Алиш бабайда кунакта

№ 106

Миләүшә ХӘСӘНОВА,

Мөслим районы Вәрәшбаш төп мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы

Максат:

– А.Алишның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштыру;

– А.Алиш әкиятләре белән танышу һәм алар аша балаларда әхлакый сыйфатлар тәрбияләү;

– укучыларның уйлау, фикерләү сәләтен, сөйләм телен үстерү.

Җиһазлау: сәхнә уртасында, өстәл өстендә кечкенә өй макеты, аның «стена»лары бау белән бер-берсенә беркетелгән (лэпбук), өстәл өстендә А.Алиш әкитләренең геройлары рәсемнәре ята, ике команда өчен магнит такталар. Талгын гына музыка яңгырый.

Алдан эшләнгән эш: А.Алиш әкиятләрен уку.

Кичә барышы

Укытучы. Хәерле көн һәммәгезгә. Без бүген бик кызыклы һәм файдалы бер чарага җыелдык. Биредә утыручы һәркем, минем уйлавымча, әкиятләрне бик яратадыр. Менә без дә бер әкиятченең өенә кунакка барабыз. Шуңа күрә уенда катнашырга теләүчеләрне алга чакырабыз. Сезнең бурыч: өстәл өстендә ятучы рәсемнәр арасыннан үзегезгә ошаганын сайлап аласыз, рәсем буенча үзегезгә иптәш эзләгез.

(Өстәл өстендә А.Алишның «Куян кызы» (Әни куян, Куян кызы, Тиен, Доктор Айболит, киез итекләр) һәм «Сертотмас үрдәк» (Үрдәк, Хуҗа эте белән, Керпе, Куян, Төлке)  әкиятләренең геройлары рәсемнәре.)

Күрәм, сез бик җайлы гына ике торкемгә бүлендегез. Ә хәзер үз төркемегезгә баш кеше сайлагыз һәм ни өчен бу төркемгә туплануыгызны аңлатыгыз. Үз төркемегезгә исем һәм девиз сайлагыз. Төркемнәрдә эшләгәч, жюри әгъзалары да сайлап куйыйк әле.

1 нче төркем. Безнең кулдагы рәсемнәр – А.Алишның «Куян кызы» әкиятендәге геройлар. Шуңа курә дә без үз төркемебезгә «Куян кызы» дигән исем бирдек һәм «Өлкәннәрнең сүзен тыңлау бик кирәк» дигән девиз сайладык. (Башка вариантлар да булырга мөмкин.)

2 нче төркем. Ә безнең кулдагы рәсемнәр – А.Алишның «Сертотмас үрдәк» әкиятендәге геройлар. Шуңа курә дә без үз төркемебезгә «Сертотмас үрдәк» исеме бирдек һәм «Сер саклый белү – зур батырлык ул» дигән девиз сайладык. (Үз вариантлары булырга мөмкин.)

Укытучы. Бик яхшы. Чыннан да, без бүген күренекле балалар язучысы, бик күп әкиятләр авторы Абдулла абыегыз Алиш иҗаты белән танышырбыз һәм аның әкиятләре турында сөйләшербез. Әйдәгез, А.Алиш безне кунакка дәште, аның өенә барыйк әле. Менә безне А.Алиш каршы алды.

(Кечкенә генә өй макеты. Өйнең «стеналары» бер-берсенә бау белән беркетелгән. Аның алгы ягын ачсак, алгы планда без А.Алиш портретын күрәбез.)[1]

1 нче укучы. Абдулла Алиш (Алишев) 1908 елның 15 сентябрендә  Татарстанның хәзерге Спас районы Көек авылында туа. Аның бабасы Нурулла – шул авылның мулласы, ә әтисе Габделбари абзый киң күңелле, үз заманы өчен алдынгы фикерле кеше була, игенчелек, умартачылык белән шөгыльләнә. Әнисе Газизә апа да авыл халкы арасында укымышлы хатын саналган, әдәбиятны бик яраткан, үзлегеннән шигырь-бәетләр чыгарырга бик һәвәс була.

