Антропонимнарның аталу тарихларын өйрәнү

№164

(Проект эше)

Гүзәлия ГАРИПОВА,

Балык Бистәсе районы Биектау урта мәктәбенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Татарстанның атказанган укытучысы

Әлеге проект эшендә без укучылар белән бергә милли төбәк компонентын кулланып, «Антропонимнарның аталу тарихларын өйрәнү» темасына багышланган фәнни эшне башкаруны максат итеп куйдык.

Кеше исемнәрен, фамилияләрен, кушаматларын, псевдонимнарын антропонимика фәне өйрәнә һәм тикшерә. Әлеге тема IX сыйныфта лексикология бүлегендә өйрәнелә. Хезмәт Балык Бистәсе районы Биектау авылының кушаматлары, аларның килеп чыгу тарихларына багышлана һәм укучылар белән әлеге теманы фәнни эш формасында өйрәнүне күздә тота. Тема бүгенге көндә актуаль санала. Чөнки хәзерге чорда фәннәрне укыту эчтәлеген регионлаштыру, ягъни әйләнә тирәбездәге чынбарлыкка бәйләү, тәрбия процессын яңартуның бер юнәлеше булып тора. Педагогик әдәбиятта ул милли-төбәк компоненты термины белән йөртелә. Укучы үзе яшәгән төбәкне яратсын, аның мәдәни, тарихи кыйммәтләре турында уйлап фикер әйтә алсын өчен, укыту процессында моңа өйрәтергә кирәк. «Антропонимнар» темасын туган авылга бәйләп өйрәнү алда әйтелгән максатларны да тормышка ашырырга ярдәм итә.

Бүген укыту-тәрбия процессын оештыру, аның эчтәлеге үзгәрешләр кичерә. Бу – белем бирүдә икенче буын федераль дәүләт стандартларының килеп керүе белән бәйле. Укучыларны фәнни эшкә тарту яңа стандартлар куйган таләпләрне тормышка ашырырга ярдәм итә. Шуның белән сайланган теманың әһәмияте тагын да арта.

Проект эшен башкару процессында ФДББС, Г.Ф.Саттаров., Ф.С.Сафиуллинаның фәнни хезмәтләре, «Сәләтле балалар белән эшләү», «Укучыларның фәнни-тикшеренү эшен оештыру – заман таләбе» темаларына интернет-ресурслардан республика укытучыларының эш тәҗрибәсе өйрәнелде.

Фәнни эшне башкарганда укучылар тарафыннан интеллектуаль һәм эмоциональ эшчәнлек төрләре файдаланыла. Мәсәлән, теманы тикшергәндә укучылар татар теле дәресләрендә алган белемнәрен файдалана, шул ук вакытта белемнәрен тирәнәйтә һәм яңа белемнәр ала. Алган белемнәрен практикада иҗади файдалану укучыларга әхлакый канәгатьлек бирә, алга таба предметны өйрәнүгә кызыксыну уята һәм эмоциональ кәеф булдыра.

Укучыларның эшчәнлеген укытучы күзәтә, юнәлеш бирә. Укучылар дәресләрдә билгеле бер күләмдә теоретик белем алалар һәм эзләнү эшен үзләре мөстәкыйль башкаралар, ә аннары күмәк рәвештә фикер алышалар.

Проектның төп максаты: укучыларны «Милли төбәк компонентын кулланып, антропонимнарның аталу тарихларын өйрәнү» темасы буенча фәнни эшкә әзерләү.

Бурычлар:

сәләтле балаларны ачыклау, аларга мөстәкыйль рәвештә үз белемнәрен һәм үзүсешләрен арттыруга ярдәм итү;

– укучыларны “антропоним” төшенчәсе белән таныштыру, аларда логик фикерләү, уйлау сәләте, уку активлыгы, бәйләнешле сөйләм күнекмәләре булдыру;

– туган якны, туган нигезне, төбәкне, аның халкын, аның үткәнен, хәзергесен өйрәнү аша укучыларны рухи яктан бай, иҗади сәләтле, югары мәдәниятле, камил шәхес итеп тәрбияләү;

– укучыларның сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерү, аларны фәнни һәм иҗади эзләнү эшенә җәлеп итү, һәрьяклап камилләшүгә омтылыш уяту;

– балаларның иҗат активлыгын көчәйтергә этәргеч бирү, милли үзаң тәрбияләү.

