Ак халатлы шәфкать ияләре

№ 179

(VIII – IX сыйныф укучылары өчен биология фәненнән сыйныфтан тыш чара)

Гөлсинә ХАФИЗОВА,

Лаеш районы Татар Янтыгы төп мәктәбенең I квалификация категорияле биология укытучысы

Максат: медицина һөнәрләренә юнәлеш бирү.

Бурычлар:

медицина тарихы, бөек галимнәр – табибларның медицина фәнен үстерүдә, куркыныч авыруларны дәвалау һәм кисәтүдә күрсәткән геройлыклары белән таныштыру;

– медицина белемнәренең нигезе буларак биология фәнен өйрәнүгә кызыксынуны үстерү;

– медицина хезмәткәрләренең Бөек Ватан сугышында ролен ассызыклап күрсәтү.

Җиһазлау: сәхнә түрендә медицина эмблемасы урнаштырылган. Сәхнәдә – картоннан эшләнгән китап сурәте, анда «Ак халатлы шәфкать ияләре» дигән язу эленгән.

Үткәрү формасы: телдән  журнал, сәхнәләштерелгән күренеш.

Чараның барышы

(Табиблар турында җыр яңгырый.)

1 нче алып баручы.

Табиб дигән һөнәр иясе ул

Күктән иңгән, гүя фәрештә.

Сабырлык та, түземлек тә мөһим,

Гаделлек тә кирәк бу эштә…

Биология укытучысы. Укучылар! Телдән журналыбызның беренче битен ачабыз. Бу биттә сез медицинаның кайчан һәм кайдан башлануы турында белерсез. Безнең борынгы бабаларыбыз авырганда нинди медицина ярдәме алды һәм аларны кемнәр дәвалады икән? Шул турыда тарихка күз салыйк әле.

Сәхнәләштерелгән күренеш

Катнашалар: укучы һәм алып баручылар.

Укучы (килеп керә). Ой! Мин кайда?

1 нче алып баручы. Син XIII гасырда. Без сиңа XIII гасырда кешеләрне ничек дәвалаулары турында сөйләрбез. Тыңла!

2 нче алып баручы. Беренче медицина факультеты XIII гасыр ахырында Париж шәһәрендә ачылган. Әле бу вакытта вафат булган кешеләрне яру тыелган булган. Шуңа күрә ул вакытта анатомия фәне факультетта әле бөтенләй укытылмаган. Моннан тыш, булачак табиблар, бернинди шартларда да операция ясамаячакмын дип ант биргәннәр. Чөнки ул заманда операция ясау – үзеңне иң түбән эшкә багышлау дип саналган.

1 нче алып баручы. Факультетта дин белеменә, фәнни бәхәсләрдә катнашырга өйрәткәннәр, борынгы грекларның медицинага багышланган трактатларын ятлатканнар, һәм шуннан соң, монда укып белем алучылар, медицина магистрлары булып саналганнар.

Укучы. Ә операцияне кемнәр һәм ничек ясаганнар соң?

2 нче алып баручы. Операцияләрне цирюльниклар ясаган. Безнеңчәгә күчереп әйтсәк, цирюльниклар – гади чәчтарашлар (парикмахерлар). Алар сакал-мыекларны кырганнар, шуңа күрә аларның кулларында һәрвакыт скальпель булган. Цирюльниклар кыру-кисүдән курыкмаган. Әгәр пациентка операция ясарга кирәк булса, аны цирюльник кына ясый алган, шуңа күрә һәр магистр үз янында цирюльник тоткан.

1 нче алып баручы. Магистр авыруның өенә килгән, аны тыңлаган, кием аркылы гына авыруны тоткалап караган, чөнки  аңа  шәрә тәнгә карарга ярамаган. Шуннан соң магистр уйланып озак кына басып торган һәм читтән генә цирюльникка тәннең кай җирен кисәргә кирәклекне бармагы белән төртеп күрсәткән.

2 нче алып баручы. Цирюльник авыруның киемнәрен салдырганда магистр артына борылып торган. Тәрәзәдән бакчага карап торган килеш кенә, ул авыру кешенең кычкыруын, ыңгырашуын һәм цирюльникның үз эшен мышный-мышный башкаруын тыңлап торган.

Укучы. Ә авыру кеше нигә кычкырган соң, аңа наркоз бирергә онытканнармы әллә?

