«Арча җәүһәрләре» туристик маршруты проектын тәкъдим итү

№ 125

(Сыйныфтан тыш чара)

Рузилә ҺАДИЕВА,

Арча районы Шушмабаш урта мәктәбенең югары квалификация категорияле география укытучысы

Чулпан СӘМИГУЛЛИНА,

Арча районы Шушмабаш урта мәктәбенең югары квалификация категорияле биология  укытучысы  

Татарстан районнарында туризм үсеше өчен алшартларны өйрәнү һәм анализлау аша Арча районының тарихи һәм мәдәни потенциалы ягыннан югары торуын ачыклау.

Арча районының, музейлар ягы булуын истә тотып, безгә килүче кунак – туристларга музейлар буенча экскурсия маршруты тәкъдим итү. Музейлар арасында табигатьтә танып-белү тукталышлары да планлаштыру.

Республикабызда гамәлдә булган «Татарстанның энҗе бөртеге» («Жемчужное ожерелье Татарстана») дип исемләнгән туристик маршрутның Кече боҗрасына кергән Арча районы территориясендә эчке туризм челтәрен җәелдерү, үстерү, даими туристик маршрутны булдыру. Татарстан туристик маршрутының максаты нәкъ шул да инде.

Әлеге проект өч елга планлаштырыла. Проектның идеясен күтәреп алып тормышка ашыруда ныклы ярдәм итүче команда кирәк (район һәм авыл җирлеге җитәкчелеге, спонсорлар булуы хуплана).

Әгәр дә бу проект тормышка ашса, Арча районы буенча теләгән вакытта, теләгән һәр кеше өчен туристик маршрут эшләп торачак. Маршрут тукталышларын планлаштыру, йөрү өчен транспорт чараларын булдыру, музейлар, әзерлекле экскурсоводлар тәрбияләү сувенирлар әзерләү эшен камилләштерү кирәк булачак.

Проблема: 2006 елда республикабыза « Татарстанның энҗе бөртеге»   дип аталган туристик маршрут төзелүе мәгълүм.. Аның «Кече боҗра»сына туган төбәгебез – Арча районы да керә. Туристик үзәк буларак, Арча районын фәкать олуг шәхесләребез туган көннәрендә генә искә алалар кебек. Безнеңчә, районыбызны ел әйләнәсендә таныту мөмкинлеге бар.

Проектның актуальлеге.  Күпмилләтле илдә эчке туризм милләтләрнең бай мирасы белән танышырга мөмкинлек бирә, үзара татулыкны, бердәмлекне ныгытырга ярдәм итә.

Шулай ук:

– туристлар өчен район турында әзер презентация булу;

– музейлар көнендә район  халкы, укучылар өчен экскурсия оештыру;

– музейларның дәрәҗәләрен күтәрү;

– экскурсоводлар эшчәнлеген көйләү;

– районыбыз кабул иткән туристлар санын барлау мөмкинлеген бирә.

Максат. Татарстан районнарында туристик бизнес үсешен өйрәнү; чагыштырма анализ аша Арча районында туризм үсешенең торышы һәм алшартлары белән танышып, туристик маршрут тәкъдим итү.

Бурычлар:

– туризм, туристик бизнес төшенчәсен, аның функцияләрен өйрәнү;

– Арча районында туризм үсешенең торышы, үстерү өчен алшартлар турында информацион чыганаклардан мәгълүмат туплау;

– райондагы музейларны барлап, ике зонага бүлү;

– танылган туристик үзәкләр эшчәнлеге белән танышу.

Проектны тасвирлау. Проектыбыз әзерлек, төп, йомгаклау этапларыннан тора.

Әзерлек этабында проблеманы кую, актуальлеген күрсәтү, максат-бурычларны билгеләү һәм шушы идеяне тәкъдим итү башкарыла.

Төп этап. Проектны тормышка ашыру өчен түбәндәге эшчәнлекләр күздә тотыла:

1. Маршрутларны өйрәнү (музейлар, тарихи биналар, табигатьтә тукталыш урыннарын планлаштыру).

2. Автобус белән тәэмин итү (маршрутның аерым өлешләре өчен велосипед, чаңгы, җигүле ат).

3. Элемтә һәм реклама үзәге булдыру (радио, газета, социаль челтәр аша мәгълүмат тарату).

4. Берничә телдә сөйли белүче экскурсоводлар санын арттыру.

5. Сувенирлар, брошюралар әзерләү.

Маршрутларны өйрәнү (музейлар,тарихи биналар, табигатьтә тукталыш урыннарын планлаштыру)

Дистәдән артык музейлар буенча экскурсияне ике маршрут (ике зона: Арча-Кенәр юнәлеше һәм Арчага якын авыллар) белән тәкъдим  итәргә була.  Музейлар арасында ял итү, табигатьтә танып белү тукталышлары да кертү туристларны ялыктырмаска ярдәм итәр.

