Агач материалын нәфис эшкәртү. Штангенциркуль ярдәмендә деталь үлчәмнәрен үлчәү

Дилшат МӨХӘММӘДИЕВ,

Актаныш районындагы Балалар иҗат үзәгенең югары квалификация категорияле өстәмә белем бирү пдагогы, Татарстанның атказанган укытучысы

Максат hәм бурычлар:

– укучыларны детальләрнең үлчәмнәрен штангенциркуль ярдәмендә 0,1 мм га кадәр төгәллек белән үлчәү кагыйдәләренә һәм алымнарына өйрәтү;

– укучыларда төгәллек, пөхтәлек, бер беренэ хөрмәт, хезмәтне ярату тәрбияләү.

Занятие формасы: сөйләм, күрсәтү, эшләү.

Тәрбияви мәсьәлә: мөстәкыйльлекне үстерү, эш коралларына сакчыл караш булдыру.

Җиһазлау: штангенциркульләр, эчке һәм тышкы диаметрларын үлчәү өчен агач кисәкләре, эшләнмәләр, үрнәк детальләр, сызымнар, плакатлар, агачны кулдан эшкәртү кораллары.

Хезмәт объекты: уенчык машина өчен валик ( күчәр) үлчәмнәрен билгеләү.

Дәрес барышы

  1. Оештыру өлеше

Занятиегә әзерлекне тикшерү. Дежурларны билгеләү.

  1. Актуальләштерү
  2. “Агач материаллары” темасын кабатлау.

– Агач материалын кайларда кулланалар?

– Текстура нәрсә ул?

– Агач материалы төрләре.

  1. Агачны эшкәрткән вакытта тамгалау өчен кулланыла торган эш кораллары:

сызгыч, столяр почмаклыгы, штангенциркуль, агач чүкеч.

  1. Сызым эскиздан нәрсәсе белән аерыла?

а) сызым якынча кулдан эшләнә;

ә) махсус сызу кораллары белән һәм тиешле масштабта эшләнә;

б) бернәрсәсе белән дә аерылмый.

  1. Шаблон дип нәрсәне атыйлар?

а) детальнең эскизын;

ә) детальнең сызымын;

б) детальнең контурын күрсәтүче пластинаны.

III. Укучыларны занятие темасы hәм максаты белән таныштыру

  1. Материалларны үлчәү күнекмәләре:

а) цилиндрның төп үлчәмнәрен атарга: (озынлыгы, диаметры);

ә) сезгә билгеле булган нинди үлчәү кораллары белән үлчәп була? (Озынлыгын – линейка, ә диаметрын – ?)

б) Штангенциркульның килеп чыгу тарихы. Беренче штангенциркульләр XVII гасыр башларында барлыкка килә. Алар агачтан эшләнгән булалар һәм алларның үлчәү төөгәллеге яхшы булмый. Тормышта техниканың үсеше һәм ул вакытта ату кораллары ясый башлагач әйберләрне төгәл үлчәргә кирәк була башлый. XVIII гасыр башларында Англиядә тимердән эшләнгән штангенциркульләр барлыкка килә.Төп шкала янына швед галиме Нониус өстәмә шкала урнаштыра. Бу шкаланы нониус шкаласы дип йөртә башлыйлар. Аның ярдәмендә төгәл үлчи башлыйлар.

Хәзерге вакытта штангенциркульләрнең 3 төре бар, һәм алар бер-берсеннән үлчәү мөмкинлекләре һәм төгәллекләре белән аерыла.

  1. Штангенциркуль ярдәмендә детальләрнең үлчәмнәрен үлчәү.

Укытучы. Әзерләнмәләрне үлчәгәндә, тамгалаганда һәм эшкәрткәндә контроль-үлчәү кораллары һәм приборлары киң кулланыла.Аның иң гадие 1мм төгәллек белән үлчәп була торган линейка белән сез инде таныш. Зур төгәллек таләп ителә торган детальләрне тикшерү һәм үлчәү өчен (0,1 мм) штангенциркульләр кулланалар. Бу – универсаль үлчәү коралы. Алар белән детальләрнең тышкы һәм эчке, тишекләрнең, ырмау һәм уемнарның тирәнлекләрен үлчәү өчен билгеләнгән.

  1. Штангенциркуль төзелеше:
  2. Кузгалмас аскы ирнәү. 2. Кузгалмас өске ирнәү.
  3. Хәрәкәтләнә торган өске ирнәү. 4. Күчмә рам.
  4. Штанга. 6. Тирәнлек үлчәгеч.
  5. Нониус. 8. Хәрәкәтләнә торган аскы ирнәү.

Штангенциркульләрнең төрле төрләре була һәм алар бер- берсеннән үлчәү төгәллеге һәм зурлыгы белән аерыла.