Гипотеза

– укытуны югарырак дәрәҗәгә күтәрү;

– теоретик белемнәрен практикада куллану;

– укучыларның сәләтләре төрле булуларына карамастан, проектта һәрбер укучының катнашуына ирешү;

– танып-белү эшчәнлеген, иҗади фикерләү сәләтен камилләштерү;

– укучыларны эзләнү-тикшеренү эшчәнлегенә тарту, нәтиҗә ясарга юнәлеш бирү.

Проектны әзерләү барышында IX сыйныф укучыларыннан төркем оештырылды. Төркемнең җитәкчесе булып укытучы үзе тора. Җитәкче төркем белән идарә итә, укучылар арасында эшне бүлә, юнәлеш бирә һәм белемнәрен бәяли. Болай эшләгәндә, балаларның сәләтләре күбрәк ачыла, үзләрен иркен тоталар, шәхес итеп сизәләр, үзләрендә гомумкешелек сыйфатларын тәрбиялиләр.

Көтелгән нәтиҗә:

1. Проект буенча презентация эшләү.

2. Төркем лидерының коллектив алдында чыгыш ясавы, аны яклавы.

3. Фәнни эшне республика күләмендә узган фәнни-гамәли конференциягә тәкъдим итү.

Проектның фәнни яктан әһәмияте. Татар мәктәбендәге укучылар белән эшләүче укытучыларга проектта күтәрелгән мәсьәләләр белән танышу икенче буын дәүләт стандарты куйган таләпләрне тормышка ашыруда ярдәм итәчәк.

Проектның практик әһәмияте һәм яңалыгы: татар балалары белән эшләүче укытучыларга кулланма өчен материал.

Фәне һәм сыйныфы: татар теле, IX сыйныф.

Проектның якынча дәвамлылыгы: 4 ай.

Мәктәптә татар телен һәм әдәбиятны нәтиҗәле укыту – бүгенге көндә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Моның сәбәпләре барыбызга да мәгълүм: бу фәннәрне тирәнтен өйрәнү – милләт буларак сакланып калу һәм мәдәниятне үстерүнең иң әһәмиятле юлы. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, без эшебез дәверендә дәресләрнең нәтиҗәлеген күтәрү буенча төрле эзләнү эшләре белән шөгыльләнеп киләбез. Хәзерге заман таләбе – баланың табигать тарафыннан бирелгән сәләтен үстереп, аны иҗади шәхес итеп тәрбияләү. Белгәнебезчә, укыту өлкәсендә сәләтле балаларны табу һәм аларның эшчәнлеген үстерү – хәзерге көндә төп бурычларның берсе. Без баланың сәләтен никадәр тизрәк күреп алабыз, үстерәбез, уңай шартлар тудырабыз, шул очракта гына көтелгән уңышларга ирешә алабыз.

Хәзерге заман шартларында сәләтле балалар белән эшләү системасы зур җаваплылык сорый. Ни өчен дигәндә, һәрбер кеше үзенең мөмкинлекләреннән, үз кызыксынуларыннан чыгып, киләчәккә һөнәр сайлый, олы тормыш юлына аяк баса. Авыл җирендә шәһәрдәгегә караганда үз-үзеңне үстерү өчен мөмкинлекләр чикле, шуңа күрә сәләтле балаларны ачыклау, югалтмыйча үстерү укытучы өстенә төшә. Сүз дә юк, эш барышында балаларның яшь үзенчәлекләрен искә алырга кирәк. Гомумән, һәр уңышка ирешүнең сере- сәләт нәтиҗәсе генә түгел, ә тырышлык нәтиҗәсе дә. Баланың сәләтен дөрес юнәлештә үстергәндә, ул берничә өлкәдә үзенең талантын күрсәтә ала. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә сәләтле укучылар белән эшләү бу фәннәр өлкәсендә укучыларның белемнәрен киңәйтә, сәләтле укучыларның мөстәкыйль рәвештә үз белемнәрен һәм үзүсешләрен арттыруга этәргеч ясый, алга таба шул юнәлештә үсеп китәргә ярдәм итә.