Абдулла шушы тату, хөр фикерле һәм хезмәт сөючән гаиләдә кечкенәдән үк зирәк һәм зиһенле малай булып үсә, әдәби китапларны, әкият һәм шигырьләрне ярата. Хәреф танырга Абдулла әтисеннән өйрәнә. 1919 –1921 елларда ул, күрше Бураково авылына йөреп, рус мәктәбендә укый, әкиятләр, шигырьләр белән мавыгуын дәвам итә. Башка авыл малайлары кебек үк, Абдулла кече яшьтән крестьян хезмәтен татып, авырлыклар күреп үсә.

2 нче укучы. Абдулла Алиш балалар әдәбияты өлкәсендә күп эшли, үзенең урынын шунда таба. Аның әсәрләре «Яшь ленинчы» газетасы, «Пионер каләме» журналы битләрендә басыла, аерым җыентыклар булып чыга.

Абдулла Алишның чын таланты әкиятләр жанрында ачыла. Ул бик күп әкиятләр иҗат итә, шул ук вакытта чит ил авторларының әкиятләрен тәрҗемә итү белән дә шөгыльләнә. Язучының һәр иҗат иткән әкияте балаларга гына түгел, хәтта өлкәннәргә дә гыйбрәт алырлык, тәрбияви мисал булып, буыннан буынга укылып килә.

Укытучы. Ә хәзер йортның эченәрәк керик, анда ниләр бар икән? (Йортның уң як «стена»сын сүтеп ачалар, анда махсус кесәдә биремнәр язылган.

I тукталыш – «Чәйләп алыйк»

(Төркемнәргә чиратлап сораулар бирелә, сорауга җавап бирә алмаган төркемнең соравына икенче төркем җавап биреп, үзләренә балл җыя алалар.)

Куян кызына нәрсә бүләк итә? (Киез итекләр)

Бикбатырның дусты кем? (Биккуркак)

Иң беренче булып койрыкка дип нинди җәнлек китә? (Аю)

Чыпчык мактанчык, ә сыерчык нинди? (Тыйнак сыерчык)

Сертотмас үрдәккә урман буенда беренче булып нинди җәнлек очрый? (Керпе)

Куян кызының кай җире авырта? (Аяклары)

«Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар» әкиятендә төп геройлар нинди хайваннар? (Атлар)

Әби кара тавыгын ничек атаган? (Тукмар)

Нечкәбилнең йорты нинди төстә булган? (Зәңгәр)

Велосипедта кайсы кошның баласы яхшы йөргән? (Аккош)

II тукталыш – «Әкиятнең төп герое кем?»

(Йортның сул як «стена»сын сүтеп ачалар, анда махсус кесәдә биремнәр язылган. Укытучы әкиятләрдән өзекләр укыйм, һәр төркем бу кайсы әкият герое икәнен әйтергә тиеш.)

1. «Мин андый усалларның берсе дә түгел, синең серләреңне белсәм дә, сиңа зарарлы эш эшләмәм. Очраган берәүгә серләреңне сөйләмә. Серең эчеңдә торса, йортың тыныч булыр». Бу сүзләрне кем әйтә? («Сертотмас үрдәк» әкияте, Керпе)

2. «Кышын да үзенең яшеллеген җуймый торган нарат агачы астында түмгәк сыман бер өй калкып тора. Беләсезме сез, аның эчендә берничә йөз мең халык тора. Өйләренең ишекләрен алар көндезләрен ачык тоталар, ә төннәрен биклиләр, карак керүдән шикләнәләр, кичке салкын керүдән шүрлиләр. Төне буе чүп-чар җылысында җылынып яталар да, кояш елмаеп карауга, ишекләрен тагын тутырып ачалар». Сорау: бу нинди йорт, анда кемнәр яши? («Кем көчле?» әкияте, кырмыскалар оясы)

3. «Әй, сез, куе урманнарда, киң кырларда, яшел болын­нарда, диңгез океаннарда яшәүче ерткычлар, – дигәннәр алар. – Томан беткәч тә, кояш күтәрелгәч тә, бөтенегез дә карт имән янына барыгыз, койрык өләшәчәкләр, килеп алыгыз,– дигәннәр». Бу сүзләрне кемнәр әйтә? («Койрыклар» әкияте, Ак түшле Саесканнар)

