Укучыларга табулар аша экологик тәрбия бирү юллары

№ 87

Диләрә ШӘЙДУЛЛИНА,

Түбән Камадагы 21 нче урта мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы

Татар халкы электән үк мул-имин тормышның нигезе табигать белән игелекле хезмәттәшлектә булуын белгән. Борынгылар акыллы гыйбарәләр, зирәк тыюлар аша табигатькә сак караш тәрбияләгән Без бүген халык педагогикасы дип атап йөртүче, әнә шул тыю-табуларны әйләнешкә кертсәк, озын-озак нотыкларыбызны шулар белән алыштырсак, гореф гадәтләребезне кире кайтарсак, табигать сакчылары тәрбияләүдә зур эш булыр иде. Хәзер халкыбызның бу өлкәдәге өйрәтүләрен үсеп килүче буын гына түгел, өлкәнрәкләр дә белми, табигатькә карата рәхимсезлегендә бернинди уңайсызлану сизми.

Болынга баргач, минем бер апаның мәтрүшкә җыйганын карап торганым бар. Ул аны кисеп яки сындырып кына җыясы урында, тамырлары белән йолкып җыйды. Тамырларын бит аның кайткач, барыбер кисеп аталар. Тамырлары калган булса, бу урында тагын күпме мәтрүшкә тишелгән булыр иде. Мин әлеге ападан бу гамәленең нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин икәнен сорадым. Ә аның җавабы кыска булды: «Мин шулай зшләмәсәм, башкалар шулай эшләр иде». Экологик культурабызның никадәр түбән булуын күрсәтүче дәлил бу. Кыргый алма, шомырт, миләш җыярга кечкенә пычкы, балта алып баручыларны табигать ничек гафу итсен?!

Табигатькә сак караш булдыру мәсьәләләренә бөек мәгърифәтчебез Каюм Насыйри да зур игътибар биргән бит. Аны бу өлкәдә патриот дип атап була. К.Насыйри табигать байлыкларын киң файдаланырга чакыра. Үзенең «Хавассы Нәбатат» (Үсемлекләрнең хасиятләре ) исемле китабында: «Аллаһы Тәгалә һәр үлән һәм үсемлекне юкка гына түгел, ниндидер файдалы булганга яраткан. Һәркайсы да дәвалау үзлегенә ия булмаса да, теге яки бу эштә файдаланып булыр», – дип яза ул.

Үсемлекләр дөньясын күзәтеп, аларның үсүе өчен кирәк булган шартларны өйрәнеп, аларны башка җан ияләре белән тиңләп, якланырга, сакланырга тиеш булулары турында яза бөек мәгърифәтче. Үзе җыйган сынамышларында да ул кешенең табигать белән бербөтен, бер система булып яшәвен күрсәтергә омтылган.

Халкыбыз борынгыдан табигать белән нинди генә мөнәсәбәткә керсә дә, аңа зыян китермәү, аны саклау, алдагы буыннарга да хезмәт итүен теләп эш иткән.

Печәнгә төшү вакытын гына алыйк. Хәзер авыл кешеләре печәнгә төшкәндә әле үләннәр чәчәк тә атмаган, тамырлары да ныгымаган була. Яшь, сусыл үлән кипкәндә бөтенләй азаеп кала. Ә чәчәк атып, орлык коймагач, тамыр ныгымагач, бу урыннарда печән елдан-ел юкара төшә. Шуның белән кеше үзенә дә, табигатькә дә зыян сала.

Аннары тагын бер нәрсә: хәзер болыннарга печән чабарга тракторлар белән чыгалар. Алар бик күп кош-кортның, хайваннарның югалуына китерә. Чөнки болынны чапканда тракторчы күп вакыт әйләнә, ягъни периметр буенча чаба. Ә бу – печән эчендәге хайваннарның курка-курка уртага җыелуына китерә. Алар ахыр чиктә, чыгып качарга куркып, чапкыч астына эләгәләр. Мондый хәл булмасын өчен болынны аркылыга-буйга чабарга кирәк.

