Шагыйрә Гөлзадә Әхтәмова иҗатында Алабуга тарихы

№ 157

Гөлфинур ГЫЙЛЬФАНОВА,

Алабугадагы 8 нче урта мәктәпнең югары квалификация категорияле татар теле  һәм әдәбияты укытучысы

Без, мөгаллимнәр, һәр елны җәйге ялдан соң август аендагы педагоглар конференциясен көтеп алабыз. Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республикакүләм август киңәшмәсе быел безнең Алабуга шәһәрендә узды. ТАССРның 100 еллыгын каршылаганда безнең төбәктә шундый зур вакыйга булуына без бик шат. Чарага Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республикабызның Мәгариф министры Рафис Борһанов, Россия Мәгариф академиясе президенты Юрий Зинченколарның килүе һәм абруйлы кунакларның шәһәребезнең яхшы якка үзгәрүен билгеләп, җылы сүзләр әйтүе – безнең өчен үзе бер горурлык!

Меңьеллык тарихы булган шәһәребез горурланырлык та шул! Безнең Алабуга – нинди бай тарихлы борыңгы шәһәр! Үткәнен белмәгәннең –киләчәге булмас, диләр бит. Шул әйтемне истә тотып, мин шәһәребез тарихын тагын бер кат барлап чыктым. Чөнки туган ягыңның тарихын белүне һәр кешенең теләге генә түгел, бурычы да дип саныйм.

Бу язмам укучыларда шәһәребез тарихы белән тирәнтенрәк кызыксыну уятыр, алар Алабуга ханнары, соңгы елларда яшәгән күренекле шәхесләр  турында күбрәк мәгълүмат алырлар, районыбыздагы күп кенә авыл исемнәренең килеп чыгышын ачыкларлар, кызыксынып борынгы ташларны өйрәнерләр, дип уйлыйм. ТАССРның 100 еллыгын билгеләп үткәндә, гомумән, уку-укыту системасында мөгаллимнәр әлеге материалдан файдаланырлар дигән өметтә калам.

Безнең меңъеллык Алабуга каласында тарихка бер мирас булып кереп калырлык, иҗатларына сокланырлык, талантлы шагыйрь-шагыйрәләр күп. Алар һәркайсы үзләренең иҗат җимешләре белән безне шатландырып, рухландырып тора. Без аларның иҗатларын татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә һәм дәрестән тыш чараларда еш кулланабыз. Укучыларыбыз белән бергәләп аларның әсәрләрен төрле темалар буенча эзләнеп, табып, туплап, уку-укыту системасында яктыртып барабыз.

Мин әлеге язмамны, шуларның берсе, 40 елдан артык гомерен балалар укытуга багышлаган, мөгаллимә-шагыйрә Гөлзадә Әхтәмова белән бәйләргә булдым. Чөнки ул – Алабуга шәһәре тарихын җентекләп өйрәнгән каләм иясе.

Мин аның «Алабугам минем», «Борынгы Алабуга», «Елабуга моя», «Йөрәгемдә яшен», «Күңел ашкынуы», «Шөкер итәм» кебек күп кенә китапларын укып чыктым. Бу китаплардагы тарихи материаллар, шигъри юллар миндә Алабуга тарихын тагын да тирәнтенрәк өйрәнү теләге уятты. Мин Гөлзадә апа белән якыннанрак танышып, аннан Алабуга турында күбрәк мәгълүмат алырга уйладым. Эзләнүләр барышында «Казан утлары»,  «Сөембикә» журналлары, «Мәдәни җомга», «Алабуга нуры», «Новая Кама» газеталарында басылып чыккан язмалары белән дә таныштым. Аларның барысы да борынгы шәһәребезнең бай тарихы турында сөйли.

Язучы иҗатында Алабуга тарихы темасы киң чагылыш тапкан. Бу тема аңа бик якын. Гөлзадә апа – туган ягының, торган җиренең үткәнен һәм киләчәген яхшы белүче, халкын яратучы иҗади шәхес.

Иң беренче язучының тормыш юлына күзәтү ясап китү урынлы булыр.

