Алсу кунакка килгән

№56

(Икенче кечкенәләр төркемендә тәрбиячеләр өчен ачык шөгыль)

Гөлназ ХӨСНЕТДИНОВА,

Зәйдәге «Алтынчәч» балалар бакчасы тәрбиячесе  

Максат. Балалар белән геометрик фигураларны кабатлау, аларны төсе, формасы һәм зурлыгы ягыннан аера белергә, чагыштырырга өйрәтүне дәвам иттерү. «Көн, төн, иртә, кич, күп, аз, озын, кыска» төшенчәләрен аңлый алуларына, сөйләмдә куллана алуларына ирешү. Һөнәрләр буенча булган белемнәрен барлау, кайсы һөнәр иясе нәрсәләр эшләгәнен ачыклау. Балаларда бер-берсенә карата игътибарлылык хисе тәрбияләү, бер-берсен тыңлый белүләренә ирешү, дусларга һәрвакыт булышырга кирәклеген төшендерү.

Җиһазлау. Алсу исемле курчак, тәүлек вакыты сурәтләнгән рәсемнәр, геометрик фигуралар, һөнәр ияләре киемнәре, аларга туры килгән предметлар.

Шөгыль барышы

(Балалар ярымтүгәрәк булып утыра.)

Тәрбияче. Балалар, бүгенге безнең шөгылебезгә кунаклар килде. Әйдәгез әле, кунаклар белән исәнләшик. Ә хәзер бер-беребезгә карап елмаябыз, хәлләрне сорыйбыз.

(Аудиоязма кулланыла: «Исәнмесез, балалар».)

Тәрбияче. Балалар, без бүген күп сөйләшәчәкбез. Әйдәгез әле, телләрне ял иттереп алыйк. (Артикуляцион гинастика ясау: «Рыбки», «Конфет ашау», «Сәгать».)

(Ишек шакыйлар.)

Тәрбияче. Балалар, кем килгән икән? Барып карыйм әле. (Тәрбияче курчак алып керә.)

Балалар, карагыз әле, безгә кунакка Алсу исемле курчак килгән. Нишләптер аның кәефе юк. Нәрсә булды икән? (Курчакны тыңлау.)

Балалар, Алсуга биремнәр биргәннәр, ә ул аларны чишә алмый икән, безнең булышуыбызны сорый, Алсуга булышабызмы?

Балалар. Әйе, булышабыз.

1 нче бирем  – «Иртә, көндез, кич һәм төн». (Рәсемнәр буенча әңгәмә.)

Тәрбияче. Балалар, карагыз әле, Алсуның кулында рәсемнәр. Ул кечкенә булгач, бакчага кайчан киләбез, кайчан кайтып китәбез, белми. Әйтегез әле, без бакчага кайчан киләбез?

Балалар. Бакчага иртән киләбез.

Тәрбияче. Әйе, балалар, без бакчага иртән киләбез. Ә кайчан рәсем ясыйбыз, ашыйбыз, уйныйбыз?

Балалар. Көндез.

Тәрбияче. Дөрес, балалар, ә кайчан өйгә кайтабыз?

Балалар. Кич белән.

Тәрбияче. Рәхмәт, балалар! Алсуның күңеле булды, ул сезгә рәхмәт әйтә.

2 нче бирем  – « Геометрик фигуралар».

(Геометрик фигураларны атау,  төсләрен әйтү, бүтән фигуралар белән чагыштыру.)

Тәрбияче. Балалар, карагыз әле, өстәл өстендә геометрик фигуралар ята. Хәзер шуларны сайлап алырга туры киләчәк.

Азим, миңа кызыл түгәрәкне алып бир әле.

Алсу, миңа зәңгәр квадратны алып бир әле.

Артур, бу ике фигура бертөрлеме?

(Шул рәвешле һәр фигура карала, аларның зурлыклары, төсләре, формалары чагыштырыла. «Бертөрле, төрле-төрле» дигән төшенчәләргә бәя бирелә.)

3 нче бирем – « Эмоцияләрне билгеләү».

(Рәсемнәргә карап, эмоцияләрне билгеләү, балаларның үзләренә дә эмоцияләрне күрсәтергә кушу.)

Тәрбияче. Балалар, менә бу фигураларга карагыз әле. Алар нинди кәефле икән?

Бу нәрсә?

Балалар. Бу – кызыл түгәрәк.

Тәрбияче. Аның кәефе нинди?

Балалар. Ул кәефсез. Ул елый. Аны ачуланганнар.

(Һәр фигураны карап, нинди кәеф белдергәнен ачыклау.)

Ял итү – «Шалкан тарту». (Аудиозма ярдәме белән.)

4 нче бирем – «Бу нинди һөнәр?»

(Доктор, парикмахер, сатучы булып киенгән балаларны  киемнәренә карап, һөнәр исемнәрен дөрес билгеләү.)

Тәрбияче. Балалар, Алсу сезне бик мактый, ләкин аның биремнәре тагын бар икән. Ул кайсы һөнәр иясенә нәрсә кирәген белмим, ди. Менә безнең балаларыбыз төрле һөнәр ияләре булып киенгән. Карагыз әле, бу кем?

Балалар. Бу – сатучы.

Тәрбияче. Сатучы кайда эшли?

Балалар. Сатучы кибеттә сата.

Тәрбияче. Ул нәрсәләр сата?

Балалар. Ул ипиләр, яшелчә, конфетлар сата.

(Һәр һөнәр иясе турында сөйләшү.)

Тәрбияче. Балалар, әйдәгез, уйнап алыйк әле.

5 нче бирем – «Дөрес әйт».

(Өстәлдәге доктор, парикмахер һәм сатучы һөнәрләренә туры килгән предметларны  дөрес аерып алу.)

Тәрбияче. Балалар, әйдәгез, Алсуга булышыйк әле. Менә бу предметлар арасыннан кайсылары табиб һөнәренә туры килә?

(Һәр һөнәргә туры килгән предметларны аерып алу.)

Тәрбияче. Балалар, карагыз әле, без Алсуга биремнәрне үтәргә булышкач, кәефе күтәрелде. Алсу безгә рәхмәт әйтә, балалар. Алсуга хәзер китәргә кирәк инде.

(Алсу исемле курчакны алып кую.)

Йомгаклау.

Тәрбияче. Балалар, без бүген кемгә булыштык? Нинди биремнәр үтәдек? Сезгә шөгыль ошадымы? (Балаларның җаваплары тыңлана.)

Балалар, Алсуга булыштык, рәхмәт сезгә. Шөгылебез шуның белән тәмам. Сау булыгыз.