Рәсемдә ШЦ-1 штангенциркуле күрсәтелгән. Аның үлчәү чиге 0 – 125 мм га кадәр, төгәллеге 0,1 мм. Ул өске 2 һәм аскы 1 кузгалмас ирнәүләре булган штангадан биш тора. Штангада миллиметрлы бүлемнәр шкаласы язылган. Штанга буенча өске 3 аскы 8 ирнәүләре белән бергә күчмә рам 4 хәрәкәт итә ала. Кирәкле торышта ул винт белән беркетелеп куела. Күчмә рамга тирәнлек үлчәгеч 6 беркетелгән.

Штангенциркульнең өске ирнәүләре – эчке үлчәмнәрне (мәсәлән, тишем диаметрын), аскылары тышкы үлчәмнәрне үлчәү өчен хезмәт итә. Тирәнлек үлчәгеч ярдәмендә ырмау һәм тишемнәрнең тирәнлеген үлчиләр.

Штангенциркульнең шкаласында миллиметрлы бүлемнәр булса да, аның ярдәмендә миллиметрның унынчы өлешләрен үлчәп була. Моның өчен нониус 7 дип аталган ярдәмче шкала хезмәт итә. Нониусның озынлыгы 19 мм, ул 10 тигез өлешкә бүленгән, димәк, һәр бүлемнең зурлыгы 1,9 мм га тигез.

Нониуслар шкаласы

 

 

 

 

 

 

 

 

 

  1. Нониус шкаласы белән эшләү.

Укытучы. Ирнәүләр ябык вакытта штанга шкаласының һәм нониусның нуль сызыклары туры килә, ә нониусның унынчы сызыгы миллиметрлы шкаланың унтугызынчы сызыгы белән тәңгәл туры килә.

Игътибар итегез, нониусның беренче сызыгы штанганың икенче сызыгына нәкъ 0,1 мм га (2 – 1,9 = 0,1) килеп җитми.

Нәкъ менә шул 0,1 мм төгәллек белән үлчәргә мөмкинлек бирә дә инде.

  1. Үлчәмнәрне исәпләү.

Укытучы. Штангенциркуль белән үлчәгәндә, үлчәмнең бөтен өлешен миллиметрлы штанга шкаласы буенча нониусның нуль сызыгына кадәр саныйлар, ә миллиметрның унынчы өлешләрен нониус шкаласында  нуль билгесеннән алып, нониус сызыгының миллиметрлы шкаладагы берәр сызык белән тәңгәл килгән урынга кадәр араны исәплиләр.

Исегездә тотыгыз: штангенциркуль төгәл һәм кыйммәтле инструмент. Аның белән сакчыл булырга кирәк. Предприятиеләрдә штангенциркуль күп төрле һөнәр ияләренең, токарь һәм слесарь эшләрен тикшерүчеләрнең төп эш коралы булып санала.

Тикшерүчеләр, тикшерү-үлчәү коралларын төзәтү һәм көйләү кагыйдәләрен, детальләрнең тышкы сыйфатларын тикшерү алымнарын, аларны кабул итү һәм башка кагыйдәләрне белергә тиешләр.

  1. Штангенциркуль белән эш итү кагыйдәләре:

– эш башлаганчы чиста чүпрәк белән штангенциркульнең маен һәм тузанын сөртеп алырга кирәк. Аны шомарткыч кагәзь яисә пычак белән чистартырга ярамый;

– штангенциркульне җылыткыч приборлар өстенә куярга ярамый.

– тырналмаган, кырылмаган, кытыршысыз чиста детальләрне генә үлчәргә ярый. Куллар шулай ук чиста һәм коры булырга тиеш;

– штангенциркульнең ирнәү башлары очлы, шуңа күрә дә аның белән эш иткәндә сак булыгыз;

– штангенциркульнең ирнәүләре чалшаюына юл куймагыз. Аларның торышын кысу винты  белән беркетеп куегыз;

– шкаладагы үлчәм күрсәткечләрен укыганда штангенциркульне дөрес итеп, күз алдында тотып карагыз.

  1. Практик эш
  2. Штангенциркуль белән үлчәү күнекмәләрен ныгыту.
  3. Укучыларга үлчәү күнекмәләрен ныгыту өчен махсус детальләр бирү.
  4. Эскизын һәм үлчәү өчен штангенциркульләр бирү.
  5. Бирелгән детальләрне эскизларын эш дәфтәрләренә ясарга, алган үлчәмнәрне эш дәфтәренә яздырып куярга һәм дөреслеген тикшерергә.
  6. Занятидә өйрәнелгән белемнәрне hәм күнекмәләрне гомумиләштерү (ныгыту)

Укучылар парлап бүленәләр hәм эш урыннарында штангенциркуль ярдәмендә бирелгән күрсәтмә ярдәмлелекнең (валик) үлчәмнәрен алып дәфтәрдәге таблицага язалар. Үлчәмнәрне өч тапкыр үлчәп, таблица тутыру.

Соңыннан дәфтәргә валикның эскизын сызып, үлчәмнәрен куялар.  Укучылар бер берсенең эшен тикшереп, нәтиҗәләрен чыгаралар.

  1. Йомгаклау өлеше

Занятиегә нәтиҗә ясау. Эш урынын җыештыру.