Халкыбыз төрле табынулар, ырымнар ярдәмендә кешеләрнең табигатьтә үз- үзләрен тоту кагыйдәләрен эшләгән. Мәсәлән, мондый әйтем бар: «Кош оясын туздырсаң, башың авыртыр». Кем инде үз башының авыртуын теләсен? Бала-чагалар, күктә очучы кошларны күреп, саный башлыйлар. Монда да әбиләребез кисәтә: «Кыр казларын санасаң, алар аерылып кала». Монысында инде куркыту да юк. Кыр казларының адашып йөрүе балалар күңелендә кызгану хисе уятырга тиеш, алар шунда ук санаудан туктасыннар.

Халкыбыз суны ятып эчүдән дә тыйган: «Суга ятып эчмә, эчеңә елан керер».  Чишмә, кое, кизләү янында су эчәр савыт булмаса, ятып зчми ни зшлисең? Ә чишмәләрне карап, тәрбияләп тору да экологик зшчәнлек бит инде. Юлаучыга су алыр өчен савыт кую һәркемнән була торган зш бит. Шундый кисәтүдән соң кайсы малайның инештән ятып су эчәргә батырчылыгы җитәр дә, кайсы малай су эчәргә дип чишмәгә куелган савытны алып ташлар?

«Суга пес итмә – үзеңә кияүгә кыз чыкмас». Максат сулыкларның чисталыгына ирешү, әдәпсезлектән тыю. Ә кисәтүне күрегез. Егет өчен шуннан да зур фаҗига булуы мөмкин түгел.

Каюм Насыйриның «Ырымнар һәм им-томнар» дигән хезмәтендә дә мондый юлларны укыйбыз: «Чишмә, күл яки елга суы эчеп, бер татарның эче авырта башласа (җәйнең эссе көннәрендә эшче халыкның салкын суга сусаган вакытында, яки берәр зарарлы су очраганда мондый хәлнең булуы мөмкин), «Мине су тоткан булырга мөмкин», – дип уйлый һәм, авыру бетсен өчен, шул су эчкән коега алма яки йомырка сарысы ташлый яки кулына бер тотым үлән ала да: «Мине су тотмасын иде», – дип , аны суга ташлый. Мин монда борынгы татарларның су ияләрен олылауларын күрәм.

Сулыкларны саклау буенча тагын бер тыю: «Ташландык дип, коега төкермә». Әйе, яңадан да шушы коеның суын эчүең ихтимал.

«Утка төкермә – авызың кутырлар». Ярыймы соң? Бу – К.Насыйрича әйтсәк, борынгы заманнарда ук татарларның утны мөкатдәс санавын һәм хәзер дә аларның утка хөрмәт белән каравын күрсәтә. Ут булган җирдә тереклек бар. Димәк, аны һәрчак ихтирам ит.

«Ишегалдында үскән агачка балта чапма, бәхетеңне чабасың». Аңласаң, аңларлык. Ай, хәтәр кисәтә. Шушы кисәтүдән соң, балта белән кизәнеп кара инде син агачка! Агач – кайда гына үссә дә, табигать бизәге. Аны кемдер утырткан, су сибеп саклап үстергән. Кемдер кылган изге эшкә балта чапсаң, әлбәттә, бәхетең корыр. Шушы урында, үзебезнең күрше авылда узган гасырның 60 нчы елларында булган бер фаҗигале хәл турында (әтием сөйләгәннәргә нигезләнеп) сөйләп үтәм. Бер абый яңа йорт салу хәстәре артыннан йөри икән. Куанычлы мәшәкать, билгеле. Менә бураны күтәрү көне җиткән. Бура шактый күтәрелгәч, яңа нигездән бер генә метр читтә үсеп утырган яшь каен агачы, хуҗага, эшкә комачаулый кебек тоелган. Ул ике дә уйлап тормастан, үткен балтасы белән әлеге агач янына килә. Аның ниятен күреп торган иптәшләре аны бу эшеннән туктатып, агачны кисмәскә тәгъдим итәләр. Ләкин хуҗаның үз туксаны – туксан. Имеш, өй салынып беткәч, яңасын утыртыр. Шулай ди дә, үткен балтасын яшь агач кәүсәсенә батыра, тирә-якка каен сулары чәчри. Әйтерсең лә, күз яшьләре. Яңа яфрак ярып утырган агач урынына җиргә кадалган сөңге рәвешендә, бер метрлы очлы төп кенә кала. Эш бетеп килә. Хуҗабикә чәйгә дәшә. Хуҗа да, эшләрен бетереп, бура башыннан төшеп килә. Кинәт, аягы таеп китеп, ул бурадан ычкына, һәм умырткасы белән яңа гына үзе ясап куйган «сөңге»гә егылып төшә. Хастаханәгә барып җиткәнче, ул абый үлә инде. Әлеге табу нәкъ шушы очрак өчен уйлап табылган кебек. Табигать үзенә рәхимсез булганнарга тагын да рәхимсезрәк.

