Су ул – үзе тормыш

№ 105

(Укучыларның фәнни-гамәли конференциясе)

Энҗе ЛАТЫЙПОВА,

Әгерҗе районы Исәнбай урта мәктәбенең югары квалификция категорияле химия, биология, география укытучысы  

Конференция барышы

(Су патшалыгы. Тәхеттә Су патшасы утыра. Аның янында Су тамчылары. Тамчыкай  йөгереп килә.)

Тамчыкай. Әтием, мин әле генә җир кешеләрен күзәттем, беләсеңме, анда бөтен тереклек эчә торган суга интегә. Әтием, булышыйк без аларга. (Тамчылар шаулашып алалар.)

        Су патшасы. Шулай дисеңме, кызым. Ярый, синең теләгеңне үтәрмен. Җир өстен суга туендырырмын. (Тамчылар тагын шаулашып алалар. Патша торып баса.)

Су патшасы. Әй, сез, тамчылар, ашыгыгыз, чабыгыз, тамчылар! Сикерегез, шаулагыз! Шатлана-көлешә, биешә-җырлаша чабыгыз, ашкыныгыз, тамчылар! Җир өстен суга туендырыгыз! (Тамчылар биюе.)

Алып баручы. Әйе, бу тамчыларның күпмедер өлеше безнең Исәнбай авылында да үз урынын тапты. Безнең бүгенге фәнни-гамәли конференциябезнең «Су ул – тормышның үзе» дип аталуы юкка гына түгел. А.Сент-Экзюпери да: «Су! Синең тәмең дә, төсең дә, исең дә юк. Сине тасвирлап бетерергә дә мөмкин түгел, нәрсә икәнеңне белмичә генә синең белән ләззәтләнәләр! Сине тормыш өчен кирәк дип әйтеп булмый, чөнки син үзең – тормыш!» – дип язып калдырган. Чыннан да, дөньяда судан да мөһимрәк, судан да кирәклерәк, шул ук вакытта химик үзлекләрендә бик күп каршылыклар булган матдә юктыр. Шуңа күрә дә без кайда су юк, шунда тормыш та юк дип әйтәбез.

Су – дөньяда иң киң таралган минералларның берсе. Шулай булса да, бүгенге көндә төче су проблемасы глобаль проблемалар рәтендә тора, һәм бу мәсьәләгә комплекслы якын килү сорала.

Бүгенге конференциядә сез җирле географ, химия фәннәре белгече, медицина белгече, социолог, эколог, филологларның чыгышларын ишетерсез, кызыксындырган сорауларга җаваплар табарсыз.

Борын-борыннан ук кешеләр яшәү өчен суга якын булган урыннарны сайлаганнар. Беренче булып сүзне үзебезнең җирле географ Ранис Рафил улы Хәбировка бирәбез.

Җирле географ. Коры җирдәге суның хуҗалыкта куллануга яраклы төре су ресурслары дип атала. Россия, шул исәптән Татарстан да, суга кытлык кичерә торган зонада урнашмаган. Безнең төбәк тә урман-суларга бай. Безнең якларда елның төрле фасылында елгадагы суның биеклеге төрлечә булуы күзәтелә. Елгалардагы барлык су күләменең 80 проценты – язгы ташу чорына, ә калган 20 проценты калган өч ел фасылына туры килә, шуның 9 проценты чамасы вегетация чорына карый. Димәк, җәй көннәрендә, авыл хуҗалыгына су күп кирәк чакта, безнең елгаларыбыздагы су сизелерлек кими, ә Яман елга, шулай ук Җигә елгасы бөтенләй корый, кайбер урыннары сазлыкка әйләнә.

Берничә дистә еллар элек Биме елгасы тирән булган һәм халык хуҗалыгында киң файдаланылган. Яз җитү белән, буа буып, суның күләмен арттырганнар. Елгада ике су тегермәне эшләгән.

Узган гасырның 70 нче елларында, болыннарны ясалма сугару өчен, Күмерсәү елгасында плотина төзелә һәм карп балыгы үрчетелә башлый. Үз чиратында ул халыкның ял итү урынына әйләнә.

Авылыбыз тирәсендә урнашкан Салкын чишмә, Габдрахман чишмәсе, Мәхәббәт, Гани, Мәлик, Наратлык чишмәләре, Җәмил карт, Җамалетдин чишмәләре үзләренең саф сулары белән авыл халкын тәэмин итеп тора.

