Кышкы табигатътә кунакта
№ 152
Гүзәлия ГЫЙНИЯТУЛЛИНА,
Әлмәттәге Риза Фәхреддин исемендәге 1 нче гимназиянең I квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы
Максат. Кышлаучы кошларны күзәтеп, укучыларның тормыш тәҗрибәләрен камилләштерү.
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
– кошлар, җәнлекләр турында кайгыртуда турыдан-туры катнашырга өйрәтү,
– кышлаучы һәм күчмә кошлар дөньясының төрлелеген белү.
Предмет нәтиҗәләре:
– укучыларның терек һәм терек булмаган турындагы белемнәрен киңәйтү, ныгыту;
– табигать шартларының кошлар, җәнлекләр тормышында нинди роль уйнавын билгели белергә өйрәтү;
– безнең якларда кышлаучы һәм күчмә кошлар турында аңлату, истә калдыруга ирешү;
– балаларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.
Шәхси нәтиҗәләр:
– уку материалына кызыксыну уяту;
– уку эшчәнлеген мотивлаштыру;
– иптәшеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы.
Метапредмет нәтиҗәләр:
регулятивУУГ:
– укытучы ярдәмендә дәреснең максатын билгели һәм формалаштыра белү;
– үткәнгә карап, бердәй эш үтәлешенең дөреслеген бәяләү;
– ясалган хаталарны исәпкә алу һәм эшләрне бәяләүдән соң төзәтмәләр кертү;
– үз фикереңне дөрес итеп әйтә белү;
коммуникативУУГ:
– үзеңнең фикереңне телдән матур итеп әйтә һәм башкаларны ишетә-тыңлый белү;
– мәктәптә аралашу кагыйдәләре турында сөйләшү һәм аны үтәү;
танып-белү УУГ:
– үзеңнең белем системасында ориентлаша белү;
– үткәндә өйрәнгәнне укытучы ярдәмендә яңасыннан аера белү;
– яңа белемнәр табу;
– дәрестә алган мәгълүматлардан файдаланып, сорауларга җавап бирү.
Җиһазлау: кышкы табигатъкә карата рәсемнәр, җәнлекләр һәм кошлар рәсемнәре, җимлекләр, “Кызыл китап” (Татарстанныкы һәм Россиянеке), компьютер, интерактив такта, дәреслек (Плешаков А.А. Әйләнә-тирәбездәге дөнья. 1 нче кисәк 132 – 141 битләр), «Күзәтү көндәлеге».
Дәрес барышы
I. Оештыру өлеше
Укытучы. Исәнмесез, укучылар! «Әйләнә-тирә дөнья дәресен башлыйбыз.
II. Белемнәрне актуальләштерү
1. Терек булмаган табигатъ турында әңгәмә.
Укытучы. Табышмак әйтәм тыңлагыз һәм җавабын эзләп карагыз:
Һәр җир карланган,
Сулар бозланган,
Уйный җил-буран,
Бу кайчак, туган? (Кыш)
2. Уку мәсьәләсен кую.
Укытучы. Ап-ак карлары, бураннары белән кыш та килеп җитте. Аның салкын сулышын кош-кортлар, җәнлекләр бик тиз сизеп алды. Хәзер инде урманнарда аларның тавышы бик сирәк ишетелә: күбесе язга кадәр йокыга талган.
Хәер, әле ялангач агач ботаклары буйлап тиен йөгергәнен күреп калырга була, ара-тирә булса да, кошлар очып үтә. Әмма караңгы төшә башлау белән, алар үзләренә төн үткәрү өчен җылырак урын эзлиләр.
«Кышкы урманда җылы урын буламыни?» – дип сорарсыз, бәлки. Була икән шул. Песнәкләр, мәсәлән, агач ярыкларына кереп йоклыйлар. Салкын кышны бер-берсенә елышып бергә үткәрергә тырышсалар да, аларга кайчак ризык табу бик кыен була. Андый очракта канатлы дусларыбыз кешеләр яши торган урыннарга сыеналар, бездән ярдәм көтәләр. Кошларның табигый ашханәләре дә була икән. Мәсәлән, миләш агачлары. Миләшләрне саклагыз.
