Әмирхан Еникинең «Матурлык» әсәрен сәхнәләштерү

№ 189

(Дәрестән тыш чараларда куллану өчен проект эше)

Наилә ГЫЙЛӘҖЕВА,

Казандагы 83 нче лицей – мәгариф үзәгенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Рушания БӘДРЕТДИНОВА,

Питрәч районы Көек авылындагы «Алгоритм» технологик лицееның I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Катнашалар:

1 нче шәкерт

2 нче шәкерт

Бәдретдин – мәдрәсәдә укучы бик ярлы шәкерт.

Әни – Бәдретдиннең әнисе, ямьсез, шадра хатын.

Әти – Бәдретдиннең әтисе.

Бабай – Бәдретдиннең бабасы, дөм сукыр карт.

Абзый – Ишле авылы кешесе.

Беренче күренеш

(Вакыйга мәдрәсәдә бара. Табигатьтә яз хөкемлек итә. Укулар тәмамлануга да санаулы көннәр калып бара. Шәкертләр тиздән авылга кайтырга җыеналар. Кулына бер төенчек тоткан абзый килеп керә.)

Абзый. Ишле авылыннан Бәдретдин монда яшиме?

Бәдретдин. Әйе, биредә, мин булам ул Бәдретдин. Исәнме, Ирек абзый.

Абзый. Исәнме, улым.Танымыйча да торам икән,менә әнкәң сиңа кертеп чыгарга кушты, бераз күчтәнәч булса кирәк.

Бәдретдин. Нигә инде бу!? Әнкәйгә әйтегез, мин ач түгел,үзеннән өзеп җибәрмәсен.

Абзый. Минем эшем – йомышны үтәү.

Бәдретдин. Анысы шулай, рәхмәт яусын инде, Ирек абзый.

Абзый. Ярый, мин китим әле, юл кешесенең юлда булуы хәерле.

Бәдретдин. Сау булыгыз, рәхмәт яусын,безнекеләргә сәлам әйтерсез, минем турыда исән-сау яшәп ята, тиздән кайтам, диеп әйтте, диярсез. (Абзый кеше чыгып китә. Малайлар чәй эчәргә утыралар.)

1 нче шәкерт.Бәдретдин, чәйне эчеп бетергәч, миңа дәресемне әзерләргә булышырсың әле.

2 нче шәкерт. Миңа да менә бу юл догасын күчереп язып бирерсең әле.

Бәдретдин. Ярар, егетләр, булышырмын сезгә.

2 нче шәкерт. Миңа теге шигырьне күчереп  язып биргән идең бит, бик шәп чыккан иде ул, бусын да шулай эшләп бирерсең әле, дим.

Бәдретдин. Була ул, күчерербез.

1 нче шәкерт. Шигырь дигәннән безнең Бәдретдин дә шигырь язган икән бит. Бәлки безгә дә укып күрсәтерсең, ә ?

2 нче шәкерт. Ялындырма инде,әйдә, укып җибәр безгә дә, бер булмаса.

Бәдретдин. Болай каты сорагач, укымый булмас инде. (Шигырь укый.)

1 нче шәкерт. Шәп килеп чыккан бу, афәрин.

2 нче шәкерт. Менә монысы өчен рәхмәт.

(Шәкертләрнең укулары тәмамлануга сонгы көннәр калып бара. Алар авылга кайтырга җыеналар, аларны алырга авылдан аталары ат җибәрә һәм үзләре белән Бәдретдинне дә кайтырга күндерәләр.)

1 нче шәкерт. Бәдретдин, бу юлы инде син безнең белән бергә генә кайт, бергә кайтуы да күңелле булыр.

2 нче шәкерт. Әйе шул, дустым,утыз чакырым ара якын ара түгел бит әле ул.

Бәдретдин. Ярар, егетләр, тәки сез мине күндердегез бит, әйдәгез алайса, тик минем бер шартым бар, кайтканда безгә керми китмисез, килештекме?

Шәкертләр (беравыздан). Килештек, килештек.

Икенче күренеш

(Кыш буе мәдрәсәдә кибеп яткан шәкертләргә бу – чиксез иркен, якты, җылыкай дөнья искиткеч тансык иде, шифалы-рәхәт иде, алар аны иснәп тә, сулап та, күзләре белән күреп тә туя алмыйлар иде.)

