Әдәбият теориясен үзләштерүдә фольклор әсәрләреннән файдалану

Альмира СИБГАТУЛЛИНА,

Кукмарадагы Ч.Айтматов исемендәге 1 нче гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Халкыбызның классик язучысы, күренекле әдәбият галиме һәм методисты Г.Ибраһимов үзе төзегән “Яңа әдәбият” дәреслеге аша балага якын, таныш, күңелле материал (әсәрләр) аркылы аның зиһенен, фикерен үстерүгә омтыла. Халык авыз иҗаты әсәрләре – нәкъ менә балага якын, таныш һәм кызыклы материал булып тора. Аларны өйрәнеп, әсәр тукымасында бик тирәндә яткан фикерләрне таба белү серләренә төшендерергә мөмкин.

Әдәби әсәр – әдипнең сәнгать алымнары нигезендә уйлау нәтиҗәсе, бик тә хикмәтле серле сандык, ул сандыкны ачу өчен серле ачкыч – әдәбият теориясен белү кирәк. Әдәбият укытучысыннан катлаулы теорияне гади итеп аңлата белү осталыгы да таләп ителә. Әсәрнең темасы, идеясе, проблемасы, эчтәлеге, сюжеты – дәрес саен кирәк булган төшенчәләр. Билгеләмәне ятлатмыйча, укучыларның үзләреннән нәтиҗә ясату отышлы. Нәрсә турында дигән сорауга җавап ул – тема була, язучы теләге – идея, әдип болай булырга тиеш түгел дип күтәргән мәсьәлә проблема була икәнлеген әдәби әсәрләрдән эзләтү мөһим. Математикада кушу, алу, бүлү, тапкырлау гамәлләреннән башка мәсьәлә һәм мисал чишеп булмаган кебек, әдәбият теориясеннән башка, әдәбиятны системалы өйрәнеп булмаячагын, әдәби әсәргә, язучы иҗатына, чор әдәбиятына бәя биреп булмаганлыгын беләбез.

Яшерен-батырын түгел, замана баласына туган телебезнең матурлыгын, әдәбиятыбызның байлыгын гомуми сүзләр белән, үгет-нәсыйхәт биреп кенә аңлатып була дисәк, берәү дә ышанмас. Халык авыз иҗаты әсәрләрен анализлау нәтиҗәсендә укучы күңеле изгелек, игелек, шәфкатьлелек кебек гомумкешелек сыйфатлары белән байый. Ул әхлак сыйфатларын укучы әсәрдән үзе таба, аны укытучының үзенә биргән үгет-нәсыйхәте дип түгел, ә әсәргә әдип тарафыннан салынган кыйммәтле фикер итеп кабул итәргә өйрәнә, шул нигездә, үз-үзен тәрбияли, үзенең холкына да бәя бирә.

Әдәбият галиме А.Яхин билгеләп үткәнчә, халык иҗаты жанрларының берише тормыш күренешләренә, вакыйгаларына турыдан-туры бәя бирә һәм кешеләрне шул шартларга яраклашырга өйрәтә. Икенче төркеме, киресенчә, тормышның үзен үзгәртә. Беренче төркемгә әйтемнәр, мәкальләр, табышмаклар, җырлар керә. Икенче төркем мәзәк, әкиятләр һәм героик дастаннар кебек жанрларны эченә ала. Ә хәзер без әйтемнәр белән мәкальләргә тукталыйк.

Әйтемнәрне халык иҗат иткән. Алар барысы да кыска, матур, хикмәтлеләр. Әйтемнәрнең вазифасы – нәрсәнеңдер сыйфат дәрәҗәсен күрсәтү. Кулланышта бөтеннең өлеше була, ягъни тормыш вакыйгасының бер сыйфатына бәя булып килә. Әйтемдә текстның тотрыклы булуы хас, ул да сөйләмне сәнгатьчә бизәү, аның эмоциональ көчен арттыру өчен хезмәт итә. Әмма әйтемнең мәкальдә булган дидактик гомумиләштерү, хөкем-нәтиҗә ясау сыйфаты юк. Мәсәлән, юк кына нәрсәне зур итеп, күпертеп сөйләүне “энәдән дөя ясау” диләр. Тәкәббер, мин-минлекле кешене: “Алланың кашка тәкәсе булдыңмы әллә?” – дип әрлиләр. Күрәбез, бу мисалларның берсендә дә гомумиләштереп әйтелгән хөкем юк.

