Табигать һәм кеше

№ 116

(Җир көне уңаеннан башлангыч сыйныф укучылары өчен класс сәгате)

Резеда САФИНА,

Әтнә районы Күәм урта мәктәбенең I квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы

Максат:

белем бирүдә: табигатьнең кеше тормышындагы әһәмиятен күрсәтү, табигатькә карата аңлы караш  тәрбияләү;

үстерелешле: күзәтүчәнлекне, эзләнүчәнлекне, үз фикереңне әйтә, чагыштыра белү күнекмәләрен үстерү;

тәрбияви: туган як табигатенә сакчыл караш, экологик культура тәрбияләү, иҗади эшчәнлекләрен үстерү.

Җиһазлау: презентация, ноутбук, проектор, балаларның рәсемнәре, проектлары, шигырьләре.

Сыйныф сәгате барышы

Укытучы. Исәнмесез, кадерле укучылар, укытучылар, кунаклар! Барыгызны да бүгенге сыйныф сәгатендә күрә алуыма бик шатмын.

Мин сезнең кулыгызга тылсымлы шар бирәм. (Глобус) Сез аны кулыгызга алыгыз да анда ниләр күрәсез, безгә әйтегез. (Диңгез, океан, урман, чүл, елга, күлләр һ.б.) Ә бу әйберләр кайдан килгән? Алар кайчан да булса бетәчәкме, әллә алар мәңгелекме? Без бүген сезнең белән шушы сорауларга җавап эзләрбез.

Әйдәгез, сүзне алып баручыларыбызга бирик. Алар сезгә экологик бәйрәмнәр турында сөйләп китәрләр.

1 нче алып баручы.  Белүебезчә, язгы чорда табигатькә бәйле бәйрәмнәр аеруча күп:

22 март – Халыкара су көне.

23 март – Халыкара метеорология көне.

1 апрель – Халыкара кошлар  көне.

7 апрель – Халыкара сәламәтлек көне.

15 апрель – Экология көне.

18 – 22 апрель – Халыкара парклар маршы.

22 апрель – Җир көне.

26 апрель – радиация корбаннарын искә алу көне.

31 май –  тәмәкегә каршы көрәш көне.

5 июнь – тирә-юньне саклау көне, экологлар көне.

2 нче алып баручы. Шушы бәйрәмнәр арасыннан 22 апрельдә үтә торган Халыкара җир көне – чиста су, җир һәм һава бәйрәме турында сөйләшеп үтәрбез. Бу көнне генә булса да без Җир йөзендә булган экологик һәлакәтләр турында искә төшереп, шушы экологик проблемаларны чишүдә нинди өлеш кертә алуыбыз турында уйланырга тиешбез.

3 нче алып баручы. Бу бәйрәмнең тарихы Америка континентында яшәүче Джон Мортон  исеме белән бәйле. XIX гасыр ахырында Джон Мортон бер буш территориягә күченеп килә. Андагы ялгыз гына үсеп утырган агачларны да йорт төзү һәм утынга тоту өчен бик тырышып кисәләр. Мортонның моңа бик эче поша, шуңа күрә ул, яшелләндерүгә багышлап, бер көн кертергә тәкъдим итә. Хәтта иң күп агач утыртучыларга призлар да бирәләр. Бу көнне Агач көне дип йөртә башлыйлар.

1 нче алып баручы. Беренче Агач көнендә әлеге штатта яшәүчеләр 1 млн. га якын төп агач утырталар. 1882 елда Небраска штатында Агач көне рәсми төстә бәйрәм көн дип игълан ителә, аны Мортонның туган көнендә – 22 апрельдә билгеләп үтәләр.

2 нче алып баручы. 1970 елда планетаның төрле почмакларында яшәүче 20 млн. нан артык кеше әлеге акциягә кушыла, һәм бу көнне Җир көне дип йөртә башлыйлар. 1990 елда инде ул халыкара бәйрәмгә әйләнә, һәм әлеге акциядә 141 илдән 200 млн. кеше катнаша. Ә Россиядә Җир көне 1992 елдан башлапбилгеләп үтелә.

3 нче алып баручы. Җир көне – яз көне үткәрелә торган бәйрәм. Бу көнне һәр кеше табигатькә игътибарлырак булырга тиеш. Җир көнен җирне сакларга әзер булган барлык илләр дә үткәрә. Ул әле дә яңа кешеләрне, яңа төркем-хәрәкәтләрне үз эченә алырга әзер.

