Алиш безнең күңелләрдә

(Абдулла Алишның тууына 115 ел тулуга багышланган әдәби турнир)

Гөлнур МӘГЪСҮМОВА,

Казандагы 183 нче гимназиянең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат: А.Алиш үрнәгендә укучыларга гражданлык һәм патриотик тәрбия бирү, язучының тормыш юлы һәм иҗатына кагылышлы белемнәрне системалаштыру.

Көтелгән нәтиҗәләр:

– язучы мирасын өйрәнү һәм саклап калу;

– яшьләр арасында А.Алишның батырлыклары белән горурлану хисе формалаштыру;

– укучыларның логик фикерләү активлыгын арттыру.

Җиһазлау: А.Алиш китапларыннан күргәзмә, интерактив такта, укучылар ясаган рәсемнәр.

Турнир барышы

(Экранда Абдулла Алиш портреты. Укытучы Муса Җәлилнең “Дуска” шигырен укый.)

Укытучы. Безнең бүгенге бәйгебез татар халкының бөек улы, балаларның яраткан язучысы Абдулла Алишка багышлана. Сентябрь аенда халкыбыз батыр шәхесебезнең тууына 115 ел тулуны билгеләп үтәчәк. Һәм без сезне, белемнәребезне тикшерү максатыннан, “Алиш безнең күңелләрдә” дип аталган бәйгегә чакырабыз. Моның өчен без ике командага бүлендек.  Командаларның эшен бәяләү өчен җюри сайлап куйдык. Хәзер алар белән танышып үтик. (Жюри белән таныштыру.)

Бәйгебез түбәндәге турлардан тора:

  1. Сәламләү (командалар бер-берсен сәламли, девиз әйтелә).
  2. Өй эше “Алиш исеме белән” дип атала.
  3. Блиц-турнир (капитаннар ярышы).
  4. “Әкиятне таны” (укылган өзектән чыгып, әкиятнең исемен әйтү).
  5. ”Әкияттә кунакта” (А.Алиш әкиятләре буенча инсценировка).
  6. “Алиш иҗаты рәсемнәрдә” (рәсем конкурсы).

Укытучы. Беренче турны башлыйбыз. (Командалар үзләренең исемнәрен, девизларын тәкъдим итәләр.)

“Батырлар” командасы.

Син бастыңмы сафка, кыенлык,

Кайгы йөген илнең тартканда.

Кыенлыкта күренә кыюлык,

Без әзербез җиңеп чыгарга.

“Зирәкләр”командасы.

Кемнәр тырыш, кем зирәк?

Сынап карарга кирәк.

Алиш абый бәйгесендә

Җиңәргә безнең теләк.

Укытучы. Өй эшенә һәр командага да А.Алиш исеме белән бәйле материал тупларга һәм тәкъдим итәргә кушылган иде. Хәзер шуларны тикшереп үтик.

“Батырлар” командасы “Әкиятләрдән олы тормышка” дип аталган презентация тәкъдим итә . Ул Абдулла Алишның тормыш юлы һәм иҗатын ачып бирүгә юнәлтелгән. Игътибар белән аларны тыңлап үтик.

– “Зирәкләр” командасы “Абдулла Алиш эзләре буйлап” дип аталган экскурсия маршруты тәкъдим итә. Биредә сез язучы туган, яшәгән, иҗат иткән, эшләгән урыннар белән танышып үтәрсез (Укучылар әлеге тема буенча ясалган брошюраны да тәкъдим итәләр.)

Укытучы. Укучылар, сезгә зур рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Сез Абдулла Алишның тормышы һәм иҗаты турында бик кызыклы мәгълүматлар туплагансыз. Жюри сезнең эшегезгә үз бәясен бирер.

Без хәзер бәйгебезнең өченче турына күчәбез. Ул капитаннар ярышы булачак һәм блицтурнир формасында үтәчәк. Капитаннар тиз вакыт аралыгында сорауларга кыска җавап бирергә тиеш була.

Сораулар:

  1. А.Алиш кайда туган? (Спас районының Көек авылында.)
  2. А.Алишның туган көнен әйтегез. (1908 нче елның 15 нче сентябре.)
  3. Абдулланың әтисенең һәм әнисенең исемнәрен әйтегез. (Әтисе – Габделбари, әнисе – Газизә.)
  4. А.Алиш башлангыч белемне кайда алган? (Авыл мәдрәсәсендә белем ала, күрше Ямбахты авылы мәдрәсәсендә укый.)
  5. Абдулла Спас шәһәрендә нинди уку йортында белем алган? (Рус мәктәбендә укый.)
  6. Абдулла Казанда кайсы уку йортларында укый? (Казан җир төзелеше техникумын тәмамлый, Казан педагогия институтына читтән торып укырга керә.)
  7. А.Алиш Казан җир төзелеше техникумын тәмамлагач, кайда һәм кем булып эшли? (Минзәләдә мелиоратор булып эшли.)
  8. А.Алишның беренче хикәяләре нинди газета-журналларда басыла? (“Яшь ленинчы” газетасында һәм “Пионер каләме” журналында басыла.)
  9. А.Алишның “Ана әкиятләре” җыентыгы беренче тапкыр кайчан басылып чыга? (1941елда.)
  10. А.Алиш нинди жанрларда иҗат иткән? (Әкиятләр, хикәяләр, пьесалар, шигырьләр, очерклар һәм мәкаләләр.)
  11. Әсирлектә А.Алиш белән бергә фашистларга каршы көрәшкән батыр-шагыйрь кем ул? (Муса Җәлил.)
  12. Җәлилчеләр әсирлектә яшерен эш алып барган оешма ничек дип аталган? (“Идел-Урал” легионы.)
  13. М.Җәлил һәм җәлилчеләр кайчан җәзалап үтерелә? (1944 елның 25 августында.)
  14. Татарстан язучылар берлеге тарафыннан А.Алиш исемендәге премия кайчан булдырылды? (1996 елда.)
  15. А.Алишның гаиләсендә кемнәр булган? (Хатыны- Рокыя, уллары- Айваз һәм Алмаз)
  16. А.Алиш 1941 елга кадәр нинди журнал редакциясендә эшләгән? (“Пионер каләме”.)