Мәкальләрне дә халык иҗат иткән. Алар бик борынгы заманнардан ук яшәп киләләр, телдән телгә күчеп таралалар һәм хәзерге вакытта да бик актив иҗат ителәләр. Алар халыкның күпьеллык тәҗрибәсе нигезендә, сыналган эшнең нәтиҗәсе буларак туалар. Мәкаль вакыйганың үзенә бәя бирә. Нинди дә булса вакыйганың дөреслеген яки ялганлыгын, кеше гамәленең файдалы яки зыянлы булуын раслый.

Мәкальләр сурәт чараларына бай, аларда фикер тасвирлап бирелү сәбәпле, кешегә бик үтемле, көчле тәэсир итүчән була.

Татар халык мәкальләре һәм әйтемнәре китабыннан мисал китерәбез: “Сабанда сайрашмасаң, ындырда ыңгырашырсың” мәкалендә фикер читләтеп әйтелә. Өлгергәч тә игенне җыеп алмасаң, ач калуың ихтимал; алай гына да түгел, һәр эшне үз вакытында төгәл эшләргә кирәк дигән фикер бирелә. Мәкальнең үзенчәлеге шуннан гыйбарәт: ул ике өлештән торырга һәм өлешләрнең берсе – сәбәп, икенчесе нәтиҗә булырга тиеш. Мәсәлән, “карт чыпчык кибәккә алданмый” мәкалендә карт чыпчык (күпне күргән өлкән кеше) – сәбәп, ә нәтиҗә – кибәккә алданмый (юк-барга алданмый).

Табышмаклар да – халык авыз иҗаты әсәре. Борынгы кешеләр аны кеше зиһененең дәрәҗәсенә бәя бирү өчен уйлап чыгарганнар. Табышмакларны иҗади фикер процессы буларак өйрәнү аларның төзелешен өйрәнүне таләп итә, ягъни табышмак ничек ясала? дигән сорауга җавап эзлибез.

1) Табышмак я ике бер-берсенә бер генә ягы белән охшаган нәрсәне кушып ясала; 2) я бер нәрсәне каршы якларга бүлеп ясала.

Беренчесенә мисал: Ишектән керер, түргә менеп утырыр (Ќил). Җил белән кешенең охшаш яклары бергә кушыла: икесенең дә хәрәкәт итүе.

Икенчесенә мисал: Агачтан биек, үләннән тәбәнәк (Яфрак). Яфрак үз-үзе белән каршылыкта: биектә дә була ала, өзелеп төшкәч, үләннән дә тәбәнәктә.

Күпчелек әдәби әсәрнең өлгесе шул. Димәк, табышмаклар төзелешен өйрәнүнең әһәмияте зур. Табышмакның җавабын табу – ул билгесез күренешләрнең безгә кирәк ягын, ягъни мәгънәсен табу дигән сүз.

Лирик әсәрләрне өйрәнгәндә без хис төшенчәсе белән очрашабыз. Хис ул – үзе бер дөнья. Гади генә түгел, бик катлаулы дөнья. Хиснең өч сыйфаты бар: сәбәбе, дәрәҗәсе, юануы. Боларны нәкъ менә халык җырлары мисалында аңлау-аңлату уңайлырак.

Мәсәлән, түбәндәге дүртьюллык сагыну хисенең сәбәбен белдерә: сөйгәнеңнән яки туган җирдән аерылу.

Безнең урам уртасында

Түгәрәк кенә күлләр бар;

Сезгә генә мәгълүм түгел,

Бик сагынган көннәр бар.

Икенче дүртьюллыкта хиснең дәрәҗәсе бирелә:

Биек таудан чәчәк җыйдым,

Җыймадым сарыларын;

Үзең тапсаң миңа да бир

Сабырлык даруларын.

Өченче дүртьюллыкта юану өлеше бирелә:

Кулымдагы кулъяулыкны

Ак булса да юа тор;

Үз-үземне юатмасам,

Мине кемнәр юатыр.

Шулай итеп, җырларның эчтәлеге кеше күңелен чагылдыра, чөнки халык җырларының эчтәлеге кешенең хисләреннән гыйбарәт. Җырлар кеше хисенә бәя бирә, бу хиснең дәрәҗәсен тасвирлый. Дәрәҗә ягыннан караганда хис зур да, кечкенә дә, вакытлыча да, даими дә; хиснең башы да, ахыры да була. Мәсәлән, түбәндәге дүрьюллыкка анализ ясап карыйк.

Озын чыршы бүрәнә

Чаналардан сөйрәлә.

Атадан бала яшь калса,

Күп хәсрәтләр күрәлә.


Җырларга хас сыйфатларны без мөнәҗәтләрдә һәм бәетләрдә дә таба алабыз: аларның да эчтәлеге – хис, хиснең сәбәбе дә – аерылу, һәм алар җырланалар, ягъни көйгә салыналар. Тик аермалары шунда: җырда гомумиләштерү көчле, бәет – конкрет вакыйгага корыла, мөнәҗәт – туганнар арасындагы мөнәсәбәтләрне яктырта.

