Әхмәт Фәйзи иҗатында Тукай образы

 

Тәнзилә НӘҖИПОВА,

Яшел Үзәндәге 5 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы  

Габдулла Тукай образын мәңгеләштерү өчен күп көч куйган Әхмәт Фәйзи әдәбият күгендә якты йолдыз булып балкый.

Габдулла Тукай – революциягә кадәрге  татар поэзиясенең иң якты йолдызы. Ул бик аз яши, ләкин шул кыска гына гомере эчендә дә хискә-фикергә гаҗәеп бай иҗат калдыра. Бу сер күп кенә язучыларны үзенә тартып, сихерләп тора һәм һәркайсының фикер йомгагы Тукайга барып ялгана.

Габдулла Тукай Әхмәт Фәйзинең дә гомере буе табынган шагыйре була. Шуңа күрә дә язучы иҗатының шактый өлеше Тукай исеме, Тукай образы, Тукай шигырьләре белән тыгыз бәйләнә. Аның бөеклеген, чын халык шагыйре икәнен бөтен илгә белгертүдә әдипнең роле зур була.

Ә.Фәйзинең Тукай образын әдәбиятта тудырудагы беренче адымы драматургиягә карый. 20 – 30 нчы еллар иҗатында Тукайга багышланган “Тукай Җаекта”, “Тукай” дигән сәхнә әсәрләре дөнья күрә.

Шагыйрь иҗатының тәүге адымы Җаекта башлана. Ә.Фәйзи дә “Тукай Җаекта” пьесасында аның иҗат юлын күрсәтүне Уральскидан башлап җибәрә. Бер пәрдәлек пьесада вакыйгалар шагыйрь эшләгән типографиядә бара. Типография эшчеләре Зариф, Зәйни, Әүхәди – элеккеге мәдрәсә шәкертләре, хәреф җыючылар. Алар Тукай шигырьләрен наборда вакытта ук яратып, сокланып укыйлар, чөнки ул алар йөрәгендәге ачы хәсрәтне оста итеп әйтеп бирә:

Күп яттык без мәдрәсәдә,

Аңламадык бернәрсә дә.

Селкенмәдек – таш төсле без,

Җилбер-җилбер җил бәрсә дә.

Тукай Рәкыйп мулла һәм типография хуҗасы Кәрим байның ачуын китерә торган тышкы кыяфәт белән эшкә йөри: озын чәчле, тар балаклы чалбар кигән, авызда папирос. Ул хуҗа белән мулла алдында үзен иркен тота, кыяфәте дә җитди, эшлекле. Сүзгә тапкырлыгы, белемле булуы белән Рәкыйп мулланың наданлыгын фаш итә:

Әйтик менә сезнең башыгызда

Әссыйфр күк чалма чалынган,

“Әссыйфр” күк шундый түгәрәк ул,

Әйтерсең  лә, шундый түгәрәк нуль,

Ә уртасы аның буш көррә

Шундый буш ул, фәкать җил өрә.

Ул, эшчеләрне яклап, типография хуҗасына каршы сүзләр сөйли башлый.

Мин сезнеңчә сөймим милләтне,

Сез муенга милләт исеменнән

Кидермәкче милли элмәкне.

Булмас, байлар милләт исеменнән

Салдыралмас безнең күлмәкне.

Нәтиҗәдә Кәрим бай Тукайны эшеннән куа.

“Тукай” драмасы “Тукай Җаекта” пьесасының дәвамы булып тора. Әсәрдә шагыйрьнең Уральскидан соңгы иҗат юлы һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәрге тормышы сурәтләнә. Автор халык улы Тукайның җанлы образын, эш-гамәлләрен тарихи дөрес итеп сурәтләүгә ирешә. Драма татар театры сәхнәсендә тарихи шәхесләрнең образын җанландыруда һәм Тукайның бөеклеген күрсәтүдә беренче тәҗрибә мәктәбе булып тора.

Ә.Фәйзи пьесаны язган вакытта аның кинолибреттосы өстендә дә эшли. “Тукай” киносценарие 1891 ел вакыйгалары белән башланып китә. Кечкенә Апуш, яңа чыпталар төялгән арба өстенә утырып, Казанга килә. Атлы абзый базар мәйданында: “Асрамага бала бирәм, кем ала?” – дип кычкыра.Бу – әсәрнең прологы гына. Әдип төп игътибарны Тукайның 1907 елда Казанга килүе һәм үлгәненә кадәр Казандагы тормышына юнәлтә.