1 нче алып баручы. Нинди наркоз? Ул вакытта наркоз бөтенләй дә булмаган. Наркозны XIX гасыр урталарында гына ачканнар әле.

2 нче алып баручы. Шуңа күрә XIII гасырда  операция ясатырга ризалашу җиңел булмаган. Ул вакытта операция ясату җәзалауга тиң булган.

1 нче алып баручы. Ялкынсынудан саклау өчен ярага кайнап торган май агызганнар, бәйләү урынына тамырларны яндырганнар.

2 нче алып баручы. Тиле каннан арыну өчен күктә йолдызларның урнашуына карап кан агызганнар, сөлек салганнар. Сынган очлыкларны дәвалый белмәгәннәр, шул сәбәпле очлыкларны кисеп кенә атканнар! Күрәсез, авырыр өчен кешенең сәламәтлеге нык булырга тиеш булган. Юкса, бу авырлыкларга ничек түзмәк кирәк!

1 нче алып баручы. Цирюльниклар еш кына бер урыннан икенче урынга күчеп йөргән, ярминкәләр вакытында чатырлар корып яшәгәннәр, шул төбәктәге авыруларны дәвалаганнар. Алар халыкка үз-үзләрен тәкъдим иткән, дәваланырга чакырганнар.

2 нче алып баручы. Мондый дәвалаучыларның авыруларны ничек итеп терелтә алуын күз алдына китерегез инде.

1 нче алып баручы. Башка дәвалаучылар булмагач, халык нишләсен инде – цирюльникларга мөрәҗәгать иткән. Билгеле, алар кешеләрне дөрес итеп дәвалый алмаганнар, чөнки белемнәре бөтенләй дә булмаган.

Биология укытучысы. Укучылар, сез кыскача гына борынгы медицина тарихы белән таныштыгыз. Ә хәзер табибларның йогышлы авыруларны кисәтүдә һәм дәвалауда, шулай ук Бөек Ватан сугышы вакытында героик һөнәр иясе булуларын раслаучы чыгышлар тыңларсыз.

Укучылар! Телдән журналыбызның икенче битен ачабыз.

1 нче укучы. Медикларның девизын һәркайсыгыз беләдер: «Светя другим – сгораю», ягъни «Кешеләргә яктылык өләшеп, үзем янам». Әйе, медицина ул – фән, сәнгать, геройлык.

2 нче укучы. Тиф, чума, холера, тропик лихорадка, дифтерия һәм башка куркыныч һәм йогышлы авырулар турында ишеткәнегез бардыр. Әлеге авыруларның йогышлылык дәрәҗәсен билгеләү өчен, табиблар холера вибрионнары булган суны да үзләре эчеп караган, чума авыруыннан үлгән кешенең күлмәген дә кигәннәр, үзләрен чебен-черки һәм талпаннарга да тешләткәннәр.

3 нче укучы. 1880 елда француз галиме Луи Пастер, котырган эт тешләү нәтиҗәсендә үлеп баручы кызны күреп, бу авыруның серен ачарга үз-үзенә сүз биргән. Котыру авыруыннан беркем дә исән калмый торган булган, авыру эләктергән һәркемне үлем көткән. Л.Пастер тикшерү өчен котыру авыруы белән авыручы хайванның селәгәен алган. Парижның һәр почмагыннан аңа авыру этләрне китергәннәр. Аз гына саксызлык күрсәткән очракта да, Пастерга башкалар кебек үк үлем куркынычы янаган.

Галим котыру авыруына каршы дару таба алган, котырган эт тешләгән кызны дәвалап терелткән. Һәм шуннан соң Парижга – Луи Пастер янына, барлык илләрдән, терелүгә өмет итүче халык агылган. Смоленск губернасының 19 крестьяны, «Париж», «Пастер» сүзләреннән кала французча бер сүз белмәгән-аңламаган килеш Пастер янына барып җитә алган. Луи Пастер исә, әлеге 19  крестьянның 16 сын коткарып кала алган. Бөтен дөньяда Пастер исемен йөртүче һәм котыру авыруыннан дәвалаучы лабораторияләр эшли башлаган. Бүгенге көндә котыру авыруыннан дәвалау уңышлы башкарыла. Эт, бүре тешләгән кешеләр бик тиз арада сырхауханәгә мөрәҗәгать итә һәм тиешле ярдәм алалар.