Халык иҗаты жанрларының икенче төркеме – чынбарлыкны үзгәртеп коручы жанрлар һәм аларга әкиятләр, мәзәкләр, дастаннар керә. Халык гомере буе ярашып, җайлашып, буйсынып яшәү белән килешми, хыял ярдәмендә чынбарлыкның астын өскә әйләндереп куя: көчсезне җиңүче итә, көчле җиңелә. Сюжет ахырында һәрвакыт хаклык җиңеп чыга. Әкиятнең тагын да ике үзенчәлеге: гадәттән тыш арттыруга корылуы һәм әкиятнең башында нәрсә булса – ахырында шуның киресе булуы (Мәсәлән, “Мактанчык бай” әкиятендә мактанчык бай ахырда хурлыкка кала). Әкиятне анализлауны каршылыклар табудан башлыйбыз. Бу каршылыкларны уртак якларыннан чыгып икегә калдырабыз. Шул каршылыкка нигезләнеп әсәрне икегә бүләргә дә була. Мәсәлән, “Аю белән бабай” әкиятендә ас-өс каршылыгы (шалкан чәчкән елны аю сабагын ала, бодай чәчкән елны – астын), көчле белән көчсез каршылыгын (аю көчле, ләкин ахмак; бабай көчсез, ләкин акыллы) күрсәтергә мөмкин.

Халык иҗаты әсәрләренең таҗы булган “Идегәй” дастаны – шактый күләмле әсәр. Аны өйрәнү өчен вакыйгаларга бүлү мөһим. Мәсәлән, Котлыкыя вакыйгасын алыйк. Туктамыш идарәсе белән канәгать булмаган Котлыкыя үзенчә үч ала: хан яраткан лачынның йомыркасын дошманы Аксак Тимергә бирә. Туктамыш кош караучысына җәза бирә: башын кистерә, гаиләсен үтертә, йортын яндыра. Вакыйга шундый ике өлештән тора: яман эш һәм җәза. Төп геройлар хаклы да, хаксыз да. Шуңа охшаш вакыйгалар таптыру (Идегәй караклыгы өчен Дөрмән бинең улы Урманны үтерә, Норадын әтисен үтерергә теләгән Туктамышны үтерә һ.б.) укучыны әсәрне кабат укуга этәрә, укыганда игътибарлы булырга өйрәтә. Лачынның ике йомыркасы өчен башланган үч алу геройларның үзләрен дә һәлак итә, Алтын Урданың да таркалуына китерә. Әсәр каршылык алымына корылган: төп геройлар ил өчен көрәшеп, аны таркатучыга әйләнәләр.

Џәрбер әдәби төргә анализ ясауның үз үзенчәлеге бар. Чәчмә әсәрләрдә зур-зур вакыйгалар, метафоралар әсәрнең өлешләре булырга мөмкин. Ә менә лирик әсәрләрдә без хисләр белән очрашабыз. Драма әсәрләрендә, каршы якларны табып, конфликтны билгелибез, лирик һәм эпик әсәрләргә анализ ясау алымнарын файдаланабыз. Ә менә боларның барысының да нигезендә укучыны уйларга өйрәтү, әзер җавапны тәкъдим итмичә, сораулар бирә-бирә җавапны табарга этәргеч бирү ята. Күләмле әсәрләрне аңлау-анализлау өчен башта кечерәк күләмле, сурәтләү чараларына бай булган, тәрбияви эчтәлекле халык авыз иҗаты әсәрләрен аңларга-бәяләргә өйрәтү мөһим, дип саныйм.

Әлеге дәресләрдә башка предметларда үзләрен күрсәтә алмаган, ачылмаган йозак хәлендәге укучыларга ачкыч табарга мөмкин. Андыйлар өчен әдәбият дәресләре чын мәгънәсендә бәйрәмгә әйләнә.

Кулланылган әдәбият.

1. Исәнбәт Н. Татар халык мәкальләре. 4 нче басма.- Яр Чаллы: “Идел-йорт”, 2003.

2. Сүз эчендә хикмәт бар. – Казан: Мәгариф, 1999.

3. Хәбибуллина З.Н., Фәрдиева Х.Г., Хуҗиәхмәтов Ђ.Н. – Татар әдәбияты. Казан: Мәгариф, 2002.

4. Яхин А.Г. Әдәбият дәресләре: Укытучылар, югары уку йортлары студентлары һәм укучылар өчен методик кулланма. – Казан: Мәгариф, 2003.