Балаларны табигатьнең дусты булырга өйрәтик

№167

Сиринә ШӘРӘФИЕВА,

Казандагы 183 нче балалар бакчасы тәрбиячесе

Табигатьнең матурлыгы, чисталыгы, байлыгы безнең кулда. Адәм баласы дөньяга  аваз сала. Әти-әни аны кулына алу белән аның сау-сәләмәт, бәхетле булуын тели. Тик һәркем баланы үзенчә ярата, үзенчә тәрбияли һәм үстерә.

Бала бераз үсә төшкәч, аны бакчага бирәләр. Шул көннән башлап, баланың тәрбияләнүендә тәрбияче мөһим роль уйный. Чөнки аның бала белән аралашуы, аңа биргән белеме ни дәрәҗәдә кыйммәтле булуын аңлау шарт. Бала үзен яңа гаиләдә дип хис итәргә тиеш, ул үсә-үсә күп нәрсәләргә өйрәнә. Матур итеп сөйләргә, уйнарга, үз-үзен тотарга, аралашырга өйрәнү мөһим.

Беренче чиратта, баланы кызыксындыру кирәк, аңарга биремнәр биреп, кушканны эшләргә, сөйләгәнне дикъкать белән тыңларга ойрәтергә. Бала үзен бакчада кирәкле итеп тойсын өчен аңа мөмкинчелекләр тудырырга кирәк. Уеннар оештырганда, дәресләр үткәргәндә балага сайлап алу хокукын бирү зур роль уйный, бу – баланың ихтияр кочен, белемен арттыра.

Тәрбияче балалардан гына таләп итеп калырга тиеш түгел, үзенең дә белемен, сөйләм телен, тотышын, сабырлыгын, тыйнаклылыгын, балаларны яратуын тигез дәрәҗәдә җиткерергә тиеш. Минем уйлавымча бу – зур бәхет, әгәр дә без балага, шул кечкенә йөрәктә әти-әнине, тәрбиячене, дусларны, туган илне, табигатьне яратырга, хөрмәт итәргә, матурлыкны күрергә, пөхтәлекнең кадерен белергә, үз-үзен шәхес итеп тоярга өйрәтә алсак, тәрбияче һөнәрен очраклы сайламаганбыз икән дигән сүз.

Әлбәттә, баланың үсеш чоры бакчада гына бармый, шуна күрә балага бакчада бирелгән белемне гаиләдә дә дәвам иттерергә кирәк. Бер акыл иясе: «Тәрбияче үзе тәрбияле булырга тиеш», – дигән. Ә ата-ана – үз баласы өчен иң беренче тәрбиче ул. Әгәр дә әти-әни тирә-юньгә карата битараф икән, бала да, аны күреп, битарафлыгын, ваемсызлыгын белдерә.

Ата-аналар үзләре тәрбияле булган, шул тәрбияне балаларына биргән очракта гына нәтиҗәсен күрә алачаклар, чөнки балалар олыларның һәрбер эшен, адымын күреп һәм дә белеп, кабатлап, истә калдыралар. Мәсәлән, шул ук җәмәгать урыннарында, кафеларда үз артларыннан җыештырып китсәләр, балаларына үрнәк булып торырлар иде. Тикмәгә генә халыкта: «Алтыдагы –алтмышта», – дип әйтмәгәннәр, яшьли өйрәнгән гадәтләр олыгайгач та онытылмый шул.

Шуна да мин, тәрбияче буларак, әти-әниләргә мөрәҗәгать итәсем килә: яна үрләр яуларга, зур тормышка бергә, бердәм атлыйк.