Әкиятләр илендә кунакта

(Зурлар төркемендәгеләр өчен интеграль шөгыль)

Раилә МИҢЛЕБАЕВА,

Казандагы 132 нче балалар бакчасы I квалификация категорияле тәрбиячесе

Фарида ХИСРАВШИНА,

Казандагы 132 нче балалар бакчасы тәрбиячесе

 

Максат Балалар эшчәнлегенең төрле төрләрен берләштереп, татар халкының “Өч кыз” әкияте белән таныштыру.
Бурычлар 1. Балаларда якыннарга, әти-әниләргә карата кайгыртучанлык, игътибарлылык  сыйфатлары тәрбияләү.

2. Балаларны  сорауларга тулы җавап бирергә күнектерү.

3. Әдәби әсәрләр аша тирә-юньдәге вакыйгаларга дөрес бәя бирә белергә өйрәтү.

4. Бәйләнешле сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерү, сүзләрне баету.

Җиһазлар Мольберт, интерактив такта, өстәл, такта.
Күрсәтмә материаллар Әкиятләрдән рәсемнәр, мультфильм, шәл рәсеме
Тарату материалы Альбом бите, буяу, пумала
Балалар белән алдан эшләү Мәкальләр өйрәнү, татар әкиятләрен искә төшерү, әни турында шигырьләрне кабатлау.
Методлар һәм методик күрсәтмәләр Күрсәтмә-гамәли, уен, сүзле.
Сүзлек эше Гөберле бака, үрмәкүч, эрли.

 

Эшчәнлек барышы

  1. Оештыру өлеше

Тәрбияче. Хәерле иртә, балалар! Хәлләрегез ничек? Кәефләрегез яхшымы? (Балалар жавабы.)

Тәрбияче. Мин бик шат. Тагын да кәефләребезне күтәреп, калганнарга да хәерле иртә телик әле.

Балалар.

Хәерле иртә, кояш!

Хәерле иртә, илем!

Хәерле иртә сезгә!

Хәерле иртә безгә!

Хәерле иртә сиңа!

Хәерле иртә миңа!

  1. Төп өлеш

Тәрбияче. Бүгенге шөгылебез дә хәерле булсын дип башлап жибәрик. Мин сезгә дә уңышлар телим! (Ишек шакыган тавыш ишетелә, аннан  кулына матур тартма тотып, тиен керә.)

Тиен. Исәнмесез, балалар! 132нче балалар бакчасына мин дөрес килдемме?

Тәрбияче. Әйе, тиен, бик дөрес килдең. Әйдә, түрдән уз, безнең  балалар кунакларны бик яраталар.

Тиен. Мина сер итеп кенә, акыллы, тәрбияле балалар әлеге бакчага йөри дип әйттеләр. Бу дөреслеккә туры киләме икән, шуны беләсем килде.

Тәрбияче. Әлбәттә, балаларыбыз белән аралашып алгач, син үзен дә бу сүзләрнең дөреслегенә ышанырсың.

Тиен. Балалар, мин сезнең янга буш кул белән килмәдем, сер тулы тартма алып килдем. Әлеге тартманың серен беләсегез киләме? (Тартманы ачып, аннан татар халык әкиятләрендә очраган геройларның рәсемнәрен күрсәтә. Балалар рәсемнәр буенча жавап бирәләр.)

Тәрбияче. Балалар, бу рәсемнәргә карап, тиен безне кая чакырганын анладыгызмы? (Балалар жавабы.)

Тәрбияче. Ни өчен шулай дип уйлыйсыз? (Балалар жавабы.)

Тәрбияче. Нәрсә соң ул әкият? (Балалар жавабы.)

Тәрбияче. Анда кемнәр яши? (Балалар жавабы.)

Тиен. Дөрестән дә, мин сезнең янга әкият иленнән килдем, сезне дә үзем белән шунда чакырам. Барасызмы? (Балалар жавабы.)

Тәрбияче. Безнең балалар әкиятләр тыңларга, татар мультфильмнарын карарга бик тә яраталар.

Тиен. Алайса, игътибар белән экранга карагыз әле. (“Өч кыз” әкиятен карау (5 минут.)

Тәрбияче. Балалар, бу әкият сезгә танышмы, анда кемнәрне таныдыгыз? Исеме ничек? (Балалар җавабы.)

