Дуслыкта – көч
№163
(IV сыйныфта татар әдәбияты дәресе)
Гөлнур КАСЫЙМОВА,
Казандагы 98 нче урта мәктәпнең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Максат:
белем бирүдә: укучыларда татар әдәбиятын өйрәнүгә ихтияҗ тудыру, тормышта рус телле балаларның татарча сөйләшә белүенә ирешү, дуслык турында алдагы дәресләрдә алган белемнәрне ныгыту;
коммуникатив: укучыларга дуслык төшенчәсен сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтү, мөстәкыйльлекләрен, группада эшли белүләрен, иҗади активлыгын үстерү, кызыксынучанлыгын арттыру;
тәрбияви: дус, тату яшәргә омтылдыру, дусларына һәрвакыт булышырга, ярдәмгә килергә кирәклеген төшендерү, кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләргә дуслыкның иң мөһим сыйфатларның берсе булуына ышаныч тәрбияләү.
Дәрес барышы
I. Оештыру өлеше (1 нче слайд)
Укытучы. Исәнмесез,укучылар! Хәерле иртә!
Укучылар.
Исәнмесез, хәерле иртә!
Иртәнге кояш кебек.
Әни телен, әти телен
Өйрәнергә дип килдек.
Укытучы. Укучылар, әйдәгез, бүгенге көн турында сөйләшеп алыйк әле. Бүген ничәсе?
Укучылар. 23 нче октябрь.
Укытучы. Әйе. Ә бүген атнаның кайсы көне?
Укучылар. Җомга көн.
Укытучы. Укучылар, ә хәзер елның кайсы фасылы?
Укучылар. Көз.
Укытучы. Ә көз көне табигатьтә нинди үзгәрешләр була?
Укучылар. Яфраклар саргая һәм коела. Кошлар җылы якка китә. Яңгыр ява. Көннәр кыскара, төннәр озыная.
Укытучы. Ә бүгенге һава торышы турында нәрсәләр әйтә аласыз?
Укучылар. Бүген көн кояшлы, урамда 6 градус җылы.
Укытучы. Укучылар, ә бүгенге көнегез матур узсын өчен мин сезгә түбәндәге теләкләрне телим. (2 нче слайд)
II. Өй эшен тикшерү. Белемнәрне актуальләштерү
Укытучы. Укучылар, әйдәгез, бергәләп өй эшен тикшереп алыйк әле. Өй эше итеп «Минем дустым» дигән хикәя язып килергә бирелгән иде. (Өй эшләре тикшерелә.)
Укытучы. Ә хәзер, әйдәгез, экранга карыйк әле. Экранда нинди рәсемнәр бирелгән? Балалар, бу рәсемнәрне нәрсә берләштерә? (3, 4 нче слайдлар)
Укучылар. Бу рәсемнәрне дуслык берләштерә.
Укытучы. Әйе, чыннан да, алар – бер-берсе белән дуслар. Димәк, бу рәсемнәрдән чыгып, дуслык кемнәр арасында булырга мөмкин дип әйтә алабыз?
Укучылар. Дуслык хайваннар арасында, кызлар арасында, малайлар арасында, туганнар арасында, кош-кортлар арасында, күршеләр арасында, төрле милләт кешеләре арасында булырга мөмкин.
Укытучы. Димәк, балалар, без сезнең белән бүген нәрсә турында сөйләшербез икән?
Укучылар. Без бүген дуслык турында сөйләшербез. (5 нче слайд)
Укытучы. Әйдәгез әле, балалар, дәресебезнең темасын «Дуслыкта –көч» дип атыйбыз. Алдагы дәрестә без сезнең белән дуслык темасы турында сөйләшә башлаган идек. Ә бүген дәвам итәрбез. Без сезнең белән дәрестә дуслык төшенчәсен тирәнрәк өйрәнербез. Дус кешенең нинди сыйфатларга ия булуын, дус яшәү серен билгеләрбез. Әкиятләр иленә сәяхәт итәрбез. Күренекле шагыйрьләребезнең, язучыларыбызның әкиятләрен, шигырьләрен искә төшерербез. Бергәләп җырларбыз. Дуслык турындагы мәкальләрне бергәләп карап үтәрбез.
