Әбиемнең күңел сандыгы

(Зурлар төркеме өчен күңел ачу кичәсе)

Гөлназ ЕГОРОВА,

Мамадыштагы 11 нче «Ландыш» балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе

Максат: татар халкының көнкүреш һәм гореф-гадәтләре, йолалары, уеннары белән тирәнтен таныштыру.

Бурычлар:

буыннан-буынга истәлек булып калган әйберләр белән таныштыру, исемнәрен (бала итәкле күлмәк, алъяпкыч, камзул, түбәтәй, калфак) хәтердә калдыру;

– шигырь һәм уеннар аша балаларны татар халкының үткәне белән таныштыруны дәвам иттерү;

– балаларда татар милли киемнәренә кызыксыну, татар халкына һәм  фольклорына мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү.

Алдан эшләнгән эшләр: милли киемнәр һәм андагы татар бизәкләре белән танышу; шигырьләр, уеннар, биюләр, мәкальләр өйрәнү.

Җиһазлау: сандык, алъяпкыч, түбәтәй, күлмәк, калфак, йорт бизәү әйберләре, каба, сандык, өстәлдә самовар, татар халык ашлары.

Чара барышы

Гадел. Дусларым, әйдәгез, безгә кунакка барабыз!

Балалар. Әйдәгез!

Гадел. Әти белән әнием эштә, өйдә әбием генә.

Балалар. Ярар. (Көй астында әкрен генә өйгә якынаялар. Өй эче, өйдә әби.)

Балалар. Исәнмесез.

Әби. Хәерле көн!

Балалар.  Рәхмәт. Хәлләребез әйбәт.

Әби. И-и-и, балалар. Менә шундый тәмле телле булыгыз. Тәмле телле булсагыз, үзегезне бар да яратыр.

Балалар (гаҗәпләнеп). Ничек инде сүз тәмле була? Ул бит конфет та, прәннек тә түгел. Ашап та карап булмый. Сүзләр күп инде алар, бик тәмлесе нинди икән ул, әбием?

Әби. Иң тәмле сүз ул, балалар, туган тел!

Туган тел – иң татлы тел,

Туган тел – иң тәмле тел.

Тәмле дип телең йотма –

Туган телне онытма!

Балалар. Ә-ә, мин дә беләм тәмле сүзләрне. Миңа да дәү әни өйрәтте.

– Рәхмәт.

– Исәнмесез.

– Сау бул.

– Хәерле көн.

Әби. Менә-менә, үзегез дә беләсез бит. Бик яхшы. Ярый, балалар сез уйнагыз, ә минем эшләрем бар. Сезнең кебек вакытта, без дә әллә нинди кызыклы уеннар уйный идек.

Балалар. Әбекәй, үзегез уйнаган берәр уенны безгә дә өйрәт әле.

Әби. И балалар, үзем генә өйрәтә алмам шул. Кая күршекәемне чакырыйм әле. Хәнифә ахирәт, кер әле, кер тизрәк. (Ерактан тавыш ишетелә.)

Хәнифә әби. Кунагым бар иде шуууул…

Әби. Ярар, ярар! Кунагың  белән кер. Оныгыңны алып кер. (Әби белән онык керәләр.)

Хәнифә әби. Исәнмесез! Исән-сау гына торасызмы?

Әби. И ахирәтләр, балалар берәр уен өйрәтүне сорыйлар. Берәрне искә төшереп өйрәтикме икән?

Хәнифә әби. Безнең уеннар ошармы икән аларга? Хәзер заманалар үзгәрде шул.

Әби. Җырны магнитафоннан тыңлыйлар, уенарны телефон, компьютердан уйныйлар. Кул эшләрен онытып баралар.

Хәнифә әби. Үзгәрде заманалар, үзгәрде.

Әби. Әйдә соң кичке уенда уйный торган “Чума үрдәк, чума каз”ны өйрәтик, булмаса.

Хәнифә әби. Әйдәгез.

“Чума үрдәк, чума каз” уены

Хәнифә әби. Бик күңелле  булып китте әле. Әллә соң табышмаклар да әйтешәбезме?

Балалар. Әйдәгез.

Хәнифә әби.

  1. Үлчәүләрдә үлчәнми,

Базарларда сатылмый. (Акыл)

  1. Акыллы чәчә барар,

Акылсыз җыя барыр. (Белем)

  1. Ачыдан ачырак, татлыдан татлырак,

Усалдан усалрак, дөрестән дөресрәк

Нәрсә бар дөньяда?

  1. Әйтермен – миннән китәр,

Тыңламасаң – синнән китәр. (Сүз)

Әби. Менә бит, кикадәр күп табышмакларга җавап беләсез сез.

Зәринә. Гадел, бунинди ящик? Ул өйдә нәрсә өчен кирәк?

Гадел. Эх сез, кызлар! Нинди ящик булсын инде ул. Бу бит, кызлар, сандык. Минем әбиемның сандыгы.

