Бала күңеленә – дәва …

№ 115

Гөлсинә МИФТАХОВА, 

Нурлаттагы 4нче урта мәктәпнең югары квалификация категорияле туган тел һәм әдәбияты укытучысы

(Л.И. Минһаҗеваның «Каләмендә – балачак галәме /Роберт Миңнуллинның балалар әдәбияты өлкәсендәге эшчәнлеге. Казан: Мәгариф – Вакыт, 2018. – 248 б. хезмәтен укыганнан соң туган уйлар)

Татарстан Республикасының халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, күренекле җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин шигырләреннән чисталык, матурлык, балаларча беркатлылык бөркелеп тора. Ана сөте белән канга сеңгән шигырь юллары безнең гомерлек юлдашыбызга әверелде. Ул шигырьләр балачак хатирәләре белән бергә безнең күңелләрдә яши.  Күренекле балалар шагыйре Ш.Галиев “Роберт – тумыштан балалар шагыйре, аның гомерлек максаты шул”, — дигән фикер әйтүе белән, хаклы иде, әлбәттә.

Роберт Миңнуллинның күп кенә шигырьләре мәктәп дәреслекләренә кергән. Аның барлык китаплары  да, туган тел дәреслеге, тормыш дәреслеге буларак, укучыга да, укытучыга да бик кирәк.  Тик шул байлыкны фәнни яктан ныклап өйрәнелеп, тупланып укучыга җиткерелмәве күңелгә борчу сала иде.

Р. Миңнуллинның балалар өчен иҗатын  билгеле бер системага салып, шактый тулы таныштыру мөмкинлеген тудырган хезмәт турында шәрехлисем килә. Филология фәннәре докторы, КФУ профессоры Ләйлә Минһаҗеваның «Каләмендә – балачак галәме /Роберт Миңнуллинның балалар әдәбияты өлкәсендәге эшчәнлеге (Казан: Мәгариф – Вакыт, 2018. – 248 б.) дигән китабы шагыйрьнең балалар әдәбияты өлкәсендәге эшчәнлеген өйрәнүдә мәктәп укытучысына да, укучыларга да һичшиксез зур табыш булды. Чөнки әлегә кадәр шагыйрьнең балалар әдәбиятына караган иҗатының бу рәвешле төрле яклап һәм мондый төгәллектә тәкъдим ителгәне юк иде.  Бу хезмәт мөгаллимнәр өчен   Р.Миңнуллин иҗатын өйрәнгәндә,  шигырьләрен анализлаганда, укучыларны фәнни–эзләнү эшләренә әзерләгәндә өстәл китабына әйләнде.  Галимә үзенең хезмәтендә шагыйрьнең иҗаты турында “халык шагыйре студентлар, республика һәм республикадан тыш мәктәп укучылары, милләтнең яшәеше, тарихы, әдәбияты, мәдәнияте белән кызыксынучы халкыбыз һәм язучылар арасындагы мөһим багланышны тәэмин итеп торучы үзенчәлекле күпер вазифасын үти,  нәтиҗәдә, иҗади эшчәнлек, белем һәм тәрбия мәсьәләсе аерылгысыз рәвештә үрелеп бара”, дип ассызыклый. Чыннан да, Р.Миңнуллин  уку-укыту системасындагы үзгәрешләр, милли мәктәптә тәрбия, аң-белем мәсьәләләре белән тирәнтен кызыксынучы шагыйрь баланы төрле яклап тәрбияләү, китап белән кызыксындыру, эстетик тәрбия һ.б. турында фикер йөртә һәм укучыларына бик ачык итеп  җиткерә белә. Гомумән балалар әдәбияты үзе дә бит укыту-тәрбия эшчәнлеге һәм матур әдәбият кисешкән урында барлыкка килгән өлкә.

Аның төп максаты – укучының шәхес буларак камилләшүенә йогынты ясау, белем һәм киңкырлы тәрбия бирү. Р. Миңнуллинның әлеге хакыйкатьне тирән аңлап эш итүе бүгенге белем һәм тәрбия бирү таләпләренә җавап бирә дә.