Гөлзадә Хаҗи кызы Әхтәмова 1941 елның 17 ноябрендә Әгерҗе районы Исәнбай авылында дөньяга килә. Кече яшьтән үк шигырьләр укырга, сөйләргә, язарга ярата. 1969 елда Гөлзада апа Алабуга педагогия институтының филология факультетында укып, «татар мәктәпләрендә рус теле укытучысы» дигән диплом ала. Шул вакыттан Алабуга шәһәрендә калып, гомерен балалар укытуга багышлый.

1963 елда «Яңа Кама» газетасында «Бала йоклый» дигән беренче шигыре басылып чыга. Шуннан соң аның бер-бер артлы шигырьләре басыла башлый. 1995 елдан бирле бик күп китаплары дөнья күрә.

2004 елның апрель аенда Гөлзадә Әхтәмова Татарстан язучылар берлегенә кабул ителде.

2012 ел шагыйрә өчен тагын да истәлеклерәк булды. Гөлзадә Әхтәмовага Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия тапшырылды.

Гөлзадә Әхтәмованың әсәрләре мәктәп программасындагы дәреслекләргә дә кертелгән. Ул бүген дә иҗат эшен дәвам иттерә.

Гөлзадә Әхтәмова Алабуга шәһәре тарихына һәрвакыт игътибарлы. Бу борынгы шәһәрнең үткәне, ата-бабаларыбызның эзләре аның күңеленә һич тынгы бирми. Ул моннан утыз еллар элек тарихи материаллар җыя башлый. Архивларга яза, аксакаллар белән сөйләшә. Төрле китап-журналлардан Алабуга тарихына кагылган юллар эзли. Нәтиҗәдә, барысын бергә җыеп, «Борынгы Алабуга» исемле тарихи очерк яза. «Чиксез калын нарат урманнары, гүзәл җырлы чишмәләре, балыкка бай күлләре, әкрен генә аккан елгалары һәм киң чал Чулманы белән Алабуга элек-электән күпләрне үзенә җәлеп иткән. Татар илендә Алабуга бик борынгы шәһәрләрдән санала. Ул IX – X гасырларда Болгар дәүләтенең төньяк ныгытмаларындагы шәһәр буларак барлыкка килгән», – дип башлый Гөлзадә Әхтәмова бу тарихи очеркын.

Рус галимнәре рәсми рәвештә Алабуга шәһәре Трехсвятское авылы урынында барлыкка килгән дип, бик озак еллар хәтеребезне югалтырга тырышканда Гөлзадә Әхтәмова аңа каршы чыга. Ул һәр хезмәтендә Алабуга исеменең борынгылыгын, беренчелеген исбатларга омтыла. Бу эшкә татар тарихчыларын да ярдәмгә чакыра. С.Алишев, А.Халиковлар белән хат алыша. 1980 елда 200 еллыгын билгеләп үткән Алабуга, рус шәһәре исемен йөрткәндә, төрле газета-журналларга мәкаләләр язып, күпләрне уйланырга мәҗбүр итә ул. Тарихчы-археолог Альфред Халиковны Алабугада казыну эшләре алып барырга дәртләндерүе дә юкка чыкмый. Археологның 1993 елда Алабугада казынулары каланың борынгылыгын исбатлауда бик зур дәлил була.

Гөлзада Әхтәмова тарихи очерк язу белән беррәттән, X гасырдан алып XVI гасырга кадәр яшәгән ханнар турында шигырьләр, поэмалар яза. «Алып Буга» исемле поэмасын ул менә шундый юллардан башлый:

Дастаннардан эзлим исемеңне,

И данлыклы гүзәл Алабугам!

Изге чишмәләрең, урманнарың

Мирас булып калган борынгыдан.

Синдә калган эзе алыпларның,

Хакимнәрнең, көчле ханнарның.

Гөлзада апа еллар буе эзләнә, тапканнарын терки бара. Алабуга ханнарының исемлеген дә төзи ул: Айдархан, Илбакты, Уразбакты, Әндиҗан, Ислам, Сәүгән. Төрле юллар белән «Алабуга бәете»н дә эзләп таба. Ул бәеттә: «Алабуга – ак шәһәр, тарихы озак яшәр», – дигән өмет тә ята. Аның буенча Алабугада яшәгән соңгы ханның исемен дә беләбез:

Алабуга урыс кулына Сәүгән ханнан калгандыр,

Сәүгән ханның маҗарасы тарихта язылгандыр.

