Һәр төбәкнең була үз исеме. Һәр төбәкнең була үз төсе

 № 177

Гөлназ СӘЙФУЛЛИНА, Чулпан ХАҖИЕВА,

Мөслим районы Түбән Табын интернат мәктәбенең укытучы-дефектологлары

Проектның максаты:

– укучыларны Сарман районында туып үскән атаклы шәхес Дамир Гарифуллинның тормыш юлы белән таныштыру:

а) Дамир Гарифуллин – шәҗәрәче;

ә) Дамир Гарифуллин – язучы;

– Дамир Гарифуллинның әдәби әсәрләрен, эшчәнлеген укучы күнеленә сеңдерү;

– туган ягыбыз һәм аларның кешеләре белән горурлану хисләре тәрбияләү.

Туган җиребезнең тарихын, гореф-гадәтләрен һәм атаклы шәхесләрнең иҗатын өйрәнеп, әхлаклы, милли аңлы шәхес тәрбияләүгә ирешү проектның гипотезасы булып тора.

Проектны тормышка ашыру укучыларда (интеллектуаль, иҗади һәм гамәли) белем һәм күнекмәләр булдырырга мөмкинлек бирә.

Алар:

– туган якны, кече Ватаныбызны һәм аның күренекле шәхесләрен өйрәнүгә кызыксынуны арттыруда;

– туган якны һәм аның шәхесләрен өйрәнү өчен кирәк булган белемнәрне аерып ала белүдә чагыла.

Гипотезаны тикшерү һәм максатка ирешү өчен түбәндәге бурычларны чишергә кирәк:

– танып белү күнекмәләрен, кызыксынуларын үстерү;

– үз халкына, тарихына, гореф-гадәтләренә, мәдәниятенә карата кызыксыну уяту, үз милләте тарихына, яшәешенә битараф булмаска өйрәтү;

– үз халкының күркәм шәхесләре белән горурлану хисе тәрбияләү;

– иҗат итү омтылышы уяту.

Туган як, туган җир, туган авыл – һәркем өчен изге, газиз, кадерле ул. Һәрберебезнең газиз туган йорты, туган авылы бар. Һәр авылның үзенә генә хас кабатланмас истәлекле урыннары, горурланырлык күренекле шәхесләре була. Туган төбәгебезнең һәр агачы, һәр сукмагы, һәр кешесе безгә таныш, якын. Сарман район үзәге әллә кайдан, менә мин нинди! дигән сыман ак калай түбәле йортлары, биек манаралы мәчете, ике катлы мәктәп бинасы белән ялтырап күренеп тора. Өйләренең матурлыгы, тигезлеге, урамнарының чиста булуы халкыбызның эшчәнлеген , хезмәт сөючәнлеген күрсәтеп тора. Районда искиткеч кешеләр яши. Сарман районы халкының да горурланырлык шәхесләре бик күп!

Бүген без Сарман районында туып үскән күренекле тарихчы, шәҗәрәче Дамир Гарифуллин турында сөйләргә телибез.

Язучы-журналист, шагыйрь, тарихчы Дамир Хәйрулла улы Гарифуллин 1939 елның 5 маенда Сарман районы Яхшыбай авылында Гарифулла улы Хәйрулла белән килене Бибимәхтүмә гаиләсендә 11 нче бала булып дөньяга килә. Яхшыбай, Әнәк авылы мәктэпләрендә – башлангыч, Иске Кәшер урта мәктәбендә җидееллык белем алганнан сон, 1953 – 1957 елларда Югары Ослан районындагы Ключище җир төзү һэм Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумнарын тәмамлый. Чик буе гаскәрләре сафында хезмәт итә. Казан университетынын журналистика бүлеген читтән торып тәмамлый. Дамир Гарифуллин Сарман районының Рангазар авылында партком секретаре һэм колхоз рәисе урынбасары, Сарман район газетасы –«Ленинчы»да бүлек мөдире, КПССнын Сарман район комитетында пропаганда һэм агитация бүлеге мөдире, «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасының махсус хәбәрчесе булып хезмәт куя. Район һэм республика матбугатында Д.Гарифуллин узган гасырнын 60 нчы елларыннан катнаша башлый.

Бүген күпләребез җиде буын бабасын белмәгәндә Сарманда яшәүче Дамир ага Гарифуллин 500 дән артык кешегә нәсел-нәсәбен барларга ярдәм иткән. Алар арасында гади кешеләрдән алып, язучы, шагыйрьләр, җырчылар, Минтимер Шәймиев, Фәрит Мөхәммәтшин, Илсур Метшин кебек җитәкчеләр дә бар.