Кыш айлары – безнең якларда калган кошлар өчен иң авыр чак. Күбесе ачлыктан үлә. Ничек аларга без ярдәм итә алабыз?
Укучылар. Җимлекләр ясап куеп.
Укытучы. Җимлекләрне төрлечә эшләргә мөмкин. Кибеттән сатып алган сөт пакетларыннан, пыяла банкалардан файдаланырга була. (Ясалганнарын күрсәтә.)
Иң әһәмиятлесе – җим салырга онытмагыз, җимлеккә яңгыр үтәрлек, кар күмеп китәрлек, җил тиярлек булмасын. Кошларны көнбагыш, карбыз, кабак орлыклары белән сыйларга була. Ак икмәк валчыклары да – бик яхшы азык. Ә песнәкләр тозсыз терлек маен яратып ашый.
3. Дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру.
Укытучы. Димәк, бүген без сезнең белән нәрсәләр турында сөйләшәчәкбез? (Укучылар җавабын тыңлау.)
Укытучы. Әйе, бүгенге дәрестә без сезнең белән кыш көне терек һәм терек булмаган табигатътәге үзгәрешләр, кышкы урманның күзгә күренми торган җепләре турында өйрәнербез.
III. Яңа дәрес материалы белән танышу
1. Терек булмаган табигатътә кыш көнендә була торган үзгәрешләрне генә сайлап алыгыз һәм сөйләгез:
Кояш кыздыра. Кояш сирәк җылыта. Көннәр кыска. Көннәр эссе. Елгалар, күлләр, буалар боз астында калган. Туфрак тунган. Салкынайтты. Яңгырлар ява. Җепшек көннәр була. Юлларда бозлавык барлыкка килә. Кар ява.
Укытучы. Еш кына кыш көне агач ботакларына, электр чыбыкларына кар чуклары эленеп кала. Ул нәрсә?
Укучылар. Бу – бәс.
Укытучы. Әйе. Чыннан да, ап-ак бәс сарган чакта тирә-яктагы һәрнәрсә гәҗәеп матур күренә. (Бәс рәсеме күрсәтелә.)
2. «Күзәтү көндәлеге»нә бүгенге һава торышын билгеләү.
3. Терек табигатъ турында әңгәмә.
Укытучы. Терек булмаган табигатътәге үзгәрешләр турында сөйләшеп киттек инде. Терек табигатъкә нәрсәләр керә?
Укучылар. Кешеләр, үсемлекләр, хайваннар.
Укытучы. Хайваннарга нәрсәләр керә?
Укучылар. Кошлар, җәнлекләр, бөҗәкләр.
Укытучы. Үсемлек һәм хайваннарга яшәү өчен нәрсә кирәк?
Укучылар. Табигатьтәге барлык тереклек җылылык һәм яктылыкны табигатьтән ала.
4. Әкият тыңлау.
Укытучы. Хайваннарның кышкы тормышы турында әкият тыңлыйсыгыз киләме?
Укучылар. Әйе, бик тә тыйлыйсыбыз килә.
Укытучы. «Борын-борын заманда түгел, нәкъ безнең көннәрдә яшәгән, ди, ике Куян баласы. Беркөнне әниләре урманда йөреп кайтмакчы була: «Сез шунда гына уйнагыз, ерак китмәгез!» – ди дә чыгып китә. Әниләре киткәч, Куян балалары ду килеп уйнарга тотыналар. Уйнап туйгач, карасалар, таныш түгел җирдә икән алар. Икесе дә бик бәләкәй, урманны белеп бетермиләр, шулай булгач, өйләренә кайта да белмиләр инде алар».
– Балалар, куяннарга булышабызмы?
Укучылар. Әйе.
