Балачак чоры – тылсымлы дөнья
№ 119
Гүзәл ХӘЙРЕТДИНОВА,
Балык Бистәсе районы мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү буенча методисты
Гөлия НУРИЕВА,
Балык Бистәсе районы Зур Мәшләк авылындагы «Шатлык» балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе
Туган телне саклау һәм үстерү – көнүзәк мәсьәлә, чөнки телнең яшәеше, үсеше халыкның аны көндәлек тормышта ни дәрәҗәдә куллануына бәйле. Туган тел – бала тугач та үзләштерелә башлаган олы хәзинә.
И туган тел, и матур тел, әткәм әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы!
Татар халкының мәшһүр шагыйре, бөек әдип Габдулла Тукай үзенең туган телгә булган ихтирамын әнә шулай матур итеп әйтеп биргән.
Туган тел төшенчәсенә зур мәгънә салынган. Ул – әти-әни, туган җир, ватан сүзләре белән бер ук дәрәҗәдә бөек,изге сүз. Кешелекнең киләчәге, Ватан язмышы, гаилә бәхете киләчәктә граждан булачак баланың менә бүген нинди тәрбия һәм белем алуына бәйле.
Баланың аңы үсү, белем арту, чынбарлыкны танып белү тирәлеге киңәю һәм чын кеше булып тәрбияләнүе аның үз туган телен яхшы белүенә бәйле. Милләтенә карата олы ихтирам хисләре тәрбияләгәндә татар халкының милли мирасыннан файдалануга җитди игътибар ителергә тиеш, шунда гына мәктәпкәчә яшьтәге балаларның телне яхшы үзләштерүләренә ирешергә мөмкин. Туган тел – белем һәм тәрбия алуга ачкыч ул. Балалар бакчаларында белем бирү һәм тәрбия процессында иң мөһиме – балаларның кече яшьтән үк әдәби тел нормаларын сөйләмдә куллана белүләренә ирешү. Сөйләм үсешенә нык бәйле рәвештә, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның логик фикерләү сәләтләре, зиһеннәре, игътибарлылыклары, танып белү эшчәнлекләре дә үсә. Шулай ук аларның әхлакый, эстетик, физик үсешләренә ирешелә, характерларында тиешле сыйфатлар формалаша.
Балалар бакчасында сабыйларны сөйләмгә өйрәтүне, сөйләмнәрен үстерүне халык авыз иҗаты һәм матур әдәбият әсәрләре белән таныштыру бергә бәйләп алып барырга тырышабыз. Бу эшләрнең максты – ана телебезгә мәхәббәт, матур әдәбият әсәрләренә кызыксыну тәрбияляү. Җыеп кына әйткәндә, ана теленә өйрәтү, матур әдәбият әсәрләре белән тныштыру түбәндәге бурычларны хәл итүне куздә тота:
1. Авзларны ишетә һәм аера белергә, шулай ук дөрес итеп әйтергә өйрәтү.
2. Сүз байлыгын үстерү һәм активлаштыру.
3. Грамматик күнекмәләр формалаштыру.
4. Җөмләләрне дөрес төзергә һәм бәйләнешле итеп әйтергә өйрәтү.
5. Аларны балалар әдәбиятының иң матур үрнәкләре белән таныштырып бару, балаларда матур әдәбиятка кызыксыну уяту, мәхәббәт тәрбияләү.
6. Балалар өчен кызыклы булган, зур булмаган шигырьләрне яттан сөйләү.
7. Табышмаклар, мәкаль һәм әйтемнәрне сөйләмдә куллана белергә өйрәтү.
8. Кара-каршы сөйләшә белү (диалогик сөйләм) кунекмәләрен бирү һәм камилләштерү.
9. Татар мәдәнияте турында төшенчә бирү.
10. Яңа методик алымнар куллану.
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем һәм тәрбия бирү – четерекле эш. Балага милли гореф-гадәтләр, милли традицияләр никадәр иртәрәк бирелсә, ул шәхес буларак шулкадәр көчле, телен, илен, милләтен сөя белүче булып үсәчәк. Үз телен, милләтен, мәдәниятен белеп, аңа хөрмәт белән карый белүче генә башка милләт вәкилләрен, аларның гореф-гадәтләрен ихтирам итә белә.
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен кызыклы эш формасының берсе – әсәрләрне сәхнәлештерү, сәхнәлештерелгән тамашалар, курчак спектакльләре. Алар сөйләм күнекмәләрен, хәтерне, артистлык сыйфатларын үстерә («Өч кыз», «Бала белән күбәләк», «Шүрәле», «Су анасы», «Акбай» һ. б. әкиятләрне сәхнәләштерү).