Бу бәетне Гөлзада Әхтәмова үзенең «Борынгы Алабуга» китабына тулысынча кертә. Кызганычка, ул бик озын түгел – барлыгы тугыз юл. Кыска булса да, ул күп мәгълүмат бирә. Бу бәеттә халкыбызның ачы язмышы ята. Туйгуҗа һәм Аккуҗа кебек олыларның илләреннән куылулары, Саралы, Сәйтәк авылларының чукынулары, кяфер уты таратулары турында хәбәр җиткерә.

Алабуга шәһәренең исеме килеп чыгуы

Тарихи китабында шагыйрә Алабуга шәһәренең исеме килеп чыгуны да үзенчә аңлата. Алып һәм Буга сүзләренең кушылуы нәтиҗәсендә, ди. Алабуга сүзе кеше исеме буларак, урта гасырларда еш кулланылган. Айбуга, Карабуга, Теләбуга кебек кушма төзелешле исемнәр дә билгеле. Буга сүзе үгез мәгънәсендә кулланыла, ата-ана исем кушканда баласының үгез кебек көчле булуын тели. Каланы алыплар саклый, таш ныгытма юкка гына барлыкка килмәгәнен шикләнмичә әйтә. «Алып Буга» исемле поэмасында шагыйрә болай дип яза:

Бар халкымның мәңге онытылмас,

Гасырларны кичкән горурлыгы:

Каһарманы, көчле алып батыры,

Атлантларга тиңдәш торырлыгы.

Ил һәм халык гамен кайгыртучы,

Мәрхәмәтле, кыю, асыл затлар

Яшәгәннәр җирдә.

Без бүген дә

Юксынабыз: «Сез кайда, алыплар?!» 

Алабуга якларындагы авыл исемнәре

Гөлзада Әхтәмова «Борынгы Алабуга» исемле китабында Алабуга якларындагы авыл исемнәре турында да яза, аларның Алабуганың үзе кебек бик борынгы булуын әйтә. Тикшерә башласаң, исемнәре белән бик тирән төрки катламнарга кереп китәсең, ди. Төрле сүзлекләр аша аларның серләрен ача. «Абалач – кечкенә малай, Тагай – өлкән ир, абый кеше, Канак – ләззәтле бала. Бу авылларда бүген дә татарлар яши. Алабуга төбәгендә татар исеме йөрткән рус авыллары да хәтсез генә. Танайка – Таң ай, Армалы – Әрәмәле, Казили – Каз иле, Хлыстово – Ылыс тау, Качка – Качкын, Котловка – Котлы, Чирши – Чыршы кебек дистәләрчә рус авыллары исемнәре борынгы болгар-татар бабаларыбызның кайтавазы булып яңгырый. Кызганычка, без аларны бик начар ишетәбез, белгәннәребезне дә оныта барабыз. Бу өлкәдә эшләүче галимнәребез дә ифрат аз. Хәтерләрне уятасы иде! Хәтерсез халыкның гомере дә кыска була диләр бит», – дип борчылуын белдерә автор.

Алабуга мәчетләре

«Алабугада ничә мәчет булган икән?» дигән сорауны да куя үз алдына Гөлзада Әхтәмова «Борынгы Алабуга» китабында. Алабуга шәһәренә һәм өязенә ревизия ясаучы Вятка губернаторы 1887 елда бер агач һәм бер таш мәчет булуын билгеләп үтә. Агач мәчет хәзерге Тукай һәм Мәскәү урамнары чатында урнашкан була. Аны 1970 елда сүтәләр. (1990 елда ул кабат торгызылды.) Ә менә таш мәчетне эзләп табу бик кыен була. Узган гасырның 80 нче елларында шәһәр архивы булган бер бинаны күрсәтәләр, ләкин ул тышкы күренеше буенча бер дә мәчетне хәтерләтми. Эзләнә торгач, бер аксакал аның тау башындагы Изгеләр мәчете булу мөмкинлеген әйтә. Ә бу таш корылманың кайчандыр чынлап та кирмән дә, мәчет тә булуын профессор Альфред Халиков фәнни рәвештә исбатлый. 1993 елгы казынуларында ул аның фундаментында искиткеч төгәллек белән кәгъбәгә карап торган өчпочмаклы миграбны таба. «Җеннәр шәһәрчеге», «Шайтан каласы»» дип йөртелгән урын бабаларыбызның иң изге урыны булып чыга. Аны татар аксакаллары болай да «Ак мәчет», «Изгеләр мәчете» дип күңелләрендә саклаган.