4. «– Минем өчен дөньяда тиңе булмаган, әлегә кадәр бер патша да кимәгән, бер мәмләкәт тә белмәгән, бер патшаның да күзе күрмәгән, иң кыйммәтле, иң матур, иң яхшы таҗ ясагыз, – дип боерды, ди, ул министрларына. – Сезгә ун тәүлек вакыт бирәм, шул вакытка таҗ өлгергән булсын. Әгәр дә мәгәр мин әйткән вакытка таҗ өлгермәсә, барыгызны да тончыктырачакмын, – дип әйтте ди, патша». Бу сүзләрне кем әйтә? («Капкорсак патша» әкияте, Капкорсак патша) 

5. «Усаллар, килеп, өйне алмаштырмасыннар, аны саташтырмасыннар». Шуңа күрә ул өйнең төсен җентекләп карады. Өйнең төсе күк төсле зәңгәр. «Сау бул, өйкәем, матур гөлкәем», – диде ул, өе өстендә бер-ике мәртәбә әйләнде дә, ук шикелле туп-туры очты да китте». Бу нинди әкияттән? («Нечкәбил» әкияте)

6. «Әби аларның әләкләүләреннән дә туйган. Ул бер сүз дә әйтмәгән, Тукмарны култыгына кыстырган да каядыр күтәреп киткән. «Суярга алып китә, ахры, мине», – дип курыккан Тукмар. Ләкин әби аны суярга алып китмәгән. Ул әтәч шунда өч кич кунган». Әби Тукмарны кая алып барган? Чукмар белән Тукмар» әкияте, күршеләренә кертеп торган.)

7. «– Кем дә кем бал салырга яхшы савыт әзерли, барлык чәчәктәге балны шуңа бирәм! – дигән». Бу сүзләрне кем әйтә? Бал корты һәм Шөпшә» әкияте, чәчәкләр башлыгы)

III тукталыш – «Серле сандык»

(Йорт янында торган сандыкны ачалар. Сандык эченнән төрле предметлар алып күрсәтелә, һәр төркем әкиятнең исемен әйтергә тиеш була.)

Киез итекләр, куян койрыгы. кечкенә бал чиләге, кыңгырау, велосипед (уенчык), балта.

IV тукталыш «Кунак ашы – кара-каршы»

(Йортның уң як «стена»сын сүтеп ачалар, анда махсус кесәдә биремнәр язылган. Укытучы әкият исеменең башын әйтә, ә балалар аның ахырын әйтеп бетерергә тиеш була.).

«Чукмар белән … (Тукмар»), «Сертотмас … (үрдәк»), «Нечкә … (бил»), «Мактанчык Чыпчык һәм … (тыйнак Сыерчык»), «Капкорсак … (патша»), «Ялкаулык – хурлык, … (тырышлык – зурлык»), «Песиләр һәм … (күселәр»), «Куян … (кызы»), «Каз белән … (Аккош»), «Бик яхшы сабак алды … (Ябалак»), «Бал корты һәм … (Шөпшә»), «Аерылганны аю ашар, … (бүленгәнне бүре ашар»), «Ил гизүчеләр белән … (хәйлә сөючеләр»)

V тукталыш – «Истәлеккә бер фото»

Һәр команда А.Алишның үзләренә ошаган бер әкиятенә илюстрация ясарга тиеш. Аларга кәгазь, төсле карандашлар, рәсем ясарга вакыт бирелә.

Һәр эшкә нәтиҗә ясала, ясаган илюстрацияләр «Алиш бабай»га бүләк ителә.

VI тукталыш «Кунак булсаң, тыйнак бул»

Бу биремнең шарты шундый: һәр команда үз әкиятеннән бер күренеш уйный һәм әкиятне нәрсәгә өйрәтүен ачып бирә.

Укытучы. Әйе, балалар, А.Алиш әкиятләре безне уңай һәм тискәре гадәтләрне аера белергә, тырыш, зирәк, тыңлаучан, тыйнак, сер саклый белергә өйрәтә.

(Жюри тарафыннан ярышка йомгак ясала, командалар бүләкләнә. Укытучы чарага йомгак ясый.)

 

 



[1] Кушымта  1. Өй макетының фотосы.