I зона:

– Арча-Яңа Кырлай – 24 км – 34 минут – автобуста – Г.Тукай исемендәге дәүләт мемориаль музей комплексы;

– Яңа Кырлай-Хотня – 10 км – 30 минут – велосипед, чаңгы, җигүле ат белән барып була (басу юлыннан, теләүчеләр өчен) – Изгеләр чишмәсе, Петр һәм Павел чиркәве;

– Яңа Кырлай-Хотня – 20 км – 34 минут – автобус белән дә асфальт  юлдан барып була;

– Хотня-Ташкичү – 19 км – 29 минут – автобуста – Шиһабетдин Мәрҗани музее, М. Галәү почмагы;

– Ташкичү-Симетбаш – 7 км – 10 минут – автобуста – һәйкәлләр, кечкенә атлар утары;

– Симетбаш-Кышкар – 6 км – 9 минут – автобуста – Кышкар мәдрәсәсе.

– Кышкар-Иске Кишет – 3 км – 10 минут – автобуста – Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллинның музей-утары;

– Яңа Кишет-Өчиле – 19 км – 29 минут – автобуста – Тукай музее;

– Өчиле-Арча — 15 км – 23 минут – автобуста – «Әлифба» музее, «Казан арты» тарих-этнография музее, Арчадагы әдәбият һәм сәнгать музее.

II зона:

– Арча-Гөберчәк – 27 км – 34 минут – автобуста – Мөхәммәт Мәһдиев музее;

– Арча-Казанбаш – 12 км – 22 минут – автобуста – Гариф Ахунов музее;

– Арча-Кушлавыч – 26 км – 39 минут – автобуста – Тукаевлар музей йорты;

– Арча-Яңасала – 22 км – 41 минут – автобуста – Гомәр Баширов музее;

– Арча-Үрнәк  бистәсе – 18 км – 21 минут – автобуста – Урман музее;

Арча – 22 км (40 минут) Яңасала – 32 км (57 минут) Казанбаш – 13 км (20 минут) Үрнәк – 45 км (1сәг.) Гөберчәк – 27 км (42 минут) – Арча.

Йомгаклау этабы маршрут буенча беренче сәяхәт тәмамланганнан  соң була.

Көтелгән нәтиҗә:

яшьләр арасында туризм индустриясе һөнәрләре белән танышуны үстерү;

– район халкында кунакчыллык һәм толерантлык хисләре тәрбияләү;

туган як белән горурланып өйрәнүгә кызыксынуны арттыру;

– районыбызның  туристик үзәк буларак киңрәк танылуына ирешү.

Тискәре яклары:

– проектыбыз хуплау тапмаска;

– туристларны җәлеп итү көтелгәнчә булмаска;

– реклама җитмәскә;

– юлларның торышы канәгатьләнмәслек булырга мөмкин.

Йомгаклау

Туризм үсеше өчен алшартларны анализлау һәм өйрәнүләр нәтиҗәсендә Арча районының республикабызда тарихи-мәдәни потенциалы ягыннан югары торуы ачыкланды.

Музейлар районыбызның туристик индустриясендә дә зур роль уйный. Аларда тупланган һәр экспонат – тарихи байлык, һәр кеше анда үзе өчен якын мәгълүмат, яркарьне табачак, рухи байлык алачак, һичшиксез, мәдәниятле Арча халкына ихтирам, соклану белән караячак.

Районыбыз табигате, табигый-рекреацион юнәлеш өчен артык алшартлы булмаса да, табигать байлыгына хөрмәт белән карап, саклап, үстерү өчен көч куеп  файдаланыла. Шуның нәтиҗәсе булып

Арчадагы  «Балыкчылар авылы» күңел ачу һәм ял итү комплексы  тора.

Анда 2010 елның февраленнән балык тотарга, уңайлы экологик ял итәргә яратучылар өчен хезмәт күрсәтелә.

– Шулай ук 2016 елның август аенда Арчада Казансу елгасы буенда су коену, кызыну һәм ял итү урыны ясалды, ә 2017 елның декабрендә Казансу паркының икенче өлеше кышкы шартларда сәламәт тормыш рәвеше алып бару  өчен куллануга тапшырылды. 2017 елның июнь аенда Арча стадионы янында экстремаль уеннар паркы ачылды.

– Ә Кырлай авылындагы «Кыш бабай резиденциясе» инде күп еллар республикабыз укучыларына хезмәт күрсәтә.

Җәен Кырлай инде менә икенче ел рәттән «Без – Тукай оныклары» дип исемләнгән төбәкара чатырлы ял аланына илебезнең төрле төбәкләреннән яшь дусларын җыя. Узган җәйдә, Татарстан балалары белән бергә, Әстерхан, Оренбург,  Киров өлкәләре, Мари-Иле, Казахстан балалары да әлеге лагерьда ял итте. Балаларның ялын оештыруда үзебез дә катнашабыз. Быел исә әлеге лагерь Г.Тукай исемендәгеАрча педагогика көллияте базасында үтә.