Бәдретдин. Менә ничек матур бит язгы табигать! Аның сихәтен иснәп тә, сулап та, күз белән күреп тә бетереп булмый икән лә…

1 нче шәкерт. Шулай булмый ни,безгә, кыш буе мәдрәсәдә кибеп яткан шәкерләргә, бу җылыкай дөнья искиткеч тансык шул.

2 нче шәкерт. Тургайларның сайравы, кәккүкләрнең санау авазы ничек йөрәкне өзә, күңелне җилкендерә бит! Тургай сайраганда дөньяда башка кошлар тынып каласыман.

Бәдретдин. Әйтерсең, барлык табигать, барлык җан иясе, әдипләр әйткәнчә, тәмам мөкиббән китеп, аны гына тыңлый, аны тыңлап, сагышлы, ләззәтле бер рәхәткә чума.

2 нче шәкерт. Ишле авылы да күренә түгелме?

Бәдретдин. Әйе, кызыл ярлы тауларга каршы тигез үзәнлектә сузылып утырган Ишле авылы шул инде, ерак түгел, әнә тегендә чишмә дә бар, суыннан авыз итми китмәбез.

1 нче шәкерт. Карагыз әле, егетләр, әнә тегендә чишмә янында кызлар күренә түгелме соң?

Бәдретдин. Болар бит – безнең Ишле авыл кызлары. Берсе – Әсма, тегеләре –Бибинур белән Хәдичә. Әйдәгез, яннарына барыйк әле…

Өченче  күренеш

(Авылга җиткәндә Бәдретдин, дилбегәне үзе алып,атны олы юлдан уңга каера һәм бәбкә үләне түшәлгән җир өстеннән генә иң арткы урамга таба алып китә ,озак та үтми шул урамның иң читендәге, ялгыз гына торган бер өйнең каршысына килеп туктыйлар.)

Бәдретдин. Минем туып-үскән йортым шушы була инде, әйдәгез, чәйләп чыгабыз. (Өйдән кечерәк буйлы, ак чырайлы, җирән сакаллы бер абзый чыга.) Әти саумы, без кайтып җиттек менә.

Әти. Улы-ы-ым, исәнме!

Бәдретдин. Таныш бул, әти, болар – минем дус шәкертләрем. Алар ярдәме белән шулай җайлы гына менә кайтып җиттем.

Әти. Бик яхшы булган, рәхмәт яусын, әйдәгез, шәкертләр, өйгә керегез, хәзер мин дә атны гына туарам да, юлда ялчыккандыр малкай. (Юынып алгач,сәлам биреп, өйгә узалар.)

Шәкертләр (беравыздан). Әссәлүмәләйкүм. Бабай, исән-саулармы?

Бәдретдин. Бабай, шәкертләр синең белән күрешергә телиләр.

Бабай. Ә, шулаймыни,бәрәкалла!

Шәкертләр. Исән-саумы, бабай?

Бабай. Аллага шөкер, оланнар. ..Ягез, бер дога, оланнар. (Әтисе самавыр куярга урын әзерли.)

Әни. Булды, улым! (Бәдретдин, кече якка кереп, самаварны алып чыгып, өстәлгә куя.)

Бәдретдин. Табынга якынрак килегез, сәкегә менеп утырыгыз, егетләр.(Без ашка сузылмыйча, хуҗаларның утырганын көтә идек. Ләкин бабай да, абзый да урыныннан кузгалмады.Шул чагында Бәдретдин йомшак кына чаршау өченә эндәште.) Әнкәй, чәй ясарга үзең чык инде.

Әни. Әткәң соң?

Бәдретдин.  Әткәйме… Юк, син үзең яса инде безгә, әнкәй. (Чаршау эче бераз тынып торды,аннары киндер күлмәк, киндер алъяпкыч бәйләгән, оек-чабаталы хатын, ситсы яулыгының читләрен битенә тартып , башын иеп кенә чыкты да, самавар артына килеп утырып, чәй ясый башлады.) Ягез әле, шәкертләр, ни бары белән ашап кына эчегез, ашап кына эчегез! (Бәдретдин сыеның ярлылыгыннан булса кирәк,үзалдына авыр сулап куйды һәм аягүрә торып басты.) Булмаса мин сезгә үземнең китапларымны күрсәтим әле. (Китапларның кайсысы укылган, кайсысы укылмаган икәне турында сөйләшү.) Минем бит әле сезгә, шәкертләр,тагын бер күрсәтәсе нәрсәм бар. (Шүрлектән кечкенә генә скрипканы ала.)

