Абдулла Алиш – оста әкиятче

№ 118

Әлфия ХӨСӘЕНОВА,

Казандагы 394 нче балалар бакчасының I квалификация категорияле татар теле тәрбиячесе

Раилә ИВАНОВА,

Казандагы 394 нче балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе

Проект  зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен төзелде. Проектның төп максаты  балаларны оста әкиятче Абдулла Алишның тормышы, иҗаты белән таныштыру.

Балаларны ярата, алар белән аралаша, аларның телен, теләкләрен, дөньяга үзенчәлекле карашларын яхшы белә торган кеше ул Абдулла Алиш. Аның әкиятләрен яратып укымаган кеше юктыр бу дөньяда. Әкиятләрен укыган саен укыйсы гына килеп тора, чөнки алар кызык та, аңлаешлы да.

Иптәшләре А.Алишны ачык йөзле, киң күңелле кеше булганы өчен яраталар. Укучылар матур йөрәкле, талантлы балалар язучысы булганы өчен ихтирам итәләр. Ә халык аны Җәлилнең көрәштәше, изге омтылышлы кеше булып калганы өчен зурлый.

Абдулла Алишның татар әдәбиятында, беренче чиратта, балалар әдәбиятында тоткан үз урыны бар. Ул балалар күңеленә үтеп кергән, аларның телен аңлаучы, балаларга тәрбия бирүче язучылардан. Әкиятләрен бик яратып бүгенге көндә дә укыйлар. Балалар бакчасында балалар аның “Чукмар белән Тукмар”, “Сертотмас үрдәк”, “Нечкәбил”, “Мактанчык Чыпчык һәм тыйнак Сыерчык” кебек әкиятләре белән танышалар.

Әкиятләр – ул халык иҗатының бик борынгы төре. Гасырлар буе телдән-телгә күчеп килгәнлектән, халык аларны тыңлау, мавыктыргыч итеп сөйләү өчен уңай бер формага салган. Әкиятләрнең теле гади, аңлаешлы, образлы әйтелмәләргә бай була. Гомумән, әкият – ул бөек могҗиза. Ул – халыкның рухи хәзинәсе, күңел сафлыгы, хисләр матурлыгы, изге хыяллары, фикер үткенлеге, зирәклеге чагылышы, иң асыл сыйфатлары тупланмасы. Балаларның, барлык кешеләрнең рухи тормышында әкиятләр үзенчәлекле урын алып тора. Бу әсәрләр белән һәркем сабый чактан ук таныша. Аларны балаларга теле ачылгач та сөйли башлыйлар. Бүгенге катлаулы заманда әкиятләрдә булган табигыйлек, сафлык бала күңеле өчен бигрәк тә мөһим. Әкиятләрдә тормыш тәҗрибәсе, халык акылы, зирәклеге чагыла. Милли телләрне камилләштерүдә, балаларның рухын баетуда, кешеләрне танып-белүдә әкиятләрнең роле гаять зур. Әкият уйландыра,миһербанлыкка, батырлыкка чакыра.

  Проектның актуальлеге:  Балалар Туган теленә, Туган иленә, гаиләсенә, үткән тарихына, әби-балаларына хөрмәт белән карасыннар өчен, аларны әхлакый яктан тәрбияләүдә дөрес юнәлеш бирергә кирәк. Татар халкының яшь буынны тормышка әзерләү тәҗрибәсе, гореф-гадәтләр, традицияләр, алдынгы карашлар, бәйрәмнәр, таләпләр формасында туып буыннан буынга тапшырылып камилләшә барганнар. Сөйләм теленә ия булу балага тапшырылып килә торган белемнәрнең үзләштерелүенә төп нигез булып тора. Туган тел аша яшь буынга халыкның бай рухи мәдәнияте, аның дөньяны танып белүе, идеаллары, белеме һәм тормыш тәҗрибәсе тапшырыла. Шуңа күрә, балаларны татар балалар язучысы Абдулла Алишның тормыш юлы һәм аның әкиятләре белән таныштыруга зур игътибар бирәбез. Алиш әкиятләре һәркемне сокландыра, укучыларны үз дөньясына тарта, мавыктыра, балаларда тырышлык, эшчәнлек, хезмәт сөючәнлек, ярдәмчел булу, һәр эшне җиренә җиткереп эшләү кебек сыйфатларны тәрбияли. Шуңа күрә дә әлеге иҗатны, әлеге әкиятләрне тирәнтен өйрәнү таләп ителә. Аларны балалар бакчалары программасыннан төшереп калдырырга ярамый, киресенчә, Алиш әкиятләрен балалар бакчасына йөрүче нәниләргә күбрәк ирештерү өстендә эшләргә кирәк. Эшнең актуальлеге шуның белән билгеләнә.

Проектның максаты: Татар балалар язучысы Абдулла Алишның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру, булган белемнәрен тирәнәйтү, ныгыту.