Өч бүлектән торган китапның «Иҗади ачышлар дулкынында» исемле беренче бүлегенең беренче бүлекчәсе Р. Миңнуллинның балалар өчен язган шигырьләрендә  халык авыз иҗатыннан килгән традицияләрне үзенчәлекле дәвам итүе, үстерүе өйрәнелә. Автор фикеренчә, шигырьләрендә ул халык авыз иҗатының күпсанлы жанрларын оста кулланып, татар балалар әдәбиятына яңа сулыш өрә. Фольклорның уңышлы тәэсире нәтиҗәсендә иҗатта төрле жанрлар формалаша, яңа форма, эчтәлек белән байый, үзенә балаларны киңкырлы итеп тәрбияләү өчен кирәк булган әһәмиятле үзенчәлекләрне ала. Нәтиҗәдә, фольклордан килгән образ, мотив һәм текстларны заман таләпләренә туры китереп, яшь укучыга яраклаштырып эшкәртүе авторның зур табышы булуы, шул рәвешле балалар өчен әсәрләргә яңа сулыш бирүе билгеләнә. Балалар поэзиясенең балалар фольклорыннан, борынгы мифлардан, ышану, гореф-гадәтләрдән үсеп чыккан өлкә булуы дәлилләнә.

“Җан һәм гамәл берлеге” бүлекчәсендә галимә шагыйрьнең балалар шигъриятенә беренчеләрдән булып өлкәннәр һәм балалар арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләрне, сабыйлар дөньясындагы четерекле проблемаларны калку итеп чагылдыруга ирешүен, шул өлкәдә үзенә генә хас интонацияле язу-сөйләү манерасы, үз поэтик алымнары булуын ассызыклый.

Инде расланган, Р. Миңнуллин шигырьләренең төрле яшьтәге балаларны тәрбияләүдә һәм белемен үстерүдә педагогик әһәмияте зур. Л. Минһаҗева аның шигырләрен дүрт баскычка бүлеп тикшерә: мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм башлангыч мәктәп,  урта һәм югары сыйныф укучылары өчен иҗат ителгән шигырләренең  үзенчәлекләрен табып ,  Р.Миңнуллин – татар балаларының яшь үзенчәлекләрен, психологиясен тирәнтен аңлап, белеп иҗат итүче шагыйрь  дигән нәтиҗә ясый.  Гомумән,  Р. Минңуллинның бөтен иҗаты гуманлылык идеяләре белән сугарылган,  чөнки әлеге иҗат аша сабый акылы җирдә «изгелек» төшенчәсенең өстенлек итүен аңлый, ялган белән дөреслекне, начарлык белән яхшылыкны аера белергә өйрәтә дигән нәтиҗәгә килә галимә.

Роберт Миңнуллин – әдәби тәрҗемәче дә. Хезмәтнең өченче бүлекчәсендә нәкъ менә әлеге юнәлеш өйрәнелә. Китап авторы, әдипнең педагогик һәм психологик яктан төгәл уйланылган уңышлы тәрҗемәләре аша балачак иле, сабыйларның дөньяны танып белүе, төрле милләт балаларының уйлары һәм теләкләре бердәй дәрәҗәдә охшаш булуы отышлы ачыла дип ассызыклый. Бу өлкәдәге эшчәнлегенә тукталып, шагыйрьнең күпчелек тәрҗемәләре, нигездә, ирекле тәрҗемәләр дигән нәтиҗә чыгара. Аларны шартлы рәвештә ике төргә бүлеп карый: оригиналга якын һәм оригиналдан ераклашкан тәрҗемәләр. «Беренчеләрендә текстлардан читкә китми генә тәрҗемә итү очраса, икенчеләренең характеры төрлечә. Алар арасында шагыйрьнең үз табыш-строфалары кушылган өлешчә тәрҗемәләр байтак, аерым очракларда, оригиналның аерым юллары, татар халкы тормышына, рухына, яисә әдипнең үз иҗади рухына туры килмәве нәтиҗәсендә, төшерелеп тә калдырылганнар», — диелә бу хакта.