Укытучы. Кар өстендә – кошлар, төрле җанвар эзләре. Әмма үзләрен күрермен димә. Аларның кайсысы кышкы «кием»нән булганга күренми, кайсысы өненнән төнлә генә чыга. Мондагы эзләрне нинди хайваннар калдырганнар икән? Куяннарга нинди эз буенча китәргә кирәк? Әкият укуыбызны дәвам иттерик:
«Баралар, баралар, алар каршысына Тычкан килеп чыга.
– Тычкан дус, без адаштык, юлны күрсәтмәссеңме икән?
– Күрсәтәм, әгәр дә минем түбәндәге соравыма җавап бирсәгез: «Ни өчен кыш көне кар астында яшел үсемлекләр табарга мөмкин?». Әйтеп карагыз әле, бу үсемлекләр кар астында ничек шулай яшел килеш утыралар икән?
Нинди агачлардан икәнен табарга ярдәм итегез.
Укытучы. «Баралар икән, каршыларына Төлке килеп чыга.
– Төлке, безгә юлны күрсәт әле, – диләр.
– Күрсәтермен, башта бу хатны укып китик. Бу – чыршының дусларыннан хат:
«Без – чыршының дуслары, сезгә хат язабыз. Яңа ел бәйрәменә кешеләр өйләренә урманнан бик матур яшел чыршыларны кисеп алып кайталар. Урманда чыршыларның саны елдан-ел кимеп бара. Кадерле укучылар, әгәр барлык чыршыларны кисеп бетерсәләр, урмандагы җан ияләре белән нәрсә булачак соң?».
– Сез дә әтиләрегездән урман чыршысы сатып алырга сорагансыздыр. Сатып алырга мөмкин, әлбәттә, тик әйтегез әле миңа, сез чыршының кемнәр белән дус булганын беләсезме? (Экрандагы рәсемнәр буенча әңгәмә.) Берничә көннән чыршының ылыслары коелып бетәчәк. Йөзләрчә ел яши ала торган агачны бәйрәм өчен генә харап итәргә кирәкме икән? Аннан башка урмандагы җәнлекләргә дә яшәү кыен булачак бит. Яңа ел бәйрәменә матур итеп ясалма чыршы бизәп кую яхшырак булмасмы?
Физминутка. «Куянкай» җыры.
Укытучы. Булдырдыгыз, балалар. «Менә безнең куяннар тагын юлларын дәвам иттерделәр. Алар каршысына Бүре килеп чыга:
– Куяннар, мин бүген бик ачулы. Барлык имәннәрне, нарат һәм чыршыларны, тиеннәр һәм чукырларны, күкшәләрне юкка чыгарам, – ди икән».
Укытучы. Балалар, әгәр кинәт кенә урманда төрле үсемлекләр һәм хайваннар юкка чыкса, урман тормышы ничек бозылыр иде? Уйлап карыйк әле. Кышкы урмандагы төрле үсемлекләр һәм хайваннарның үзара тыгыз бәйләнешләрен Бүре белмидер. Әйдәгез, аңлатабызмы? (Укучылар җавабы.)
Укытучы. Исебезгә төшерик әле. Күкшә белән имән арасында нинди бәйләнеш бар?
Укучылар. Күкшә имән чикләвекләре белән туклана.
Укытучы. Тик ни өчен ул чикләвекне имәннән бик еракка алып китә икән?
Укучылар. Имән янында һәрвакыт тычканнар күп була. Алар күкшәнең әзерләгән чикләвекләрен бик тиз ашап бетерерләр иде. Шуңа күрә күкшә имән чикләвеген чыршы һәм нарат янына ташый. Чыршы һәм наратлыкта тычканнар булмый диярлек, чөнки аларга монда ризык азрак. Имән чикләвекләре җиргә көз көне коела, ә чыршы һәм наратның орлыклары кыш азагында гына сибелә.
Укытучы. Нарат һәм чыршы арасында гадәттә тиен яши. Кышын тиеннәр күкшә «келәт»енең бер өлешен туздыра. Әлбәттә, бу хәлгә күкшә бер дә сөенми. Әмма тиеннәрдән башка аңа тагын да начаррак булыр иде. Ни өчен дип уйлыйсыз?
