Ак, пакь сөттә икән әле үләннәрнең файдасы
№ 123
(Әзерлек төркеме өчен шөгыль)
Гөлфәния НИКИТИНА,
Чаллыдагы 118 нче «Алмакай» балалар бакчасының югары квалификация категорияле тәрбиячесе
Максат: Балаларга сөтнең кайдан килүе һәм сөт ризыкларының файдасы турында аңлату.
Бурычлар:
– балаларны әби-бабайларга мәрхәмәтле, инсаф-ихтирамлы булырга өйрәтү. Аларның кайгыртучанлыкларын аңларга, тыңлаучан булырга кирәклеген аңлату;
– авыл табигатенә соклану, мәхәббәт тәрбияләү. Табигатьнең матурлыгын күрә белергә өйрәтү;
– сөттән күп ризыклар ясалуы турында мәгълүмат бирү;
– сөтнең авыруларга шифа бирүе белән таныштыру;
– сөтне эчәргә һәм сөт ризыкларын ашарга теләк уятуга шартлар тудыру.
Шөгыль барышы
(Музыка залының бер яртысы – ишегалды, икенче яртысы – бакча, уртада – читән. Читәндә – ясалма үрмәле гөлләр. Ишегалдында – ямь-яшел чирәм. Бакчада – җиләк-җимеш агачлары. Алгы планда – алмагач. Алмагач төбендә – агачтан ясалган түгәрәк өстәл, өстәл янында – агач урындыклар. Өстәлгә ашъяулык җәелгән, самовар, чынаяклар куелган. Бакча кырыенда өйдән чыга торган ишек күренеп тора. Әби белән бабай, бер-берсе белән сөйләшеп, өстәл янында утыралар.)
Әби. Шундый матур табигать кочагында, авылда гомер кичердек бит, бабасы.
Бабай. Мондый оҗмахтан кая китәсе килсен инде, әбисе.
Әби. Өч балабызны тәрбияләдек. Аллага шөкер, әдәпле, тәрбияле булдылар, үз урыннарын таптылар. Сарай тулы мал-туар, ишегалды тулы кош-корт булды. Шуңа күрә хезмәт сөеп, эшкә өйрәнеп үстеләр.
Бабай. Әйе шул. Җәйге ял дип, кичә генә оныкларыбыз да кунакка кайттылар. Бакча башындагы уйсулыкка җиләк җыярга дип төшеп киткәннәр иде, озакладылар, нишләптер. (Өйгә керергә җыенганда гына, балалар тавышы ишетелә. Шау-гөр килеп, Айнур, Илнур, Лилия, Ләйсән ишегалдына килеп керәләр.)
Әби. И-и-и, бигрәк озак йөрдегез инде, балакайларым!
Илнур. Җәйге болында бигрәк рәхәт бит! Сезне дә, авылны да, болыннарны да бик сагынып кайттык. Күршедәге дусларыбыз да керерләр әле.
Бабай. Әйдәгез, балалар, утырыгыз. Җиләкчеләргә мин самоварны яңартып җибәрим. Без бит әбиегез белән җәй көне чәйне табигать кочагында – бакчада эчәбез. Саф һавада чәй аеруча тәмле тоела.
Лилия.
Әбием, без болында
Җиләк җыйдык, ял иттек.
Матур болын чәчәгеннән
Тәкыя үреп кидек.
Әби.
Әйдәгез, балакайлар,
Утырыгыз табынга.
Сезнең өчен тәмле ризык
Әзерләдем тагын да.
Кулларыгызны юып,
Өстәл янына үтегез.
Йөземле гөбәдиядән
Ягез, авыз итегез!
(Барысы да түгәрәк өстәл тирәли утыралар. Гөбәдияне мактап ашыйлар).
Айнур.
Төбендәге эремчек
Бигрәк тәмле, әбекәем!
Әби.
Ул эремчек – корт була,
Куанып аша, бәбкәем!
Ләйсән.
Сөтле чәең сагынып кайттык,
Җиләкле, мәтрүшкәле.
Хуш исле, кайнар чәеңне
Әбием, тагын яса әле.
Илнур.
Тәмләп кенә чәй эчәбез,
Бик яратып сыйларны.
Күмәчкә ягып ашыйбыз
Ап-ак йомшак майларны.
Әби.
Май түгел ул, улым, бел.
Каймак ул күчтәнәчкә.
Сыер сөтеннән аерттым
Ягарга дип, күмәчкә.
Айнур.
Ә бу балны ашаганда,
Телне аздан йотмадык.
Шәһәрдә бит кибетләрдә
Без мондыйны тапмадык.
Бабай.
Бал түгел ул. Шәһәрдә
Сатылмыйдыр базарда.
Әбиең кайната аны,
Сыерыбызны саугач та.
Шикәр белән әзерләсәң,
Эри, телгә салгач та.
Ләйсән.
Озак булдык болында,
Кайткан идек бик сусап.
Әби йогуртын ашагач,
Без куйдык иркен сулап.
Әби.
Анысы да – сыер бүләге.
Йогурт түгел, ул – катык.
Чөгендер кушып ясадым,
Баллы да түгел артык.
Илнур (Р.Миңнуллинның «Катык» шигырен сөйли).
Әби сөтне куерткан –
Татлы катык оеткан.
Караган идем кабып,
Телне йотарлык катык.
Әби.
Сөт өсте, катык, майлар,
Һәрберсе – сыер сые.
Шәһәрдәге кебек түгел,
Сөте дә бигрәк куе.
(Өстәл уртасына тәлинкә белән кайнар коймак китереп куя.)
Коймактан авыз итегез,
Камыры да сөт, майдан.
Ләйсән.