Нәселләрне туганлаштырып бетергән Дамир абыйның шәҗәрә төзү эше белән мавыгып китүе болайрак була. Көннәрдән беркөнне анда туган авылы Яхшыбай мәдрәсәсендә укыткан кешеләрнең кемнәр, аларның кайдан икәнлеген ачыклау теләге уяна. Анда Фатих Сәйфи-Казанлы да белем биргән. Дамир абыйга әтисе Хәйрулла, авылдагы Габдулла абый сөйләгәнчә, Фатих Сәйфи-Казанлы янына Һади Атласи да килеп йөргән. Аларның икесе дә озын буйлы, нык гәүдәле кешеләр булган, алачык аркылы потлы герләрне чөеп кенә йөрткәннәр. «Казанга барган идем әле. Фатих Сәйфи-Казанлы яшәгән йортның түбәсен сүтеп, яңарта башлаганар. Ул йортта Маяковский да тукталган. Фатих Сәйфи Тукайның беренче мәҗмугасын, аның чыбыктан үргән чемоданын, башка әйберләрен, истәлекләрен, фотоларын җыеп барган», – ди Дамир абый, әлеге йортның яңартылуына сөенеп. Эзләнә, актарына торгач, Яхшыбай мәдрәсәсендә белем биргән Хәмидиләр династиясе турында да күп нәрсә ачыклана. Шәйхелислам дигәне Коръән тәфсире чыгара. Бу изге китапны бүген Мәккәдән алып кайталар икән. Корьәнне Япония, Катар дигән илләрдә дә бастырып чыгарганнар. Ул Хөсәен Ямашев, Галиәсгар Камал белән дә дус булган. Казанга барган җирендә үпкә чиреннән вафат була. Соңыннан шунысы ачыклана: Шәйхелислам белән Габдулла Тукайның каберләре бер тирәдә икән. 1913 елда Тукай үлгәч, шагыйрьне кая күмәргә дигән сорау килеп туа. Шул вакытта муллалар аны Шәйхелислам хәзрәт янына күмәргә тәкъдим итәләр. «Мин барганда 1970 елларда Шәйхелислам кабере юк иде инде. Шул чакта зират сакчысы: «Монда кайбер каберләрдә өчәр катлам кеше ята, караучысы булганнарныкы гына саклана», – ди. Ә менә аның икенче туганы дин эшлеклесе Шакирҗан Хәмиди Минзәлә районы газетасын оештырган. Әгерҗе тарихын барлауда да аның өлеше зур. Аның тырышлыгы белән әлеге районның татар авыллары Удмуртия җирлегенә кермичә кала. Дамир ага бер шәхеснең җиде буынын барларга тотына, шулар арасыннан танылган кешеләрнең исемнәре табыла. Шулай итеп, нәселләрне туганлаштыра да куя. Әйтик, шагыйрь Муса Җәлил белән СССРның халык артисты Хәлил Әбҗәлиловның кайсы яктан туганнар икәнлеген дә дәлилли. Муса белән Хәлилнең бабалары бертуганнар булып чыга. Р.Фәхреддиннең нәселен энәсеннән-җебенә кадәр белә. Казан ханы Сөембикәнең кызы (тарихчылар Сөембикәнең кызы барлыгын фаразлый) Фәхреддиновлар нәселенә кияүгә чыккан булган икән. Риза Фәхреддин нәселе борынгы Бикчура ханга, Мәүла Колыйга, Фатыйх Кәримигә барып тоташа. Татарстан Президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәровның туганлык җепләре әнисе ягыннан Таҗетдин Ялчыголга барып тоташа. Сарман районының Иске Әлмәт авылында туып, Кытайда җирләнгән тарихчы Морад Рәмзинең дә шәҗәрәсен төзегән ул. Нәсел барлаганда кайбер тарихи фактлар ачыклана. Әйтик, Ялчыголның туган авылы билгеле булмый. Дамир абый исә аның Азнакай районы Чалпы авылыннан икәнлеген дәлилли. Тарихи шәхесләрнең шәҗәрәсен генә төзеп калмыйча, алар турында китаплар да бастыра.

«Теләсә кайсы авылда бары бертөрле исемнәр буенча гына шактый мәгълүмат тупларга була. Әйтик, Сәйфетдин, Гайнетдин яки Әхмәтша, Гаделша бер нәселдән булырга мөмкин. Әмма Кама аръягындагы кешеләрнең башта типтәрме, башкортмы, ясакмы икәнлеген ачыкларга кирәк. Шулай ук никах шәһадәтнамәләрдәге кул тамгалары да күп нәрсә сөйли. Чөнки анда кешеләр җиргә мөнәсәбәтле рәвештә төрле катламнарга бүленгән. Әвен, сәнәк, дүңгәләк, ай кебек тамгалардан агай-энеләрне барларга мөмкин. 1800 елларда туган кеше белән хәзерге буынны бер портрет итеп төзү – бик кызык эш ул. Тарих белән кызыксынырга яраткангамы шәҗәрә төзүне алай катлаулы эшкә санамый. Үзе әйтмешли, бары тик иренмәскә генә кирәк. Шул очракта һәр кеше үзенең нәсел тамырларының кая барып тоташканын белә ала. Бер шәҗәрәне төзү өчен кайчак өч ай вакыт җитсә, кайбер очракта 7 – 8 елга сузылырга да мөмкин», – ди 30 елдан артык шәҗәрә язу белән шөгыльләнгән Дамир Хәйрулла улы.