Илдә барган реформалар йогынтысында соңгы елларда елгаларның су ресурсы буларак әһәмияте шактый кимеде. Авылыбызның иң зур елгасы Биме дә бик саекты. Пүчинкә тирәсендәге күл бөтенләй кибеп юкка чыкты. Ә Ишмәт күле хәзер халык телендә «Ишмәт сазы» дип йөртелә. Авыл халкы да, колонкаларны куллану сәбәпле, чишмә суларыннан даими файдаланмый.

Ләкин табигать биргән байлыктан тиешенчә дөрес итеп файдаланган очракта су ресурслары халыкка озак хезмәт итәр, төче су проблемасы безне читләтеп үтәр, дип уйлыйм мин. Шундый вакыт җитәр: халыкның тормыш шартларын төче су запасының сыйфатыннан чыгып бәяләрләр.

Алып баручы. Исәнбайда суның сыйфаты ничегрәк соң? Бу хакта безгә химия фәне белгече Айгөл Фәнис кызы Латыйпова сөйләр. Рәхим итегез, Айгөл Фәнисовна!

Химия белгече. Нинди су эчәбез соң без? Чистамы ул, әллә зарарлы матдәләр туплаганмы анда? Безгә хлорид, сульфат, нитрат тозларының, кальций, магний, кургаш, хром, кадмий, терекөмеш, цинк кебек металларның нормадан артып китүе кеше организмында төрле авырулар китереп чыгаруы мәгълүм булганга күрә, суның сыйфатын тикшерүне иң актуаль тема дип саныйм. Үзебезнең  Исәнбай авылы җирлегендәге суның сыйфаты да бездә зур кызыксыну уятты.

Суның сыйфатын ачыклау максатыннан, авылыбызны су белән тәэмин итүче башнялардан һәм Габдрахман чишмәсеннән су пробалары алдык. Суның кыскача химик анализы Әгерҗе шәһәре санэпидемстанциясендә ясалды.

Тикшерү нәтиҗәләре менә нәрсә күрсәтте: Габдрахман чишмәсе суы чиста: исе, тәме юк, химик күрсәткечләрдән хлорид, сульфатлар, гомуми минерализация нормада, ләкин кальций һәм магний ионнары нормадан 1,5 тапкырга артыграк булу сәбәпле,  суның катылыгы 15 мг/дм3 тәшкил итә; бу – тиешле концентрация чигеннән 2 тапкыр артык.

Башнялардан алынган су пробалары нәтиҗәләре түбәндәгечә: су чиста: начар тәм һәм исе юк, химик күрсәткечләрдән сульфат, хлорид тозлары, кальций, магний ионнары, гомуми минерализация тиешле концентрация чигеннән артып китми. Ләкин су уртача катылыкта – 3,8 мг/дм3, ә суның оптималь катылыгы 1,5 – 2,6 мг/дм3 санала. Димәк, безнең эчә торган су өстәмә чистартуга мохтаҗ. Фәнни әдәбиятта суны чистартуның төрле ысуллары тәкъдим ителә: без аны кайнатып, фильтрлап, катырып һәм җебетеп, дистилляцияләп, магнит белән тәэсир итеп, тондырып һәм башка юллар белән чистарта алабыз (банкаларга салып бу су үрнәкләрен куярга).

Суүткәргеч торбалардан килгән суны көнкүрештә чистарту ысулларының кайсысы кулайрак икәнен ачыклау өчен, кайнаган, активлаштырылган күмер ярдәмендә тондырылган, тондырылган, «Аквафор», «Родничок» фильтрлары аша үткәрелгән, кибеттә сатыла торган «Акваминерале» суларының пробаларына кыскача анализ ясаттык. Тикшерүләрдән чыгып, сезгә түбәндәге нәтиҗәләрне җиткерәм:

Кайнаган суда гомуми минерализация кисәк түбәнәя – 200 мг/дм3 гына кала, бу – судан йод, селен кебек организмга кирәкле микроэлементларның  югалуын, ә суның катылыгы күпкә үзгәрмәвен (3 мг/дм3 )күрсәтә.

Тондырылган суда да суның катылыгы – 3 мг/дм3, ә хлорид, сульфатлар, гомуми минерализация аз гына үзгәрә. Димәк, суның сыйфаты да бераз яхшыра.