Коймагы да коймагы,
Агып тора каймагы!
Табада пешеп тора,
Табынга төшеп тора.
Кайнар! – ялан кул тотма.
Тәмле! – телеңне йотма. (Ш. Галиев. «Әбиләрдә кунакта»)
(Балалар, чәй эчеп бетергәч, әби-бабайларына рәхмәт әйтеп, өстәл яныннан кузгалалар.)
Айнур. Без узган елда әти-әниләр белән диңгез буенда ял иткән идек. Ә авылда аннан да рәхәт икән! Су буйлары, болыннары, урманнары! Ә әбинең тәмле сыйлары гына да ни тора! (Әбисен кочаклап ала.)
(Шулвакыт чыр-чу килеп, ишегалдына күрше кызлары, малайлары килеп керә. Кочаклашып күрешәләр, сөйләшәләр. «Бигрәк үскәнсең, үзгәргәнсең, күлмәгең бигрәк килешле, сагындык үзегезне» дигән сүзләр ишетелә.)
Лилия. Без шәһәрдән кызыклы уен өйрәнеп кайттык. Дусларыбызга өйрәтербез. Әйдәгез, уйнап күрсәтик!
(Алар уйный башлыйлар. Самовар сайлап куела. Калганнары читкәрәк тезелешеп утыралар. Әби балаларга ширбәт исемнәре әйтеп чыга, аларны «самовар» ишетмәскә тиеш. Әби «самовар»ның колагын тотып: «Чәй эчәргә килә-килә… шикәр!» – ди.
«Шикәр», акрын гына килеп, самоварның аркасына төртә дә, үз урынына барып утыра. «Самовар» карый, балаларның барысы да баш бармакларын өскә каратып утыра. «Самовар» кем төрткәнен әйтергә тиеш. Әгәр белсә, тоткан бала «самовар» була. Белмәсә, «шикәр»гә икенче исем кушылып, уен дәвам итә. Өч мәртәбә әйтә алмаган «самовар»га җәза бирелә. Бу уенның җәзалары – күптән күрешмәгән дусларның үз сәләтләрен күрсәтергә сәбәп кенә булып тора.)
Ләйсән. Әбием, бабам! Без күчтәнәчкә тәмле ризыклар гына түгел, җыр да алып кайттык. («Әбиемә» җырын (А. Хәмзин сүзләре, З. Минһаҗева көе) башкаралар.)
Алдым кулыма каләм,
Ни язарга мин беләм.
Авылдагы әбигә
Хат язам, әйтеп сәлам.
Куш.:
Әбием, бәгърем, хәлең ничек?
Мине сагынасыңмы?
Озакламый җәйләр җитәр,
Мине каршыларсыңмы?
Бигрәк озак үтә кыш,
Көткән чакта җәйләрне.
Төшләремдә эчәм гел
Җиләк салган чәйләрне.
Күчтәнәчкә чикләвек
Җыеп җибәргән идең.
Әйбәт итеп укырга дип,
Файдасы тияр, дидең.
Рәхмәт әби, онытмам,
Игелегеңне мәңге.
Ходай биреп, күрешергә
Насыйплар булса иде.
Әби. И-и-и, балакайларым, һәрбер сүзе минем турында язылган кебек. Рәхмәт яугырлары.
Айнур. Бабакаем, җыр «Әбиемә» дип аталса да, рәхмәтләре сиңа да, үпкәләмә. (Бабайларын кочаклап алалар.)
Әби. Дусларыгыз белән һәрчак шулай тату яшәгез!
Барысы бергә. Рәхмәт, әбекәй! (Күрше малайлары, кызлары, саубулашып, чыгып китәләр.)
Бабай. Мин, якындагы болынга төшеп, печән чабып меним әле. Сыерны, кәҗәне, сарыкларны, көтүдән кайткач, үзләрен дә сыйларга кирәк. Чөнки, юкка гына, «Сыерның сөте –телендә», дип әйтмәгәннәр. Болында нинди үлән ашаганына карап, сөтнең тәме, төсе, куелыгы үзгәрә. Сыер әрем ашаса, сөттә бераз әрем тәме, кыр суганы ашаса, сарымсык тәме була. Тәмле үлән белән сыйланса, сөтеннән дә хуш ис килеп тора.
Айнур.
Безнең сыер көн дә кырдан
Чүлмәк-чүлмәк сөт ташый.
Ул бит яшел үлән ашый,
Сөтне ничек ак ясый? (Ш. Галиев «Аптыраган»)
Бабай. Сыер яшел үлән ашаса да, организмы ак сөт ясап чыгара. Аксым һәм май бөртекләре булганга күрә, сөтнең төсе дә ак була. Өстәлдә ризык күп булганга күрә, «Сыйлы көнем – сыерда», дигән сүз бар халыкта.
Әби. Ат сөте дә бик файдалы. Аннан камыз ясыйлар. Кымыз да, кәҗә сөте дә бик күп авырулардан дәвалый.
Ләйсән. Әбием! Бабаем! Без әле кич кенә кайтсак та, күпме яңалык белдек, күпме тәмле ризык белән сыйланырга өлгердек. Аларның һәммәсе дә сөттән ясалган. Моңа кадәр кайберләрен татып та карамаган идек. Шәһәргә кайткач, барысы турында да иптәшләребезгә дә сөйләрбез. Рәхмәт сезгә!
Айнур. Бабай! Болынга печән чабарга төшкәндә, безне дә үзең белән ал әле. Без җыярга булышырбыз. (Бабай да, балалар да әзерләнеп төшеп китәләр, әби аларны озатып кала.)
Искәрмә. Сценарийда автор шигырьләре файдаланылды.