең киңәшләрен бирә,мохтаҗларга булыша.Ул кече күңелле, ярдәмчел аны бистәбездә белмәгән кеше юк , һәркем ихтирам итә.

3.Якташларыбыз фронтта.

Укытучы. Районнан фронтка 25 меңнән артык кеше китә, шуларның 246 сы хатын–кызлар. Сугыш кырында 14 мең кеше батырларча һәлак була яки хәбәрсез югала. Алар туган якларына кире әйләнеп кайта алмый, сугыш кырларында, чит җирләрдә ятып кала. Туган җиребез өчен башын салган бу батырларны онытырга безнең хакыбыз юк. Алар безнең белән, безнең арада. Якты киләчәгебез,сабыйларның тыныч йокысы өчен гомерен биргән райондашларыбызны олы ихтирам белән искә алыйк. Бер минутлык тынлык.

Илебез азатлыгы өчен  көрәшүче райондашларыбыз  арасында  хатын-кызларыбыз да була. Бүгенге көндә  Арча үзәгендә яшәүче –Зәйтүнә әби шундыйлардан.

3нче укучы. Юнысова  Зәйтүнә әби.( сөйләвеннән)

Юнысова Зәйтүнә Шаһиәхмәт кызы 1923 елда Арча районы Яңасала авылында туган Туган авылында җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, Зәйтүнә апа Арча педагогия училищесына укырга керә. Бары ике курсны гына тәмамлап кала. Калинин фронтында сугышчы Вәлиәхмәт абыйсының яралануы турында хәбәр килгәч, Зәйтүнәдә абыйсы өчен үч алу теләге туа.Ул ВЛКСМ райкомына юнәлә анда фронтка җибәрүләрен үтенеп гариза яза. Атна –ун көн дигәндә аңа повестка да тотыралар. Бу хәл 1942нче елның апрель аенда була.12 апрель көнне бер төркем Арча кызлары Мәскәүгә юл алалар.Зенит артиллериясендә хезмәт итә башлыйлар алар.Зәйтүнә Юнысова башта өлкән телефончы,аннан соң дальномерщик  булып хезмәт итә. Дальномерщик  шәһәргә таба очып килгән самолётларның нинди биеклектә,ераклыкта икәнен ачыкларга тиеш була.Нинди самолёт икәнен дә өстәп орудиягә хәбәр иткәч,соңгысы аны утка тота. Бик җаваплы пост була бу. Әнә шул җаваплы бурычны җиренә җиткереп үтиләр артиллерист кызлар.19 яшьлек таза,чибәр кыз абыйсы Вәлиәхмәт өчен әнә шулай  үч ала.

Сугыш тәмамлаганнан соң, Зәйтүнә апага Арча педагогия училищесын   тәмамаларга мөмкинлек туа.Һәм ул шунда ук физкульура фәнен укыта. Училищеда бер генә ел укытып кала. Тын океан киңлекләрендә йөзгән, фашистларның һөҗүменә каршы матрос булып көрәшкән Әкмали Галиевка сугыштан кайткач кияүгә чыга. Ире дә педагог була.Аларны Саба районына эшкә җибәрәләр.Аннары Арчаның төрле авылларында эшләргә туры килә яшьләргә .

Кызганыч, Әкмали абый пенсиягә чыккач, 12 ел гына яшәп кала.  Зәйтүнә апа улы, килене,оныклары белән тату,тыныч, кадер-хөрмәттә гомер кичерә. Эче пошканда радио тыңлый, китаплар укый,очрашуларда, Җиңү бәйрәменең дәрәҗәле кунагы була. Кызганыч,бугенге көндә ул исән түгел инде

4 нче укучы.   Арча бистәсенең Банк урамында яшәүче 5 бала анасы

“II дәрәҗә Ватан сугышы”ордены кавалеры Мортазина Әфтап Шакир кызы Шакированың чыгарылыш кичәсеннән алган тәэсирләре башта әтисен,аннан соң энесе Юнысны фронтка озату белән алышына.Өйдә 7 бала кала.Төп терәк –әти фронтта.Әфтап апа тормыш арбасына бик тиз җигелә.Урта белем алган кеше буларак аны сугышка киткән авылдашлары урынына авыл советына куялар.Биредә озак эшләргә туры килми аңа, алты айлык медицина курсларында укыганнан соң, Әфтап Шакированы армия сафларына чакыралар.105 нче тимер юл батальонында хезмәт иткән кызга берьюлы 3 хезмәтне: штабта писарь,телефончы һәм санитарка вазыйфаларын үтәргә  туры килә.Әфтап апа үзе хезмәт иткән часть белән Дон, Десна, Днестр елгаларын кичеп Көнчыгыш Пруссиягә хәтле барып җитә .