Активлаштырылган күмер белэн тондырылган суда хлоридлар, сульфатлар микъдары үзгәрә, ә алар болай да тиешле концентрация чигеннән артып китми. Шулай булгач, активлаштырылган күмер белән суны тондыру да кирәкми.

Фильтр аша үткән суның анализлары исә суның сыйфаты яхшыруы турында сөйли, ләкин фильтр кассеталарын ай ярым үткән саен алыштыру өстәмә чыгымнар таләп итә.

Кибеттә сатыла торган «Акваминерале» суының әчелеге тиешле концентрация чигеннән артып китә, хлорид, сульфатлар, кальций, магний ионнарының күрсәткечләре бик түбән.

Үткәрелгән анализлардан соң без түбәндәге нәтиҗәләр ясадык:

1. Исәнбай авылы халкы куллана торган суның сыйфаты канәгатьләнерлек.

2. Суны көнкүреш шартларында чистартуның иң кулай ысулы – аны тондырып, яисә фильтр аша чыгарып эчү.

3. Кайнаган суның сыйфаты начар.

4. Чишмә суы бик каты, аны чистартмыйча кулланырга киңәш итмәс идек.

5. Өй шартларында да тондырып суның сыйфатын бераз яхшыртып була.

Ләкин шуны истә тотарга кирәк: су сыйфаты мәсьәләсендә борчыган бик күп сорауларга җавапны бары тик тулы анализ ясаганнан соң гына әйтеп була, шуңа күрә тикшеренүләребезне дәвам иттерәчәкбез.

Залдан сораулар:

– Сезнең чыгышыгыздан күренгәнчә, су чистартуга мохтаҗ, сез үзегез нинди чистарту ысулларыннан файдаланасыз?

– Исәнбай халыкы куллана торган суның сәламәтлеккә тәэсире турында нәрсә әйтерсез?

Химия белгече. Бу сорауга җавап бирү өчен сүзне медицина фәннәре белгече Айсылу Ленар кызы Зәйнуллинага бирәм.

Медицина белгече. Уртача катылыктагы суны озак вакытлар куллану бүлеп чыгару органнарында һәм бавырда таш утыруга китерә. Бу фактны тикшерү өчен, мин Исәнбай участок амбулаториясенә мөрәҗәгать иттем һәм менә нәрсәләр ачыкладым: бавыр, бөер, сидек юллары авыруы белән 19 хатын-кыз, 11 ир-ат, 7 бала исәптә тора. Бу – авылыбыздагы бар халыкның 3,7 проценты. 6 процент авылдашыбызның үт куыгы алынган, бавыр яисә бөергә операция ясалган. Узган елда гына 12 процент халык алда санап үткән органнарның авыруына зарланып килгән. Авылдагы вафат булучыларның диагнозларын анализлаганда, мин һәр елны 4 – 6 кешенең бавыр, бөер, сидек юллары яман шеше авыруыннан вафат булуын ачыкладым. Димәк, монда суның да үз өлеше бар дигән нәтиҗәгә килдем. Шуңа күрә краннан аккан суны чистартып эчәргә киңәш итәр идем.

Чистартылган сулар арасында минем игътибарны тондырылган суның анализы җәлеп итте. Аның катылыгы 3,0 мг/дм3 тәшкил итә, ә калган күрсәткечләр сульфатлар, хлоридлар, гомуми минерализация нормада. Минем уйлавымча, нәкъ менә шундый су даими куллануга күбрәк бара. Үземнең фикерләремне раслар өчен, ике ел дәвамында даими рәвештә тондырылган суны кулланучы Әлфизә Гариф кызы Шәмсетдинова белән очраштым. Ул югары кан басымыннан, эч катудан, үт куыгындагы таштан җәфаланган, артык авырлыктан интеккән. Әлфизә Гариф кызы тондырылган суны башта көнгә 500 мл кулланган. Аннан соң күләмен акрынлап арттырып, үзенең 1 кг авырлыгына 30 мл су туры килерлек дозага җиткергән.  Хәзерге вакытта Әлфизә апа 9 кг га ябыккан, ул кан басымын төшерү өчен дарулар кулланмый, кан анализы яхшырган: холестерины түбән, 6 айдан соң уздырылган УЗИ тикшеренүләре бавырында ташлар булуын күрсәтмәгән. Эч кату турында исә бөтенләй оныткан. Әлфизә ападан үрнәк алып, күп кенә авылдашларыбыз да тондырылган су куллана башлаган. Иң мөһиме: алар барысы да Әлфизә Гариф кызының методикасын раслый һәм тондырылган суны «тере су» дип атый.