Гөлзада Әхтәмова «Алабуга корылмасы» исемле шигырендә болай дип яза:

Могҗизадай калган Ак мәчетнең

Почмагында сагыш, моң-зарлар.

Җил-давылга вакыт өләшсә дә,

Онытылып бетми узганнар.

Чулман дулкыннарын таш хәрәбә

Моңсу уйда боегып күзәтә.

Алыпларның изге куәтләре

Төшләренә кереп йөдәтә.

Шагыйрә, Алабуганың борынгылыгы турында уйланып: «Тирәндә соң тамырларың, Алабуга», –  дигән нәтиҗә ясый. Шул исемдәге шигырендә «Чал тарихка кайтып киләм ялгыз гына» дип, X гасырдан алып XVI гасырга кадәр яшәгән ханнарны сурәтләп, ниләр булганын искә төшереп үтә һәм XVI гасырдагы фаҗига белән тәмамлый:

Чал тарихка кайтып яшьләр түгим әле,

Үткәннәрнең моң-зарларын белим әле.

Алабуга, синдә уналтынчы гасыр,

Ят кавемнәр синең күкрәгеңә басыр.

Олуг җаннар сөрелерләр илләреннән,

Озак кайта алмас киткән җирләреннән.

Алабугада соңгы гасырда яшәгән шәхесләр

Гөлзадә Әхтәмова соңгы гасырларда яшәгән күренекле шәхесләр турында да яза. Аның кавалерист-кыз Надежда Андреевна Дуровага багышланган «Өметбикә» исемле поэмасы бар. Шулай ук рәссам Иван Шишкин, шагыйрә Марина Цветаевага багышлап язган шигырьләре дә юк түгел. Ләкин безгә аның татар халкына багышлаган әсәрләре ошый төшә, чөнки алар турында язучылар сирәк. Алабуга каласында өч елга якын яшәп киткән драмматург Таҗи Гыйззәт, шәһәребездә туган данлыклы җырчы Азат Аббасовларны да онытмый ул, аларга атап шигырьләр яза. Алабуга тарихында сызылып калган милли эзләрне Гөлзадә апа яңартып яши.

Алабуга ташбилгесенең сере

Г.Әхтәмова 2010 елда бик борынгы гарәпчә язулы ташның серләрен ачып  сөендерде. Ул таш Алабуга башлыгына куелган булган. Датасы – 962 ел. Димәк, ул таш моннан мең елдан элек куелган. Күп гасырлар бу таш Алабуга корылмасы янында, тау башында яткан. Ул ташны моннан егерме еллап элек табып, Алабуга дәүләт педагогия институты музеена урнаштырганнар. Озак еллар буена бер почмакта моңаеп яткан бу ташка бер көнне Гөлзадә апа аңа җан өргәндәй булды. Хәзерге вакытта студентлар һәм укучылар бу таш тарихын бик кызыксынып өйрәнә. Бу – Алабуганың меңьеллыгына тагы бер өстәмә дәлил!

Язучы иҗатында болгар әмире Ибраһим исеме

Бәйрәм алдыннан Алабугада мәктәп укучылары, Гөлзадә Әхтәмованың тарихи очеркын «Моя Елабуга» исеме астында рус теленә тәрҗемә итеп, китап итеп чыгардылар. Алабуга тарихчылары бу китапка уңай бәя бирде. Гөлзадә Әхтәмованың борынгы заман ханнары, күренекле шәхесләре исемлегенә хәзер тагын болгар әмире Ибраһим исеме дә өстәлде. Ул – X гасырда Алабуга каласына нигез салучы буларак тарихта эз калдырган шәхес. Калабызның меңьеллыгында аңа тау башында атка менгән рәвештә бик зур һәйкәл куелды. Ул – хәзергә Алабуга каласында татар милләтенә багышлап куелган бердәнбер һәйкәл. Скульпторы Мәхмүт Гасыймов. Бу хакта Гөлзада Әхтәмова «Ибраһим һәйкәле» дигән шигырендә яза:

Бу – бердәнбер һәйкәл туган халкыма,

Гомер буе юлдаш булган атына.