Сәләтле балалар белән эшләү ысуллары күп төрле. Шуларның берсе – фәнни эшләр башкару. Без укучылар белән бу өлкәдә күптәннән шөгыльләнәбез. Туган як тарихын өйрәнү буенча эш тәҗрибәбез бар. Соңгы елларда республикада төрле дәрәҗәдәге күптөрле фәнни-гамәли конференцияләр, бәйгеләр еш үткәрелә. Сайлап алынган темасы буенча бай мәгълүмат туплаган, тикшеренүләр үткәреп, нәтиҗәләр ясаган баланы андый бәйгедә катнаштыра алу – бик уңай күренеш. Укучы үзе өйрәнгән проблеманың никадәр актуаль булуын дәлилли, үз фикерен исбатларга өйрәнә, аудитория алдында чыгыш ясый белү күнекмәләре дә камилләштерелә, иҗади сәләте үстерелә. Ә баланың табигать тарафыннан бирелгән сәләтен үстереп, аны иҗади шәхес буларак тәрбияләү безнең мөһим бурычыбыз булып тора.

Фәнни эш белән шөгыльләнүнең тагын бер уңай ягы бар. Укучылар, мәктәпне бетереп, югары уку йортларында укый башлагач, фәнни хезмәтләр – докладлар, курс эшләре, төрле проектлар, рефератлар яза башлыйлар. Бу өлкәдә аларга күп төрле чыганаклар белән эш итәргә туры киләчәк, ә мәктәптә укыганда ук бу эшкә өйрәтелгән укучы чыганакларны ничек эзләп табасын, алардан иң кирәкле мәгълүматларны ничек туплыйсын, аннан соң гомумиләштереп, нәтиҗәләрне ни рәвешле ясыйсын белә һәм, әлбәттә, аңа күпкә җиңелрәк булачак.

Һәрбер эшчәнлек план нигезендә, билгеле бер эзлелеклелек буенча барса гына көтелгән нәтиҗәгә ирешеп була. Безнең проект өч этаптан тора:

Әзерлек этабы:

IX сыйныф укучыларыннан төркем төзү;

– тема буенча теоретик хезмәтләр сайлау;

– фәнни эшнең максатын билгеләү;

– проектны тормышка ашыру өчен план төзү.

Төп этап:

проектны тормышка ашыру  чаралары үткәрү;

– авыл халкы белән аралашу;

– фәнни эшне язу.

Йомгаклау этабы:

презентация әзерләү;

– фәнни-гамәли конференциядә катнашу.

Әзерлек этабында укучыларга фәнни-тикшеренү эшен башкару юллары, кайбер кыен яклары (мәсәлән, чыганакларны эзләп табу), үз фикереңне ачык итеп аңлата белү һәм башка кешеләрнең (галимнәрнең) фикерен үзеңнеке итеп тәкъдим итүнең (плагиатлыкның) фән этикасы нормаларына каршы килүе турында төшендерелде. Чыганакларны туплау, системага салу юллары аңлатылды.

Мәктәбебезнең элекке укучылары безгә кадәр дә авыл тарихын өйрәнү буенча шактый гына фәнни эшләр башкарган булган. Без дә шушы эшне дәвам итәргә булдык. Кушаматлар тарихын өйрәнүне максат итеп тема сайладык. «Антропонимнарның аталу тарихларын өйрәнү» темасын сайлаганнан соң, төп эш – чыганаклар эзләп, материаллар туплау эше башланды. Бу эш китапханәдә, мәктәп музеенда эзләнүләрдән башланып китте.

Төп этапта фәнни эшнең планы төзелде һәм материаллар белән танышу башланды. Авылыбызның тарихы, аның бүгенгесе, киләчәге турында кайгыртучылар шактый. Укучыларымны фикер алышуга чакырдым. Мәктәптә оештырылган бу чарада балалар авылыбызның күренекле кешеләре турында бай мәгълүмат белән таныштылар. Авылыбызның кешеләре, аларның кушаматлары белән кызыксыну арта төште, укучылар өйрәнеләчәк теманың актуальлегенә тагын да ныграк ышандылар. Алдагы көннәрдә материаллар җыю эше тагын да җанланып китте. Укучылар, әби-бабайлары, күршеләреннән сорашып, теге-яки бу кушаматның аталу тарихларын язып килә башладылар.