«Чирәмне йолкысаң, үлгәч, үз чәчеңне дә йолкырлар». Чәч йолкуның ни икәнен һәр баланың татып караганы бар. Баланы шушы факт алдына куеп, борынгылар бик дөрес эшләгән бит.

Кызганычка, хәзерге яңа һәм иске яхшы йолалар белән бергә начарлары да туып килә.

Яз саен мәктәпләргә каен бөресе җыю планы җиткерелә. Ә бу – агачларга зыян китермичә генә башкарыла торган эш түгел. Бөрене бит агач башына утырып җыеп булмый. Аның өчен каен ботагын сындырырга кирәк. Бигрәк тә яшь каеннар зур зыян күрә. Чөнки яшь каенда бөреләр эрерәк тә, күбрәк тә була. Бер яктан, агачлар да кызганыч, икенче яктан планны да үтәргә кирәк. Өч тиенлек файда, биш тиенлек зыян килеп чыгарлык булырга тиеш түгел.

Халыкта элек-электән кыйблага карап агучы чишмәне Изге дип санау гадәте бар. Туган авылым – Мамадыш районының Урта Кирмән авылындагы «Изгеләр чишмәсе»ндә кыя ташлардан 14 чишмә бәреп ята. Гыйлемле әбиләр әйтүенчә, бу чишмәләр кешеләрнең кан әйләнеше системасы рәвешендә тоташып беткән икән. Шуңа күрә дә аның берсеннән су алсаң – җанга дәва, икенчесеннән су алсаң – күзгә дәва. Һәркайсы нинди дә булса үзлеккә ия. Балаларга изге урында изге эш башкаруның савап икәнен төшендереп үстерү мөһим. Системалы рәвештә балалар белән чишмә янында җыештыру, төзекләндерү эшләре башкарып, өлкәннәрнең балаларга ничек рәхмәтле булуларын күрсәтеп үстерү дә экологик тәрбия бирүнең бер үрнәге бит.

Бу урында шуны да искәртәсе килә: изге чишмәләргә акча салу чишмәләрне бизәмидер. Нинди генә кулларга кереп чыкмый ул акчалар, шуңа да алар изге сулыкларны пычратырга тиеш түгел. Моңа каршы да бер әйтем уйлап чыгарасы иде.

Татар халкы – гомер гомергә мал асрап көн күргән халык. Иорт  хайваннарын саклап калу буенча да үз табуларын булдырган. Безне кечкенәдән: «Хайван лапасларын себермиләр, маллар үрчемәс”, – дип үстерәләр. Кемнең инде кысыр сыер асрыйсы килсен. Яки «Сыерыңның сөяген яңгыратсаң, сөте булмас» дип сыерны тиеш булмаган җәбердән саклыйлар. «Хайванга суксаң, кулың корыр яки сызлаулы булыр»,  дип тә, хайваннарга карата миһербанлы булырга өнди ул.

Халкыбызның зирәклегенә шаккатасың. Дөнья булгач, агач кисмичә генә булмый. Ләкин шунда ук әйтем дә әзер: «Бер агач киссәң, икене утырт». Чынлап та, һәркайсыбыз ике генә агач утыртса, 4 миллионга якын халкы булган Татарстанда ел саен 8 миллион агач артыр иде. «Агачка сокланып карама – корытырсың», – дип әйтә торган иде минем әбием. Күршебез Гөлчирә апа сөйләп торган иде: «Алдагы елда бер имәннең чикләвеге күплегенә хәйран калып карап торган идем. Икенче елны урманга менсәм, теге имән корып утыра». Димәк, агачлар да күз күтәрми икән.