Татар теленә карата мәхәббәт һәм кызыксыну уяту өчен музыка, җырлар, шигърият зур мөмкинлекләр бирә. Әйтик, балалар нинди дә булса биремне мөстәкыйль үтәгән вакытта без тыныч татар көйләре кабызабыз, бу – фикер йөртергә ярдәм итә һәм эзләнү эшчәнлегенә кызыксыну формалаштыра. («Шома бас», «Танцы народов Поволжья», «Балалар өчен җырлар».)
Заман уку-укыту эшчәнлегенең барлык тармагына да үзгәрешләр кертә, безгә – тәрбиячеләргә дә, яңа таләпләр куя. Сыйфатлы белем бирү өчен, мәгариф өлкәсендә модернизацияләү кирәклеген аңлап, без дә инновацион технологияләр кулланып эшләргә тиеш, инновацион технологияләрне куллану – тормыш таләбе.
Яңа педагогик технологияләрне куллануның төп максаты – белемле, тәрбияле, тормышта үз юлын табарга әзерлекле, яхшыны яманнан аера, тиешле карар кабул итә белгән шәхес тәрбияләү. Укыту процессында инновацион технологияләр куллану балаларда татар телен тагын да ныграк белергә кызыксыну уята. Интеграль эшчәнлек инновацион технология формаларының берсе булып тора. Интеграль эшчәнлек барышында тәрбияче төрле мәдәниятләрне чагыштыру нигезендә балалар белән кешелекле мөнәсәбәтләр урнаштыра ала. («Сөйләм телен үстерү» – татар шагыйрьләренең әсәрләрен уку, «Иң гади математик күзаллау» (танып белү) – төсләр, саннар, форма татарча әйтү, «Рәсем», «Әвәләү», «Ябыштыру» (нәфис-нәфәсәти үсеш) – татар халык киемнәрен атау, төс, форма, савыт-саба атамалары һ. б.)
Балалар бакчасы шартлары безгә телне өйрәтүдә төрле видеотехниканы уңышлы кулланырга мөмкинлек бирә. Балалар бакчабыз компьютер, мультимедиа, проектор, магнитофон белән җиһазландырылган. Ә бу мөмкинлекләр безне даими рәвештә яңадан-яңа алымнар эзләргә этәрә.
Заман таләбе буенча, балаларның компьютер технологияләренә булган кызыксынуын истә тотып, татар телен югары дәрәҗәдә үзләштерү, максатка омтылучанлык, мәгълүмати технологияләр дөньясында яңалыклар белән кызыксыну теләге уятуда компьютер технологияләрен куллану бик отышлы, дип саныйбыз. Телне өйрәнүдә мәгълүмати технологияләр куллануның өстенлекле яклары күп: материал югары күрсәтмәле дәрәҗәдә була, баланың шәхси сыйфатын ачыкларга мөмкинлек бар, төрле эшчәнлекнең үзара бәйләнешен булдыру, укыту формаларын һәм ысулларын төрләндерү эшчәнлекнең эчтәлеген баерак һәм кызыграк итә. Чөнки мониторда барлык биремнәр матур, эстетик яктан камил эшләнә.
Анимацион сюжетларны, видеоязмалар карауның төрле алымнарын үз эшебездә еш кулланабыз. Мәсәлән, өзекне алдан карау, аннан тавышны ябып кабатлау барышында балалардан диалог төзетү яки, киресенчә, рәсемне аерып куеп, тавышка нигезләнеп эшләү.
Балалар бакчасында соңгы вакытта презентацияләр киң кулланыш ала. Анда төрле сүзләр, җөмләләр, рәсемнәр, таблица, схемалар аудио- һәм видеоматериаллар, иллюстрацияләр күрсәтелә. Мәгълүмати-коммуникатив технологияләр балаларны активлаштыра һәм эшчәнлекне нәтиҗәле итеп үткәрергә ярдәм итә. Презентация күрсәтмә материалны тәртипкә китерергә булыша. Иллюстрацияләрне текст белән бәйләргә яки музыка фонында бирергә була. Болай эшләгәндә бала күреп һәм ишетеп кенә калмый, иң әһәмиятлесе анда эмоцияләр барлыкка килә. Мондый программа белән танышканда бала үзен кино караучы итеп хис итә.
Мультимедиа технологиясе слайд-иллюстрацияләр күрсәтергә, читтән торып экскурсия үткәрергә мөмкинлек бирә. Интернет – татар әдипләренең һәм танылган язучыларның биографиясе белән танышу, шагыйрьләрнең көйгә салынган җырларын тыңлау һәм алар булган җирләргә сәяхәт итү мөмкинлеге бирә. Компьютер технологияләреннән уңышлы файдалану, зур нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә. Балаларда ана телебезгә карата мәхәббәт тәрбияли, аны һәрьяклап үстерә, шәхес итеп тәрбияли.
