Антонимнар

Гөлүсә СӨНГАТОВА,

Лаеш районы Кече Елга урта мәктәбенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

Максат:

дидактик: антонимнар турында тулырак төшенчә формалаштыру; җөмләдә, контекста мөстәкыйль билгели алуларына ирешү;

үстерелешле: укучыларның фикерләү сәләтен, игътибарлыкларын, иҗади активлыкларын үстерү;

тәрбияви: халык авыз иҗатына кызыксыну уяту, туган яяка мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: уку әсбабы, презентация, карточкалар.

Дәрес барышы

  1. Мотивлаштыру — ориентлаштыру

Укытучы. Укучылар, сезнең янга ашыкканда, хат ташучы … апа сезгә дип, хат тапшырды. (1 нче слайд)

Борын-борын заманда

Ерак түгел Казаннан

Яшәгән ди кешелар –

Бары да бер ишеләр.

Сәер булган ди алар:

Тумаган-үлмәгәннәр,

Еламый — көлмәгәннәр,

Йокламый-тормаганнар.

Мәктәпкә бармаганнар,

Өйгә дә кайтмаганнар,

Бик күңелсез ди монда:

Көн дә юк ди, төне да

Гел бер төрле гомергә,

Шуңа күрә бу кешеләр

Яшь тә, карт та түгел, ди,

Бу җирдә күптәннән инде

Яз да, көз дә булмый ди,

Кар да юк, ди- чирәм дә,

Эссе дә, салкын да түгел.

Уйлап карыйкмы бергә –

Ниләр җитми бу илгә?

Укытучы. Ә менә ниләр җитмәгәнен дәрес ахырында белемебезгә таянып әйтербез. Моның өчен төрле баскычлар үтәргә туры килер.

1 нче баскыч – «Белем коесы»

Карточкаларда эш.

Укытучы. Укучылар, сезнен карточкаларыгызда сүзләр бирелгән. Шул сүзләр арасыннан үзара синоним булган сүзләрне генә сайлап алып язарга кирәк.

l нче карточка

Матур, карт, чибәр, ямьсез, зур, гүзәл.

2 нче карточка

Бару, утыру, кайту, атлау, йоклау, хәрәкәт итү.

3 нче карточка

Зур, кечкенә, олы, яшел, киң, дәү.

4 нче карточка

Аска, кырыйга, түбәнгә, өскә, еракка, төпкә.

Укытучы. Балалар, җавапларыгызны экранга карап тикшерегез. (2 нче слайд)

2 нче баскыч – «Мәкальләр»

Укытучы. Укучылар, алдагы биремне үтәп, уку мәсьәләсен куегыз.

Бирем. Бирелгән мәкальләрнең икенче өлешендә төшеп калган сүзләрне куеп, мәкальләрне тулыландырыгыз. (3 нче слайд)

Яхшы сүз көн кебек, … сүз … кебек.

Батыр бер үләр, … мең үләр.

Дошман боерса – барма, … боерса – калма.

Аз сөйлә, … эшлә.

Эшләгән үлмәс, … көн күрмәс.

Тырышлык – зур бәхет, … – хурлык.

Укытучы. Жавапларыгызны алдагы слайдка карап тикшерегез. (4 нче слайд)

– Нинди сүзләргә карап, төшеп калган сүзләрне билгеләдегез?

Көтелгән җавап. Яхшы яман, көн төн, батыр куркак, дошман дус, аз күп, эшләгән эшләмәгән, тырьшлык ялкулык.

Укытучы. Бу сүзләр турында нәрсә әйтә аласыз, укучылар?

Көтелгән жавап. Бу сүзләр – антонимнар, алар капма-каршы мәгънәдә.

Укытучы. Димәк, без бүген дәрестә нинди тема үтәчәкбез?

Көтелгән жавап. Антонимнар. (5 нче слайд)

Укытучы. Молодцы! Дәреснең темасын тактага һәм дәфтәрләргә язып кую.

  1. Уку мәсьәләсен адымлап чишү

Максат. Укучыларнын антонимнарны үзләре таба алуларына ирешерлек итеп уку эчтәлеген оештыру.

3 нче баскыч – «Күнегүләр эшләү»

… нче күнегүне парларда эшләү.

Укытучы. .., биремне укьш чык әле.

Укучы. Бирелгән фигыль, сыйфат, рәвешләрнең антонимнарын уйлап языгыз.

Күнегүнең дөреслеге тикшерелә. (6 нчы слайд) Нәтиҗә чыгарыла.

Укучы. Сүз төркемнәре арасында фигыль, сыйфат, рәвешләрнең антонимнары күп була.

Ял минуты. Күзләргә массаж ясау.

4 нче баскыч – «Даими һәм контекстуаль антонимнар»

Укытучы. Игьтибар экранга. Түбәндәге җөмләләрдәге антонимнар нәрсә белән аерыла? (7 нче слайд)

  1. Югарыга карап үрнәк ал,

Түбәнгә карап гыйбрәт ал. (Мәкаль)

  1. Гүя үз илемнең энҗе чәчәкләре түгел, аның әреме дә бүген миңа шифа булыр иде. (Г.Кутуй)

Укытучы. Ә хәзер сорауларга нигезләнеп, белгәннәрне модельләштерәбез.

  1. Модельнен шапкасы.
  2. Алар нинди мәгънәдәге сүзләр?
  3. Нинди сүзләр антоним була ала?
  4. Нинди сүз төркемнәре антоним була ала?
  5. Антонимнарның бүленеше? (8 нче слайд)
  6. Антонимнар.
  7. Капма-каршы мәгънәдәге.
  8. Бер сүз төркеменә кергән сүзләр генә.
  9. Исем, сыйфат, рәвеш, фигыль.
  10. Даими антонимнар, контекстуаль антонимнар.

Укытучы. Укучылар, бүгенге дәрестә эшләгәннәрне искә төшереп, кечкенә генә тест эшләп алабыз.

5 нче баскыч – «Тест эшләү»

Тест

  1. Антонимнар дип нинди сүзләргә әйтәләр?

а) мәгънәдәш сүзләргә; ә) капма-каршы мәгънәдәге сүзләргә; б) охшаш сүзләргә.

  1. Нинди сүзләр антоним була ала?

а) төрле сүз төркеменә кергән сүзләр; ә) язылышлары бер төрле булган сүзләр; б) бер сүз төркеменә кергән сүзләр генә.

  1. Кайсы сүз төркемнәре антоним була ала?

а) исем, сыйфат; ә) фигыль, рәвеш; б) барысы да.

  1. Җылы сүзенең антонимын табыгыз
  2. a) матур; ә) салкын; б) кечкенә.

III. Рефлексия, бәяләү

Укытучы. Укучылар, без бүген дәрестә нәрсәләр эшләдек?

Укучылар. Синонимнарны кабатладык, антоним турында белемнеребезне ныгыттык.

Укытучы. Хатка жавап яза алабызмы? (Укучылар фикере тыңланыла.)

Укытучы. Менә хәзер сез иң югары баскычта. Сезгә антонимнар иленең барлык киңлекләре дә күренә. Афәрин, балалар!

  1. Өй эше

1) … нче күнегү, … нчы бит/

2) Әкияттән антонимнарны күчереп язарга.

3) Шигырьне гаилә алдында сәнгатьле итеп уку.

Билгеләр кую.

– Кем теманы аңлады һәм иптәшләренә дә аңлата ала: “5”ле.

– Кем теманы аңлады, ә иптәшләренә  аңлата алмый: “4”ле.

– Кем теманы бик үк аңлап бетермәде: “3”ле.