Сульфат кислотасы
Гөлшат ХАҖИЕВА,
Балтач районы Смәел урта мәктәбенең югары квалификация категорияле химия укытучысы
Максат:
белем бирү: сульфат кислотасының физик һәм химик үзлекләрен өйрәнү; кислоталар белән химик тәҗрибәләр эшләгәндә куркынычсызлык техникасы кагыйдәләре буенча белемнәрне барлау; авыл хуҗалыгында һәм кеше тормышында сульфат кислотасының әһәмияте турында күзаллау булдыру.
үстерешле: мәгълүмати чаралар кулланып һәм химик тәҗрибәләр ярдәмендә укучыларның белем дәрәҗәсен камилләштерү; мөстәкыйль белем туплау һәм фикерләү сәләтен үстерүгә шартлар тудыру; үз-үзләрен һәм иптәшләрен бәяләү күнекмәсен ныгыту.
тәрбияви: төркемдә, парлап эшләгәндә бер-береңне тыңлап, башкалардан өйрәнү теләге тудыру; бер-береңгә игътибарлы булу; әйләнә-тирәбезгә сакчыл караш тәрбияләү.
Җиһазлау: натрий сульфаты, цинк сульфаты, барий хлориды, дәрескә презентация
Дәреснең барышы
I. Оештыру-мотивлаштыру
II. Белемнәрне актуальләштерү
Укытучы.
Ул – бик көчле, куәтле:
Кисә, ерта, агулый.
Әле ярый табигатьтә
Ирекле хәлдә булмый.
Без сезнең белән бүгенге дәрестә XIII гасырда ачылган һәм безнең илгә Петр I тарафыннан алып кайтылган матдә турында сүз алып барырбыз. Алхимиклар бу матдәне «купорос мае», «купорос спирты», «күкерт мае», «купорос кислотасы» дип атап йөрткәннәр. Сүз нинди матдә турында бара? (1 – 2 нче слайдлар)
Сораулар | Җаваплар |
Әлеге кислотаның русча исеме ничек? | |
Сульфат кислотасының молекуляр формуласы нинди? | |
Кислотада күкертнең оксидлашу дәрәҗәсе нинди? | |
Әлеге кислотаның структур формуласы нинди? | |
Сульфат кислотасына хас химик бәйләнеш төре | |
Кислота калдыгы һәм валентлыгы |
(3 нче слайд)
III. Яңа материалны аңлату
Укытучы.
«Химиянең икмәге», – дип
Атыйлар кислотасын.
Каучукны вулканлаштыруда
Аңа тиңнәр тапмассың.
– Ни өчен сульфат кислотасын химиянең икмәге дип атыйлар? (Куллану 1) буягыч матдәләр; 2) ашламалар табу өчен; 3) аккумуляторларда; 4) башка кислоталар табуда; 5) аның тозын – гипсны медицинада.)
– Гипсның формуласы ничек тактага чыгып языгыз.
Тагын шуны өстәп әйтергә кирәк: бакыр (II) сульфаты кристаллогидратын үсемлек корткычларына һәм авыруларына каршы көрәштә кулланалар. Әлеге тозның башка атамасы ничек әйтелә? (Бакыр купоросы.) Формуласы ничек? Икенче тозын – глаубер тозын сода, пыяла җитештерүдә, медицинада һәм ветеринариядә киң кулланалар.
Әлеге тозны башкача ничек атыйлар? Формуласын языгыз.
Бу тоз Кара Бугаз-Гол култыгындагы суда бар, ул анда 30% тәшкил итә. +5°Ста бу тоз кар кебек ак утрым рәвешендә төпкә утыра, ә җылыта башлауга ул яңадан эри. Бу култыкта глаубер тозы әле югалып, әле күренеп торганга күрә аны мирабилит, ягъни «гаҗәп тоз» дип атаганнар.(4 нче слайд)
Физик үзлекләре
1) төссез;
2) авыр (q=1,84 г/см3);
3) очмаучан сыеклык;
4) ул суда эрегәндә бик көчле җылына.
Шуңа күрә куертылган сульфат кислотасына су агызырга ярамый;
5) су парларын йота. (6 нчы слайд)
Химик үзлекләре
1) индикаторларга тәэсире;
Нәрсә ул индикаторлар?
2) металлар белән:
H2SO4 + Mg→MgSO4 + H2
3) нигез һәм амфотер оксидлар белән:
H2SO4 + MgO →MgSO4 + H2O
4) нигезләр белән:
H2SO4 + 2KOH→K2SO4 +H2O
5) тозлар белән:
H2SO4 + BaCI2 →BaSO4↓ +H2O
Сульфат кислотасының специфик үзлекләрен ачыклау максатыннан №6 нчы лаборатор эшне башкаралар.
Куертылган сульфат кислотасы көчле оксидлаштыргыч: җылытканда ул барлык металлар белән диярлек реагирлаша (алтын, агалтын һәм башка кайберләре чыгарылма). Бу реакцияләрдә металлның активлыгына һәм шартларга бәйле рәвештә SO2, S, H2S аерылып чыга, мәсәлән,
1) Cu + 2H2SO4 → CuSO4 + 2H2O + SO2
Cu2О + 3H2SO4 →2CuSO4 + 3H2O + SO2
CuО + H2SO4 →CuSO4 + H2O
2) Куертылган сульфат кислотасы, су белән бик көчле реакциягә кереп, гидратлар хасил итә:
H2SO4 + H2O→H2SO4∙nH2O + Q
Куертылган сульфат кислотасы органик матдәләрдән, аларны күмерләндереп, водород һәм кислородны су рәвешендә тартып ала.
3) Тозлар белән. сыйфат реакциясе.
IV. Яңа теманы ныгыту
– SO42-анионнарын ничек танып беләләр?
– Куе сульфат кислотасының нинди специфик үзлекләрен белдегез?
– Элегрәк куе сульфат кислотасын ни өчен ике тәрәзә арасына куеп калдырганнар?
– Куе сульфат кислотасы металлар белән ни өчен башкача рекциягә керә?
1) Zn —> ZnSO4 —>Zn(OH)2 —> ZnSO4 —> BaSO4
2) S —> SO2 —> SO3 —> H2SO4 —> K2SO4
3) S→ SO2 → SO3 →H 2 SO4 → Cu SO4
V. Дәресне йомгаклау. Өй эше
I вариант –3 нче бирем (38 нче бит)
II вариант – 1 нче бирем (38 нче бит)
III вариант – 2 нче бирем (38 нче бит)