Сценарийда Тукайның бүгенге рухи халәте дә, уйлары аша үткән көннәренә сәяхәт тә ачык чагыла.

…Тукай үзенең бүлмәсендә. Аны күңелсез, төшенке уйлар биләп алган. Ул үзен шагыйрь буларак халыкка кирәкми икән дигән фикергә килгән. Ә ул халыкка хезмәт итүдән башка тормышны күз алдына да китерә алмый. Шулвакыт Тукайның күзләре кем тарафыннандыр өстәлдә калдырылган кәгазьгә төшә: “Бүген унбердә китәм. Әгәр пристаньга төшәргә кирәк дип санамасагыз, хушыгыз. Әминә.”

Тукай, вакытның соң булуына һәм юлның ераклыгына карамастан, караңгыда, абына-сөртенә, пристаньга йөгерә.

Ул пристаньга килеп җиткәндә генә, пароход кузгалып китә. Пароход китеп югалган якка күзләрен текәп, Тукай озак басып тора. Аннан соң күз карашын кыя астындагы шаулы йөгерек дулкыннарга күчерә.

Аның күз алдыннан үткән тормышына бәйле истәлекләр уза: Казанга беренче аяк басуы, яшьләр белән беренче танышуы, Әминә белән очрашу күренешләре…

Ә.Фәйзи “Тукай” драмасы белән – әдәбиятыбыз тарихына сәхнә кануннарын яхшы белүче драматург, “Тукай” кинолибреттосы белән оста кинематограф  булып кереп кала.

Әдип гомере буе Тукайга табына, аның иҗатын бөртекләп өйрәнә.

Тукай шигырьләре Ә.Фәйзине үсмер чактан ук чиксез сокландыра.Үзе дә башлангыч шигырьләрен шагыйрь йогынтысында яза. Гомере буе аның шигъри җылысын тоеп яши, иҗат итә.

1925 елда язылган “Элегия” шигырендә Тукай элегияләренең аһәңе сиземләнә.  Эпиграф итеп шагыйрьнең “Көзге җилләр” шигыреннән өзек ала. Ә. Фәйзидә көз психологик кичереш, күңел халәте итеп бирелә.

“Шәһәрдә яз” (1934) шигырендә шагыйрьнең психологик реализмы ачык чагыла. Пейзаж күренешләре Тукайдагы кебек социаль күренешләрне калку итеп күрсәтергә ярдәм итә.

Язучы яшәү мәгънәсен дә Тукай кебек халкына тугрылыклы хезмәт итүдә күрә.

“Туктамадым, илгә хезмәт дигән

Авыр, әмма төз юл сайладым”, – дигән юллар бар аның “Сайладым” дигән шигырендә (1945).

“Тукай кабере янында” (1946) шигырендә бөек шагыйрьнең рухи тормышыбыздагы урыны, аз яшәсә дә, киләчәк буыннар өчен якты йолдыз булып калуы турында сүз бара.

Син аз яшәп, ил күгеннән

Якты йолдыз булып атылдың.

Ак эз сызып үтте ил күңелендә

Синең шигырең,моңың, акылың.

Үләренә өч көн кала язган соңгы шигыре дә остазына багышланган.

Белмим кайсы таулар күкрәгеннән

Һәйкәлеңнең ташы, тимере, —

Тик син үзең халык йөрәгеннән

Халык мәхәббәте – синең исемең,

Халык гомере – синең гомерең.

(“Габдулла Тукайга”, 1958)

Бу юллар әйтерсең лә аның Тукай белән саубуллашуы була.

Әхмәт Фәйзи – үз чорының танылган прозаигы да. Иҗатының иң югары ноктасы, төп китабы – “Тукай” романы. Бу әсәре өчен аңа 1958 елда Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелә.