Проектның бурычлары:

1. Балаларны татар халкының күренекле шәхесе Абдулла Алиш, аның балалар өчен язылган әсәрләре белән таныштыру.

2. Абдулла Алиш әкиятләре аша балаларда Туган як табигатенең гүзәллегенә соклану хисләре уяту, үз милләтеңнең күренекле шәхесенә карата хөрмәт, горурлык хисләрен тәрбияләү, әсәрләрен укырга теләк уяту.

3. Абдулла Алиш әкиятләре аша балаларда яхшылык һәм яманлык, бөеклек һәм түбәнлек, гүзәллек һәм ямьсезлек төшенчәләрен аера белү.

Белем бирү өлкәләре интеграциясе: «Физик үсеш», «Социаль — коммуникатив үсеш» ,  «Танып-белү»,  «Сәнгати-Нәфәсәти үсеш» , «Сөйләм теле үсеше».

Проектның төре: Танып-белү.

Проектның дәвамлылыгы: 1 ай.

Проектта катнашучылар:

-балалар;

-ата-аналар;

-тәрбиячеләр

Алдан эшләнелгән эш: шөгыль конспектлары язу,  китап күргәзмәсе оештыру, дидактик уеннар ясау, костюмнар әзерләү.

Проектны тормышка ашыру этаплары:

1этап. Әзерлек

-Проектның темасын уйлап, максатын, бурычын кую.

-Проектның перспектив планын төзү.

-Кирәкле мохит булдыру.

-Темага кагылышлы мәгълүмат җыеп, чыганаклар туплау.

-Проект планы белән әти-әниләрне таныштыру.

-Планны раслау.

2 этап. Төп өлеш.

– Әңгәмәләр оештыру.

– Күзәтүләр алып бару.

– Мөстәкыйль чаралар.

– Әкиятләр белән танышу.

– Әсәрләр буенча татарча мультфильмнар карау.

– Күргәзмә: әкиятләргә рәсем ясау.

– Әкиятләрне сәхнәләштерү.

 3 этап. Йомгаклау:

— Күңел ачу кичәсе “А.Алиш әкиятләрен яратабыз”.

— Эшләнгән эшкә нәтиҗә ясау.

Көтелгән нәтиҗәләр:

Балаларның А.Алишның тормыш юлы, иҗаты турындагы белемнәрен киңәйтү, кызыксынучанлыкны, иҗади сәләтне үстерү.

Укыган әкиятләрне истә калдыру (тыңлыйлар, карыйлар, ясыйлар, үзләре уйныйлар)

Ышанычны аклау, сер саклау, җаваплылык тою кебек хис-тойгылар тәрбияләүне дәвам иттерүдә эш алып. Әти-әниләр белән тыгыз элемтәдә тору.

Проектны тормышка ашыруда ата-аналарның актив катнашуы. Гаиләдә матур әдәбиятның урыны зур булуны ата-аналар тарафыннан  аңлау.

2.Төп өлеш 

 

Эчтәлекнең тәртибе. Тәрбияче белән балаларның бердәм эшчәнлеге. Балаларның мөстәкыйль эшчәнлеге. Әти-әниләр белән балаларның бердәм эшчәнлеге
 
1 Абдулла Алишның “Куян кызы” әкияте белән таныштыру. Үстерешле диалог. Рәсемгә карап сорауларга җавап бирү.Әкиятне (мультфильмны) экранда карау.

Табышмаклар.

Җырлы уен өйрәнү: “Куянкай”

Әвәләү һәм кисеп ябыштыру “Куянга кишер бир”

 

Рәсем буяу

 

Абдулла Алиш әкиятләре буенча конкурска әзерләнә башлау.
2 “Куян кызы” “Куян кызы” әкиятен уртанчылар төркеменә сәхнәләштереп күрсәтү. Театр уйнаучылар белән фотога төшү. Костюмнар әзерләгәндә әти-әниләрдән ярдәм сорау. Аларга балалар белән рольләрне кабатларга тәкъдим итү.
3 “Миңа дустым кирәк”  (“Тукмар белән Чукмар” әкияте белән таныштыру).  «Тукмар белән Чукмар» мультфильм карау.

 

“Әтәчләр” биюен өйрәтү

Киндер сюрприз һәм пластилин ярдәмендә уенчык әтәч ясау 1)Әти-әниләр өчен консультация “Татар телендә мультфильмнар”.

2)Әти-әниләр белән әвәләү өчен материал әзерләү.

4 “Сертотмас үрдәк” әкияте белән таныштыру. 1) «Сертотмас үрдәк» әкиятен уку.

2) «Сертотмас үрдәк» мультфильмын карау.

Җыр: В.Агапов көе һәм сүзләре “Мактанчык үрдәк”.