Үземнең тикшеренүләремнән чыгып, мин менә нинди нәтиҗәләргә килдем: суның катылыгы кеше сәламәтлегенә кире йогынты ясый, бавыр, бөер һәм үт куыгына таш утыруга китерә. Су чистартуның төрле ысулларын кулланып, артезиан суының сыйфатын яхшыртырга, үз сәламәтлегебезне ныгытырга, бүлеп чыгару органнары һәм бавырга таш утырудан сакланырга мөмкин.

Залдан сорау. Тондырылган суны даими куллану бар кеше организмына да бертөрле уңай тәэсир ясарына ышанасызмы?

Медицина белгече. Бу сорауга «әйе» дип кенә җавап бирсәк, дөрес булмас иде. Һәр организм үзенә генә хас үзенчәлеккә ия. Шуңа күрә дә конкрет нәтиҗә ясаганчы, күпьеллык күзәтүләр алып барырга, өстәмә тикшеренүләр үткәрергә кирәк, дип саныйм, ләкин суның тере көченә ышынам.

Алып баручы. Социологларның тикшеренү нәтиҗәләре дә бик кызыклы. Сүз баш социолог Алисә Халит кызы Сундуковага бирелә.

Социолог. Авыл халкының төче суга мөнәсәбәтен ачыклау өчен социологик тикшеренүләр үткәрдек һәм түбәндәге сорауларны ачыкладык:

– Авыл халкы нинди су чыганакларыннан даими файдалана?

– Эчә торган суның сыйфаты авыл халкын канәгатьләндерәме?

– Көнкүрештә су рациональ кулланыламы?

– Биме елгасының экологик халәтен үзгәртү өчен нинди чаралар тәкъдим ителә?

Сораштыруда 50 респодент катнашты. Аларларның 19ы – IX – XI сыйныф укучылары, 31е  – 23 яшьтән 80 яшькә кадәрге авыл халкы.

Без, бөтен мәгълүматларны эшкәрткәннән соң, менә нинди нәтиҗәләргә килдек:

– суүткәргеч торбалардан килгән артезиан суы авылда төп су чыганагы булып тора, сораштырылганнарның барысы да аннан даими файдалана;

– авыл халкының 20 проценты Биме елгасының суын җәй көне яшелчә, җиләк-җимешкә сибү, мал-туар эчерү, кош-корт үстерү өчен куллана;

– суүткәргеч системада өзеклек килеп чыкканда, респондентларның 18 проценты суны чишмәләрдән ала;

– 8 проценты хуҗалыкта кое суын куллана;

– респондентларның 72 проценты суның сыйфатыннан канәгать, ә 28 проценты аны бераз каты дип саный;

– җирле үзидарә советы рәисе биргән мәгълүматларга караганда, авыл халкы елга 14400 кубометр су куллана, бу – бер кешегә 14,8 кубометр дигән сүз. 7,7 километр озынлыктагы суүткәргеч система нык тузган, аны ремонтлау өчен узган ел – 14500, ә быел 27600 сум акча сарыф ителгән. Күргәнегезчә, чыгымнар елдан-ел арта. Бүгенге көндә системада ике урыннан, һәр 6 колонканың берсеннән су даими агып тора;

– респондентларның да 94 проценты үз хуҗалыгында суны рациональ файдаланмауларын таныды, ә 30 процентының хуҗалыгында төзек булмаган краннар барлыгы ачыкланды.

Биме елгасының экологик халәтенә килгәндә, респондентларның 96 проценты елганың торышыннан канәгатъ түгел һәм аның хәлен бераз яхшырту максатыннан түбәндәге чараларны тәкъдим итәләр:

– ел саен су буенда өмәләр оештырырга;

– елганы регуляр буарга;

– елга буендагы талларны кисәргә;

– җирле үзидарәгә Биме елгасының торышын ныклы контрольдә тотарга, чүп түгүчеләргә карата катгый чаралар күрергә.

