Чүпне кая куярга?

(Балаларда экологик үзаң булдыру буенча дәрестән тыш чара)

Ильмира СӘФӘРГАЛИНА,

Мөслим районы Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең югары квалификация категорияле биология укытучысы 

2017 ел Россиядә – Экология елы, ә Татарстанда Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы дип игълан ителде. Шул уңайдан «Бердәм Россия» партиясе «Бергәләп эшлибез» («Сделаем вместе») дигән акция игълан итте. Әлеге акциягә кушылып, мәктәпләрдә күптөрле чаралар үткәрелде. Безнең мәктәптә исә әлеге дәрестән тыш чара VIII – XI сыйныф укучылары катнашында үткәрелде. Ул үз эченә биология, химия, экология, рус әдәбияты фәннәре арасында предметара бәйләнеш булдыруны да күздә тоткан иде.

Чараның максаты. Укучыларда экологик үзаң булдыру. Көнкүреш калдыклары проблемасын чишүгә җаваплы караш формалаштыру. Көнкүреш калдыкларын эшкәртүнен төрле вариантларын эзләү һәм аңа комплекслы якын килү. Әлеге проблеманы чишүдә балаларның да катнашуына ирешү.

Җиһазлар. Экран, проектор, презентация, контейнерлар, фломастерлар, маркерлар, А3, А4  форматындагы кәгазь битләре.

Чараның барышы

Укытучы. Мин үз чыгышымны үз әсәрләрендә кеше һәм табигать арасындагы бәйләнешләр турында күп язган күренекле рус язучысы, публицист М.Пришвин сүзләре белән башлыйсым килә. Үзенең балачак хатирәләренә ннгезәнеп язган «Минем Ватаным» әсәрендә ул: «Балыкка – су, кошка – һава, хайваннарга – дала, тау кирәк, кешегә исә – Ватан. Табигатьне саклау – Ватанны саклау ул», – дип язган. (2 нче слайд) Чыннан да, бу шулай.

Инде әйткәнемчә, 2017 ел – Россиядә Экология елы, ә Татарстанда Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы. (3 нче слайд) Шулай ук 14 март – Халыкара елгалар көне, 22 март – Халыкара су көне, 1 апрель – Халыкара кошлар көне, 22 апрель – Халыкара җир көне буларак билгеләп үтелә. (4 нче слайд)

Укучылар, сез ничек уйлыйсыз, мондый чараларны илкүләм, дөньякүләм масштабт үткәрү нинди максаттан чыгып оештырыла икән? (Укучыларның җавапларын тыңлау, аларны өстәмәләр белән тулыландыру.)

Туган якны саклау һәм янарту проблемасы кешелек цивилизациясе белән бергә үк барлыкка килгән. Туган илне, тирә-як мохитне саклауның беренче шарты – җәмгыятьтә бу эшчәнлекне көйли торган төгәл кануннарның булуы  һәм шул кануннарның үтәлешен тәэмин итүче система булдыру.

Икенче шарт – җәмгыятьтә яшәүче һәр кешенең, оешманың, дәүләт һәм хакимият органнарының бурычы төгәл билгеләнгән булып, шул бурычларнын үтәлешенә ирешү. Мәктәптә экологик тәрбия бүгенге көн таләпләрен, үзенчәлекләрен искә алып оештыруны күздә тота.

Туган як табигатен саклау һәм яңарту проблемасын уңышлы хәл итүнең өченче шарты – бу эшкә бар кешенең дә катнашуы. Шулай булмаса, бу проблема беркайчан да тулысы белән хәл ителмәячәк. Туган як табигатен саклауда һәм янартуда аңлату, өйрәтү һ.б сүз сөйләү алымнарыннан гамәли эшчәнлеккә күчү зарури. (5 нче слайд)

Сез ничек уйлыйсыз, тирә-як табигатькә мөнәсәбәт формалаштыру ничә өлештән тора?

Укучылар. Безнең уйлавыбызча, табигатькә мөнәсәбәт формалаштыру нигездә ике өлештән тора. Беренчесе – табигатьне саклау буенча белемнәр җыелмасын үзләштерү. Икенчесе исә – тирә-як табигатькә җаваплы караш формалаштыру. (6 нчы слайд)

Тирә-якны саклау һәм яңарту эшчәнлегенең нигезен без үзебездән калган чүп-чарны дөрес урнаштыру, аларны киредән эшкәртү, икенчел куллану ысулларын белүдән гыйбарәт дип уйлыйбыз.