Чыннан да, әби-бабайларыңны, нәсел чылбырыңны барлау бик әһәмиятле бит ул. Шунысы куанычлы: соңгы вакытта кешеләр әнә шул төшенчәне аңлый башладылар. Димәк, мәдәниятебез, тәрбиябез, кызыксынучанлыгыбыз үсә дигән сүз. Иң мөһиме – нәсел алдында бик саваплы, зур эш башкарыла. «Мин шәҗәрәмне белдем» дию үзе генә дә ни тора бит!

Дамир Гарифуллин ин әүвәл балалар шагыйре буларак таныла. 1984 –1990 еллар арасында аның мәктәпкәчә яшьтәге балаларга атап язган «Тылсымлы шакмаклар» (1984), «Кикринур» (1985), «Бакакак» (1988) һәм «Ишегалды» (1990) исемле дүрт җыентыгы дөнья күрә.

Әлеге китаплардагы берсеннән-берсе кызыклырак шигъри тәлгәшләрдән бик күп нәни балалар авыз итте. Шагыйрь һәрбер шигырендә балада әхлаклылык тәрбияләүне бурыч итеп куя. Ул бик белеп кенә, чамасын югалтмыйча, нәни дусларын яхшы белән начарны аерырга өйрәтә. Аерым шигырьләре мәктәп дәреслекләренә, дәрестән тыш уку әсбапларына кертелә.

Әдәби иҗат эшчәнлегенең буеннан-буена Дамир Гарифуллин өлкәннәр өчен дә шигырьләр, җырлар яза, күңелендә туган уй-хисләрен Шәрык поэзиясенең борынгы лирик төре – робагый жанры кысасында гәүдәләндерү юнәлешендә иҗади тәҗрибәләр алып бара. Аның сан ягыннан шактый җыелган бу төр иҗат җимешләре 2001 елда Татарстан китап нәшриятында һәм Чаллының хосусый нәшриятларында нәшер ителгән «Мең дә бер робагый» исемле җыентыкларында һәм 2003 елда Чаллыда басылып чыккан «Чыгарсыңмы каршы алырга?» дигән күләмле китабында урын ала.

Мәшһүр татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйри үз вакытында: «Тәрбия – һәр нәрсәнең ачкычы, аның белән һәр нәрсәне хәл итеп була, ул – кешене кеше итүдә иң дөрес юл», – дип, бик дөрес язган. Балаларга белем һәм тәрбия бирү юлы – туган нигезгә, төбәккә, халыкка, аның гореф-гадәтләренә, йолаларына ихтирам тәрбияләү, моның өчен төрле чаралардан киң һәм нәтиҗәле файдалану, шулар ярдәмендә укучыларда югары әхлак сыйфатлары булдыру, белем алуга, сәламәт яшәешкә омтылыш уяту, үзара һәм башка кешеләр белән иркен аралаша белү күнекмәләре үстерү дә ул….

Моңа мисал итеп Д.Гарифуллинның «Кикринур», «Күңелем нигъмәтләре», «Җырларым, шигырьләрем», «Язганнарны укып, уйлап тукып» китапларын китерә алабыз. Аларны укып, без укучыларны дөреслеккә өндибез, шаян шигырьләре аша дөрес юлны күрсәтәбез, өлкәннәрне хөрмәт итәргә, аларга ярдәм итәргә өндибез, аларны тәрбияле балалар булып үссеннәр, дип тырышабыз.

Гомумән, Дамир Гарифуллинның җыентыкларыннан җанга ләззәт һәм дәва таба алабыз. Аның җыентыкларында үлем һәм яшәү, тормыш һәм язмыш, гаделлек һәм оятсызлык, мәхәббәт һәм нәфрәт, яхшы һәм яман, бәхет һәм бәхетсезлек, дин һәм фән, ялган һәм дөреслекне күрергә була. Бары тик бала китаплар укып кына тормышка аек акыл белән карый ала. Аны эчке дөньясы тирәнәя, күңеле байый, кешеләргә карата игътибары, хөрмәте арта һәм күркәм омтылышлар башкарырга омтылышы көчәя.

Туган телне һәм аның күркәм шәхесләрен яхшы белү, аларны ярату, аларны хөрмәтләү әхлаклылыкның бер өлеше булып тора.