Шәкертләр. Кайдан бу синдә? Нишләп баштанрак күрсәтмәдең?

Бәдретдин. Үзем мәтәштергән булдым инде.

1 нче шәкерт. Синең кубыз уйнаганыңны, мандолина чирткәнеңне беләбез, әмма скрипкада уйнаганыңны белми идек.

2 нче шәкерт. Әй, Бәдри дус, нигә моңарчы яшердең? Мәдрәсәдә Сәгыйть скрипкасын алып,үзеңне уйнаткан булыр идек бит!

Бәдретдин. Оста барда кулың тый! (Скрипкасын көйләгәч, уйный башлый.) Әнкәй, сина кайсы көне уйныйм? Әнкәй, син шушы көйне ярата идең бит! Хәзер уйныйм, әнкәй, тыңла! (Көй беткәч, китәргә җыеналар.)

Шәкертләр. Безгә кузгалырга вакыт инде. Мөмкин булса, бер дога кылыйк.

Бәдретдин. Бабакай, шәкертләр бездән хәер-фатиха бирүебезне сорыйлар.

Бабай. Исән-сау өйләрегезгә кайтып җитегез, оланнар!

Шәкертләр. Рәхмәт яусын сезгә, исән-сау гына торыгыз.

Бәдретдин. Әйдәгез, мин сезне озатам.

Әти. Әйдә, улым, әйдә, озатабыз.

Дүртенче күренеш

(Күк алашаны җигеп, капкасыз-коймасыз, кыр үләннәре басып киткән ишегалдыннан урам уртасындагы тигез юлга, кайтыр юлга чыктык.)

1 нче шәкерт. Карале, Гыйлемдар, бу анага күтәрелеп карагач та, минем йөрәк әллә нишләп китте. Дөресрәге, яшермичә әйтәм, бер чиркану тойгысы йөрәкне өшетеп җибәргәндәй булды, бичара хатынның бөтен битен-күзен кайчандыр кичергән рәхимсез чәчәк зәхмәте тәмам бозып бетергән булса кирәк. Сыңар күзендә бичараның бөтен эчке җаны чагылырга гына тора, әйтерсең, бу һич йомылмас яшьле-моңсу күз – аның бердәнбер күңел көзгесе!

2 нче шәкерт. Аңлыйсыңмы, күз алдыңа китерә аласыңмы – бу сыңар күздәге сихри карашта бер адәм затына гына түгел, бөтен җан иясенә хас ниндидер менә үзе эшләгән могҗизага таң калу һәм шуңа чиксез куану, шуның белән әйтеп бетергесез горурлану ап-ачык чагылып тора иде, ул тапкан бит бу баланы! Ул имезгән бит аңа күкрәк сөтен! Ул шул сөлек кебек егетнең әнисе бит! Бәлки, ул гыйлем иясе булачак кешенең әниседер…

1 нче шәкерт. Ничек итеп Бәдретдин бу бәхетсез әнисен чакырып алырга һәм безгә күрсәтергә җөрьәт итте икән? Без бит, гадәттә, кешене куркытырлык ямьсез яки гарип туганнарыбызны ятлар күзенә күрсәтмәскә тырышабыз. Хәтта әниебезне дә, әгәр ул менә шундый булса, үзебез чакырып алып күрсәтергә кыймас идек, уңайсызланыр идек, оялыр идек. Бәдретдин бу кыен хәлне бөтенләй күрми, аңламый микәнни? Әллә күрсә, аңласа да, бик тирән яшерә беләме?

2 нче шәкерт. Әнисе өчен унайсызлану дигән нәрсәнең әсәре дә юк иде Бәдретдиндә! Кайда ул уңайсызлану, берәүне дә күрмичә, бары әнисенә генә карап, скрипкасын уйнады. Аның бу карашында әнисен өзелеп ярату гына түгел, аны аңлау, кадерләү, юату сизелеп тора кебек иде. Белмим, болай  карый алыр өчен күңелләрдә нинди генә тирән мәхәббәт дәрьясы ятарга тиештер инде?! Әллә бу – шулай бик ямьсез ана белән бик матур бала яки киресенчә, бик матур ана белән бик ямьсез бала арасында гына була микән?

2 нче шәкерт. Ямьсез түгел бит ул, матур бит ул, матур, матур Бәдретдиннең әнисе!