4 нче укучы. Узган гасырның 30 нчы елларында икенче куркыныч авыру – энцефалит авыруы баш калкыта. Ерак Көнчыгыш тайгасында котыручы энцефалит авыруының серен аңлар өчен академик Евгений Никандрович Павловский җитәкчелегендәге табиблар төркеме экспедициягә җыена. Авыру сезонлы характерда була. Кешеләр, гадәттә, яз һәм җәй көннәрендә авырый. Авыру йогышлы түгел, кешедән-кешегә күчми. Энцефалит белән бер генә тапкыр булса да тайгада булган кешеләр чирли. Галимнәр мондый авыруларның күчерүчесе булырга тиешлеген ачыкламакчы була. Алар черкиләрме, талпаннармы, бөгәлчәннәрме, кайсы бөҗәкнең авыруны күчерүче булуын ачыкларга тели. Менә шуңа төшенгәнче, табиблар үзләренең өч иптәшен югалта. Өч табиб энцефалит белән авырып китә һәм үләләр.

5 нче укучы. 1897 елда Австрия табибы Франц Мюллер чума эпидемиясе вакытында Һиндстанда эшли. Чума авыруына каршы дәва табу максатында, галим чума бактерияләре культурасын лабораториясенә алып кайта. Бактерияләр белән эшләгәндә ул үзе авыру йоктыра. Үзендә авыру билгеләрен күреп, Мюллер тиздән үләчәген аңлый һәм, чиста кәгазь алып, болай дип язып куя: «Мин чума йоктырдым, минем янга табиблардан беркемне дә җибәрмәгез. Мин ике-өч көннән үләчәкмен». Язулы кәгазьне Мюллер лабораториясенең тәрәзәсенә ябыштырып куя. Бу – галимнең үз-үзенә чыгарган үлем карары була.

Мюллер, үзендәге авыру билгеләрен игътибар белән күзәтеп,  гомеренең соңгы минутына кадәр дәфтәргә язып бара. Ике тәүлектән соң галим үлә. Мюллерның эшен безнең ватандашыбыз – доктор Владимир Хавкин дәвам иттерә. Хщзер аның исемен Һиндстанның Бомбей шәһәрендәге бактериологик институт йөртә. Һиндстанга баргач,  Хавкин чума авыруына каршы вакцина уйлап таба. Вакцинаны сынарга вакыты булмау сәбәпле, табиб аны үзендә сынарга була. 1897 елның 10 гыйнварында яшь галим үзенең тире астына зур дозада үлгән чума бактерияләре булган вакцинаны кертә. Галим бик каты авырый башлый, температурасы 39ºС тан да югарырак күтәрелә, тик ул ихтыяр көчен югалтмый, үзенең ничек авырганлыгын, авыруның билгеләрен җентекләп язып бара. Терелгәч, галим вакцинаның дозасын төгәл итеп исәпли һәм башка кешеләргә прививка ясарга ашыга, чөнки бу вакытта чума авыруы бөтен Һиндстанда таралган була.

6 нчы укучы. Табиблар үзләрендә агу тәэсирен дә, вакциналарны да сынаган, океан төбенә дә төшкәннәр, иң биек тау башларына да күтәрелгәннәр. Космик очышлар эрасы башлангач, космоска очучы беренче табиб-космонавт та ватандашыбыз Борис Егоров була! Әйе, табиб – героик һөнәр!

7 нче укучы. Бөек Ватан сугышы тәмамлануга тиздән 76 ел тула. Бөек Ватан сугышы табиблар өчен дә бик авыр сынау булган. Сугышта хиурглар да, терапевтлар да, эпидемиологлар да, урта медицина хезмәткәрләре дә катнашкан. Мәктәпне әле генә тәмамлаган егет һәм кызлар, тизләтелгән курсларда медик һөнәренә өйрәнеп, шәфкать туташы һәм санинструкторлар булып сугышка киткән.