Ислам дине дә табигатьнең, әйләнә-тирә мохитнең чисталыгы ягында. Шәригать законнары буенча, Аллага якынаю, саваплы булу өчен хәер бирү бердәнбер юл түгел. Аяк астында яткан чүп-чарны, пыяла ватыкларын читкә алып ташлау, ташлардан сукмакларны арындыру да – хәер бирүгә тиң гамәл. Ә шуның белән табигатькә, әйләнә-тирә мөхитнең чисталыгына күпме файда китереп була бит. Ләкин, ни кызганыч, хәзер мондый эшләрне башкаручы яшьләрне генә түгел, картларны да сирәк күрәсең.

«Карга боткасы»ның да үзгәртелгән формасы – «Яңгыр боткасы» яшәп килә. Урам балалары җыелышып, (өлкәннәр киңәше белән, әлбәттә), чиләк-бидоннарга су алып, урамда очраган бар кешене су белән коендыралар. Беркем дә ачуланмый.

«Сөмбелә бәйрәме»нең дә рәвеше үзгәртелгән хәзер. Ул «Уңыш бәйрәме» итеп ел саен уздырыла. Кыр батырлары мактала, алар хөрмәтенә җырлар җырлана. Еллык уңыштан күргәзмә оештырыла, ярышлар уздырыла.

Ә мәктәпләрдә һәр яз саен «Кошлар көне» билгеләп үтелә. Ул көнгә балалар бик озак әзерләнә: кош оялары ясыйлар, кош тавышларын танырга өйрәнәләр, сорауларга җаваплар әзерлиләр. Бу көнне кыш көне куйган җимлекләргә урыннар билгеләнә. Кошларның файдасы турында матур-матур чыгышлар тыңлана. Буыннардан-буыннарга җитәрлек бәйрәм бу.

Зираттагы агачларның матурлыгына, аларның сындырылуына юл куймауга ничек ирешкәннәр соң?  Гади генә бер әйтем җитә: «Зират агачы җимешен ашасаң, авызың черер». Кемнең инде черек теш, черек авыз белән кеше күзенә күренәсе килсен?!

Күгәрченнәрнең кешеләр арасында яшәве дә законлаштырылган бит. Күптән инде – Мөхәммәт пәйгамбәр вакытында – бер янгын булган. Шунда чыпчыклар – ут, ә күгәрченнәр су ташыган. «Мин сиңа кешеләр арасында яшәргә кушармын», – дигән пәйгамбәр күгәрченгә. Шуңа күрә алар бездән курыкмыйлардыр, мөгаен.

Халык авыз иҗатының башка төрләрендә дә экологик проблемалар, экологик тәрбия бирү мәсьәләләре күтәрелгән. Әйтик, бәетләрдә туган як табигатенең гозурлыгы бәян ителгән. Мәсәлән, «Гайшә бәете» һәр кешенең, шәхеснең табигать тудырган иң бөек кыйммәткә ия зат булуын искәртә. Анда гади генә бер кешенең фаҗигале рәвештә вакытсыз һәлак булуы да Җирдәге тереклек дөньясы өчен зур югалту икәнлеге ассысыклана. Бу – аның гуманлык ягыннан эчтәлеген баетуга китергән.

Халкыбыз җырларында да Туган як, аның гүзәллеге тасвирлана Халкым юкка гына үз төбәкләре аша агып үтүче һәр кече һәм зур елгага багышлап җырлар иҗат итмәгәндер.

Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә: «табигать – хуҗасыз байлык» дигән караштан барыбыз бер булып баш тартырга вакыт. Сулыкларны пычратма, агачны сындырма кебек гомуми сүзләр нәтиҗә бирми икән, бу өлкәдә гадел һәм тиешле дәрәҗәдә тәэсирле хокук нормаларына таяну мөмкинлеге булырга тиеш. Монда яшәешнең бары тик табигать белән генә бәйле булуын, табигать яшәсә генә кешенең тереклек итә алуын төшендерү, матди аңлату һәм бар халыкның экологик казаны кисәтү планында конкрет эшләр башкарулары кирәк.