5 нче укучы. Минем бабам һәм әбием: Шакиров Гомәр Газим улы, Шакирова Маһинур Хөснетдин кызы  сугыш ветераннары.  Бабам 1924 елның 12 нче апрелендә дөньяга килгән. Сугыш башланган вакытта аңа әле бары тик 17 генә яшь булган. Ул 17 шәһәрне азат иткән. Танкист булып хезмәт иткән. Берлинны азат итүдә катнашкан.

Әбием 1921 елның 15 нче июнендә дөньяга килгән. Сталинградта санитарка булып хезмәт иткән. Әбием, безгә авыр, кан – койгыч сугыш елларында күргән авырлыкларын сөйләп, андый заманны сезгә күрергә язмасын иде дип теләкләр тели иде. Минем бабамның  да, әбиемнең дә Бөек Җиңүнең 50, 55, 60,65 еллыгы хөрмәтенә бүләк итеп бирелгән таныклыклары, медалләре  бар. Мин бабам һәм әбием бик күпләр кебек Ватаныбыз  өчен үзләренең гомерләрен дә кызганмыйча, авыр сугышны җиңеп, дөньяны зур афәттән коткарып, туган илебез бәхетле тормышта яшәсен өчен үзләренең көчләрен кызганмадылар.

”Солдатлар” җыры.(Р Әхмәтов сүзләре,Ф.Әхмәдиев көе).

4.Арча районын данга күмүче геройлар.

6 нчы укучы. Дошманга каршы сугышларда күрсәткән сугышларда күрсәткән батырлыклары өчен 7 меңнән артык фронтовик якташларыбыз орден–медальләр белән бүләкләнә. 6 райондашыбызга Советлар Союзы герое исеме бирелә. Менә алар:

7 нче укучы. 1.Сафиуллин Гани Биккенә улы 1905 елның 1 июнендә   Иске Кишет авылында туа. Сталинград барган сугышларда генерал-лейтенант  Гани Сафиуллин җитәкләгән  дивизия дошманның 100ләрчә сугыш техникасын – танкларын автомашиналарын  һәм орудияләрен юкка чыгара. Сугыш тарихында беренче булып 2 немец генералын ( аның берсе генерал – фельдмаршал Паулюс) әсирлеккә ала. Ә инде дивизия тарафыннан кулга алынган дошман сугышчыларының саны 18 мең. Шулай ук дивизия немецларның  68 танкын, 22самолетын, 3 бронепоездын,400 ләп орудие һәм минометын, 700 автомашинасын  кулга төшерә алар. Ә аңа Советлар Союзы Герое исеме   бу батырлык өчен түгел, 1943 елда Днепрны кичкән вакытта батырлыклары өчен бирелә. Сугыштан соң Казанда яши.” Ленин, 3нче Кызыл Байрак, “ II дәрәҗә Суворов, II  дәрәҗә Кутузов , Кызыл Йолдыз орденнары һәм медальләре белән бүләкләнә. 1973 ел. 14 октябрь вафат.

8 нче укучы.2. Соколов Леонид Михаил улы 1908 елның 28 апрелендә Бимәр  авылында туа.1942 елдан сугышта. 1 нче  Украина  фронтында 107 нче гвардия истребительләр авиациясе полкы эскадрилья командиры  гвардия майоры Соколов 230 сугышчан очыш ясаган.17 дошман самолётын, группа белән 6 самолётын бәреп төшергән 1945 елның 27 июнендә Советлар Союзы Герое исеме бирелгән, сугышттан соң Хәрби һава көчләрендә хезмәтен дәвам итә. Ленин, өч Кызыл Байрак, ике кызыл Йолдыз орденнары, медальләре белән бүләкләнә.

9 нчы укучы.3.Сафин Нәкыйп Сафа улы 1927 елда Мирҗәм авылында туган.1941 елдан сугышта. Моторлаштырылган понтон–күпер отделениие командиры сержант Сафин Днепр елгасы аркылы бер төркем сугышчыларны чыгара, 18 рейс ясый. 1943 елның 20 декабрендә аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Сугыштан туган авылына кайта. Совхозда директор булып эшли. Ике Ленин, I, II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.1987 елда вафат.Казанда җирләнгән. Арчада бер урам һәм туган ягындагы хуҗалык  Герой исемен йөртә. Туган авылында батырга бюст куелган. Ленин,Кызыл Йолдыз орденнары белән бүләкләнә.

