Әхлаклылык бизи кешене

Әлфия НӘБИЕВА,

Актаныш районының  сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык мәктәп-интернаты башлангыч сыйныфлар  укытучысы

Шәхес үсешенә һәм формалашуында әхлак тәрбисенең никадәр мөһим булуы педагогикада борынгы заманнардан ук танылган. Атаклы чех педагогы Ян Коменский “Гадәтләр кулланмасы” дигән хезмәтендә борынгы Рим философы Сенеканың түбәндәге фикерен китерә: “Иң башта яхшы гадәтләргә өйрән, аннары – зирәклеккә,  беренчесеннән башка икенчесен өйрәнү авыр”. Шунда ук халыкта киң таралган хикмәтле фикерне дә җиткерә: “Кем фәннәрне үзләштерүдә өлгереп, яхшы гадәтләрне үзләштерүдә артта калса, шул өлгерүгә караганда күбрәк артта кала”. Атаклы швейцар педагогы Песталоцци киңәшләренә колак салыйк әле. “Әхлак тәрбиясе балалар учрежениеләренең төп бурычы булырга тиеш”,- дигән ул. Аның фикеренчә, бары әхлакый тәрбия генә яхшы холык, яшәү авыр чагында кешеләрдә ныклылык һәм шәфкатьле мөнәсәбәт формалаштыра…

Халкыбызның атаклы улы Ризаэддин Фәхретдиннең тәрбия турында басылган барлык китапларның тышына алтын хәрефләр белән язып куярлык сүзләре бар: “бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы үзгәртә алмас”.

Әхлак ул – кешенең эш-хәрәкәтләрендә, көндәлек тормышында билгеле бер калыпка салынган, билгеле бер кыйммәтләрдән торган сыйфат. Әхлаклылык сыйфатлары мәңгелек калып түгел, алар җәмгыятьтәге үзгәрешләр бәрабәренә үзгәреп торалар һәм шул рәвешле үзләре дә җәмгыятьне үзгәртәләр. Мәсәлән, кайчандыр тискәре сыйфат булып танылган әрсезлек бүгенге тормыш өчен иң кирәк сыйфатларның берсенә әйләнде.

Әхлак сыйфатлары, гадәттә , әхлакый аң, әхлакый кыйммәтләр, әхлакый хисләр кебек төшенчәләр аша билгеләнә.

Әхлакый аң – кешенең чынбарлыкны үзенең карашлары, рухи бәяләве аша таныпбелүе, шушы чынбарлыкны үз идеаллары аша чагылдыруы ул. Әлеге аң кешенең эш=хәрәкәтләрендә, яшәү принципларында, теге яки бу адымны ясаганда нинди юллар сайлавында күренә.

Әхлакый кыйммәтләр исә аерым кешенең яки кешеләр төркеменең рухи кыйбласын, яхшылык һәм яманлыкның асылын ни рәвешле аңлауларын чагылдыра. Монда инде кешенең, шәхеснең нинди идеалларга табынуы, аның яшәү максатын чагылдыручы төп төшенчәләр зур роль уйный. Әлеге идеаллар шәхеснең тормышында һәм яшәү рәвешендә, яшәү мәгънәсен билгеләгән эш- хәрәкәтләрендә чагыла.

Кешенең әхлакый тормышындагы эмоциональ якны горурлык, намус, вөҗдан, нәфрәт, оялу, һавалану яки үз-үзеңне артык ярату кебек хисләр билгели. Әхлакый хисләр кешенең башкаларга карата, үз-үзенә карата, иҗтимагый күренешләргә һәм, гомумән, тормышның үзенә карата субъектив мөнәсәбәтен чагылдыра. Хисләр дөньяны танып белү процессына да үтеп керә һәм, эзләнү шатлыгы, ачышлар бәхете, хакыйкать өчен көрәшләрдән кичерешләр булып, кешенең кылган барлык гамәлләрендә чагылыш таба.

Әлеге төшенчәләр үзара тыгыз бәйләнештә яшиләр һәм әхлак тәриясендәге  тоташ  бер процессның гаять күпкырлы булуын күрсәтәләр. Кешеләрнең эш-хәрәкәте әхлакый кыйммәтләр белән бәйләнешкә керә, әхлак таләпләренә карап үзгәрә һәм аерым бер кешенең эшчәнлеге дәвамында аның әхлакый аңында ныгып кала. Менә шуңа күрәдә билгеле бер шәхестә аң-акыл формалашуны әхлакый кыйммәтләр юнәлешеннән, әхлакый хисләрдән һәм әхлак гадәтләреннән аерып карарга ярамый.

Әхлак тәриясе бирү мәгариф системасында һәрвакыт игътибар үзәгендә тора Әхлакый тәрбия педагогик теориядә һәм мәктәп эшчәнлегендә иң төп проблема булды һәм ул шулай булып калачак. Әхлакый тәрбия дигәндә, без бай рухи сыйфатлар, этик нормалар булдыру һәм үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен төшендерү максатыннан, яшь буынга системалы тәэсир итүне аңлыйбыз.

Әхлак тәрбиясенең төп урыны – гаилә. Ата-ананың шәхси үрнәге йогынтылы сүзе, ягымлы һәм таләпчән мөгамәләсе тәрбиянең нигезен тәшкил итә. Ни кызганыч, хәзер күп гаиләләрдә нәкъ шулар җитешми. Ата-аналарның күбесе “дөнья куа”, баласын кешедән ким-хур булмаслык итеп киендерергә тукландырырга тырыша. Шуңа күрә аларның тәрбия белән шөгыльләнергә вакыты да калмый.