Социологик тикшеренүләрдән чыгып, түбәндәге нәтиҗәләргә килдек:

– авыл халкын су мәсьәләсе  бик нык борчый;

– үсемлекләрнең вегетация чорында халыкның суга ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерү зур проблемага әйләнә;

– җирле үзидарә органнары алдында суүткәргеч системасын яңарту, һәрбер хуҗалыкка су кертү бурычы тора.

Алып баручы. Бүгенге конференциядә баш эколог Анастасия Алексеевна Нәгыймованың да әйтер сүзе бар.

Эколог. Табигать ресурсларыннан уйламыйча файдалану әйләнә-тирә мохитнең үзгәрүенә, шул исәптән суның да сыйфаты начараюга китерә. Хәзерге вакытта Биме суының пычрануы һәм аның күләме кимү авылның төп экологик проблемасы булып тора. «Кичке Таң» тыюлыгы мәгълүматларыннан күренгәнчә, елгада органик матдәләр, аммиак, авыр металлар, кальций һәм магний ионнары концентрациясе тиешле нормадан 2 –3 тапкырга югарырак һәм Биме елгасы уртача пычраклыкта санала, су чисталыгы буенча IV класска карый. Чыннан да, Биме суы июнь ае ахырында ук яшелләнә башлый, су коенган балаларның тәннәренә бетчәләр чыга, стрептодермия авыруы башлана.

Сулыкларның пычрануына Пеләмеш һәм Исәнбай терлекчелек фермалары, авыл халкы зшактый өлеш кертә. Зур күләмнәрдә җыелган тирес һәм тирес сулары, көнкүреш калдыклары, тирә-юньне, суны һәм һаваны зарарлап, табигатькә үзгәртелмәслек зыян китерә.

Авылда минераль ашламаларны саклау өчен махсус биналар юк. Күп вакытта алар басу-кырларда таралып ята һәм, яңгыр сулары белән юылып, елгаларга агып төшә.

Елга суының саегуы да безне борчуга сала, яр буйлары куе әрәмәлеккә әйләнә бара. Суның күләмен тиешле дәрәҗәдә тоту өчен, ясалма сулыклар – буалар булдыру кирәк.

Бүгенге көндә авылыбыз чишмәләре дә кешеләр ярдәменә мохтаҗ. Чишмәләрнең экологик халәтен тикшергәннән соң, без 8 чишмәнең икесе – Габдрахман һәм Мәхәббәт чишмәләренең генә авыл халкы тарафыннан торгызылуын, тәртипкә китерелүен күрдек. Шунысы куанычлы: бу эш дәвам итә, авылдашыбыз Әлфизә ханым Шәмсетдинова, башкаларга үрнәк күрсәтеп, балалар белән Салкын чишмәне чистартып, яңартып тора. Юл төзүчеләрнең ваемсызлыгы аркасында иң матур саф сулы Наратлык  чишмәсенең,  карьерга су тулу сәбәпле, юкка чыгуы – аяныч хәл.

Бүгенге көндә халыкның экологик культурасын үстерү өчен җирле үзидарә һәм экологик оешмаларның да төрле юнәлештә максатчан эш алып баруы мөһим. Күргәнебезчә, беренче карашка кечкенә булып күренгән проблемалар илкүләм проблемага әйләнә. Аларны булдырмау, табигатькә сак караш үзебездән тора.

Филолог. Әби-бабаларыбыз суның кадерен белгән, зурларын һәм кечеләрен дә аерым исемнәр белән атап йөрткәннәр. Су – могҗиза ул. Шуңа күрә дә әби-бабаларыбыз чишмә- су чыганакларының байлыгын изге дип санаган, алардан белеп һәм аңлап файдаланган. Судагы могҗиза берни белән дә чагыштырыла алмый. Күз тигән һәм, гомумән, авырган кешеләрне таң суы алып коендыра торган гадәт тә суның илаһи көче турында сөйли. Таң суы белән коендыру йоласы төрле урыннарда төрлечә. Ләкин барлык җирләрдә дә ул кояш чыкканчы алына. Кирәкле догаларны укыгач, шунда ук яисә бер-ике төн кундыргач, авыруны шул су белән коендыралар. Авыру шушы гамәлдән соң, һичшиксез, сихәт ала.