Мин сезгә хәзер бер кечкенә генә хикәя укып үтмәкче булам. Игътибар белән тыңлагыз әле:
«Бик биек тауда көтүче яшәгән. Бервакыт яңгырлы бер төндә өч кеше аның ишеген шакыган.
– Минем өем бик бәләкәй, берегез генә керегез. Сез кемнәр соң? – дип сораган көтүче.
– Без – Дуслык, Бәхет, Байлык. Иң башлап кайсыбыз керүен үзең хәл ит, дигәннәр».
Укытучы. Укучылар, сез ничек уйлыйсыз? Көтүче кемне кертер? Ни өчен?
Укучылар. Дуслыкны, чөнки дуслык керү белән өйгә бәхет һәм байлык килгән.
Укытучы. Әйе, дөрес, балалар.
III. Яңа материалны аңлату
Укытучы. Әйе, балалар, дуслык – дөньядагы иң кирәкле мөнәсәбәтләрнең берсе. Дуслары булган кешеләр генә бәхетле буладыр, мөгаен. Дуслык безне әйбәтрәк, яхшырак, көчлерәк итә. Кешегә дусларсыз яшәү мөмкин түгел. Дустың булу – зур байлык.
Аңлатмалы сүзлектә дуслык сүзенә аңлатма ничек бирелгән икән? Әйдәгез, бергәләп карап үтик әле. (6 нчы слайд)
Дуслык – теләкләрнең, карашларның, фикерләрнең уртак булуы, үзара рухи якынлык, бер-береңне ихтирам итү кебек хисләргә нигезләнгән мөнәсәбәт. (Дәфтәрләренә яздырту.)
Укытучы. Әйтегез әле, балалар, кем ул дус? Ул нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? (7 нче слайд) Хәзер төркемнәрдә эшләп алыйк әле. Үз фикерегезне менә сезнең алда яткан ак кәгазьләргә язып, аны укып күрсәтерсез. Аннары соң менә шушы фикерләр кәрҗиненә салырсыз. Әйдәгез, уйлыйбыз. (Укучылар үз фикерләрен язалар, укыйлар, кәрҗингә салалар.)
Укытучы. Рәхмәт, балалар! Экранга карыйк әле. Димәк, дус нинди сыйфатларга ия булып чыкты инде? (8 нче слайд)
Укучылар. Дус – тыйнак, гадел, тырыш, игътибарлы, акыллы, юмарт, тәртипле, мәрхәмәтле, сабыр, ярдәмчел.
Укытучы. Ә хәзер, укучылар, алдагы слайдка карыйк әле. (9 нчы слайд) Дус яшәүнең серләре нәрсәдә икән?
– Дустыңның серен саклый бел.
– Дустыңны хөрмәт ит.
– Авыр чакта дустыңа ярдәм ит.
– Дустыңны гафу итә бел.
– Саранланма.
– Һәрвакыт дөресен сөйлә.
Укытучы. Күренекле мәгърифәтчебез Риза Фәхреддин: «Дуслык дәвам иткән вакытта гына ныгый бара», – дигән. (10 нчы слайд)
Укучылар, без инде сезнең белән кешеләр арасында гына түгел, ә хайваннар арасында да дуслык барлыгын белдек, шулай бит. Хәзер без сезнең белән әкият иленә кайтып, персонажларның да дусларын табып карыйк әле. Сез аларны беләсезме икән? (11 нче слайд)
– Бәләкәч белән Карлосон
– Чебурашка белән Крокодил Гена
– Винни Пух һәм Петачок
– Леопольд һәм ике Тычкан.
Укытучы. Укучылар, күренекле татар шагыйрьләренең, язучыларыбызның хайваннар, кош-кортлар арасындагы дуслыгы турында нинди шигырьләрен һәм әкиятләрен беләсез?
Укучылар. Габдулла Тукай «Кызыклы шәкерт».
– Габдулла Тукай «Гали белән Кәҗә».
– Габдулла Тукай «Кәҗә белән Сарык».
– Абдулла Алиш «Чукмар белән Тукмар».