Белгәнебезчә, елның-елында районыбыз Бөтендөнья татар яшьләре форумы кунакларын үзендә кабул итә. Таралып яшәгән татар халкы да, башка милләт халыклары да безнең районыбыз турында аз белмидер.

Районыбыз белән горурланып, эзләнүләребездән шуны ачыкладык: Арча районында туризм үсеше өчен мөмкинлекләр зур. Бу мөмкинлекләрне һәм рекреацион ресурсларны файдаланып, әхлаклы, кешелекле, туган якларына ихтирамлы булган, аның үзенчәлекле табигатенә үтә сакчыл караган, аны яратучы патриотик рухлы  балалар тәрбиялик!

Ипи-тозлы, кунакчыл, якты йөзле Арча районына рәхим итегез!

Р.S. Соңгы көн яңалыгы: Арчада «Тукай юлы» дип аталган җәяүле туристик маршрут ачылды

996

29 июнь көнне иртәнге сәгать унда Арча тимер юлы станциясе мәйданында яңа туристик маршрут ачу тантанасы узды. Бу – Татарстанның беренче җәяүле, велосипед юлы маршруты, ди аны оештыручылар.

Әлеге маршрут «Тукай юлы» дип аталган яңа мәдәни-тарихи, экологик проект кысаларында булдырылган. «Бу проект дәүләтнеке түгел, аны беркем дә финансламый. Ул – бары тик татар халкының тарихын, көнкүрешен, мәдәниятен күрсәтергә, танытырга, саклап калырга теләп оешкан кешеләрнең уртак проекты», – дип сөйләде Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, «Тукай юлы» проекты оештыру комитеты рәисе Римма Ратникова.

– Кешеләр җәяү йөрү дигәч, куркып кала. Җәяүле маршрутларга, туристик походларга йөрү бик авыр дип санала. Ләкин бу бит стереотип. Матур табигатькә сокланып барасың, саф һава, җиләк, гөмбә җыясың, кырларда үскән үләннәрдән чәй ясап эчәсең… Элек, совет заманында балалар, гаиләләр белән походка йөриләр иде. Хәзер дә менә шушы гадәтне кайтарасы килә, – ди Илдус Янышев.

Яңа проектның төп идеясе дә – Тукайны гомуми символ итеп алып, «Тукай юлы» нигезендә актив кешеләрне берләштерү.

Проектның максатлары:

– Татарстан һәм Россия халкын, шулай ук читтә яшәүче татарларны актив һәм интеллектуаль ялга җәлеп итү;

– татар телен, көнкүрешен, гореф-гадәтләрен, йолаларны саклап калу;

– «Тукай юлы» маршрутында урнашкан авылларда тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу;

– туристларга хезмәт күрсәтү аша авылда эшлекле активлыкны арттыру һәм үстерү;

– «Тукай юлы» дигән яңа мәдәни-туристик бренд булдыру.

Ике ел эчендә бу зур проектны кырыкка якын кеше әзерләгән. Алар арасында Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының III курс студенты Гадел Мөхәммәтшин, «Кәҗә белән сарык» әкиятендә тукталып, логотибына аның төп геройларын кулланган.

7463

Бу мәгьлүмат arskmedia.ru сайтыннан алдык.

Кулланылган әдәбият:

1. Ильина Н.И. Место туризма в экономике России и Татарстана на примере трех экономических функций туризма //Актуальные проблеммы в сфере туристического бизнеса: Материалы VI научно-практической конференции студентов и аспирантов. – Казань: ТИСБИ. – 2001. – 56 с.

2. Уваров В.Д., Борисов К.Г. Международные туристские организации // Международные отношения. – 1999. — №5. – с. 23 – 32.

3. Хамидуллина М.Н. Регулирование турбизнеса: перспективы развития, стратегия продвижения //Актуальные проблемы в сфере туристического бизнеса: Материалы VII научно-практической конференции студентов и аспирантов. – Казань: ТАРИ – 2002. – 45 с.

4. Арский район Республика Татарстан. – Чебоксары: Руссика.

5. Арский музей литературы и искусства. – Казань: Заман.            

6. Фазлыйәхмәтов Р.А., Фәйзрахманов А.Ф. Бөек Тукай Ватаны син, Арча. – Казань: Яңалиф. – 2007.

7. Музей Алифбы. – Казань: Арт-кафе.

8. Музей Мухаммета Магдеева. – Казань: Арт-кафе.

9. Дом-музей Тукаевых. – Казань: Арт-кафе.

Интернет ресурслар:

http://intertat.ru, http://tnv.ru, http://arskmedia.ru, http: // KZN.RU

http://arskmedia.ru/2019/06/27/archada-tukay-yulyi-dip-atalgan-aya-le-turistik-marshrut-achyila/