Укытучы. Без нәрсәне чүп-чар дип атыйбыз соң? Хәзер шул турыда сөйләшеп алыйк.

Укучылар. Чүп-чар ул – уралып йөрүче, ис чыгарып ятучы,  кирәксез, тирә-якны ямьсезләп, агулап, пычратып ятучы,  тизрәк аннан котыласы килгән тормыш-көнкүреш калдыклары. (7 нче слайд)

Укытучы. Ә без алардан ничек котыла алабыз?

Укучылар. Чүп чиләгенә салабыз, яндырабыз…

Укытучы. Ә хәзер кешелекнең үзеннән калган чүп-чарны кая куйганын күзаллау өчен видеоязма карап үтик. («Дөнья океанында чүп-чар утравы» дигән видеоязма.) (8 – 11 слайдлар)

         (Тирә-юньнең пычрануы. Көнкүреш калдыкларынын зыяны турында әңгәмә үткәрү. Укучыларның фикерен тынлау.)

Укытучы. Хәзер уйлап карыйк әле: шуның кадәр чүп-чар таулары һәм утраулары каян чыга соң?

Укучылар. Азык-төлек калдыклары, иске кием-салым, ватылган җиһазлар һ.б.

Укытучы. Хәзер без эшчәнлегебезне төркемнәрдә дәвам итәрбез. Уйлап карагыз әле, әгәр сезнең 50 мең сум акчагыз булса, сез аңа нәрсә алыр идегез? (Укучыларның фикерләрен тыңлау.) Берничә елдан сезнең әлеге әйберләрегез яраксызга чыгачак, алардан нинди төр калдыклар калачак соң? Җавапларыгызны кәгазьгә языгыз. (Һәр укучы үз алдында яткан кәгазъ битенә нинди төр чүп ясалуын яза.) Язып бетергәннән соң, әлеге карточкаларны төркемнәргә аерырбыз. (Ярдәм итүче укучылар өстәлләрдән махсус әзерләнгән контейнерларга язуларны җыеп чыга.) Ничә төр һәм купме чүп ясалуын анализлыйбыз. (Һәр аерым өстәлгә бер контейнер бирелә.)

Безымянный 1

Укытучы. Сез әлеге калдыкларны эшкәртүнең нинди ысулларын тәкъдим итәр идегез? Ә хәзер шушы тәкъдимнәрегез буенча проект эше башкаруыгыз сорала. (Укучылар үз алларындагы А3 битләрендә пластмасса, пыяла, макулатура, тире-күн, тимер-томыр калдыкларының берәрсен икенчел эшкәтү, икенчел куллану буенча проект эшләре башкара.)

Сез әлеге проект өстендә эшләгән арада, калган укучылар белән чүпнең кая китүен аңлаткан мәгълүмати карталар белән эшләп алырбыз. (Мәглүмати карталар дәрес башында ук алдан һәр укучыга таратыла.)

Укучылар, әлеге мәгълүмати карталарга таянып, түбәндәге сорауларга җавап бирегез әле:

Иң күп чүп ясалучы ил  кайсысы?

Кайсы илдә чүпне күмү юлы белән юк итәләр?

Кайсы ил яндыру ысулы белән чүпне иң күп юк итә?

Нәрсә ул компост? Компост ясау белән шөгыльләнүче илләрне атагыз?

Нинди төр чүпләр ничә елда таркала? Һәм ул нинди факторларга бәйле?

Сезнең гаилә чүпне көнгә яки атнага ничә тапкыр чыгара, аны кая куя?

Ачык һавага чыгарылган чүплекләрнен нинди зыяны бар?

 Укытучы (укучыларның җавапларына өстәмәләр кертә). Көнкүреш калдыклары өемнәре бик күп мәйданнардагы җирләрне яраксыз хәлгә китерә: алар, үзеннән-үзе янып, һаваны пычрата; череп таркалу вакытында зарарлы матдәләр бүлеп чыгарып, туфракны, грунт суларын, елга-күлләрне, дөнья океанын агулый.