IV. Осталык һәм күнекмәләр формалаштыру
Укытучы. Укучылар, бик күп кенә шагыйрьләребез дуслык турында шигырьләр иҗат иткән. Мәсәлән, Роберт Миңнуллинның «Дустымны эзлим!» дигән шигырен тыңлап карагыз әле. Шигырь нинди дус турында икән?
Шулай ук Йолдыз Шәрапованың «Дуслык салаты» шигыре дә дуслык турында. (Шигырьләр укыла.)
Укытучы. Балалар, дуслык турында җырлар да бик күп. Мәсәлән татар халык җыры – «Карауҗа авылы көе». (Бер куплетын җырлап үтәм.)
Тәрәз ачып җимнәр сиптем,
Ашагыз, кошкайларым,
Кайгы-хәсрәтләр күрмичә
Яшәгез дускайларым.
Әйдәгез, балалар, бераз ял итеп алыйк әле. Бергәләп Зөлфия Минһаҗеваның «Дуслык» дигән җырын җырларбыз. (Җырлыйлар.)
Укытучы. Ә хәзер, әйдәгез, дәреслек белән дә эшләп алыйк. Без сезнең белән үткән дәрестә «Минем дустым» дигән хикәя укыган идек. Шушы хикәя буенча «Ышанам-ышанмыйм» тәнкыйди фикерләү алымын кулланып карыйк әле. (14 нче слайд)
– Без Айгөл белән авылда дуслаштык.
– Без Айгөл белән җәйге каникулда лагерьда ял иттек.
– Без заманча биюләр өйрәнмибез.
– Айгөл –яхшы укучы да, оста биюче дә.
Укытучы. Ярый, рәхмәт. Укучылар, дуслык турында татар халкы үз фикерен мәкальләр аша бик үтемле итеп җиткерә. Ә сез аларны беләсезме икән? Тикшереп карыйк әле. Тактада мәкальләрнең башы бер баганага бирелгән, ә икенче баганадан шул мәкальләрнең дәвамын табарга кирәк. Һәм янына беркетеп куярга кирәк була. (15 слайд)
Йөз сум акчаң булганчы,( йөз дустың булсын!)
Дуслыкта- (көч)
Кош канаты белән, (кеше дуслык белән көчле)
Дустың үзеңнән (яхшы булсын)
Дуслык –зур байлык.
— Укучылар, ә хәзер без сезнең белән интервью уены уйнап алабыз. Түбәндәге сораулар буенча бер-берегездән интервью алып карагыз әле. (16 слайд)
— Синең дустың бармы?
— Аңа ничә яшь?
— Ул нинди?
(кунаклардан да интервью алына)
5. Йомгаклау.
— Укучылар, әйдәгез әле, дәрестә бүген үтелгәннәрдән чыгып синквейн төзеп карыйк әле(бергәләп)
Дуслык
Көчле, ышанычлы
Сокландыра, канатландыра, ярдәм итә
Дуслыкта-көч
Бердәмлек
— Балалар, рәхмәт, бер генә кеше дә дуссыз яши алмый. Дуслыкның кадерен белергә кирәк.
Димәк, кем ул дус?
Дуслыкның төрләре нинди?
Дуслык нинди була?(Укучыларның фикерләре тыңланыла)
— Ярый, рәхмәт, балалар! Ә хәзер, әйдәгез, өй эшен көндәлек дәфтәрләрен язып куегыз әле. “Дуслык” темасына рәсем ясап килергә. Дустыгызны ясарга мөмкин яисә менә без сезнең белән күргән рәсемнәрне ясарга була.
— Димәк, укучылар, без сезнең белән бүген дуслыкның нинди көчле булуына төшендек. Бер генә кеше дә дуссыз яши алмый. Дуслыкның кадерен белергә кирәк.
Дус яшәргә кирәк җир йөзендә,
Дуслар кирәк һәрбер кешегә.
Дуслык булса, яшәү дә күңелле,
Уңай була һәрбер эшең дә.
-Балалар, дусларыгыз күп булсын! Дус, тату яшәгез!
Рәхмәт Сезгә!