Илиана. Кызык, ә ниләр бар анда?

Гадел.

Әбиемнең сандыгында

Сакланмый ниләр генә.

Әйдәгез, сорыйк үзеннән,

Ачып күрсәтсен безгә.

Әбекәй, әбием, әйдә, ачыйк инде сандыгыңны.

Әби. Шулай дисезме, ягез, ачыйк алай булгач. Тезелешеп утырыгыз яныма. (Салмак кына көй яңгырый, әби сандыкны ача-ача сөйли, әйберләрен күрсәтә.)

Әби (сандыктан сөлге чыгара). Карагыз әле, нинди матур сөлге! Бу сөлгене яшь чакта үзем чиктем. Кайсы гына егетнең иңенә ятмаган да, нинди генә батырларга бүләк булмаган бу сөлге!

Менә монысы – алъяпкыч. Татар кызларының алъяпкычлары канатлы булырга тиеш. Чиккән алъяпкычлар зифа буйлы кызларга бигрәк тә килешеп торган. Киләчәктә сез дә шулай милли алъяпкычлар ябып йөрерсез әле.

Бала итәкле күлмәк тә – татар кызларының милли киеме. Итәкләре никадәр күп булса, шулкадәр матуррак саналган.

Гадел. Әби, синең монда кызлар өчен генә. Ә малайлар өчен нәрсә бар?

Әби. Бар, бар, улым. Менә бу нәрсә?

Балалар. Түбәтәй.

Әби. Түбәтәй чигә hәм тегә белгән кеше алтын куллы оста санала иде. Кара бәрхеткә ука яисә сәйлән чигелгән түбәтәйләрне бәйрәмнәрдә генә кияләр. (Малайга түбәтәйне кигертә.)

Айсылу.

Килешеп тора түбәтәй

Аның күркәм йөзенә.

Нинди матур татар улы,

Күз тимәсен үзеңә.

Гадел. Әйдәгез, «Түбәтәй» уены уйнап алабыз.

«Түбәтәй» уены

Әби. Бу нәрсә, балалар?

Кыз. Калфак.

Әби. Калфак чигү һәм тегү бигрәк тә зур осталык таләп иткән. Ул ак сәйлән белән күпертеп эшләнелә. Мондый калфакны бай хатыннар гына кия торган булганнар.

Әби. Кая әле, килешәме икән үзеңә? (Бер кызга кигертә.)

Арина.

Дәү әнием энҗе калфак

Бүләк итте үземә.

Энҗе калфак, үзе ап-ак,

Бик килешә йөземә.

(Сандык тартмасыннан чиккән кулъяулыкка төрелгән йөзек ала). Ә менә монысы – чиккән кулъяулык. Карагыз әле, никадәр хезмәт, күңел җылысы салынган бу бизәкләргә. Бу йөзек – әбиемнән калган истәлек. Мин аны бик кадерләп саклыйм. «Аулак өй»гә жыелгач, шушы йөзек белән «Йөзек салыш» уйнадык.

Кыз. Әбекәй, безгә дә өйрәт әле шушы уенны.

Әби. Әйдәгез, барыгыз да тезелешеп утырыгыз, учларыгызны тотыгыз. Мин сезгә йөзек салам. Йөзек кемдә икәнне сизсәгез, аңа берәр «җәза» бирәбез. (Йөзек сала.) Йөзек кемдә, йөгереп (сикереп) чык.

Әби. Кызым, мин сиңа мәкальнең башын әйтәм, син азагын әйт. Белересеңме икән?

– Теле барның – … (иле бар).

– Бер рәхмәт, … (мең бәладән коткарыр).

– Туган илем – … (туган телем).

– Тырышкан – табар, … (ташка кадак кагар).

– Эш сөйгәнне … (ил сөяр).

– Калган эшкә … (кар ява).

Хәнифә әби. Булдырдыгыз, балалар, мәкальләрне беләсез икән. Ә менә минем табышмакка җавап таба аларсызмы икән?

Башы – мунчала, койрыгы – сүс. (Җавабын таба алмыйлар.) И балалар, сез таба алмассыз шул аның җавабын. (Сандыктан чабата алып күрсәтә.) Чабата ул. Элек әтиләр чабата үреп бирәләр иде. Төшеп калмасын өчен, артына киндерә, сүс бау да тагалар. Ә яз, көз көннәрендә пычрак кермәсен өчен табанына шакмак кагып, күтәртмә ясый торганнар иде.

“Чабата” биюе

Хәнифә әби. Менә бит ничек күңелле утырабыз. Ярый әле кергәнбез, ахирәткәем!

Кыз. И әбиләр, әбикәйләр! Сез бездән дә остарак икәнсез бит. Чын артистлар инде менә.

Әби. И онытып торам икән бит. “Кунак йөзе – тәмле чәй” диләрме әле.  Мин бит бүген иртүк коймаклар пешергән идем. Әйдәгез әле, табын янына чәй эчәргә рәхим итегез.