Табибларга бөек табиб Николай Иванович Пироговның Кырым сугышы вакытында эшләгән хәрби-кыр хирургиясе турында хезмәтләре нык ярдәм иткән. Яралыларны, яралану дәрәҗәсе буенча, төркемнәргә аеру, наркоз астында кыр шартларында операция ясау,  яраланган аяк-кулларны кисеп ташламыйча гипслы повязкалар куеп дәвалау, Пирогов хезмәтләрен өйрәнү нәтиҗәсендә генә мөмкин булган. Табиблар авыруларны ташлап китмәгән, алар белән бергә авырлыкларны кичергәннәр, әсирлек газапларын узганнар. Операцияләр һөҗүм барган вакытта да туктап тормаган, дәвам иткән. Кирәк булган очракта табиблар авыруларга үз каннарын салган. Шәфкать туташлары исә, үз тормышларын куркыныч астына куеп, авыруларны сугыш кырыннан алып чыккан.

8 нче укучы. Сугыш медицинага зур үзгәрешләр дә керткән. 1942 елда пенициллин уйлап табу антибиотиклар эрасын башлап җибәргән. Ясалма сулыш алдыру аппараты уйлап табылу хирургларга баш мие белән йөрәккә операция ясаганда зур мөмкинлекләр тудырган. Реаниматология фәне – клиник үлемнән кешене тормышка кире кайтару турында фән үсә башлый.

9 нчы укучы. Әйе, медиклар җиңүгә зур өлеш керткән. Бөек Ватан сугышы вакытында бер генә эпидемия очрагы да булмаган. Авыруларның –90, яралыларның проценты терелеп сафка баскан. 116 мең хәрби медик орден һәм медальләр белән бүләкләнгән. 47 медикка Советлар Союзы Герое исеме бирелгән. Н.Н.Бурденко, А.В.Вишневскийларның исемнәре Мәскәү, Казан   клиникаларына бирелгән.

10 нчы укучы. Тагын бер тапкыр артка әйләнеп карыйк. Бүгенге көндә Җир йөзендә чәчәк авыруы инде күптән юк. Бик күп йогышлы авыруларны кисәтү өчен прививкалар ясыйлар. Органнарны күчереп утырталар, баш миенә һәм йөрәккә операция ясау – инде беркемне дә гаҗәпләндерми. Кешелек дөньясына күп зыян салган чума, холера, дифтерия, түберкулез авырулары борынгы заманда калды сыман. Ләкин телевизор, интернет аша без бу авыруларның бөтенләй юкка чыкмавы, каядыр яшеренеп торуы, аларны кисәтүгә игътибарны бераз гына киметсәң дә, бу авыруларның баш калкытырга  һәрчак әзер торуы турында укып беләбез. Туберкулез авыруына каршы яңа туган балаларга прививка ясала. Кызамык, дифтерия, столбняк, полиомиелит авыруларына каршы да прививкалар даими ясала.

Биология укытучысы. Укучылар, коронавирус дигән авыру планетаның барлык илләренә таралды, пандемия игълан ителде, Җир шарында бик күп кешене һәлак итте. Менә шушы урында тагын бер тапкыр табибларның батырлыгы турында әйтеп китмичә булмый. Табибларга гаиләләреннән аерылып «кызыл зона»ларда эшләргә, кешеләрне дәваларга туры килә. Коронавируска каршы вакцина эшләү өстендә галимнәребез бик нык тырышлык куйды. Вакцина табылды, сыналды. Бүген прививка ясау башланды. Табибларның бүгенге көндәге батырлыклары санап бетермәслек. Благовещенск шәһәренең кардиология үзәгендә 2 апрель көнне янгын чыга. Беренче катта йөрәккә операция ясаучы табиблар, тормышларына куркыныч янауга да карамастан, эшләрен дәвам иттерә, операцияне ясап бетерәләр. Геройлык түгелмени бу?! Тормышта һәр көнне геройлык өчен урын бар.

Биология укытучысының йомгаклау сүзе. Экологик хәлнең бозылуы аркасында килеп чыга торган авырулар турында да озаклап сөйләп була. Һәркемнең экологик культурасы тиешле дәрәҗәдә үскән, табигатькә һәрвакыт сакчыл караш булса, экологик тигезләнеш сакланып калыр иде, билгеле. Әгәр шуңа ирешә алмасак, кешелеккә табиблар гына да булыша алмаска мөмкин бит, шуны онытмасак иде. Зарарлы гадәтләрдән арыныйк, озак һәм бәхетле яшик! Ә ак халатлы һөнәр ияләре безгә һәрвакыт ярдәмгә килерләр!