Әкияти йорт

 

(3 – 4 яшьлек сабыйлар өчен белем бирү эшчәнлеге: сәнгати-эстетик үсеш. Рәсем сәнгате)

Илүзә ХӘСӘНОВА,

Балтач районы Карадуган балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе

Максат: традицион булмаган рәсем ясау техникасын кулланып, балаларның иҗади сәләтләрен үстерү.

Бурычлар:

тәрбияви: әзер образга уңай мөнәсәбәт тәрбияләү;

үстерелешле: уйлап рәсем ясау күнекмәләрен үстерү;

белем бирүдә: әкияти образга хас үзенчәлекләр белән тулыландырып, бина төзелешен рәсем аша күрсәтә белергә өйрәтү.

Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.

Интеграль белем бирү өлкәләре: сөйләм телен үстерү, иҗади сәнгать, сәламәтлек.

Методик алымнар һәм чаралар: уен, сораулар, әңгәмә.

Сүзлек өстендә эш: теремкәй, убырлы карчык, Кызыл калфак, ковер-самолет, кечкенә куян, матур төлке (керпе).

Алдан үткәрелгән эш: әңгәмәләр, өйнең өлешләре белән танышу, әкиятләр уку.

Эшчәнлек төзелеше

  1. Кереш өлеш

Сәламләү. (2 мин.)

II.Төп өлеш (11 мин.)

  1. Урманга сәяхәткә барырга әзерләнү.
  2. Әкиятне тыңлау.
  3. Ял минуты. «Бар монда зур төлке».
  4. Традицион булмаган рәсем ясау техникасын кулланып, өй рәсемен ясау. Балаларның мөстәкыйль эшләре.

III. Йомгаклау (2 мин.)

Эшчәнлек барышы

  1. Кереш өлеш

Сәламләү.

Тәрбияче. Балалар, мин сезне күрүемә бик шатмын. Бүген сез шундый шат, көр күңелле, һәркем дустына елмая. Мин сезне «Шатлык» түгәрәгенә чакырам.

Әйдәгез, кулга-кул тотынышыйк та, бер-беребезне матур сүзләр белән сәламлик:

Дөньяда  яшәү рәхәт! (Куллар як-якка җәелә һәм өскә күтәрелә.)

Дус булуы күңелле! (Куллар белән күрешәләр.)

Дусларың булу бик шәп! (Кулга-кул тотынышып әйләнәләр.)

Минем булу да бәхет! (Куллары белән үзләрен кочаклыйлар.)

  1. Төп өлеш
  2. Урманга сәяхәткә барырга әзерләнү.

Тәрбияче. Балалар, әйдәгез, минем яныма килегез әле. Карагыз әле, кулымда – серле капчык. Аның эчендә нәрсә бар икән, балалар? Ай, нинди матур битлекләр! Әйдәгез, һәрберебез серле капчыктан берәр битлекне алып киеп куйыйк әле. Бер-берегезгә игътибар белән карагыз әле. Сез нәрсәләр булдыгыз? Ә үзегезне кайсы әкияттән дип уйлыйсыз? («Теремкәй».) (1 нче слайд)

– Балалар, бүген мин сезнең белән сәяхәткә барырга телим. Сез ризамы? Ә сез сәяхәткә нәрсәгә утырып барыр идегез? Ә, әйдәгез, бүген без ковер-самолетка утырып барып карыйк әле.

– Балалар, без кая килеп эләктек? (2 нче слайд)

– Балалар, бу гади генә урман түгел, ә әкияти урман. Урманга килеп эләккәнбез икән, әйдәгез искә төшерик әле. Без урманда үз-үзебезне ничек тотарга, нинди кагыйдәләрне үтәргә тиеш икәнбез? (3 нче слайд)

  1. Әкиятне тыңлау.

Тәрбияче. Балалар, игътибар белән тыңлагыз әле, мин сезгә бер әкият сөйлим.