Биек ташка менеп басты Ибраһим,

Тыныч тормыш бирче, диеп, Илаһым!

Шәһәребездә яшәп иҗат итүче, борынгы тарихыбызга юл ачучы эзтабар, тыңгысыз шагыйрә Гөлзада Әхтәмова хезмәтләре безгә үткән тарихыбызны аңларга ярдәм итә. Бигрәк тә аның төрле тарихи чыганакларга, архив материалларына таянып язган «Борынгы Алабуга» китабы – безнең өчен зур таяныч.

Гөлзадә Әхтәмованың Алабуга тарихы турындагы язмаларын укыганнан соң, борынгы болгар бабаларыбызга ихтирам хисе тагын да арта. Болгар җиренең акыллы, тырыш ханнары үзләренә карата хөрмәт уята.

Гомумән, Гөлзада Әхтәмова иҗаты туып-үскән калабызга мәхәббәт хисләре уята, бу изге җирдә яшәүче борынгы халык икәнлегебезне тоеп, горурланып яшәргә өйрәтә.

Кулланылган әдәбият

1. Әхтәмова Г. Алабугам минем: Тарихи очерк, лирик парчалар, ватанпәрвәр шигырьләр. – Чаллы: КАМАЗ газета-китап нәшр., 1995, 48 б.

2. Әхтәмова Г. Борынгы Алабуга: Тарихи эзләнүләр. – Алабуга район типографиясе, 1995, 28 б.

3. Әхтәмова Г. Йөрәгемдә яшен: Шигырьләр.– Казан: Матбугат йорты, 2004, 223 б.

4. Ахтямова Г. Моя Елабуга: Краеведческий очерк. – Елабуга: ОАО «Алмедиа», 2007, 32 с.

5. Әхтәмова Г. Күңел ашкынуы: шигырьләр, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 143 б.

6. Әхтәмова Г. Кала исеме каян алынган? //Яңа Кама. – 1979. – 18 август.

7. Ахтямова Г. Елабуга Вятской губернии, Разживино Трехсвятской волости /История города в материалах и документах/ //Вестник ЕлАЗа. – 1990 – 27 июля.

8. Әхтәмова Г. Алабуга ханнары // Шәһри Казан. – 1991. –  31гыйнвар.

9. Ахтямова Г. Каким был дворец Сауган-хана?: Из истории древней Елабуги //Комсомолец Татарстана. – 1992. – 10 января.

10. Әхтәмова Г. Безнең якларда рус авыллары ни өчен татарча аталган? //Алабуга нуры. – 1992. – 19 май.

11. Әхтәмова Г. БорынгыАлабуга: Тарихи очерк //Аргамак. – 1994. – № 12.

12. Әхтәмова Г. Борынгы Алабуга:/Тарихи очерк/ //Алабуга нуры. – 1995. – 11, 13, 18, 25 июль.

13. Әхтәмова Г. Борынгы Алабуга: /Тарихи очерк/ //Казан утлары. – 2007. – № 7.

14.Әхтәмова Г. Алабуга – ак кала //Сөембикә. – 2007. – № 8.

15. Әхтәмова Г. Алабугам – ак калам //Мәдәни җомга. – 2007. – 25 август.

16. Әхтәмова Г. Китапларда туган як сере. //Алабуга нуры. – 2007. – 25 декабрь.

17. Әхтәмова Г. Алабуга таш билгесенең сере. // Мәдәни җомга. – 2010. – 12 март.

18. Әхтәмова Г.Ташларны укыр вакыт //Алабуга нуры. – 2011. – 8 июль.

19. Ахтямова Г. Тайна Елабужского камня. //Новая Кама. – 2011. – 8 июля.