10 нчы укучы.4. Салихов Гатаулла Салих улы 1924 елның 1 январендә Түбән Оры авылында туа. Брянск фронты, Белоруссия авыллары янындагы сугышта зур батырлыклар күрсәткән. Снайпер мылтыгы һәм пулеметтан ут ачып, 40 тан артык дошманны юк иткән. Кискен сугыш барышында башта взвод командиры,аннан соң рота командирын алмаштырып, сугышчыларны штыклы һөҗүмгә  күтәреп, дошманга ташланган. 1943 елда Советлар Союзы Герое исеме бирелә.1945 елда сугыштан кайта. Мәскәүдә яши. Ленин, Кызыл Йолдыз орденнары белән бүләкләнә.

11нче укучы 5.Ежков Валентин Федор улы1922елның 27 маенда  Арча  бистәсендә  туа. 1942 елда сугышка китә. Донецк өлкәсендә барган сугышларда батырлык күрсәткән. Дошманның өч һөҗүмен кире кайтарып, 12 танкын юк иткән. Шул сугышта  һәлак булган. Советлар Союзы Герое исеме 1944 елның 19 мартында үлгәннән соң бирелә. Ленин ордены белән бүләкләнә. Арчада бер  урам, 1нче урта мәктәп Герой исемен йөртә.

11нче укучы.6.Александр Матросов батырлыгын кабатлаган Якташыбыз Кәрим Исхаков та бар.Кәрим Исхаков 1912нче елда Арча районының Шушмабаш авылында туган Сугышның беренче көннәреннән үк сугышка китә.1943елның 5 нче октябрендә чуваш егете Арсентий Карташов белән бергә, дошманның ут ноктасын томалап, Кировград өлкәсенең Старое Липово авылы янында батырларча һәлак була.

5.Минем гаиләм — Бөек Ватан сугышы елларында.

Укытучы.  Арча төбәгенең,тормышны, дөньяны күрмәгән   гади кызлары һәм уллары  төрле якка таралган. Алар Сталинград  сугышында да, Брянск фронтында да, Европаны азат итүчеләр арасында да була, күбесе ятып калган  Әмма берсе дә намусына, Ватанына тап төшерми.

III. Йомгаклау . Нәтиҗә . Без тыныч, бәхетле тормыш сөючеләр(укучылар иншаларын укып китәләр).

Минем гаиләм — Бөек Ватан сугышы елларында.

Сугыш…Бу сүзне телгә алу белән күзгә яшь килә. Сугыш күп кенә кешеләр күңелендә аяныч һәм сагыш уята, чөнки бу канкойгыч вакыйгада аларның әтиләре, абыйлары, энеләре һәм иң кадерле, газиз уллары һәлак булган.1941 елның 22 июнендә немец-фашист илбасарлары безнең илебезгә басып керделәр. Халкыбыз, бердәм булып, дошманга каршы көрәшкә күтәрелде. Япь-яшь егетләр, кызлар, туган җирләрен саклау өчен, фронтка киттеләр. Сугыш һәрбер гаиләгә онытылмаслык кайгы-хәсрәт, күз  яшьләре китерде. Күпме гаиләләрне җимерде, күпме халыкны якыннарыннан аерды… Күз алдына китереп булмаслык куркыныч  хәлләр китерде бит бу сугыш! Ләкин, шуңа да карамастан, безнең ата-бабаларыбыз бирешмәде, гел алга, бөек җиңүгә таба атладылар. Алар сугыш кырларында туган илләре өчен көрәш алып барганда,  өйдә калган ялгыз әниләр, әбиләр, кызлар да тик тормады. Алар да сугышчыларыбызга ни беләнбулса да ярдәмитәргәтырыштылар. Шундый яшь кызлар арасында минем әбием дә булган.