Зур әкияти урманда төрле-төрле әкият геройлары яшәгән, ди. Көннәрдән бер көнне урманда янгын чыккан. Кайдан чыккан бу янгын, аны белүче булмаган. Бәлки, өч дуңгыз баласының шуклыгы аркасындадыр, ә бәлки Убырлы карчык учак ягып, сүндерергә оныткандыр. Кемнеңдер игътибарсызлыгы аркасында урманга зур зыян килгән. Әкият геройларының өйләре янып беткән. Кызыл Калфакның да өе янган. (4 нче слайд) Өч дуңгызның да (5 нче слайд), өч аюның да өе янып беткән. (6 нчы слайд) Теремкәй дә янган. (7 нче слайд) Хәтта Убырлы карчыкның тавык тәпиендә торучы өе дә янып юкка чыккан. (8 нче слайд)

Тәрбияче. Балалар, менә шулай итеп, безнең әкият геройлары өйсез калганнар. Көннәр дә салкынайтты, кыш та килеп җитте. Шуңа күрә аларга бик авыр. Балалар, сез аларга ярдәм итәргә телисезме?

– Әйдәгез, без сезнең белән аларга элекке өйләреннән дә матуррак итеп, әкияти өйләр ясарбыз. Балалар, безнең гадәттә өйләр нинди була? Нинди өлешләрдән тора?

– Әйе, безнең әкиятләрдә гадәти өйләргә охшаган өйләр дә, шулай ук күз күрмәгән өйләр дә булырга мөмкин. Менә бу рәсемдәге өйне карагыз әле. (Рәсемне карау.) Ул нинди?

– Ә бүген без сезнең белән үзебезнең рәсемебезне гади буяулар белән  генә ясамыйбыз. Мин менә монда сезгә төрле төстәге буяулар ясап куйдым.

Ә буяуны ясау өчен мин ПВА җилеме, көбек һәм әниләрегез тортлар пешергәндә куллана торган азык-төлек буявын кушып болгатып ясадым. Ә пумала урынына без мамыклы таякчыклар кулланырбыз. Ясаганнан соң, менә шушындый матур рәсемнәр килеп чыга. (Рәсемнәр карау.)

– Безгә рәсем ясар өчен нәрсәләр кирәк икән? Искә төшереп китик әле. (Рәсем ясый башлаганчы, һәркем уйлый.) Сез ясыйсы өйнең стеналары нинди, тәрәзәләре, ишекләре, түбәсе нинди булачак?

  1. Ял минуты. «Бар монда зур төлке».

Тәрбияче. Ә эшкә тотынганчы, әйдәгез, бергәләшеп ял итеп алыйк.

Бар монда зур төлке зур төлке, матур төлке.

Төлке, төлке, кил әле, биеп, биеп кит әле.

Бар монда зур аю, зур аю, матур аю.

Аю, аю, кил әле, биеп, биеп кит әле.

Бар кечкенә куян (керпе), кечкенә, матур куян (керпе).

Куян (керпе), куян (керпе), кил әле, биеп, биеп кит әле.

  1. Традицион булмаган рәсем ясау техникасын кулланып, өй рәсемен ясау. Балаларның мөстәкыйль эшләре.

Тәрбияче. Ә хәзер, әйдәгез, һәркем үзе ясыйсы өйне күз алдына китерсен дә эшкә тотынсын. (Эш барышында авырсынган балаларга булышу.)

Тәрбияче. Әйдәгез, балалар, рәсемнәрне карыйк әле. Сезгә үзегез ясаган өйләр ошыймы? Аларны әкият геройларына бүләк итәбезме? Әйдәгез, өйләрне менә монда беркетеп куйыйк. Ә менә әкият геройлары, сезгә рәхмәт әйтеп, бүләк бирделәр. Бу биремнәрне өйгә кайткач эшләрсез. Мондагы аерым кисәкләрне дөрес итеп тезеп ябыштырсагыз, нинди дә булса бер әкият рәсеме килеп чыгар. Ә хәзер, әйдәгез, ковер-самолетка утырыйк та кире бакчабызга кайтыйк.

III. Йомгаклау

Тәрбияче. Балалар, вакытыбыз бик күңелле  узды. Миңа сезнең белән сәяхәт итү бик ошады. Без бүген нинди яхшылык эшләдек? Нинди яңалык белдек? Балалар, бүгенге шөгыль турында кемгә сөйләрсез икән?

Сез – бик ярдәмчел, акыллы балалар, һәрвакыт бердәм булыгыз. Рәхмәт сезгә, балалар!