Җир көненең символы – ак фонда яшел грек  Θ хәрефе.

1 нче алып баручы. Җир көненең флагы да бар. Флагтагы рәсем Җир көне һәм табигатьне саклауга кагылышлы башка күптөрле чаралар белән бәйле.

Бер елда Җир көннәре икәү була. Алар төрле максатлар белән эшләнә.

Беренчесе – 21 мартта, икенчесе инде – 22 апрельдә.

22 апрельдә узучы Җир көненең тарихына да күз салыйк.

2 нче алып баручы. Бәйрәм 1971 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасының ул чактагы Генераль секретаре У Тан дөнья халыкларына юлланган хатка кул куйгач башлана. Хатында ул: «Салкын галәм киңлекләрендә әйләнүче Җир шары бары чисталыкта һәм байлыкта гына яшәсен», – дигән.

3 нче алып баручы. 21 мартта  исә Җирнең барлык илләрендә дуслык һәм тынычлык кыңгыравы чыңлый. Ул кешеләрне Җирне сакларга чакыра. Беренче тынычлык кыңгыравы 60 илдә яшәүче балалар җыйган тәңкәләрдән коелган була.

1 нче алып баручы.  Хәзер тынычлык кыңгыравы дөньяның калган илләрендә дә чыңлый. Тик Россиядә ул 21 мартта түгел, ә 22 апрельдә чыңлый. (Бар дөньядагы хәрәкәт турындагы слайдлар күрсәтелә.)

Укытучы («Парклар маршы» турында сөйли). «Парклар маршы» акциясендә безнең мәктәп укучылары да катнаша. Сез бик күп әкиятләр, шигырьләр яздыгыз, рәсемнәр ясадыгыз. Табигатьне сакларга кирәклеген дә беләсез.

Әйдәгез, кайбер укучыларның шигырьләрен тыңлап китик:

Назгөл Мортазина (IV сыйныф) Табигатькә саксыз кагылмыйк!

Ашыт елгасы ага

Бормалы юл буенча.

Ял итәргә киләләр

Кешеләр көн буенча.

Елга элек бик зур булган,

Чиста булган суы да.

Бик күп балыклар яшәгән

Аның көмеш суында.

Агачлары бик күп булган –

Гүя, бер сихри урман.

Урманында аю, төлке,

Ак куяннар да булган.

Аккошлар килеп торганнар,

Ак төнбоеклар үскән.

Тик кешеләр күпләп өзгәч,

Ашытта алар беткән.

Бик күп чүпләр йөзеп йөри

Ашытым суларында.

Күп тереклек харап була

Кешеләр аркасында.

Браконьерлар кош, балыкны

Бик күпләп аулаганнар.

Кызгынмыйча, салкын җиргә

Агачлар аударганнар.

Агачларны бик күп кискәч,

Урманнар бушап калган.

Ашыт боларның барысына

Авыр сулап караган.

Кошлар да хәзер аз килә,

Тимик аларга, дуслар!

Җәй көннәре зәңгәр күктә

Каз-үрдәкләр дә очар.

Агачларны да сындырмыйк,

Суларга чүп ташламыйк.

Сирәк чәчәкләргә тимик,

Хайваннарны ауламыйк.

Байлыгы чиксез булса да,

Табигать тә авырый.

Нишләсәк тә ярый диеп,

Аңа саксыз кагылмыйк.

(Сөмбел Мортазина «Ландышлар», Ләйлә Идрисова «Уйлап эшлик» дигән шигырьләрен сөйли.)

Ял минуты. «Яхшы һәм начар» уены.

Укытучы. Яхшы гамәлләрне әйтсәм, кулларны өскә күтәреп, чәбәклисез. Начар гамәлләрне әйтсәм, аякта тыпырдыйсыз.

Кошларга җим бирү, елгага пычрак су агызу, су коену, кошларга таш ату, җирдән балчык казып алу, велосипедта йөрү, җәяү йөрү, кошларны куркыту, бензин агу, ашламаларны күп куллану, агачларны кисү, каен суы агызу, чүп ташлап калдыру.

Укытучы. Безнең укучылар табигать һәм кеше арасындагы мөнәсәбәтләр турында презентацияләр эшләде. Әйдәгез, аларны карап һәм тыңлап китик.