Фәнни эшне язу кереш өлешен язудан башланды: актуальлек, төп максатлар, бурычлар билгеләнде; бу өлкәдә эшләгән тарихчы галимнәр, аларның хезмәтләре күрсәтелде. Төп өлешне язганда җыелган материаллар буенча эш башланды: һәр укучыга аерым сораулар буенча конкрет эшләр бирелде. Һәр укучы кушаматларны тикшереп, чагыштырулар ясады, аннан соң гомумиләштереп, төп фикерләрен чыгара бардылар. Барлык кушаматлар тикшерелгәннән соң, ә алар 50 дән артып китте, аларны мәгънәләре буенча бүлекләргә бүлделәр, укучылар бүлекләр буенча нәтиҗәләр чыгардылар. Һәр атна саен укучыларның язмалары укылып, киңәшләр бирелде, кайбер урыннарга төзәтмәләр кертергә дә кирәк булды. Укытучы фәнни хезмәтнең җитәкчесе буларак, даими рәвештә укучылар белән элемтәдә торырга һәм ярдәм итәргә тиеш.

Төп эшләр башкарылганнан соң, укучылар тупланган материалларны берләштереп, язмаларын компьютерда җыйдылар. Хезмәтне шуннан соң да кат-кат тикшереп, аның бизәлешен (титул битенең язылышы, кулланылган әдәбият исемлеге һ.б.) җентекләп караганнан соң гына, эшне төгәлләнгән дип санап була. Фәнни хезмәтне яклау кайчакта аны язуга караганда да кыенрак, диләр кайбер укучылар. Монда беркадәр дөреслек тә бар, әмма укытучы ярдәме белән алар бу эшне дә җиңел башкарачаклар. Әзер хезмәтнең кереш, төп һәм йомгаклау өлешләреннән төп фикерләрне кыска гына итеп язып алырга туры киләчәге, моны абзацларга бүлеп эшләгәндә тагын да җиңелрәк булачак икәнлеге аңлатылды.

Фәнни эшне язганда, аны нинди дә булса фәнни конференциядә катнашуны күздә тотып эшлисең. Фәнни конференция нигезләмәсе буенча төзәтмәләр кертәсең. Укучылар эшләгән эшләренең нәтиҗәсен күрергә тиешләр. Без дә проект эшне яклау өчен К.Насыйри исемендәге XIV төбәкара фәнни-тикшеренү укуларына җибәрдек, озакламый катнашу өчен чакыру килде. Укучылар арасыннан бер укучыны гына сайларга кирәк иде. Алар бертавыштан Айсылуны җибәрүне хупладылар. Айсылу алар арасыннан эшне оештырып та йөрүче, иң күләмле эшне башкаручы да иде.

Йомгаклау этабында хезмәтне яклау өчен презентация эшләнде. Презентациядә фәнни эш буенча төп моментлар: максат, бурычлар, төп өлештә бирелгән класификация һәм нәтиҗәләр бирелде.

Проектны тормышка ашыру чаралары

Чараның исеме Урыны Вакыты
1. Төркем төзү Мәктәп Сентябрь
2. Дәрестән тыш вакытта өстәмә чыганаклардан теманы өйрәнү Мәктәп китапханәсе Сентябрь
3. Авыл халкы белән аралашып мәгълүмат җыю Авыл Сентябрь
4. Мәктәп музее материалларын өйрәнү Мәктәп музее Сентябрь
5. Авыл тарихын өйрәнү Мәктәп, мәктәп музее Сентябрь
6. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы белән очрашу үткәрү. Мәктәп Октябрь
7. Фәнни эшне язу Мәктәп Октябрь
8. Фәнни эш буенча презентация әзерләү Мәктәп Октябрь
9. Мәктәп укучылары алдында чыгыш ясау Мәктәп Октябрь
10. Республика күләмендә үткәрелгән фәнни-эзләнү конференциясендә катнашып чыгыш ясау Казан шәһәре Октябрь
11. Хезмәтне методик кулланмада бастыру Октябрь
12. Башкарган эш буенча нәтиҗә ясау Мәктәп

Октябрь

            

Биектау авылы антропонимнарының аталу тарихын өйрәнү буенча фәнни-тикшеренү эше

Антропонимика фәне ономастика фәненең бер тармагы булып тора. Әлеге хезмәт Балык Бистәсе районы Биектау авылының кушаматлары, аларның килеп чыгу тарихларына багышлана.