Ә безнең Такталачык мәктәп-интернаты мисалында хәлләр тагын да катлаулырак. Укучыларыбызның күпчелеге тулы булмаган гаиләләрдән, арада авыр гаиләләрдән дә булганнары бар. Ике атнага бер ялларга баласын алып китеп, мунча да кертмичә китереп куючы ата-аналар әхлак тәрбиясе белән шөгыльләнәдер дип әйтеп булмый. Кайбер балалар өчен эчүчелек, бозыклык әти-әнинең шәхси үрнәге булып тора. Шулай ук, геннар да үзен сиздерми калмый. Шуңа күрә дә бу очракта әхлак тәрбиясе тулысы белән диярлек мәктәп җилкәсенә төшә. Әхлак тәрбиясе процессында укытучы һәм тәрбиячеләрнең һәм мәктәп-интернатның барлык хезмәткәрләренең роле зур. Алар тиешле шартларны тудыра, эшне оештыра, балаларның укуы, хезмәте, ялы, уены һәм һәртөрле эшчәнлеге дәвамында әхлак мөнәсәбәтләрен тиешле якка юнәлтә.

Әхлак тәрбиясе бирүнең төп бурычлары укучы балада әхлак тәҗрибәсе тудырудан гыйбарәт. Яхшыны яманнан, яманны яхшыдан аера белү сыйфатлары кешедә яшьтән үк тәрбияләнә. Ул аларны көндәлек тормышы, эше, эшчәнлеге, башкаларга мөнәсәбәте белән ныгыта гына бара.

Яшь буынны намуслы, игелекле, әхлаклы итеп тәрбияләүдә, уңай сыйфатларын үстерүдә халык авыз иҗаты әсәрләренең дә тәрбияви әһәмияты аеруча зур. Сәнгатьлелек, тирән әхлакый эчтәлек, гади форма, балаларның танып-белү дәрәҗәсенә туры килү фольклорны балачакның аерылгысыз юлдашлары итә.

Узган уку елында башлангыч сыйныфлар атналыгы кысаларында үткәрелгән “Әбиемнең күңел сандыгы” фольклор кичәсенең тәрбияви әһәмияты зур булды дип саныйм. Җанлы һәм тапкыр сүзле мәкаль-әйтемнәр, санамыш, такмак, такмаза, табышмак, әкиятләр балаларда тел матурлыгын тоемлауны тәрбиялиләр, танып-белү эшчәнлеген үстерәләр. “Әкиятләр кичәсе”, “Табышмаклар кичәсе” үткәрү башлангыч сыйныф укытучылары практикасында киң кулланыла.

Ата-бабаларыбыз инсафлылык, кешелеклелек һәм башка әхлакый сыйфатлар тәрбияләү буенча гаять бай тәҗрибә туплаган. Халык авыз иҗаты әсәрләре белән беррәттән, татар халкының гореф-гадәтләре, йола бәйрәмнәре дә әхлаклылык тәрбияләүгә булыша.

Халкыбызның рухи мирасын китаплардан, газета-журналлардан гына түгел, ә бәлки үзебезнең милли төбәк җирлегенә таянып өйрәнү тормышка якынрак килергә, әби-бабай, әти-әниләребезнең әхлакый тәртип-кагыйдәләрен барларга мөмкинчелек тудыра.

Укучыларга әхлак тәрбиясе бирүдә традицион булмаган чараларның берсе булып балаларны иманлы, инсафлы итеп тәрбияләүдә ислам диненең иҗтимагый әһәмияты искиткеч зур. Ислам дине тынычлык, халыклар арасында дуслык, үзара ярдәмләшү өчен көрәшә, кешеләрне бозыклык эшләүдән тыя. Ислам берәүне дә начарлыкка өйрәтми. Анда гел яхшылыкка гына өндәгән күпсанлы чакыру вәгазьләр бар. Алар барсы да ислам әхлагы нигезен тәшкил итә. Ислам әхлагын саклаган һәр кеше дә бәхетле, сау-сәламәт, рухи яктан көчле була, чөнки ул иманлы.

Безнең мәктәптә соңгы елларда традициягә кергән Корбан ашы чарасы әхлак тәрбиясе бирүдә зур роль уйный. Монда вәгазь тыңлау, дини бәйрәмнәрне белеп калу, табын әдәбе, өлкәннәргә хөрмәт тәрбияләү – барысы да әхлаклы шәхес тәрбияләүгә юнәлдерелгән.

Әхлак тәрбиясе бирүнең нәтиҗәләре тиз күренми. Мәсәлән, тапкырлау таблицасын берничә көн, бер атнада ятларга мөмкин. Ә әхлак тәрбиясен биргәндә бер үк нәрсәне күп тапкырлар озак вакыт дәвамында искә төшереп, тормыштан мисаллар китереп кенә аңга илтеп җиткерергә була.

Мәктәп-интернатта укучы балаларга әхлак тәрбиясе бирү тәүлек әйләнәсендә бара. Монда эшләүче һәрбер педагогның, һәрбер хезмәткәрнең үз-үзен тотышы да, киенүе дә, бер-берсе белән мөгамәләсе дә балалар өчен үрнәк булып тора. Шулай ук сыйныф сәгатьләре, тәрбия чаралары әхлак тәрбисе бирүдә мөһим урынны алып тора. Бу эшләргә әзерләнгәндә мин Вил Казыйхановның “Әхлак дәресләре” китабыннан файдаланам.