Изге чишмәләр бездә генә түгел, башка урыннарда да очрый. Согуд Гарәбстанына хаҗ кылырга барган кешеләр зур гына полиэтилен савыт белән Зәм-Зәм чишмәсеннән алынган изге су алып кайталар һәм аннан авыз иткәндә яхшы теләкләр теләргә кирәк дип әйтәләр. Бакый дөньядагы Кәүсәр чишмәсе атамасы Коръәндә урын алган. Чишмә исеме Коръән кадәр Коръәндә искә алына икән, суындагы көчнең илаһилыгы үзеннән-үзе аңлашыла.

Әйе, су, елга, чишмәләр – илһам чыганагы алар. Чишмәләр хакында күпме җыр, шигырьләр язылган. Безне дә илһамландыра, иҗатка тарта ул:

Аккан сулар төрле була,

Тик чишмәләр серлерәк.

Туган якның чишмә буе

Чит җирләрдә ямьлерәк.

Кардәш-ыру җыелганда,

Бара чишмә янына.

Ераклардан кайта кеше

Сагынып туган ягына.

Ак син, чишмә, челтер-челтер

Туган якны ямьләтеп,

Һәрбер кеше тойсын монда

Яшәүләрнең ләззәтен, –

дип, үз хисләре белән уртаклаша  Ринас Сабитов.

Юкка гына иҗат чишмәң саекмасын, димиләр бит. Без «Тамчылар» әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзалары да авылыбыз чишмәләренә битараф кала алмадык. Аларны өйрәнеп, үзебезнең хис-тойгыларыбызны кәгазь битләренә төшердек, республикакүләм «Чишмәләр» иҗат конкурсында I урынны яуладык, нәтиҗәдә иҗат җимешләребезне китапчык итеп чыгардык. Илшат Хуҗинның язмасы да уйланырга чакыра: «…Ләкин, колонкалар барлыкка килгәч, чишмәләргә игътибар бик кимегән. Кешеләр аларның барлыгын оныта башлаганнар. Ташландык хәлгә килгән чишмәләрнең күпчелеге әкренләп юкка чыккан.

Һәр ел саен туган апабыз Әлфизә апа җитәкчелегендә абыем, мин һәм күрше егете Илфир кулыбызга көрәк алабыз да яраткан чишмәбезне чистартып, юлын ачып кайтабыз. Язгы агымсулар китергән төрле чүп-чардан тазарткач, Салкын чишмә тагын да җанланып, дәртләнеп ага башлый. Әйе, изгелекнең башы чишмәләрдә, шуннан килә сафлык, ышаныч. Без, яшь буын да, шуны аңлап, чишмәләрнең кадерен белеп яшәсәк иде».

Энҗе Садыйкованың шигъри тәлгәшләре исә безне үткәннәргә дәшә:

Чишмәләргә юлны онытма

Челтер-челтер итеп чишмә ага,

Сөйли сыман безгә серләрен.

Тик нигәдер ишетмиләр аны,

Аңламый шул беркем телләрен.

Әле кайчан гына яшьләр монда

Җыелышып көйләр көйләгән.

Сөйгән ярлар торган очрашып,

Бер-берсенә гашыйкын сөйләгән.

Яшь кызлар да, көянтәләр асып,

Су алырга монда йөргәннәр.

Күпме парлар изге чишмәдә

Бер-берсенә вәгъдә биргәннәр.

Күпме серләр, күпме вәгъдәләр

Яшеренгән чишмә буенда.

Күпме шифа, күпме дәва бит

Шушы изге чишмә суында.

Чишмә бит җан авазы булып

Ага кебек күңел түреннән.

Чишмә җырын аңлап күңелеңнән,

Дустым, атла тормыш юлыннан

Зинһар, авыр хәлгә юлыкма!

Изге суны, зинһар, корытма,

Чишмәләргә юлны онытма!..

Халкыбызның гореф-гадәтләрен искә төшерү өчен, сезне чишмә буена уенга чакырам.

(«Чишмә» җыры (Гөлсинә Гәрәева сүзләре, Владимир Мироваев көе) башкарыла.)

Алып баручы. Әйдәгез әле, егетләр-кызлар, уен уйнап алыйк.

(«Эх, Зилем-зиләле», «Фазыл чишмәсе» дигән татар халык җырлары башкарыла.)

Су патшасы. Су – ул тормыш! Суны саклау – тормышны саклау ул! Шуны онытмагыз!

(Тамчылар белешмәләр тарата.)