(Ахырдан жюри бәйгегә нәтиҗәләр чыгара.)

Укытучы. Безнең дүртенче турыбыз “Әкиятне таны” дип атала. Хәзер А.Алиш әкиятләреннән өзекләр укылачак. Командалар тиз арада әкият исемен әйтеп бирергә тиеш була.

  1. – Аягың төзәлгәч, киез итекләрне инде салкын көннәрдә бер дә салма, сүзне тыңла, тагын начар хәлгә калма, дигән. (“Куян кызы”.)
  2. Әбинең моны күреп бик ачуы килгән. “Боларны нишләтим икән?” – дигән. Тегеләрне бик каты орышкан, сугышмаска кушкан. (“Чукмар белән Тукмар”)

3.– Син, акыллым, ашны аз ашыйсың, вакытында йокламыйсың, һавада уйнамыйсың, ахры, шуңа күрә син ябык, буең да кечкенә, шуңа күрә велосипедка аягың да җитми. Хәзергә өеңә кайтып тор, зур үскәч килерсең,- дигәннәр һәм велосипедны да алып киткәннәр. (“Каз белән Аккош”)

  1. Нәни песи хәзер инде барлык дошманнарны танырга өйрәнгән: аларны көч белән, тапкырлык белән, кыюлык һәм батырлык белән җиңә икән. (“Песиләр һәм күселәр”.)
  2. Сыерчыклар тагын көлделәр һәм аңа болай диделәр:

– Мактану һәркемне хур итә, тыйнак булуга ни җитә! (“Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык”.)

  1. – Урманда утын кисүче хуҗабызны эзлим. Җитмәсә, этебез дә аңа ияреп киткән иде. Хәзер йорт-җирне саклаучы берәү дә юк. Аларны чакырып кайтырга иптәшләрем мине җибәрделәр, – дигән. (“Сертотмас үрдәк”.)
  2. Шашка шакмаклары төсле тезелеп киткән йортлар. Ул йортларда яшиләр кортлар. Кортлар? Нинди кортлар? Татлыдан татлы бал җыялар, шәмгә яраклы балавыз коялар. Ерак-ерак җирләргә очып китәләр. Укларын кадасалар – еларлык итәләр. (“Нечкәбил”.)
  3. – Кем дә кем бал салырга яхшы савыт әзерләсә, ул савытта бал бер дә бозылмаса, әчемәсә, барлык чәчәктәге балны шуңа бирәчәкмен, дигән. (“Ялкаулык – хурлык, тырышлык – зурлык”)

Укытучы. Абдулла Алиш татар балалар әдәбиятын хайваннар турындагы әкиятләре белән баета. Әдип әкиятләрнең балаларга тирән тәэсир итүен, тәрбия бирүдә иң отышлы алымнарның берсе булуын аңлый. Абдулла Алиш балалар өчен егерме бишләп әкият яза һәм авторлаштырып тәрҗемә итә. Шулай татар дөньясында әкиятләр остасы булып таныла. “Бала фантазиясенә иң якыны – әкият. Ә бала чакта тыңлаган әкиятләрнең тәэсире еллар үткәч тә югалмый”, – дип әдип әкият жанрның әһәмиятен күрсәтә. Аның әсәрләре, аерым китаплар булып, рус һәм татар телләрендә басылып чыга, төрле газета-журналларда нәшер ителә. (Жюри нәтиҗәләр чыгара.)

Укытучы. Ә хәзер  бишенче турга күчәбез. Ул “Әкияттә кунакта” дип атала. Әлеге бәйгедә һәр команда А.Алишның бер әкияте буенча инсценировка күрсәтергә тиеш. Моның өчен командаларга 2 –3 минут вакыт бирелә. Әлеге бәйгедә балаларның актерлык осталыклары, костюмнар, әсәрне оста итеп ачып бирә белүләре бәяләнә. (Һәр команда бер әкиятне сәхнәләштереп күрсәтә.)

Укытучы. Безнең алтынчы турыбыз “Алиш иҗаты рәсемнәрдә” дип атала. Әлеге турда һәр командага да кәгазь, карандашлар бирелә. Алар 2 минут эчендә, символик образлар кулланып, Алиш иҗатын ачып күрсәтергә һәм рәсем буенча аңлатма бирергә тиешләр. (Командалар рәсем ясаган арада жюри бишенче турга нәтиҗәләр чыгара. Рәсем ясала, һәр командадан бер кеше рәсем турында кыскача сөйли. Җюри нәтиҗәләр чыгара, җиңүчеләр билгеләнә, бүләкләр тапшырыла.)

Укытучы. Кадерле укучылар! Абдулла Алишның тууына 115 ел тулуга багышланган “Алиш безнең күңелләрдә” дип аталган бәйгебез ахырына якынлашты. Илебезнең тынычлыгы өчен явыз фашистлар белән сугыш кырында да, тоткынлыкта да, тылда да көрәшкән геройларны онытмасак иде. Дошманга каршы көрәштә батырларча һәлак булган яраткан язучыбыз А.Алишның мирасын өйрәнеп, кадерләп сакласак иде.