Икенче бүлектә Роберт Миңнуллинның журналистлык эшчәнлеге өйрәнелә, публицистик һәм тәнкыйть юнәлешендәге хезмәтләре бәяләнә.

Автор фикеренчә, шагыйрь күпсанлы рецензияләрендә, мәкаләләрендә, публицистик язмаларында дөнья яшәеше, киләчәк өчен борчылучы, балалар әдәбиятының үсеш перспективаларын билгеләүче каләм иясе буларак ачыла. «Казан – шагыйрьләр шәһәре»,  «Хисләрнең дә исеме бар», «Бала да – КЕШЕ», «Киләчәк буын хакына», «Кеше бул, татар бул», «Татарга җил каршы» кебек язмалары шуның ачык мисалы. Л.И.Минһаҗева язучының бу юнәлештәге эшчәнлегенә «Роберт Миңнуллин – журналист, публицист һәм тәнкыйтьче» дип исемләнгән бүлектә, фәнни-теоретик материалга таянып, җентекле бәя бирә. ХХ гасырның икенче яртысында әдәбиятта һәм фәнни-педагогик фикердә балачак проблемаларына тукталып, Р.Миңнуллин эшчәнлегенә тулы күзәтү ясый. «Милли репертуар кирәк», «Телләр турындагы Закон – игътибар үзәгендә», «Ни хәлдә син, туган тел?», «Нәрсә булды безгә?», «Татар теленә ихтыяҗ», «Телсез татар кемгә кирәк?», «Туган тел бәйрәме», «Теле барның иле бар» кебек һәм башка бик күп мәкаләләрендә халыкның милли үзенчәлекләренә, холкына, тарихына таянып эш итү, туган телне, мирасны саклау өчен көрәш, горурлык хисе тәрбияләү кебек мөһим мәсьәләләрнең күтәрелеүе билгеләнә. Гаилә тәрбиясенең әһәмияте һәм бүгенге торыш, әхлак тәрбиясе, ятим балаларны тәрбияләү процессын оештыру һәм бу өлкәгә яңалыклар кертергә омтылу – болар барысы да “Р. Миңнуллинның балалар тормышы белән янып, алар өчен борчылып яшәвен раслаучы фактлар”, дип яза галимә. Гомумән, хезмәттә шагыйрьнең уку-укыту системасындагы үзгәрешләргә, милли мәктәптә тәрбия, аң-белем мәсьәләләре белән тирәнтен кызыксынуы, баланы төрле яклап тәрбияләү турындагы фикерләренә дә зур гына урын бирелә.

Л.Минһаҗева фикеренчә, Р. Миңнуллинның журналист, мөхәррир, публицист һәм әдәби тәнкыйтьче буларак эшчәнлеген өйрәнү әле һаман да башлангычта. Димәк, бу юнәлештә дә киләчәктә эзләнүләр алып бару сорала.

“Тәнкыйтьләү җиңел, хак бәя бирү авыр” бүлегенә тупланган язмалар, соңгы елларда Татарстан язучыларының корылтаенда укылган чыгышлар, матбугатта Р.Миңнуллин иҗатына бәйле каршылыклы фикерләргә дәлилле җаваплар да укучылар өчен кызыклы.   Чөнки гомуми бәяләрдә, әдәби барыш һәм балалар әдәбиятында килеп туган проблемалар   яктылыгында, әлеге иҗатның тоткан урыны тагын да ачыграк, көчлерәк чагылыш таба кебек.

Гомумән, нәтиҗә ясап шуны әйтергә мөмкин, киң җәмәгатьчелек игътибарына Р.Миңнуллинның балалар әдәбияты өлкәсендәге иҗатын, эшчәнлеген бәяләп, тәфсилле эшләнгән фәнни-тәнкыйди монография тәкъдим ителде.  Бу хезмәт аеруча безгә – мөгаллимнәргә кирәк һәм көтелгән хезмәт булды.