Тәрбияче буларак безнең төп максатыбыз – балаларны туган телебездә дөрес сөйләшә һәм фикерли белергә өйрәтү. Бакчабызда үткәрелә торган «Сөмбелә», «Нәүрүз», «Карга боткасы», сабантуй һ. б милли бәйрәмнәребез дә тел өйрәтүдә зур тәрбия чарсы булып тора.
Туган телгә мәхәббәт гаиләдән үк тәрбияләнсә генә бала үз телен онытмаячак. Шуңа күрә дә туган телебездә сөйләшергә, аралашырга балаларны гына түгел, ә әти-әниләрне дә җәлеп итәргә кирәк. Шушы максатны күздә тотып, «Балаңны дөрес тәрбияли беләсеңме?», «Исемең матур – кем куйган?», «Сез моны беләсезме?» дигән темаларга ширма ясадык. Әти-әниләр җыелышларында «Татар халкының гаилә тәрбиясе», «Халык педагогикасына нигезләнеп бала тәрбияләү», «Бәләкәй чак бер генә», «Балагыз инсафлы булсын» кебек темаларга әңгәмәләр үткәрәбез. Әти-әниләр белән «Аулак өй», «Кичке уен», «Гаилә бәйрәме» һ. б чаралар ел дәвамында үткәрелә. Балалар кебек үк бу бәйрәмнәргә әти-әниләр дә алдан ук әзерләнә: шигырьләр ятлыйлар, халкыбызның җырлы-биюле, хәрәкәтле уеннарында актив катнашалар.
Әби-бабайлар катнашында үткәрелгән кичәләр балалар өчен уздырыла торган иң күңелле чараларның берсе булып тора. «Ак яулыклы әбием», «Әбиемнең күңел сандыгы», «Буыннар чылбыры» кебек бәйрәмнәрдә балалар халкыбызның үткәне, тормыш-көнкүреше, гадәтләре һәм әдәп кагыйдәләре белән таныша, өлкәннәрнең балачак хатирәләрен тыңлый. Аларның биргән үгет-нәсихәтләре балалар күңеленә сеңеп кала, шәфкатьле, миһербанлы булып үсәргә өйрәтә.
Халкыбызның күп кенә йолалары туган як табигатенә барып тоташа, экскурсияләр вакытында туган ягыбызның тарихи урыннары белән танышабыз.
Шулай ук бакчабызда халкыбызның гореф-гадәтләре, мәдәнияте, сәнгате белән таныштыру максатыннан мини-музей оештырдык. Ул елдан-ел тулыландырып барыла, бу эштә әти-әниләр дә ярдәм итә.
«Уен – кызыксыну һәм белемгә омтылу утын кабыза торган очкын ул», – дигән В.А.Сухомлинский…
Бала уйнаганда телне өйрәнә, үзенең җитди хезмәт белән шөгыльләнгәнен сизми дә кала. Уеннар шөгыльнең максатына юнәлдерелгән булырга тиеш. Телгә өйрәткәндә дидактик уеннар, лото, домино кебек уеннар да кулланыла. Уенчыклардан курчак үзәк урынны алып тора. Без аны үз эшебездә һәрвакыт кулланабыз, курчак, башка балалар кебек, «телне өйрәнә». Аның белән дидактик уеннар оештырабыз, хикәя төзүдә еш кулланабыз. Бу алымны кулланганда ачык, аңлаешлы, аз персонажлы рәсемнәр сайлыйбыз. Алар кызыклы, балаларның игътибарын җәлеп итәрлек булырга тиеш. Рәсемгә карап, балалар әйбернең исемнәрен зиһенгә алалар, үзләренең сүзлек запасын баеталар, сөйләм телен үстерәләр.
Башкарылган эшләр буенча шундый нәтиҗәләр ясап була, балаларда татар теле: ишетеп аңлау, аралашу, иҗади үсеш, уйлау сәләтен үстерә, татар халык уеннары бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре белән таныштыру туган телебезгә, туган җиребезгә, халкыбызга мәхәббәт тудыра.
Бүгенге балаларның гыйлем, яхшы тәрбия алырга тулы мөмкинлекләре бар. Безгә бары тик гыйлем алуга тырышлык, теләк һәм омтылыш тәрбияләргә кирәк. Безнең кулларда – балалар язмышы. Балаларыбыз бар яктан да үрнәк булып үссен һәм милләтебез горурланырлык шәхесләр булсын иде.