Алия белән Маратта кунакта

№69

(Балаларда математик төшенчәләр формалаштыру уңаеннан оештырылган ачык белем бирү эшчәнлеге )

Гөлназ ГЫЙМАДИЕВА,

Казандагы Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясенең мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме тәрбиячесе

Максат. Предметларны чагыштырып карау; тар, киң, күп, бертигез, шулкадәр, ничә сүзләрен урынлы кулланырга, түгәрәкне шакмактан аерырга һәм исемен дөрес итеп әйтергә өйрәтү; балаларда телебезгә мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлар. Карточкалар, тәлинкәләр һәм картоннан киселгән коймаклар (һәрбер балага 5әр данә), чәчәкләр (урталары шакмак һәм түгәрәк формасында), өй рәсеменнән кисеп алынган геометрик фигуралар (түгәрәк, өчпочмак, квадрат, турыпочмаклык).

Эшчәнлек барышы

Тәрбияче. Хәерле көн, балалар!

Хәерле көн, күзләрем! (Уң һәм сул күзләрне сыпыру.)

Хәерле көн, колакларым! (Уң һәм сул колакларны тарту.)

Хәерле көн, кулларым! (Кулларны чәбәкләү.)

Хәерле көн, аякларым! (Аякларны сыпыру.)

Хәерле көн, кояшым! (Кулларны әкрен генә күтәреп, кояшка сузылу.)

Балалар, карагыз әле, безгә бүген күпме кунаклар килгән. Әйдәгез әле алар белән исәнләшик.

Балалар. Исәнмесез! (Утыралар.)

Тәрбияче. Балалар, ишетәсезме, телефон шалтырый, тыңлап карыйк, безгә кем шалтырата икән? (Тыңлый.)

– Алло, исәнме, Алия. Хәлләрең ничек? Ярар, ярар, Алия, килербез.

Балалар, Алия белән Марат безне үзенең туган көненә чакыра, барабызмы?

Балалар. Барабыз.

Тәрбияче. Кунакка барганда буш кул белән бармыйлар. Күчтәнәч әзерләргә кирәк. Нәрсә алып барыйк икән?

Балалар. Без чәчәкләр җыеп барабыз. Ләкин чәчәкле аланга барыр өчен ике инеш аша узарга туры килә. Бу инешләр киңлекләре буенча тигез түгел. Беренче инеш киңлеге буенча киңрәк, ә икенчесе киңлеге буенча таррак. Ә хәзер, балалар, миңа киңрәк булганын күрсәтегез. Ә хәзер таррагын. Әйдәгез киңрәк булган инешне атлап чыгыйк.

(Балалар зур адым ясап атлыйлар.)

Тәрбияче. Ә хәзер таррак инеш аша атлыйк.

(Балалар кечкенә адым ясыйлар.)

Тәрбияче. Балалар, сез ничек уйлыйсыз, ни өчен без башта – зур адым, ә аннары кечкенә адым ясадык?

(Тәрбияче таррак һәм киңрәк сүзләрен кулланырга этәргеч ясый.)

– Күрәсезме, балалар, без чәчәкле аланга килеп чыктык. (Идәнгә чәчәк рәсемнәре куелган.)

(Тәрбияче балаларга болындагы чәчәкләрне карап чыгарга, чәчәк урталары нинди формада булганын ачыкларга, үзләренә охшаган чәчәкләрне сайлап алып кәрзингә салырга тәкъдим итә.)

Тәрбияче. Балалар, без бик күп чәчәкләр җыйдык. Юлыбызны алга таба дәвам итик.

Менә, балалар, без Алия белән Маратның өенә килеп тә җиттек. Без аларның өенә керә алмыйбыз әле, чөнки безгә бу өйнең геометрик фигураларын танырга туры килә. Өйне әйбәтләп карыйк әле. Аның нәрсәләре бар? (Түбәсе, стенасы, тәрәзәсе, ишеге һ.б.). Балалар, стенасы, тәрәзәсе, түбәсе нинди геометрик фигураларга охшаган? (Балаларның җаваплары тыңлана.)

Ә хәзер өйгә шакып карыйк. (Алия белән Марат кунакларны каршы алалар.)

– Әйдәгез, кунаклар, түргә рәхим итегез.

(Балалар чәчәкләр бүләк итә.)

– Бик ерактан килгәнсез. Әйдәгез, өстәл янына рәхим итегез. Тәмле чәйләребез белән сыйланыгыз.

(Өстәлдә һәрбер балага чыкыр, тәлинкә, тәлинкәдә һәр балага 1–2–3–4–5 шәр коймак куелган.)

Физминутка

Җилкәләрне турайттык,

Тирән итеп суладык,

Башны як-якка бордык,

Чүгәләдек һәм тордык,

Бер урында йөгердек,

Аннары соң сикердек.

Сузылдык, киерелдек.

Югарыга үрелдек.

Соңыннан тынычланып,

Шөгыльне дәвам итик.

Тәрбияче. Балалар, өстәлгә нинди төстәге чынаяк, тәлинкә куелган?

Алия белән Марат безне тәмле коймак пешереп көтеп торганнар. Алар тәлинкәләргә ничәшәр коймак салганнар икән, санап карыйк әле. (Һәр бала саный.)

Әйдәгез, хәзер сез пешергән коймаклар белән чәй эчик. Коймаклар нинди булган? (Тәмле, йомшак, кайнар.)

Тәрбияче. Ашап бетергәч, нәрсә әйтәләр?

Балалар. Рәхмәт.

Тәрбияче һәр бала алдындагы тасмаларны янәшә куеп киңлеген карарга, чагыштырга тәкъдим итә. Балалар мөстәкыйль рәвештә тасмаларны чагыштырып карыйлар. (Җаваплар тыңлана.)

Тәрбияче. Балалар, туган көн бик күңелле булды. Сезгә күчтәнәчләрегез өчен зур рәхмәт.

Сезгә бүгенге көн ошадымы? Киңлекләре буенча бертигез инештән ничек чыктык? Нинди адымнар ясадык? Бүләккә нәрсәләр җыйдык? Чәчәк урталары нинди формада иде? Өй нинди өлешәрдән тора? Ул өлешләре нинди геометрик фигураларга охшаган? Ничә коймак санадык?

Сау булыгыз! Тагын килегез!