Бурычлар:

авылда төрле вакытта яшәгән кешеләрнең кушаматларын җыеп классификацияләү;

антротопонимнарның барлыкка килү тарихларын җыю, тикшерү;

кушаматлар тарихы аша авыл тарихын өйрәнү.

Хезмәтнең өйрәнү объекты – Биектау авылында төрле чорда гомер иткән кешеләрнең кушаматлары.

Авыл җирендә һәр кешенең диярлек кушаматы бар. Бу – бик үк әдәпле гамәл булмаса да, кайчакта файдасы да тия. Бигрәк тә авылда бер үк исемдәге кешеләр күп булганда. Кушаматлар кайчан барлыкка килгәндер, анысы хәзергә билгесез. Шунысы бәхәссез: аларда халкыбызның үткәне чагыла. Авылда таралган кушаматларга күзәтү ясыйк.

Тышкы кыяфәтләре буенча кушылган кушаматлар. Мисаллар: Мангол, Җен, Тояк, Гитлер, Әрмән, Пушкин,Чугун, Япон, Бомба, Борчак, Бөкре, Торна, Дию, Кабак, Җен, Бүкән һ.б.

Нәтиҗә. Бу төр кушаматлар кешенең тышкы кыяфәтенә карап тагылган, алар яшәгән чор колхоз елларына туры килә. Кушаматлар тарихы шул елларда хөкем сөргән атмосфераны тоемларга, авылның яшәү рәвешен күз алдына китерергә ярдәм итә.

Характер үзенчәлеге бәйле кушаматлар. Мисаллар: Чыпчык, Сандугач, Апуш, Чурык, Шипай, Бүре, Бөртекчел, Эскәк, Кырау, Күрәк, Тешләк, Батай, Чемети, Аю, Төлке, Маймыл,Акбаш,Тузик,Әнтүк,Дөнья, Камарат һ.б.

Нәтиҗә: характер үзенчәлегенә карап кушаматлар авылда күп булган, бу кушаматлар тарихында авылыбызның тырыш, уңган кешеләрнең тормыш-көнкүреше чагыла.

Шөгыльләренә бәйле кушаматлар. Мисаллар: Сандугач Фатыйма, Умартачы, Орлык, Полковник, Чабак, Яшелчә Камәрия, Лесник Зәкәрия, Чәүкә Хәмәте, Тегүче, Биюче Кәримә, Гармунчы Шамил, Сөтче Бибинур, Экономист, Агроном Фәрит, Тракторчы Мәрзия һ.б.

Нәтиҗә. Эш төре буенча кушылган кушаматлар саны буенча иң күп таралганнардан исәпләнә. Бу кушаматларның тарихы әби-бабаларыбызның шөгыльләре, кәсепләре турында, шулай ук аларның талантлары турында сөйли.

Очраклы рәвештә кушылган кушаматлар. Мисаллар: Мора, Чабак, Хәбеш, Буран, Эркә, Каштан, Кыт-кыт, Канат,Биби, Бәбә,Гөҗә, Гөркә, Бүтил, Сәйдә, Сыкмаган, Бахау, Мөәзин, Пичник, Шайла, Сапый, Чараш, Амур,Өммәт, Кетер һ.б. Нәтиҗә: очраклы рәвештә туган кушаматларның тарихлары авылда булган кызыклы вакыйгалар һәм шәхесләр турында сөйли.