Укучылар. Чөнки күкшә имән чикләвекләрен тирән кар астыннан казып ала белми. Кардан казып, тиеннәр имән чикләвекләренең бер өлешен ашый. Аңардан соң бу урынга күкшә очып килә дә калганын чүпли. Нәтиҗәдә, тиеннең дә, күкшәнең дә тамагы тук.
Укытучы. Ләкин тиен имән чикләвеге белән генә туенып тормый. Ул нарат һәм чыршы күркәләренең дә орлыкларын ашый. Күркәләрнең кайберләрен агачыннан өзеп ала, кайберләрен кар өстеннән җыя. Болары – чукырлар ташлаган күркәләр. Чукырлар күркәдәге орлыкның бер өлешен генә ашый, калганы – тиеннәргә.
Тиеннәрдән тыш, тагын нинди кошлар күркә орлыкларын чүпли?
Укучылар. Тукраннар.
Укытучы. Дөрес. Ә тагын ешрак аларны тычканнар табып ашап бетерә.
Кышкы урмандагы төрле үсемлекләр һәм хайваннар менә шул рәвешле үзара тыгыз бәйләнгән. Әгәр кинәт кенә барлык имәннәр, нарат һәм чыршылар, тиеннәр; чукырлар, күкшәләр юкка чыкса, урман тормышы ничек бозылыр иде? (Укучылар җавабы тыңлана.)
Укытучы. Куяннар өйләренә кайтып та җиттеләр. Булдырдыгыз, балалар, куяннарны коткардыгыз! Рәхмәт сезгә!
IV. Дәресне йомгаклау
Укытучы. Дәресебез ахырына якынлашып килә. Белемнәребезне тикшереп карыйк.
1. Нинди кошларга күчмә кошлар дип әйтәләр һәм ни өчен? Алар турында нәрсәләр беләсез?
Укучылар. Җир йөзендә кошларның 8600 дән артык төре билгеле, ә безнең Татарстанда шуларның 200 дән артык төрен очратырга була. Алар арасында сирәк очрый торган кошлар да бар. Безнең Татарстанда 1993 елда Кызыл китап булдырылды. (Кызыл төс куркыныч янауны белдерә.) Татарстанда очрый торган иң зур кош – ак бөркет. Бу кошның ояларын Минзәлә, Мамадыш, Түбән Кама районнарында очратырга була. Аның авырлыгы 5 кг чамасы. Оясын бик биек, зур агач башына кора. Аның оясы җирдән 30 м биеклектә булырга мөмкин. Оясының тирәнлеге 1 м, киңлеге 1,5 м га җитә. Ул вак җәнлекләр, кошлар белән туклана.
Кәрлә тургай (королек) – Татарстанның иң кечкенә кошчыгы. Авырлыгы 7 г чамасы. Ул ылыслы һәм катнаш урманнарда яши. Оясы агач башында була. Безнең яктан җылы якка күчеп китми. (Татарстан һәм Россиянең Кызыл китаплары күрсәтелә, аталган хайваннар бу китаптан ачып күрсәтелә.)
2. Тыюлыклар нәрсә ул? Алар ни өчен кирәк?
Укучылар. Тыюлыклар сирәк калган үсемлек, җәнлек, кош-корт төрләрен саклау өчен оештырыла. Аларда җәнлекләрне ату, балыкларны тоту, үсемлекләрне җыю тыела. Анда эшләүчеләр тыюлыктагы хайваннарны, үсемлекләрне күзәтеп торалар, санын исәпкә алалар.
Республикабызда Идел-Кама дәүләт тыюлыгы бар. Ул ике өлештән: Яшел Үзән районындагы Раифа һәм Лаеш районындагы Саралан өлешләреннән тора.
Укытучы. Бүгенге дәрестә нинди яңалыклар белдегез? Нинди нәтиҗәләр ясадык? (Дәрескә өомгак ясау. Билгеләр кую.)