 

Раскраска “Үрдәк”

 

Дидактик уен: “Әкиятне җый” (“Сертотмас үрдәк” әкиятенә иллюстрац ияләр)

1)Әти-әниләрдән анкета тутырту “Татар мультфильмнары кызыклымы?”

2)Әти-әниләр белән “Сертотмас үрдәк” әкиятен сәхнәләштерү  өчен костюмнар әзерли башлау.

5 “Сертотмас үрдәк” әкияте белән таныштыруны дәвам итү. Җыр: И.Зиннуров сүз., Л. Б-Болгари көе “Сертотмас үрдәк”.

 

“Сертотмас үрдәк” әкиятен ролләргә бүлеп уйнау

Магнитофон тасмасыннан А.Алиш әкиятләреннән өзекләр тыңлау.

Җ/Уен: “Чума Үрдәк, чума Каз”

Әти-әниләр белән “Сертотмас үрдәк” әкиятен сәхнәләштерү  өчен костюмнар әзерләүне дәвам итү.

 

Бирелгән сүзләрне өйдә өйрәтү.

6 “Нечкәбил” әкияте белән таныштыру. «Нечкәбил» мультфильмын карау Кисеп ябыштыру “Нечкәбил” Әти-әниләр белән кисеп ябыштыру өчен материал әзерләү.
7 “Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык” әкияте белән таныштыру Уен: “Нәни чыпчык”

 

Мультфильм карау: “Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык”.

Мәкаль өйрәнү.

Әвәләү: “чыпчык яисә сыерчык” (балалар теләге буенча) Сайттан  “Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык” мультфильмын карау.

 

 

 

8 “Бикбатыр һәм Биккуркак” әкияте белән таныштыру Мультфильм карау: “Бикбатыр һәм Биккуркак” Иллюстрацияләр карау “Бикбатыр һәм Биккуркак” әкияте буенча рәсемнәр ясау

 

9 А.Алиш әкиятләренә рәсемнәр бәйгесе Рәсемнәр бәйгесенә хәзерлек, уздыру. Актив катнашучыларны билгеләү. Дидактик уен “Әкият геройларын әйт?” Бәйге үткәрүдә ярдәм итү.
10 “Бал корты белән шөпшә” әкияте белән таныштыру Мультфильм карау: “Бал корты белән шөпшә”.

 

Дид. уен: 1) “Кайсы әкияттән?”  (ИКТ ярдәмендә)

2) “Әкиятне җый”

 

Тәрбияченең әңгәмәсе, әкият геройларын әвәләү

Эчтәлек буенча әвәләү. Әти-әниләр белән әвәләү өчен материал әзерләү.
11 Күңел ачу кичәсе: “Абдулла Алиш әкиятләрен яратабыз” (“Сертотмас үрдәк”, “Тукмар белән Чукмар”, “Куян кызы”, “Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык”,  әкиятләрен сәхнәләштерү) Уеннар уйнау. Башка төркем балаларына әкият күрсәтү.

Өйрәнелгән җырларны җырлау.

Актив катнашу, әти-әниләргә бүләкләр ясау. Ясалган рәсемнәрдән, әвәләгән әйберләрдән күргәзмә оештыру, бәйрәмдә катнашу.

3. Йомгаклау

Проект өстендә эшләп шундый нәтиҗәләргә килдек:

  • Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда А.Алиш әкиятләре белән кызыксыну артты.
  • Әкиятләрнең исемнәрен, персонажларын әйтә беләләр, әсәр геройларына карата карашларын белдерә алалар.
  • Сөйләм телләре баеды, сәхнәдә үзләрен  матур итеп тотарга, кеше алдында чыгыш ясарга өйрәнделәр.
  • Балаларда тырышлык, эшчәнлек, зирәклек, хезмәт сөючәнлек, ярдәмчел булу, һәр эшне җиренә җиткереп эшләү кебек сыйфатлар тәрбияләнде.
  • Проектка нигезләнеп балаларны А.Алиш әкиятләренең серле дөньясына кертү буенча гаиләдә яңа юнәлешләр барлыкка килде.

 

4. Кулланылган әдәбият:

  1. Региональная программа  дошкольного образования, Шаехова Р.К., Казань 2016.-210 с.
  2. Балалар бакчалары тәрбиячеләре һәм әти-әниләр өчен хрестоматия “Балачак аланы”, Закирова К.В., Казан: РИЦ, 2011. – 560 б.
  3. Хрестоматия для воспитателей дошкольных образовательных учреждений и родителей “На поляне детства”,  Казань 2011.
  4. Методик кулланма “Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе”, Казан 2013.
  5. Әкиятләр китабы, А.Алиш , Казан китап нәшрияте 1998.-143 б.
  6. Әкиятләр “Тылсымлы сәхифәләр” Казан 2016
  7. Балалар язучылары. Абдулла Алиш // Мәгариф. – 2002. – №6. – Б. 47–48.
  8. Интернет ресурслар