Фәнни эш һәр кушаматның аталу тарихын тасвирлап бирә, йомгаклау өлешендә хезмәткә гомуми нәтиҗә ясала. Беренче бүлектә Биектау авылының кушаматларын тышкы кыяфәтләре буенча өйрәнү, тасвирлау бирелә. Икенче бүлектә характер үзенчәлекләре, өченче бүлектә шөгыльләре буенча, дүртенче бүлектә очраклы рәвештә барлыкка килгән кушаматлар тасвирлана. Чагыштыру нәтиҗәсендә шунысы ачык: шөгыльләре, фамилияләренә бәйле рәвешле  тагылган кушаматлар иң киң таралганнары, характер үзенчәлекләре, очраклы рәвештә кушылган кушаматлар чагыштырмача азрак күзәтелә.

Тикшеренүләрдән күренгәнчә, кушаматларда халыкның холкы, тарихы, һәвәскәрлеге, шөгыль-кәсепләре һәм көнкүреш үзенчәлекләре чагылыш таба. Кушаматларны төркемнәргә бүлү нәтиҗәсендә төрлечә аталган антропонимнарның булуы ачыкланды.

Йомгаклау

Сәләтле укучыларның фәнни-тикшеренү эше белән шөгыльләнүе уку процессының әһәмиятле бер өлеше булып тора. Фәнни-тикшеренү эшчәнлегендә катнашу укучыларның танып белү активлыгын үстерүгә уңай йогынты ясый. Фәнни эш башкару алга таба белем алу юнәлешен, укучының үз һөнәрен дәресрәк билгеләргә дә ярдәм итә. Төрле чыганаклар белән эшләгәндә, тикшерү төрендәге хезмәт башкару барышында укучыларда билгеле бер сыйфатлар тәрбияләнә. Үзенең һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең акыл хезмәтенә хөрмәт белән карау, башкалар фикеренә игътибарлы булу, үзенең ясаган нәтиҗәләренең дөреслеккә туры килүе өчен җаваплылык хисе тою – әнә шундыйлардан. Ә иң кыйммәте – аларда үз нәтиҗәләрен күргәннән соң иҗат дәрте кабына. Һәр уңыш башка укучыларга фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнергә этәргеч була. Димәк, мәктәп алдында торган бурычларны үтәргә булыша.

Әлеге проектта без фәнни-эзләнү эшен генә тасвирлап калмадык, аны милли төбәк компоненты кулланып оештырылган «Биектау авылы антропонимнарының аталу тарихы»н өйрәнү буенча фәнни-тикшеренү эше  мисалында ачыкладык. Проектның төп өлеше өч бүлеккә бүленгән. Беренче бүлектә без укучыларның фәнни-эзләнү эшен оештыруның әһәмиятен карап киттек. Икенче бүлектә проектның тормышка ашыру юлларын сурәтләдек, аны практикада тикшердек. Өченче бүлектә фәнни эшне тезис формасында тәкъдим иттек.

Нәтиҗә ясап шуны әйтәсе килә: укучыларны фәнни эшкә җәлеп итеп, без,  укытучылар, белем бирүдә икенче буын федераль стандартларның мөһим бер таләбен үтибез дигән сүз. Ул түбәндәгедән гыйбарәт: белем алу барышында укучының белемгә, иҗат итү сәләтен ачуга, белгәнен тормышта файдалана алырлык күнекмәләрнең тотрыклы формалашуына, аның рухи яктан камил, үз мәнфәгате һәм милләт, гомумроссия җәмгыяте мәнфәгате өчен иҗади потенциалын тормышка ашырырга сәләтле; гомүмкешелек кыйммәтләренә уңай мөнәсәбәт; тормышта очраган кыенлыкларны җиңү юлларын мөстәкыйль табарлык, иҗади һәм фәнни фикергә ия; интеллектуаль, әхлаки һәм физик яктан үзүсешкә сәләтле шәхес формалашуы өчен җирлек булдыру.

Киләчәккә планнар. Укучыларны фәнни-эзләнү эшенә тарту билгеле бер программа нигезендә алып барылса, отышлырак булыр иде, билгеле. Максатыбыз – якын арада бу эш буенча авторлык программасы төзү. Шушы ук темага IX сыйныфта электив курс алып барырга яки әдәби түгәрәк оештырырга була. Бу очракта сәләтле балалар белән эш тәҗрибәбезне тагы да баетып булыр . Аны киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итеп, район, республика күләмендә тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге дә туар иде.