           Яруллин Инсафның «Кеше һәм урман» дигән эше.

  1. Урман-җир шарының агачлар белән капланган өлеше.Урманнар коры җирнең өчтән бер өлешен биләп торалар.Урманның барлык мәйданы 38 млн км².
  2. Урманның файдасы һәм әһәмияте.
  3. Кешенең урманга китергән зарары.
  4. Урманны саклар өчен нәрсә эшләргә кирәк?

          Сөмбел Мортазинаның «Кеше һәм һава» дигән эше.

  1. Кеше үзен-үзе агулый.
  2. Авыл җирендә һава нинди?
  3. Кеше һаваны пычратмас өчен ниләр эшли ала?

          Данил Баһавиевның «Кеше һәм Җир» дигән эше.

  1. Җир ул – төп яшәү чыганагы. Бер үк вакытта җитештерү чарасы да, хезмәт кую урыны да. Менә шуңа күрә җирне без төп җитештерү чыганагы дип атыйбыз. Аны күчереп тә, алыштырып та булмый. Белеп эш иткәндә, ул тузмый, уңдырышлылыгын арттыра бара, байлык тудыра. Ә кешеләр җирне сакламаса, аңа куркыныч яный.
  2. Куркыныч саннар.
  3. Без нишләмәскә тиеш?

2 нче алап баручы.

Әйе, болар барысы да өстән килгән

Кеше дигән көчтән килгән!

Уйлап куям:

Җир йөзендә яшәүчеләр

Эчкән чишмәләренә дә

Тирес аудара микән?

Йоклый торган түшәкләрен

Дегетләп ята микән?

Ашый торган ашларына

Мунчала сала микән?

Балалары бишегенә

Тимер-таш ата микән?

Шулайдыр дим, юкса алар

Табигатьне аңламаслык

Туңга әйләнмәс иде.

Җир-су рәнҗер дәрәҗәдә

Үк вәхшиләнмәс иде. (Р.Фәйзуллин)

Укытучы. Бик зур рәхмәт, укучылар! Әйе, кешене тудырган, туендырган, сусаганда су, суларга һава биргән табигать бүген бездән ярдәм көтә. Нәрсәләр сезнең хәтерегездә калды, тикшереп алыйм әле.

Даталарны дөрес итеп тоташтырыгыз.

1 апрель                     Кошлар көне.

22 апрель                  Су көне.

5 июнь                      Экология көне

7 апрель                    Халыкара сәләмәтлек көне

15 апрель                 Әйләнә- тирәне саклау көне.

18 – 22 апрель          Җир көне.

22 март                     Халыкара парклар маршы

Укытучы. Бер-беребезгә сораулар биреп һәм аларга җаваплар әйтеп, белемнәребезне тагын да тулыландырыйк әле.

– Җир нәрсә ул?

– Ни өчен Җир-ана дибез? Әниләргә карата без нинди карашта?

– Табигатькә ничек ярдәм итәргә?

– Табигатьне саклау өчен без ниләр эшли алабыз?

Нәтиҗә. Җир ул – безне туендыручы, аны без әниләр белән тиңлибез. Әниләргә карата нинди җылы карашта булсак, җир дә безгә шулай кадерле. Табигать безне җылыта, ашата, киендерә, сәламәтлегебезне саклый. Без дә чүп-чарны, пластик савытларны, шешәләрне теләсә-кая ташламасак, агачларны сындырмасак, җимлекләр, сыерчык оялары ясасак, чәчәкләр утыртсак, җәяү яки велосипедта йөрсәк, табигатьне саклауга үз өлешебезне  кертербез.

Укытучы. Табигатьне кечкенәдән үк ярата, аның матурлыгын тоя, күрә белгән кеше беркайчан да каты бәгырьле була алмый. Бары тик әхлаклы, намуслы, чын кеше була ала. Сез дә балалар, шәфкатьле, миһербанлы, мәрхәмәтле, кешелекле булыгыз, табигатьне яратыгыз.

3 нче алып баручы.

Куанып хозурда йөргәндә

Карурман куенына кергәндә,

Беркемнең каргышын алма син,

Күбәләк тә елап калмасын…

Сак бул син, сабыем, сак бул син,

Саклый күр табигать баласын.

Онытма, туган җир бер генә,

Кадерләрен аның бел генә…

Дәвала аның һәр ярасын,

Син бит соң, табигать баласы!   (Р. Вәлиева)