Әбиемнең әтисе дә сугыш кырында туган җиребезне яклап һәлак булып кала, ә әбиемнең абыйсы, зур яралар алып та, илебез өчен көрәшкә чыга. Авылыбыздагы бөтен эш тә әниләр һәм балалар җилкәсенә кала. Нинди авыр еллар кичерергә туры килә бит безнең әбиләребезгә! Әбиемнең әнисе-Фаһирә әби, сугыш елларында да бик сабыр була. Газиз баласын һәм өзелеп сөйгән ирен сугыш кырына зур ышанычлар белән озатып кала. Фаһирә әби балаларын ашатып, киендереп торыр өчен көн-төн, ару белми эшли. Әбием дә бу авыр елларны тик тормый, чөнки аларның барысын да яшьли эшкә алып чыгалар, көне буе эшләтәләр.Юк шул, аларга гына түгел, барлык гаиләләргә килгән бит бу ачы сугыш кайгысы. Әбиемнең олырак апалары да булган. Аларын урманга агач кисәргә йөрткәннәр мәҗбүри йөрттергәннәр дисәм, дөресрәк булыр, минемчә. ФЗУда да эшләткәннәр. Кызларга сызлавыклар чыгып, урманнан качмакчы да булып карыйлар, ләкин кая ул качу! Шуның өчен аларны судка биргәннәр. Әниләре барып үтенгәч кенә, ялгыз ананы кызганыпмы, җибәргәннәр. Ул вакытларда  кешенең авыртуына игътибар да итмәгәннәр, эшләмәсәләр-суд белән янаганнар . Ә суд ул төрмә дигән сүз түгелме соң инде ул?

Әйе, авыр гына түгел, ә коточкыч елларга туры килгән шул әбиләребезнең яшьлекләре. Безнең кебек тынычлыкта, муллыкта яши алмаганнар. Үз башыңа төшмичә аңламыйсың диеп юкка әйтмиләрдер шул, без бу галәмәтләрне әбиләребезнең сөйләүләреннән генә күз алдына китерәбез. Ә бит аларга бу хәлләрне үз  күзләре белән күрергә туры килгән. Сугышка  җиңәргә диеп киткән күп кенә ирләр арасыннан бармак белән генә санарлыгы әйләнеп кайткан безнең авылдашларыбызның. Әбиемнең өзелеп көткән әтисе сугыш кырында мәңгегә ятып калган.Абыйсы  бик авырдан гына әйләнеп кайта алган. Илебез  батырларының  тырышлыгы аркасында гына  җиңү безнең халык ягында булды.Бу Бөек Җиңү бәйрәме барлык халыкка бәхет, шатлык, тынычлык алып килде. Күпме күз яшьләре түгеп, өзелеп көттеләр бит алар бу көнне! Әйе, бу көнне дә һәркемнең күзендә яшь булган, ләкин бу күз яшьләре шатлыктан, бәхеттән тулган.

Быел инде без Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үттек. 75 ел инде безнең илебез  Бөек Ватан сугышында катнашучыларга  хөрмәтен белдерә.Әйе, яшьлекләрнең иң матур вакытын сугыш урлаган тулы бер буын  инде картайды. Ул дәһшәтле көннәрдән без, шөкер, ерагая барабыз. Сугыш дигән афәт белән күзгә-күз  очрашмасак та, ул яралар әле дә әрни.   Сугыш һәм тыл ветераннарының сафлары елдан-ел сирәгәя барса да, безнең бернәрсәне дә онытырга хакыбыз юк, минемчә .Һәр елны, бу Бөек Җиңү көне якынайган саен,  һәйкәлләргә чәчәкләр куябыз, әби-бабаларыбызны котлыйбыз, исән калган сугыш һәм тыл ветераннарына  медальләр һәм  бүләкләр тапшырабыз. Әлбәттә, илебезнең бу эшләре өчен без чиксез шат, ләкин бит алар өчен орден-медальләр дә, зур һәм кыйммәтле бүләкләр дә узган яшьлекләрен, балачакларын, яраларын, кайгыларын оныттыра, алмаштыра алмыйлар. Минемчә, алар өчен безнең ярдәмебез, авыр вакытларында  якын булуыбыз ялгызларын  гына  калдырмаска тырышуыбыз кирәк. Без аларны  һәрчак  хөрмәтләргә, кадерләрен белергә, авыр сүзләр әйтмәскә тиешбез.

Иншамны тәмамлап шуны әйтәсем килә: сугыш  дигән авыр кайгы безнең башыбызга беркайчан да төшмәсен иде, илебез тынычлыгының, матурлыгының, яшьлегебезнең кадерен белеп тыныч тормышта яшәргә язсын иде!