Тәрбияче. Татар халкының тагын нинди әкиятләрен беләсез, искә төшереп үтик әле.

«Әкиятне дәвам ит» дигән уен уйнап алыйк.

Тәрбияче. Балалар, әкияттә сезгә нәрсә ошады? (Балалар жавабы.)

Тәрбияче. Балалар, әйтегез әле, олы кыз ни өчен гөберле бакага, ә инде

икенче кыз үрмәкүчкә әйләнде? Кайсыгыз жавап бирә? (Балалар жавабы.)

Тәрбияче. Бик дөрес, балалар. Әниләренә ярдәм итәргә теләмәгән өчен, тиен аларны башка кыяфәткә кертте.

Тәрбияче. Ә сез әниләрегезне яратасызмы, аларга ярдәм итәсезме? (Балалар жавабы.)

Тәрбияче. Татар халкынын әти-әниләрне ярату, аларга карата  хөрмәт турында күп мәкальләрләре бар. Без аларның кайберләрен сезнең белән өйрәндек.

Тәрбияче. Әйдәгез, үзебез өйрәнгән мәкальләрне искә төшереп алыйк.

Мәкальләр әйтешү

– Әни кулы, туннан жылырак.

– Ата-ана теләге утка-суга батырмас.

– Ачтан үлсәң дә, әти-әниеңне ташлама.

Тиен. Балалар, сез бик күп беләсез икән. Минем дэ сезнең белән уйнап аласым килә. Сез ризамы? (Балалар жавабы.)

Тиен. Уен “Тәртип буенча урнаштыр!” дип атала. Минем кулымда өч рәсем, аларның урыннары буталган. Рәсемнәрне әкиятнең эчтәлеге буенча тәртипләп тезәргә кирәк. (Бер бала мольбертта эшли.)

Тәрбияче. Әгәр сез язучы булсагыз, бу әкиятне башкача үзгәртер идегезме? (Балалар жавабы.)

Физкультминутка

Без әле бераз арыдык,

Ял итәргә уйладык.

Башны иябез алга,

Аннан артка иябез.

Уңга, сулга борабыз,

Аннан карап торабыз.

Иң өсләрен сикертәбез,

Кулларны биетәбез.

Бер алга, бер артка сузып,

Күңелле ял итәбез.

Менә ничек ял иттек,

Шөгыльне дәвам иттек.

Тәрбияче. Балалар, тиен безгә бу әкиятне болай гына алып килмәгән. Әлеге әкият аша әниләрне рәнҗетергә, аларны  ялгыз, ярдәмсез калдырырга ярамаганын күрсәтәсе килгән.

Тәрбияче. Ә хәзер без сезнең белән әниләребезне ничек яратуыбызны күрсәтеп, аларга бүләк әзерлик.

Балалар эшчәнлеге (Буяулар кулланып, шәл рәсемен ясау, төрле бизәкләр белән бизәү.)

  1. Йомгаклау

Тиен. Булдырдыгыз, балалар, бик яхшы эшләдегез. Сез дөрестән дә акыллы, тырыш балалалар булуыгызны күрсәттегез. Әниләрегезне ничек яратуыгызны, аларга буләк итеп ясаган рәсемнәрегез, жавапларыгыз аша да исбатладыгыз. Һәрвакыт шулай ярдәмчел, дус, шәфкатьле булыгыз!

Ә мина кире урманыма кайтырга кирәк. Сау булыгыз, балалар!

Тәрбияче. Әйдәгез тиенгә рәхмәт әйтеп, анын белән саубуллашыйк.

Тәрбияче. Бүгенге шөгель сезгә ошадымы? Ошаса, кайсы ягы белән?

Тәрбияче. Балалар, безнең әлеге шөгылебезне тиеннең кече кызга әйткән сүзләре белән тәмамлыйсым килә: “И сөекле бала, гомер буе игелек күр, кешеләрне бәхетле ит, аларга куаныч та, юаныч та бул. Кешеләр дә сине сөярләр, синең яхшылыгыңны мәңге онытмаслар”.

– Балалар әгәр игелекле, тәртипле, тыңлаучан булсагыз, сезне дә яратырлар, хөрмәт итәрләр.