Ни өчен көнкүреш калдыклары шулкадәр күп ясала сон? Уйлап карагыз әле: сезнең 3, 4, 5 кешелек гаиләгездә атнага, айга, елга күпме калдык ясала, һәм сез аны кая куясыз?

Төркемнәр эшләрен инде төгәлләп килә. Ягез, кайсы төркем үз проектын якларга әзер?

Укучыларның үз проектларын яклавы

Укытучы (йомгак ясый). Проектларыгыз тормышчан килеп чыккан, чөнки алар тормышта куллана алырдай идеяләргә бай.

Көнкүреш калдыклары үзләре турында оныттырмый һәм бөтен дөньяда иң зур проблеманы тудыра. Без үз эшчәнлегебез нәтиҗәсендә көннән-көн күбрәк калдык чыгарабыз һәм көннән-көн чүп-чар калдыкларына күмелә барабыз. Даниянең күренекле физик-теоретигы, җәмәгать эшлеклесе Нильс Бор: «Кешелеккә атом-төш куркынычы түгел, ә үз калдыкларыннан тончыгып үлү куркынычы яный», – дигән. Бүген күтәргән проблема безнең җирлеккә дә хас, һәм аны хәл итү өстендә районыбызда шактый эш эшләнә. Чүпне үзәкләштерелгән җыю нәтиҗәсендә авылларыз күзгә күренеп чистарды, матурланды. Моның өчен районыбыз башлыгы Рамил Хәмзә улы Муллинга рәхмәтлебез.

Рамил Хәмзович, сезнең  балаларга җиткерәсе фикерләрегез, әйтәсе сүзләрегез бардыр. Рәхим итегез. (Чарада район башлыгы Рамил Хәмзә улы Муллин һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Рафаэль Тимофей улы Демидов та катнашты, турыдан-туры балалар белән төркемнәрдә эшләделәр, төпле киңәшләрен укучыларга җиткерделәр.)

Бүгенге чарабызны йомгаклап, шуны әйтәсем килә: табигать кешедән башка яши ала, ә кеше табигатьтән башка яши алмый. Шуңа күрә без табигатьне сакларга бурычлыбыз. (20 нче слайд) Мин сезгә сыйныфташыгыз башкаруында бик гыйбрәтле шигырь тыңлап үтәргә тәкъдим итәм.

Укучы.

Мин бүген бик сәер, куркыныч төш күрдем.

Буш калган шәп- шәрә җир өстендә йөрдем.

Урман да, кырлар да, елга да югалган,

Бар җиһан карага төренеп, чишмәләр тын калган.

Уңда да, сулда да берни юк, беркем юк.

Ялангач җир өсте тавышсыз ыңгыраша, елый күк.

Ашыгам каядыр – аяклар атламый,

Шашып кычкырам – тавышым яңгырамый.

Я, хода! Кешеләр, сез кайда!

Бу җиргә ни булды, кошлар ник сайрамый?

Колакны чыңлатып яңгырады бер аваз –

Әллә җир эченнән, әллә соң галәмнән?

– Әй, кеше! Офтанма, үкенүнең файдасы юк инде.

Табигать бер түгел, мең кабат кисәтте – соң инде.

Сез безгә хыянәт иттегез – алыгыз җәзасын.

Җиһанны кем бозган?

Гаепле үзегез, күрегез җәзасын.

Көпчәкле дошманнар һаваны боздылар, бугазны будылар.

Торбалы афәтләр түтәлләр өстенә кислота яңгыры койдылар.

Табигатьханәбез бик озак чыдады, тилмерде,

Соң чиктә кешене ярык тагарак янында калдырды.

Төшемнең иң хәтәр, куркыныч җирендә уяндым,

Уянып як-якка карагач, шөкер, җир исән икән дип куандым.

Тик күңел барыбер тынычлык тапмады.

Күңелнең түрендә яшерен таң калды, моң калды.

Без сезнең белән әлеге шигырьдәге халәттә калмас өчен Табигать-анага карата дөрес мөнәсәбәттә яшибезме, табигать байлыкларыннан сакчыл файдалана беләбезме дип уйланырга тиешбез. Хаталарны төзәтергә бервакытта да соң түгел!

Бүгенге чарада катнашуыгыз өчен сезгә бик зур рәхмәт, үзегезгә файдалы мәгълүматлар алгансыздыр, дип ышанып калам.

Безымянный 2