Мәктәптә – география мәйданчыгы

№78

Әмир ЗӘЙНУЛЛИН

Балтач районы Сосна төп мәктәбенең I квалификация категорияле география укытучысы

География укытучысының көндәлек эше күпкырлы һәм җаваплы: ул үз Ватанына мәхәббәт тәрбияләргә, табигать закончалыкларын күрә белергә, табигатьтә бара торган процессларның сәбәпләрен аңлатырга, табигать һәм кеше арасындагы элемтәләрнең күп аспектлы булуын күрсәтергә, тиз үзгәрә торган географик мохиттә үзеңне дөрес тотарга кирәклеккә төшендерергә тиеш.

География укытучысы укучылары аша җәмгыятьне «географияләштерергә», ягъни табигатьне буйсындырудан аңа сак карау стратегиясенә күчүгә үзеннән өлеш кертергә тиешле.

Белүебезчә, география предметы һәр дәрестә яңа мәгълүмат, яңа төшенчәләр бирә. Математика, рус һәм татар телләре дәресләрендәге шикелле бер теманы биреп, аны берничә дәрестә күнекмәгә әйләндерү мөмкинлеге булмау дәресләрдә укучыларның гамәли эшчәнлеген киң җәелдерергә мөмкинлек бирми. Шулай булса да, һәрберебез теоретик белемнәр генә бирмичә, һәр дәрес материалын тормыш, туган як табигате һәм хуҗалыгы белән бәйләргә тырыша.

Башка барлык фәннәрдән аермалы буларак география предметы өчен әйләнә-тирә табигать үзе – күрсәтмә материал. География фәне табигатьне, аның компонентлары – геологик төзелешнең, рельеф, җир өсте һәм җир асты сулары, климат, елга һәм күлләрнең, туфрак, үсемлек һәм хайваннарның үзара катлаулы бәйләнешен өйрәнә. Фәнчә әйтсәк, Җир өсте, нәкъ корама юрган кебек, шушындый компонентлардан торган йөзләгән-меңләгән, эреле-ваклы табигый комплекслардан тора.

Минемчә, география мәйданчыклары дәресләрдә үткән материалны гамәли яктан ныгытуның иң әһәмиятлесе булып тора. Соңгы вакытта мәктәпләрдә мондый мәйданчыклар юкка чыккан иде. Шуның нәтиҗәсендә укучылар күп кенә белемнәрне, теоретик яктан гына алып, гамәли яктан үзләштермичә кала. Шуңа да узган уку елында Татарстан Мәгариф һәм фән министры Э.Фәттахов, география фәнен укытуны тормышка якынайту максатыннан, мәктәпләрдә география мәйданчыкларын кабаттан булдыру бурычын куярга мәҗбүр булды да. Һәм мин моны бик тә урынлы таләп дип саныйм. Шуңа да үз мәктәбебездә куелган таләпләргә тулысынча җавап бирердәй география мәйданчыгы төзеп куйдык та..

Мәктәпнең география мәйданчыгы ул – икенче төрле әйткәндә, ачык һавадагы географик лаборатория. Анда метеорологик һәм фенологик күзәтүләр алып бару география укытуда милли-төбәк компонентын өйрәнү мөмкинлеген арттыра. Без, укучылар белән ел дәвамында метеорологик күзәтүләр алып барып, үзебезгә кирәкле җирле климат күрсәткечләрен булдырабыз. Фенологик күзәтү нәтиҗәсендә балалар үсемлек һәм хайваннарны, әйләнә-тирә табигатьне күзәтә, матурлыкны тоя белергә өйрәнә.

«Литосфера һәм җир кабыгы», «Атмосфера» темаларын өйрәнгәндә безнең аста Җир кабыгының, ә безнең өстә тропосфераның калынлыгы күпме икәнлеген әйтеп, бу калынлыкны җирдәге ераклык белән чагыштырып күрсәтәм. «Абсолют, чагыштырма биеклекләр» темасын өйрәнгәндә, нивелирны мәйданчыктан алып, инешнең уңайлы урыныннан тау бите буйлап менеп, тау түбәсенең тау итәгеннән чагыштырмача биеклеген үлчәтәм.

География мәйданчыгын «Атмосфера» темасын өйрәнгәндә киң файдаланам, анда дәресләр үткәрәм. Бала күз алдында явым-төшем күләмен дә үлчәп карыйбыз, 20 нче числоларда һәр укучы угломер ярдәмендә Кояшның горизонт өстеннән биеклеген билгели. Айлык температуралар графигын төзегәндә һава календарьлары буенча һәрберсенә берәр ай өчен уртача температуралар графигын төзергә бирәм, уртача айлык температураларны алдагы елларның шул ук айлары белән чагыштырабыз. Хәтта числолары белән дә, чөнки аларны мин туплап барам, соңыннан нәтиҗә ясыйбыз. Осадкомерда җыелган суны алып, укучылар белән дәресләрдә аның катылыгын да билгелибез.

Табигый компонентларны өйрәнгәндә дә мәктәпкә бара торган юлның ике ягындагы территориягә игътибар иттертәм, күзәтергә һәм нәтиҗә ясарга өйрәтәм.

V сыйныфта «Урын планы»н өйрәнгәндә, үзебезнең мәктәп яны планыннан файдаланам. (Аны мәктәпнең информатика укытучысы компьютердан чыгартып алган иде.) Аэрофоторәсем аша урынны күзәтү дә балалар өчен гаҗәеп кызыклы. Алар, тәэсирләнеп, мәктәп тирәсендәге һәр объектны эзлиләр, табалар, канәгатьләнү хисе кичерәләр.

Йомгаклап шуны әйтәсем килә: география мәйданчыгында эшләү балаларда география фәненә карата кызыксынучанлыкны арттыра. Төрле метеорологик прирорлар белән алар үзләре мөстәкыйль эшләргә өйрәнә, яшәү урыннарының һава торышы мониторингын да алып баралар. Шушы чагыштырулардан чыгып, кышкы айлар белән җәйге айлардагы явым-төшемне билгелиләр. Аның өлешчә туры килгәненә инаналар. Укучыларыбыз, география мәйданчыгында мөстәкыйль эшләп, алдагы тормышларына кирәкле мәгълүматны туплый.

Без һәр дәрестә, укучыларның актив эшчәнлеген оештырып, хәзерге шартларда тормыш итәргә сәләтле конкурент шәхес формалаштыру юнәлешендә эшләргә бурычлы.