“Тукай” романы тарихи-биографик характерда язылган. Әсәрдә без ХХ гасыр башындагы татар тормышы, халыкның күптөрле катлаулары белән очрашабыз. Романда 180 нән артык персонаж катнаша. Тукайның әти-әнисе, тәрбиягә алучылар, туганнары, иптәшләре, укытучылары реаль тормыштан алынган. Ә.Фәйзи яза башлаган әсәрен зур халык эпопеясе итәргә тели. Ул шагыйрь һәм милләт язмышын бербөтен итеп алып, “халык гомере – синең гомерең” идеясен халык тормышы аша реаль картиналарда сурәтли.

Яңа Бистә” дип аталган беренче бүлегендә ятим Габдулланың балачагы бирелә. Эпиграф итеп Тукайның “Дошманнар” (1912) шигырендәге түбәндәге строфаны ала:

Азмы какканны вә сукканны күтәрдем мин ятим?!

Азрак үстерде сыйпап тик маңлаемнан милләтем.

Кушлавыч, Кырлай, Өчиле авылларында булган вакыйгалар, Габдулланың авыр язмышы сурәтләнгән бүлекләр күңелне тетрәндерә.

Язучы шагыйрь турында истәлек кенә сөйләми, яшь “Апуш”ның тормышта ничек формалашуын да күрсәтергә тели.

Икенче өлеш “Кырлай” дип атала. Монда аның дөньяга күзе ачылган, крестьян тормышы белән ныклап танышкан урыны. Бу бүлектә гади хезмәт ияләренең авыр тормышы көчле бирелә. Кечкенә Габдулла читекче Мөхәммәтвәли белән Газизә, йомшак күңелле Мәмдүдә һәм Саҗидә, мәзәкче Заһит, Кырлай крестьяннары Сәгъди, халыкның моң-зарын үзенә туплаган Җаббарлар, Җиһаннар арасында үсә, дөньяны танырга өйрәнә. Ул, тормыштагы гаделсезлекләрне күреп, чын күңеленнән әрни һәм мохтаҗ кешеләргә ярдәм итү турында хыяллана. Җиде диңгез артындагы дию патшасын җиңеп, аның атларын алып кайтып, атсыз ярлы Җаббарга тапшырырга тели. Яки әфсен укып, староста малае Әхтәрине егып сала да аның хаксызлык белән алган яулыгын кире алып Тимригә бирә. Хыялланып кына калмый, җәберләүчедән үзенчә үч тә ала. Гомере буе байга эшләп, бернинди хезмәт хакы алмаган, гарипләнеп калган Җаббар абзый өчен, Хафиз байны телгәләп ташлыйм дип, кычытканлыкны чыбыркы белән өзгәләп бетерә.

Ә.Фәйзи “Җаек” бүлеген аеруча җентекләп яза, чөнки ул – Тукайның балалыктан – олылыкка, бүгеннән киләчәккә адым ясаган урыны. Әсәрдә Г.Тукай яшьтән үк белемгә омтылучан, үзенә һәм иптәшләренә таләпчән, гадел, кыю, туры сүзле, нечкә күңелле итеп бирелә. Белемнәре буенча үзеннән түбән булган шәкертләргә дә Габдулла тиң итеп карый, иптәшләренә теләктәш, ярдәмчел.

Ул, тугры Тукай булып танылгач та, Җаектагы тормышын онытмый. Сираҗетдин белән Әхмәтша хәлфәләренә рәхмәте гомере буена саклана.

Г.Тукайның яшьлеге, шагыйрь булып формалашуы борынгы Җаек шәһәре, шунда яшәгән төрле милләт кешеләре белән бәйле. Шунда ул Камил Мотыйгый оештырган мәдәни чараларда катнаша, типография эшчеләре белән аралаша, халыктагы уянуны тоя, рус әдәбияты белән якыннан таныша.

Әхмәт Фәйзи Габдулла Тукай образын мәңгеләштерү өчен бик зур көч куя. Гомеренең ахырына кадәр шагыйрь турында материал туплаудан туктамый. Тукай турында зур әсәр яза башлаган әдипнең тормышы да яшәлеп бетмичә, әсәре тәмамланмыйча кала. Әле аның хыяллары зурдан була…

Үзенең тормышын зур эшчәнлек, нәтиҗәле хезмәт белән уздырган язучы әдәбият күгендә якты йолдыз булып балкый, халык күңелендә мәңге яши.